Олуг Мөхәммәд

– Мавыктыргыч тәкъдим, кенәз, үзең әйтмешли, уйлап карарга ярый, – диде Касыйм. Бу вакытта Мәхмүдәк белән Ягъкуб Казанда ханлыкны рәсми рәвештә игълан итүгә кагылышлы мәшәкатьләр белән мәшгуль иде. Тантана Җәмигъ мәчетендә булачак.

– Мәчетнең эчке җиһазлары шушы хәлендә калачакмы әллә? – дип, Мәхмүдәк кырыс карашын Галибәк әмиргә юнәлтте.

– Ни… без аны…

– Билекнең казнасы сай, ул бу чыгымнарны күтәрә алмый, – дип, Габдулла вәкил әмиргә ярдәмгә килде, – бар булганны тәхет чыгымнары йотып бара.

– Чыгымнарны Урда үз өстенә алыр, мәчет эчендә әлегәчә кулланышта булган сыңар җиһаз да калмаска тиеш, – диде Мәхмүдәк, – келәмнәрнең Сәмәркандта тукылганын сайлагыз.

– Баш өсте, – дип, әмир кулын күкрәгенә куйды.

«Олуг Мөхәммәд хан».
Рифкат Вахитов рәсеме

Тәхет остаханәсендә дилбегәне Ягъкуб үз кулына алды. Сәнгать, мәдәният диңгезендә ул үзен иркен хис итә иде.

Әссәламегаләйкем, йә Сәитем!

Вәгаләйкемәссәлам, авыз мулла йегетем!

Һәрдаим йотлар идем

Ардаклы суына ягалай,

Ягалаган көнләрдә

Аргамакның аягын

Ефәк менән дагалай…

Ул, авыз эченнән шушы шигъри юлларны көйли-көйли арткарак чигенеп, күзләрен кыскан хәлдә, инде эшләнеп бетеп килүче тәхеткә озак кына карап торды.

Тәхет күркәм иде. Биек аркалы, нәкъ очында – ярымай. Айның асылташлары, тәрәзәдән бөркелеп кергән кояш нурларына кушылып, күктән атылган йолдызлардай җем-җем уйнаша.

Ханның урыны шактый киң, аслыгына берничә чигүле йомшак мендәр дә салынган, таянып та, кырын ятып та алырга була.

Тәхет шундый ук кыйммәтле асылташлар беркетелгән челтәрле коймачык белән уратып алынган, хан янына ансат кына үтеп кермәле түгел.

– Яңа дәүләтнең тәүге патшасына лаек тәхет, – дип нәтиҗә чыгарды Ягъкуб, – ханбикәгә багышланган кече тәхет-кәнәфи дә затлы, ләкин…

– Нәрсә ләкин, ханзадә? – дип тынгысызланды Габдулла. Чөнки тәхет өчен ул җаваплы иде.

– Үзбәк ханның тәхете көмеш аякта утырган булган, ә сезнеке – тоташ, – диде Ягъкуб, – минемчә, бу күп вакыт алмас.

– Тәкъдим урынлы, – дип җиңел сулап куйды вәкил, – кабул итәбез.

– Хуш, тагын бер мәсьәләгә генә ачыклык кертәсе калды, – диде Ягъкуб.

– Тыңлыйбыз!

– Һәр пайтәхетнең тамгасы була. Алтын Урданың ике башлы каракош иде, Казанның тамгасы бармы?

– Бар, – диде әмир, – Казанның тамгасы да ике башлы, бер башы – еланныкы, икенче башы – үгезнеке. Үзе канатлы. Исем-аты – Аҗдаһа.

– Сөбхәналла, Казанның тамгасы тагын да мөкәммәлрәк икән, таҗ кидерелгән.

Ханзадәләр Казаннан күтәренке күңел, изге ниятләрнең гамәлгә ашачагына тирән ышаныч хисе тулышкан бер ашкынулы халәттә кайттылар.

