«Мәрхәмәтсез кыз балалар пәрдә тартып тилмертә…»

Драматургның көндәлекләре белән танышуны дәвам итәбез. 1919 елда М.Фәйзи хәзерге Башкортстан Республикасының Баймак районындагы Юлык авылында бертуган Рәмиевләр тарафыннан ачылган китапханәнең мөдире вазыйфасын башкара.Бер үк вакытта авылда яшьләр түгәрәге дә оештырып җибәрә, спектакльләр куя, әдәбият кичәләре уздыра. Әлеге кичә-спектакльләр ничек узган? Юлык яшьләре аулак өйләрдә ничек бәйрәм иткән? 1919 елда авыл халкының яшәү рәвеше, мәдәни тормышы ни хәлдә булган? Бу сорауларга җавапны М.Фәйзи язып калдырган көндәлектән эзлик.

Июль 7 сендә иртүк Вафаларга бардым. Яңа пешкән эремчек пәрәмәче белән чәй эчтем. Вафа, Садыйк, Бари – дүртебез Вафаларның аты белән балыкка киттек. Авылдан 7-8 чакрымдагы Куса елгасы буена барып төштек. Бари – ат караучы, без өчәү кармаклар алып киттек. Тар гына, сай гына бәләкәй елга. Мин андый җирдә тотып өйрәнмәгәнгә, тота белмим. Бер бәрдине эләктерә алмый җөдәп беттем. Ни качмый, ни эләкми. Ахры кармакны ташладым да, җиләккә киттем. Чәй эчәргә кайтканда Вафалар зур-зур тугызар бәрди алып кайттылар. Аңа бер дә күренергә ярамавын һәм башка шартларын өйрәттеләр. Каен күләгәсендә изүләрне чишеп, җиләкләп, чиксез тәмле итеп чәй эчтек. Чәйдән соң тагы бер тырышып карасам да, оста булып булмый ләбаса. Тагы җиләккә, тагы чәчәккә. Һай, һәйбәт урыннар, валлаһи. Бу якта каеннар тагы матуррак, үлән шәп. Гаҗәеп ямьле манзара…

Кичкә таба кичке салкын белән урман эченнән матур юллардан кайту, җаннарны дәүләткә чумдыра. «Үгез үлгән» елгасына туктап, салкын, тәмле суын эчеп йөрәкне ял иттердек. Печән чабып алып, өстенә утырып кайттык.

Кусакаем, синең буйларыңда үсә каен, үсә усаклар;

Ядкәреңне күңелем гел иркәләр, гел кадерләр, сөяр, гел саклар.

Кечкенә генә Куса, бик тар, бик сай, тирәләре аның ямьгә бай.

Кармагыма бер дә каптыра алмыйм, бәрдиләре шаян, ай-яй!

11ендә иртә чәйне эчкәч тә тырыс алып, Карасаз башына җиләккә киттем. Ике чакрымдай китеп бер җирдә генә тырысымны тутырып алдым. Бөрлегәннәр дә пешеп бетеп килә. Ул хатын-кыз, бала-чаганың җабырылып йөргән көне, миннән дә җырак китеп, чиләкләп, тырыслап алып кайталар. Мин, тырысымны тутырып, каен күләгәсендә хәл җыеп ятканда, бер арбага төялеп җиләктән кайтучы хатыннар, кызлар миңа атап бер җыр җырлап үттеләр:

Кара казаки кигәнсең, башың түбән игәнсең,

Башың түбән, күңелең сүрән, ….не1 сөямсең?

Авыруым тиф – корсак тифы булып чыгып, Юлыкта, тәрбиясез, ялгыз 19 көн авырып яттым. Яныма Вәкил, Мөхәммәтгали, Хәсән, Гобәйдулла, Вафа, Маһруйлар килеп йөрделәр. Төннәрне ялгыз уздырдым. Кыенлык ниһаясенә җитеп барганда, Шакирҗан хәзрәтләр үзләренең күршеләрендәге бер буш өйгә алып куеп тәрбияли башладылар. Алар тәрбиясендә үткәргән биш көнемдә алардан күп ярдәмнәр күрдем. Ходаның рәхмәте булсын аларга! Сәгыйть җизни белән апай мине һәм Маһруйны алырга дип килеп, ике [төн] кундылар. Июль 31еннән Юлыктан чыгып китеп, Аюлы Тамагында бер, Акъярда бер, Күкшелдә ике кунып, август 4ендә Җүнәйгә кайтып җиттек. Юлда артык ватылмый, яхшы гына кайттым. Бик куандым.

