Мәхмүт Хәсәнов хатлары

Салих Батыевка

Салих ага, саумысез!

Иң элек Азнакай төбәгенең таҗы булган Чатыр тавы кадәрле сәламемне иңдерергә рөхсәт итегез. Берьюлы, якынлашып килгән олуг бәйрәм – Бөек Октябрьнең 60 еллыгы белән дә тәбриклим.

Хәзер сүзгә күчәм. Салих ага, быел миңа 50 яшь тула. Аны районда әдәби кичә итеп билгеләп үтәргә булдылар. (16 декабрьдә, дип торабыз.) Шул мәҗлестә Сезнең дә булуыгызны бик теләр идем. Азнакай Сезнең өчен ят җир түгел, бәлки, тормыш иптәшегезне култыклап, килеп тә чыгарсыз? (Чакыру билетын, чак кына соңрак, декабрь ае башларында алырсыз.) Сезнең килүегез барыбыз өчен дә нур өстенә нур булыр иде.

Сез, Салих ага, миңа карата һәрвакыт изге теләктә булдыгыз, иң авыр вакытларда ярдәм кулыгызны суздыгыз. Сез эшләгән изгелекләрне гомерем буена да онытасым юк.

Хәзер мин дә Сезнең ышанычыгызны акладым кебек. Фидакарь хезмәтем белән акладым. Мин 1970 елның маеннан бирле КПСС члены. Район газетасында промышленность бүлеге белән идарә итәм. Азнакайга күчеп килгәннән бирле (сез җибәрдегез) 8 роман яздым. Алтысы дөнья күрде. 50 яшьлек юбилеемны «Шөгеровлар» исемле күләмле яңа роман төгәлләп каршылыйм. Әсәр нефть чыгаручылар турында. Мәктәп яшендәге балалар өчен «Шайтан малае» дигән повесть тәмамладым. Ул «Ялкын» журналының 9, 10, 11, 12 нче саннарында басылып ята.

Сезгә, Салих ага, әле яңарак кына чыккан китабымны җибәрәм. Рәхим итеп, кабул итегез.

Кабат чакырам Сезне, килүегезне өмет итеп калам.

Менә, Салих ага, шул гына иде.

Ак бәхетләр, зур уңышлар, какшамас сәламәтлекләр Сезгә!

Кабат сәлам белән,

М.Хәсәнов.

Азнакай.

20.10.1977 ел.

 

 

Татарстан китап нәшрияты директоры

Гарәф Низаметдинович Шәрәфетдиновка

 Гарәф туган, саумы!

Иң элек Азнакай төбәгенең Чатыр тавы кадәрле сәламемне иңдерергә рөхсәт ит. Берьюлы, якынлашып килгән олуг бәйрәм – Бөек Октябрьнең 60 еллыгы белән дә тәбриклим.

Хәзер бер-ике авыз сүз. Быел минем өчен шактый мәшәкатьле ел булырга тора, 50 яшемне тутырырга чамалыйм. 50 яшь! (Гавриль Ефимович Беляев бүлегендә бергә утырган чаклар әле яңарак кына кебек. Уйласаң, хәйран калырлык, чирек гасырдан артык вакыт үткән дә киткән.) Менә бит гомер дигәнең!

Хәзер төп мәсьәләгә күчәм. 1976 елда китап чыгара алмау, шулай ук 1977 елда да (зурга өмет итеп тә) бәләкәй генә переиздание белән чикләнү, 1978 елның да (кулъязма соңарып килде, дигән сылтау белән) «кысыр» калуы материаль якка шактый каты сукты. Муеннан тиң бурычта яшим. Рәхәт!..

Нилектән әйтәм әле боларны? Әлмәттәге дуслар мондыйрак фикер әйттеләр: теге яки бу әсәрне кабат бастырганда 25-30 проценты яңадан эшләнсә, беренче басма кебек үтә, имештер. «Урман шаулый» повесте (бик яраткан әсәрем) нәкъ шулай, ныклап торып яңадан эшләнде. Яңа бүлекләр өстәдем, искеләрен сыздым, кыскасы, нык кына үзгәрттем. Моны редактор Н.Гамбәров та раслар.

Әгәр дә мәгәр шул искәрмәне миңа карата да куллана алсаң, чак кына тернәкләнеп китәр идем шикелле. Юбилейга дус-ишләр киләбез, дип атлыгып торалар (Әлмәт белән Лениногорсктан гына да кырыклап кеше киләчәк). Гариф Ахунов та килергә җыена. Гарәф туган, син дә карчыгыңны култыклап, безнең якларга килергә әзер тор. Чакыру билетын декабрь башларында җибәрермен. Юбилей кичәсе 16 декабрьдә Техниклар йортында булачак. (Махсус төзелгән комиссия, зурдан кубып, әзерлек эшләре алып бара.)

Тагын менә нәрсә: Хәсән ага Хәйри «Шөгеровлар»га менә дигән рецензия язган. Рецензияне Дамир Асылов һәм башка иптәшләр белән бергәләп кычкырып укып чыктык. Хәзер, җиң сызганып, шул әсәр белән утырам. (1979 ел планына кертү турында синең исемгә гариза язган идем инде.)

Менә, Гарәф туган, язасы сүзләр шул гына иде. «Динозаврлар өнендә» дигән 2 табаклы повестьны (карап чыгып, машинкада бастырып) Шамилгә җибәрдем.

Кабат сәлам белән,

М.Хәсәнов.

Азнакай.

20.10.1977 ел.

Туфан Миңнуллинга

 Туфан дускай, саумы!