Олуг Мөхәммәд, канәгать булуын белдереп:

– Шундый булдыклы уллар биргән өчен, мин Ходайга һәрдаим догада, – диде. Әмма үзе ниндидер аңлаешсыз төшенкелектә иде.

Ханзадәләр моны шундук абайлап алды.

– Атаем, бер-бер хата җибәргәнбезме әллә? – дип сорады Мәхмүдәк. – Пошаманда күренәсең.

– Улым Мәхмүдәк, күңелсез хәбәр әйтеп, күрексез буласым килмәсә дә, йотып кала алмыйм, – диде Олуг Мөхәммәд, – кәләшең княгиня Анастасьяга юлбасарлар һөҗүм иткән, син җибәргән сак яугирләрен кырып бетергәннәр, каты яраланган берәве генә исән калган. Бу хәбәрне шул җиткерде, үзе дә вафат инде.

– Ә княгиня?

– Кызганыч, бик кызганыч, княгиняны талаганнар да, мәсхәрәләп, күкрәгенә хәнҗәр кадаганнар…

Мәхмүдәк карчыга ыргымы белән атасы алдына килеп тезләнде.

– Атаем, рөхсәт бир, мин ул кәбихләрне эчәгеләреннән агач ботакларына асып куям, – дип тешләрен шыгырдатты.

– Рөхсәт, – диде Олуг Мөхәммәд, – иң өлгер тупланыңны ал, шулай да сак кылан, юлбасарлар мәкерле була ул.

– Күрсәтермен мин аларга мәкер, кая керер тишек таба алмаслар.

Мәхмүдәк сүзендә торды, юлбасарлар дистә ел буе Рәзән урманнарына борын тыгарга җөрьәт итмәде.

***

Бигич бәкнең ни хәбәре, ни үзе, дигәндәй, олакты тәки. Хан көтә-көтә көтеккә әйләнде. Ник дисәң, бу гадәти багланыш кына түгел иде, яңа дәүләткә юл ачу, шуңа бәйләнешле рәвештә икътисади-сәяси вазгыятьне тәгаенләү башлангыч чорда ул алып кайткан хәбәргә бәйле иде. Әйтик, урыс дәүләте, телиме-теләмиме, Казан ханлыгын оештыру, бигрәк тә аның икътисади яктан тернәкләнүенә турыдан-туры йогынты ясаячак. Тик Шемяка белән урнаштырылган мөнәсәбәт Василий мисалында бөтенләй яраксызга әйләнергә мөмкин. Каш төзәтәм, дип, күз чыгаруың бар. Ләкин, уптым-илаһи алганда, аларның икесенә дә ышаныч аз. Бу очракта исә кайсысы бәла-казаны кимрәк китерергә мөмкин икәнлеген гөманларга гына кала. Ә гөманлау белән шөгыльләнергә чама юк, вакыт итәктән тарта. Кем белә, Шемяка бәлки илчегә кул салгандыр?

Олуг Мөхәммәд бер-ике көн көтте дә, хәбәр булмагач, Василийны чакыртып алды.

Василий, тезләнеп, аның камзул итәген үпмәк булган иде дә, ирек куймады.

– Монафикъ син, – диде кызмыйча гына, – бөек кенәзлекне сорарга килгәч тә итәгемне генә түгел, читек олтаннарымны да ялаган идең, ә нәрсә килеп чыкты?

– Мин синең алда бик гаеплемен, мөхтәрәм хан, – диде Василий, төкреген йота-йота, – гаебемне кан бәрабәренә юарга да ризамын.

– Кан түгү турында түгел, солых турында, дөресрәге, сине әсирлектән азат итү шартлары турында сөйләшергә дәштердем, – диде Олуг Мөхәммәд, – мин – җиңүче, син – җиңелүче, мин – таләпче, син – үтәүче.

– Баш өсте, мөхтәрәм хан, – диде Василий турыга каткан хәлдә, ул селкенергә дә кыймыйча басып тора иде.

