«Бәйсез, ирекле яшәү − һәр милләтнең татлы хыялы. Бәйсезлеген югалтмау өчен халыклар канкойгыч, фаҗигале сугышлар алып барудан да тайчанмыйлар». Т.Әйди
Гөл тамыры җирдә була, Җырда була халык җаны. Х.Әюп
Тыштан күпме ялтыраса да ул, Мәкерлекнең һаман эче кара. Х.Әюп
Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар, бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр. Ризаэддин ФӘХРЕДДИН
Талант һәрвакыт яңача ачыла, заманны үзенчә күрә. Поэзиянең байлыгы – төрле талантта. С.Хәким