Иң әүвәл үзеңә, шулай ук дус-ишләргә чуктин-чук сәламнәремне иңдерергә рөхсәт ит. Бу хат бәлки сине чак кына гаҗәпләндерер, дип уйлыйм. Тик бер дә исең китмәсен.

Мин, ниһаять, соңгы чиккә җиткерелдем, уннарча ел буена, тешләремне кысып булса да, түздем, ахыр чиктә сабыр канатларым сынды, «сынды кылыч, бетте көч», инфарктның бик начары белән егылдым, больницада ятам.

Хикмәт менә нәрсәдә: әгәр дә исән калып, чыга-нитә калсам, иң беренче КПСС Өлкә комитетына барам. «Үзегезнең партоешмагыз кайда иде?» – дип әйтмәсеннәр өчен, син дә белеп тор, Туфан. Менә алты ел инде нәшрият минем китапларымны чыгармый. (Күз буяу өчен чыгарылган вак-төяк брошюраларны санамыйча, әлбәттә.) Бүгенге көндә нәшриятта минем биш романым ята. Чыгу белән КПСС Өлкә комитеты тарафыннан (С.Хәким, Х.Хәйри, Р.Фәйзуллин һ.б.) кебек иптәшләрне кертеп, комиссия төзүен таләп итәчәкмен. (Биш әсәрем турында да уңай рецензияләр, матбугатта чыккан материаллар бар.)

Мине хәйран иткәне, кешелектән чыгарганы – бер уч, бер төркем сволочьларның гомеремне багышлаган, үзем өчен изгегә санаган олуг Татар әдәбиятында, ничек теләсәләр, шулай эшләүләре, күтләкләрчә алыш-биреш итүләре.

Гомеремдә кешегә этлек эшләмәдем, шулай булуга карамастан, бер төркем җирәнгеч вак җан (үзләренең тоткан урыннарыннан файдаланып) мине материаль яктан, мораль яктан юк итүне үзләренә максат итеп куйды. Көчләрен күрсәтәләр, янәсе! Әлеге эт җаннар, өлешчә максатларына иреште: мине аяктан ектылар, икенчедән, бүгенге көндә дару алырга да акчам юк. Үзем муеннан бурычта. Шуның өстенә әни рактан үләргә ята.

Билгеле, нәшриятта 1980 елда да «Шайтан малае» дигән ике хикәясе чыга, дип әйтүләре бар. Әмма аннан аласы акча Литфондка түләргә дә җитмәячәк. (Андагы бурыч – 300 сум.) Син, Туфан, мине дөрес аңла, хикмәт бер бурычта гына да түгел, иң гарьләндергәне, йөрәгеңә каләм очы белән кадап язган әсәрләреңне халкыңа җиткерә алмау. Һәм шундый чакта берәүнең дә әлеге җирбитләргә: «Җиткәндер бит, җәмәгать!» – дип әйтә алмавыңда.

Күңелле мизгел: Мәхмүт Хәсәнов хатыны Мәрьям белән

Синең: «Мәхмүт, нәрсә телисең?» – дип соравың бар. Менә җавап. Мин «Шөгеровлар» дигән роман яздым. Аны Әлмәт бүлегендә тикшердек. Бик яраттылар. Моннан төп-төгәл өч ел элек (төзәтеп, эшен бетереп) нәшриятка китереп тапшырдым. Әсәр турындагы фикер нәшриятка да килеп җиткән иде инде. Шунда нәшрият директоры Г.Шәрәфетдинов бүлек мөдирләрен җыеп алды да: «Мәхмүтнең берничә әйбере бездә ята. Әйдәгез, «Шөгеровлар»га туктыйк», – дип тәкъдим ясады. Шулай иттеләр дә. Алай да Гарәф бер искәрмә ясаган икән әле: «Әгәр дә ки әсәр «Казан утлары»нда басылса, китап итеп чыгару бермә-бер җиңеләячәк», – диде. Аның ул шарты да үтәлде. Әсәрнең 1981 ел планына керүенә шигем юк иде. Идарәдә тикшергәндә дә: «Син бар», – дигәннәр иде. Тагын алдадылар, тагын мыскыл иттеләр. Монда керер алдыннан гына, ниһаять, әйттеләр: күзеңә карап алдыйлар бит, беркатлы булма, алты ел буена әсәрләреңне кертмәделәр һәм кертмәячәкләр, диделәр. (Бу хәлләр турында Гариф Ахуновка язган хатым бар, зинһар, дип сорыйм, алып танышсаңчы. Күп нәрсәгә күзеңне ачачак.) Теләгем шул, Туфан, «Шөгеровлар»га договор төзеп, хатыныма чак кына аванс бирсеннәр иде. Югыйсә, гаилә бик аяныч хәлдә.

Туфан, ни өчендер, сиңа ышанам, ярдәм итәрсең, дип өмет итәм. (Үзеңә ярдәмгә Сибгат аганы чакыр, мин аңа әдәбиятыбызның намусы, вөҗданы итеп карыйм.) Әсәргә договор төзеп, хатынга бераз акча бирсеннәр иде. Югыйсә, мине тиз генә чыгармаячак­лар. Бу больницадан (өйгә дә кертеп тормыйча) Васильевога алып китәчәкләр икән. Кыскасы, миңа беренче звонок бирелүе шулдыр…

Ярар, Туфан туган, бу сүзләрне мин сиңа, партоешма секретаре булудан бигрәк, олуг художник, чын кеше буларак язам.

Р.S. «Көя күбәләге» турында кәгазь миңа да килде. Саба районының халык театры куйган булган икән.

Кабат сәлам һәм ихтирам белән,

М.Хәсәнов.

Зеленый дол.

30.7.1980 ел.

Комментарий язарга