Кызыллар якынлаганлыктан, безнекеләр кире Орскига күчә башлап, 13ендә мин, апай, Мортаза абый, Кәримә, Дилбәр, туп тавышлары ишетелә башлаганлыктан, ашыгыч сурәттә Орскига кайтып киттек. Әниләрне иртәгесен килеп алмакчы булсалар да, фронт бик якынлап, алар Җүнәйдә бүленеп калдылар.

Шәһәрдә гаскәр күп. Кызыл яшьләр дә кайтты. Эшли башладылар. Себердә качып йөргән артист Габдулла Кариев Орскида калган иде. Аны мобилизовать итеп, труппа төзеп, театрлар бик еш куела башлады. Артисткаларны мобилизация формасында гына җыеп алдылар. Минем «Галиябану», «Авыл бәйрәме»м дә куелды. Бик шәп чыкты. Үземне сәхнәгә чакырып алкышладылар. Пьесаларымны Кариев аркылы Казанга бас­тырырга дип җибәрдем, ягъни Кариев киткәндә алып китәчәк булды.

20 нче номер белән теркәлгән көндәлекнең беренче бите. 1919 ел 

Савыгып бетүемә дә карамастан, мөселман секциясе «Борьба красного Урала» исемле русча пьесаны перевод итәргә бирде. Ирексездән тәрҗемә итеп биреп, 500 сум хезмәт хакы бирделәр. Артист булып кал, переводчик булып кал, дип, күп жалунияләр күрсәттеләр. Нык бәйләнделәр. Риза булмадым. Көчләп алырлар иде инде, мин Башкортстан кешесе. Ул арада безгә мобилизация хәбәре дә килде. Ниһаять, тәмам савыгып бетеп, октябрь 8ендә Зыя җизнигә утырып Орскидан чыгып киттем. И Аллам, инде авырулардан сакла, исәнлектә кайтып күрешим, барыбыз да сау булыйк, дип теләп, туганнардан аерылдым.

Китапханәне барып карадым. Ишек йозагын, шкаф биген бозып, аклар байтак зыян ясаганнар. Каталог, инвентарь, айлык хисаплар – бөтенесе унлап кенәгә, әллә никадәр кәгазьләрне алып киткәннәр. Үткәндәге бөтен хезмәт югалган. Бик үкендем. Китапханәне өр-яңадан юлга куярга туры килә.

Авылда яшьләр гаскәрлектән котылу өчен читтә төрле урыннарга кереп беткәннәр. Кыш күңелсезрәк булыр микән, дигән уйлар туып, Темәстә каласымы әллә, дигән уйлар да туып китә. Ләкин Юлыкка күңел тарта да тора.

24ендә кич Сәлам белән Әпипә җиңгиләрнең өмәсен карарга бардык. Тәрәзәләрнең пәрдәләре күтәрелгән, өй эче тулы кыз. Гармон уйнап, җырлап, биеп дөньяны тетрәттеләр. Тыштан тәрәзәгә егетләр тулган. Карап тору гаять зәвыклы. Кызлар егетләргә төбәп төрле җырлар җырлыйлар. Егетләр капак2 сүзләр ычкындыралар. Тәрәзә аша сөйләшү, уйнашу.

Ноябрь 1ендә китапханәне юлга куеп, ачып җибәрдем.

Кич Сәлам белән Әсма туташларның өмәсенә бардык. Кызлар да, егетләр дә күп. Тәрәзәләр уңайлы. Капак әйттерәләр. Пәрдә төшереп тилмертәләр, күтәреп тилертәләр. Камилә, Гөләрәм туташлар белән тәрәзә аша ишарәләр белән сөйләштек. Гөләрәм туташ, тәрәзә янына гына утырганда пәрдәне төшерсәләр, шундук тартып куя. Мулла кызы мин дип куркып тормый. Бию, җырлау… Сәхнәдән карап торган кебек карап тик торабыз. Һәммәсе дә диярлек җиткән һәм капак кызлар, выставкага куйган мал кебек күз алдында тезелеп тора. Егетләр карап тора дип тартыну, качу юк. Хәтта егетләр карап торганда утыру, дәрт белән уйнауларын үзләре икърар итәләр. Шулай булуы табигый да. Кайвакыт басып тәрәзәгә өелеп егетләрне карыйлар. Кайчак: «Курыккач, монда ник килгән?» – дип гаеплиләр. Күзгә-күз карашып торырга тиешле! Кайтканда Сәлам, Мөхәммәтҗан – өчебез бик күп кызларны озатып ташладык.