– Мин яңа дәүләт, Казан ханлыгы оештырам…

– Котлыйм, мөхтәрәм хан…

– Тыгылма, әйткәнне тыңлап бетер, – диде Олуг Мөхәммәд. – Син ул мәмләкәтнең чикләрен берсүзсез таныйсың һәм аңа каршы кул күтәрмәскә ант эчәсең. Бу – бер. Яңа дәүләткә алтын-көмеш белән йөз мең сум күләмдә йөкләмә түлисең. Бу – ике. Борынгы чорлардан бирле төрки кабиләләр гомер сөргән Үкә елгасы буендагы җирләр, Мишәр шәһәре тирә-юнендәге җирләр белән идарә итү хокукын минем улым Касыйм ханзадәгә тәгаенлисең. Монысы була өч.

– Мин ханзадәгә бер зур төбәкне багышлаячагымны әйткән идем инде, мөхтәрәм хан…

– Багышлау ул – бүләк, кенәз, ә мин ул җирләрдә мөстәкыйль татар дәүләте оештыру таләбен куям. Тора-бара ул Касыйм ханлыгы исемен алыр, шәт. Казанга түләгән кебек үк, ул дәүләткә дә ясак түлисез. Аңлашылдымы?

– Аңлашылды, мөхтәрәм хан…

– Болардан тыш, биш-алты йөз укымышлы татар әһелен үзең белән Мәскәүгә алып китәсең һәм аларны дәрәҗәле дәүләт хезмәтләренә җитәкче итеп билгелисең.

Монысы ничәнче булды инде?

– Дүртенче, мөхтәрәм хан.

Олуг Мөхәммәд үзе дә арыды булса кирәк, сөлге белән йөз-башын сөрткәләп, корытып алды. Ым кагып кына, инде черек баганадай авар хәлгә җиткән Василийга да утырырга рөхсәт итте.

– Әгәр, кенәз, ризалыгыңны бирсәң, телдән әйтелгән ошбу шартларны кануни рәвештә килешү тәртибендә рәсмиләштерәбез. Ярдәмчеләребез, һәр ике яктан да, аларны җентекләп шәрехләрләр, тәңгәлләштерерләр, тәгаен хәлгә китерерләр. Өстәвенә, син тәреңне үбеп тә ант итәргә тиеш буласың. Шуннан соң, дүрт ягың кыйбла. Җә, җавабың нинди?

Василий, маңгаен учына терәп, уйланып торды да:

– Син, мөхтәрәм хан, сюзерен, мин – вассал, каршы килә алмыйм, ризамын, – диде.

– Бик хуш, әйдә, шәрабтән авыз ит, – диде Олуг Мөхәммәд, – понтифик бүләге, Рим белән безнең дуслык Алтын Урда вакытыннан килә.

Касәләрен чәкештерми генә бушатып куйдылар.

Бераз сүзсез торганнан соң, Олуг Мөхәммәд, әңгәмәне йомгаклап, әйтте:

– Сиңа бөек кенәзлеккә биргән ярлыгым көчендә кала, мин сине ошата идем бит…

Василийны, Кормыш каласына алып килеп, иреккә чыгардылар.

***

1438 елның үктәбер башында тоташтан атна буе яңгыр яуды. Юллар өзелде, аяк асты сазлы баткакка әверелде. Кешеләр, бу күңелсез кара көзнең чиге булмас ахры, дип сукрана башлаганнар иде инде. Һәм син күр дә, мин күр, җомга көнне иртән торып тышка чыксалар, хәйран калдылар. Таулар, агач-куаклар, өй түбәләре, каралты-куралар, ак шәл ябынган яшь туташлардай, ап-ак карга бөркәнеп утыралар иде.

Мәчет бакчасындагы миләшләрнең бүрек-бүрек алсу-кызыл тәлгәшләре бу шәүкәти пакьлек-яктылык кочагында оҗмах җимешләренә охшап тора иде.

Бигрәкләр дә килешә икән ак төс җиһанга.

Шушы әһле ислами манзараны илаһилык нурына төреп, изге азан яңгырады.

– Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр!

Азан тәмамлануга, мәчет эчендә Олуг Мөхәммәдне тәхеткә утырту тантанасы башланды.