2сендә Хәсән белән Низамиләр өмәсенә бардык. Пәрдәләрне күтәреп, тәрәзәләрне гел сөртеп кенә торалар. Күңелле дә инде, валлаһи. Җанга әллә нинди ямьләр иңә. Бүген бер дә яшеренмәстән карадым. Килеп-килеп текәлеп карап торалар. Сүз кушсаң бер дә җавапсыз калдырмыйлар. Кызлар эчтә, егетләр тышта гармун белән капак сиптерәләр. «Мине кыстырмагыз!» – дим.

3ендә «Яшьләр түгәрәге» төзү чарасына вакыт җиткәнлекне аңлаттым. Һәм бер-ике көннән яшьләрне җыярга карар бирдек.

Кич Хәсән белән Рәхмәтулла абзыйлар өмәсенә бардык. Камилә туташлар белән яулык селкеп аңлаштык. Пәрдә төшерсәләр, тәрәзәне рәхимсез чиртәбез, пәрдә төшерүчеләргә төбәп җырлар чыгардык:

Өй түрендә киң киртә, киртә буйлап кил иртә;

Мәрхәмәтсез кыз балалар пәрдә тартып тилмертә.

Ачсалар:

Тәрәзәсе, тәрәзәсе, күтәрелде пәрдәсе;

Пәрдәләрне ачып куйды бер рәхимле бәндәсе.

Тагы төшерсәләр:

Тәрәзәңнең пәрдәсен кичке җилләр бәрмәсен;

Пәрдә төшергән кызларны Аллаһ үзе әрләсен.

Тагы күтәргәч:

Сузылып яттым, үрдәк аттым, алдыралмадым, алдаттым;

Пәрдәне күтәргән өчен рәхмәт яусын, ардаклым3!

Кызык булып бетте. Бер малайның тәрәзә капкачын нык дөбердәтүе сәбәпле, өй хуҗасы хатын табагач тотып чыгып һәммәбезне тызылдатып куды. Тыпыр-тыпыр коймадан сикереп төшеп качтык. И мәрәкә булды да инде. Ул кереп киткәч, тагы бардык. Кызларны тәмам озатып бетеп кайттык.

6сында кич яшьләр җыелды. 16 белән 30 арасындагылардан 45 егет килде. Мәҗлеснең рәислеген үз өстемә алып, язучылыкка Әдһәм Чанышевны күрсәттем. Мәҗлесне ачып, максудны яхшы ук әтрафлы һәм озын гына итеп сөйләп аңлаттым. Башка яклап сөйләүчеләр дә булды. Бары 5 каршы тавыш белән «Яшьләр түгәрәге» төзергә карар бирелде. Шундук 30 кеше әгъза язылып, 1600 сум әгъзалык акчасы җыелды. Идарә әгъзалары сайланды. Рәис – Габдулла Әдһәмов, секретарь – Әдһәм Чанышев, казначей – Хәсән Хәлилуллин; мин, Габделәхәт Әдһәмов, Нәби Тимербулатов, Миңлегали Хәлилуллин идарә әгъзалары булып сайландык. Мин режиссёр да булдым. Соңынтын, түгәрәкне котлап, мәҗлесне яптым. Гаять күңелле, тәртипле, рухлы үтте. Иптәшләрнең бу кадәр үзләрен матур тотулары зур өметләр бирде. Ләкин мәҗлес азагында ике кешенең котыртуы белән, теге биш кара тавыш та аларга кушылып, зур тавыш, кабахәт сүзләр белән мәйданга чыктылар. «Театр уйнаттырмыйбыз», «сөякләрегезне көл итәбез», «бардак ачарга йөрисез», «до последней капли крови», «дин дошманнары», «барыгызны да кырып бетерәбез», кебек кабахәт һәм зур сүзләр белән өстебезгә атылып, йодрыклары баш түбәләребездә уйнап йөрде. Әгъзаларны куып чыгарып бетерделәр. Кайсы өстәлгә, кайсы урындыкка басып, кулларын болгап: «Чөеп ташлагыз!» – кебек сүзләр белән әгъзаларның котларын алдылар. Кызып, вәхшиләнеп киткән кешеләрнең йодрыгыннан чак кыйналмый, кайсыбыз аннан, кайсыбыз моннан качып, өйләребезгә кайттык. Яшьрәк әгъзалардан байтагы куркудан: «Безне җуегыз», – дип төн буе секретарь, казначей һәм минем өйләр арасында сәяхәт итеп йөрделәр. Юатып җибәреп тордым.

14ендә кич Газиз Надировлар өмәсенә бардым. Миннән соң Хәсән белән Мөхәммәтгали дә килде. Тәрәзә уңайлы, зур, бозсыз, пәрдәләр күтәрүле. Шым кызлар тулган. Баргач та, тәрәзә чиртеп, үземне белдердем. Тәрәзә янында утырган кызга: «Тәрәзәне сөрт әле, акыллым!» – дигән идем, ул Гөләрәм туташ икән. Яулыгын корбан итеп булса да тәрәзәне сөртте. Егетләр килеп карый башлады исә, уеннары бердән кызып китә. Кызлар йөрәге белән егетләр йөрәге арасындагы чыбыксыз телефонның тәэсире инде бу, әлбәттә. Пәрдәне кору, ачу, бу хакта кызларның икегә бүленеп тартышулары… Бер хатын: «Пәрдәне тартыгыз, китап шулай утырырга кушамыни», – дигән иде, бер кыз: «Китапта, егетләр килсә, пәрдә төшерегез, дигән сүз юк», – дип, капак ычкындырды. Берсе артыннан берсе төшеп, рәттән унлап кыз бии. Мин тәрәзә аша такмак әйтәм. Йә малайларга өйрәтеп әйттерәм. Бер хатын: «Җыр тыңлаган егетләрнең ялтырап тора маңкасы», – дип җырлаган иде, мин: «Үз маңкаң да агып китәр, бик күтәрмә борыныңны», – дип ачу катыш тавыш белән бәреп җыктым. Бик ачу килгәнгә, бер малайга өйрәтеп: «Безне хурлаган хатыннар җәһәннәмгә мөкиббән4» – дип кызларның киберен5 чәлпәрәмә китердем. Һәрхәлдә, кызык булып бетте. Кайтканда Камилә, Гөләрәм туташлар белән бергә кайтып, аларны озатып куйдык.

17сендә кич түгәрәкнең гомуми җыелышы чакырылды. Вакыт җиткәч, кыйраәтханәне ачыйм гына дигән идем, бер бала килеп: «Мөәзин өендә сине ике солдат чакыра», – дип алып китте. Бардым. Пайтәхеттә чыккан Хәмидуллин һәм Мансур Зиннәтуллин исемнәрендә ике агитатор-организатор икән. Волостьлардагы хезмәтләрен бетереп, кайтырга йөргәндә, Юлыктагы безнең вакыйгалар сәбәпле, бу волостька да җибәрәсе иткәннәр. Күп авылларда яшьләр оешмасы төзегәннәр. Миннән вакыйганың тәфсилен сөйләттеләр. Безнең җыелышка да килделәр. Ләкин җитәрлек әгъзалар җыелмау сәбәпле, мәҗлес иртәгә кичектерелде. Берсе байтак кына сөйләде.

18ендә организаторлар иртүк кыйраәтханәгә сход җыйдылар. Кеше бик күп килде. Иң элек Хәмидуллин бик озак һәм шәп итеп төрле хакта сөйләде. Безнең эшләр турысында да байтак кына тукыды. Каршы килүчеләрне рәхимсез тотып бирергә кушты. Аннан Зиннәтуллин тагы шул хакта сөйләде. Аннан мин сүз алып, үзебезнең эшләр хакында халыкка доклад бирдем. Шул мөнәсәбәт белән күп нәрсәләргә кагылып, байтак мисаллар китереп, театр-әдәбият кичәләре хакында байтак сөйләдем. Шактый озынга киткән сүзләрем муаффәкыятьле, кызыл җеп кебек сузылып барып очланды. Картларның характерларын Хуҗа Насретдинның үзе утырган ботакка балта чабуына охшатып, яхшы ук кына каты бәрелдем. Сүземне: «Яшәсен яшьләре белән картларның аңлашып эш итүе!» – дип бетердем. Кул чаптылар. Аннан Әхәт, аннан Гомәр, аннан Хәмидуллин, аннан Гомәр, аннан Габдерәшидев, аннан мин, аннан Әхәт, аннан Хәмидуллин, аннан Гомәр, аннан Хәбиб хәлфә, аннан Хәмидуллин сөйләде. Бик шәп бер гыйльми мәҗлес булды. Халык тәмам бөгелде. Һичбер каршы нәрсә әйтә алмадылар.