Мәчетне бик матурлаганнар. Кая карама – күзләр гүзәллек, зиннәтлелек, зәвык вә купшылык белән очраша.

Дулкынландыргыч мизгелләр. Шулай булмыйча, мөстәкыйль яңа дәүләт, Казан ханлыгы оешты лабаса.

Афәрин!

Менә мөнбәр алдына мелла Габдерәхим сәед чыгып басты. Бизәкле кул таягына таянарак төшкән хәлдә дога укып, хөтбәсен башлады:

– Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам васыятьләренә тугры калып, Барча Казан җире халыкларының ихтыяҗы вә теләген тормышка ашыру максатларында яңа оешкан яшь мәмләкәтебезгә хан тәгаенләү – саваплы да, игелекле дә бер күркәм гамәлдер. Хакимне хөрмәт итү – Аллаһыны олылау дигән сүз ул. Чөнки хаким – Күкләр ихтыярын башкаручы зат. Бүген без, Аллаһының кушуы белән, Казан тәхетенә тамырлары шанлы чыңгызыйлар ыруыннан килүче Туйхуҗа бине Туктамыш бине Җәләлетдин бине Олуг Мөхәммәд солтанны тәгаенлибез. Ходай падишаһыбызга озын гомер бирсен, гадел вә шәрәфле гамәлләр насыйп итсен. Аның хакимлеге чорында Барча Казан җире данлы һәм мул тормыш кичерсен. Амин!

– Амин! Амин! Амин!

Олуг Мөхәммәд, ничек кенә тыныч булып күренергә тырышмасын, барыбер дулкынлануын баса алмады, тез буыннары йомшарып, Сәед каршысына авырлык белән генә килеп басты. Аннан ике-өч кенә адымда җәмәгате Дөрминә ханбикә, уллары Мәхмүдәк, Касыйм, Ягъкуб, Галимбәк әмир, Габдулла вәкил урын алды.

Шунда ук угланнар келәмгә әле генә яуган кардай ап-ак тәгыймәтне китереп җәйделәр. Ул алтын җепләр белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән иде.

– Барча Казан җиренә дәгъва итүче Олуг Мөхәммәд галиҗәнапларын, хан күтәрмәк йоласы буенча, тәгыймәткә бастырам, Ходай бәрәкәтле ханлык насыйп итсен!

Сәед Олуг Мөхәммәдне, кулыннан җитәкләп, киез уртасына кертеп бастырды.

Ханны күтәреп тә алдылар. Мәчет буйлап йөрткәндә тәгыймәт алтын-көмеш тәңкәләр, асылташлар белән тулды. Халык гөж килә.

– Төкле аягың белән, Олуг Мөхәммәд хан!

Тәгыймәттән төшкәч, Сәед ханга нашан тапшырды. Ул кызыл төстә иде. Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә, бүгеннән башлап, Олуг Мөхәммәд ханның шушы мөһере сугылачак. Турыпочмак рәвешендәге нашанның читенә түбәндәге сүзләр теркәлгән: «Олуг Мөхәммәд хан – кодрәте солтан, гамәлләрендә һәм дини мәнфәгатьләрдә данлыклы, бөек яулап алучы, каһарман – Аллаһы Тәгалә аның мәмләкәтен гомер бакый сакласын вә падишаһлыгын күкләргә чөйсен».

Олуг Мөхәммәд Дөрминә ханбикәне урынына урнаштырды да тәхетенә килеп утырды. Нотыгы кыска һәм үтемле иде.

– Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен, – диде аз гына карлыга төшкән тавышын көйли-көйли. – Синең ризалыгың һәм теләгең аркасында, барча Казан җиренең шәрәфле тәхетенә утырдым. Кулыма Коръән тотып, мәмләкәтебезнең данын, кодрәтен, дәрәҗәсен саклау вә арттыру мәнфәгатьләрендә кулымнан килгәннең барысын да эшләргә ант итәм.

– Амин!

Комментарий язарга