21ендә кич кызлар мәктәбендә «Яшьләр түгәрәге»нең беренче әдәби кичәсе булды. Залны төрле пыялалы фонарьлар, кәгазь фонарьлар, кәгазьләр белән бизәп, карагайлар белән бик матур сәхнә ясадык. Мөгаллимнәр күп килмәде. Ләкин бик күңелле, рухлы, муаффәкыятьле булып чыкты. Элек мин үземне һәм әгъзаларны, Габделәхәт укытучыларны тәкъдим иттек. Мөгаллимнәр үзләрен тәкъдим иттеләр. Танышу мәрасиме узгач, уен башланды.

Программасы: «Галиябану», «Нарасый бала» – хор; «Бәрәңге вә гыйлем» – декламация, Габделәхәт Әдһәмов; «Миндә көч» – декламация, Хөсәен Хәлилуллин; парлап бию – Борһан, Мөхәммәтҗан; «Зиләйлүк» – ялгыз җыр, Мостафа Зәйнелгабетдинев; «Ысулы кадимче» – декламация, Мирхәйдәр Фәйзи; «Өйләнү, түгел сөйләнү» – декламация, Фәйзи, Әдһәм; «Бардым базарга» – декламация, Борһан Әдһәмов; «Гыйшык уты» – декламация, Хәсән Хәлил; бию – Габидулла Габделкәримев; «Кайгырмагыз» – декламация, Гомәр Габидев; «Гаскәр хаты» – декламация, Мирхәйдәр Фәйзи; «Зөбәрҗәт», «Ай, былбылым» – хор. Уеннан соң, үзләре теләп сәхнәгә чыгучылар белән кичә байтакка сузылды. Бари мулла белән Заһири мөәзин дә килде. Мин режиссёр булдым.

Декабрь 5есендә үрге ирләр мәктәбе залында театр уйнадык. Бер стенаны кисү аркасында бик матур сәхнә, зал, буфетлар мәйданга килде. Буфетны карагай, төрле пыяла фонарь һәм кәгазь фонарь, кәгазь чылбырлар белән бик матурлап бизәдек. Төрле урыннардан, төрле тәмле ашлар – бәлеш, пәрәмәч, ләвеш, сумса, пирожный, печеньелар килде. Билетлар җитми калды. Сәхнә һәм бик муаффәкыятьле чыгып, җиһазлар да җитеш булу аркасында ямь тәҗәссем итеп торды. Читтән курайчы, җырчы, биючеләр дә китерттек. Уеннар яхшук муаффәкыятьле чыкты. Халык бик яратканлыгын белдереп таралды.

Халык таралгач, участвовать итүчеләргә хас күңелле, мәмиләргә бай мәҗлес булды. Зәһидулла Туганов, Муса Таһировларның курайда парлап уйнаулары, Габдерәхим Ишгузинның җырлавы, биюе күңелемдә бетмәслек эз калдырдылар. Вәлит ыспай гына җиңел итек кигән, аяклары белән шулкадәр күп фигуралар ясап, күбәләк кебек очкалап йөргәндә, кызларның йөрәгенә кул куеп карыйсым килә. Заһид та хәйран матур бии. Болар каршында: «Мин бәхетсез, мин бәхетсез дөньяда …»

Кичәнең программасы: «Имчеләр корбаны»; «Бүләк өчен»; Әдәбият бүлеме: «Кичке җилләр», «Миләүшә» – күмәк җыр; «Нәсыйхәт» – (декламация) Габделәхәт Әдһәмов; Бер картлыкта, бер яшьлектә – (кечкенә сәхнә) Борһан, Әхмәт; «Тәфтиләү», «Буранай» – (ялгыз җыр) Гадерәхим Ишгуҗин; «Шикмәрне сагынып» – (декламация) Габделхәй Әдһәмов; Милли моңнар – (курайда) Муса Таһиров, Заһидулла Тойгынов; «Тәравих чәе» – (декламация) Мирхәйдәр Фәйзи; «Сикереп бас!» – (бию) Ибраһим Мортазин; «Нарасый бала», «Зөбәрҗәт» – (күмәк җыр).

6сында кич шулук програм хатын-кызлар өчен куелды. Билетлар сатылып бетте. Буфетны туташлар идарә итте. Мулла, мөәзин хатыннары – бар да килде. Бик тәртипле, матур, күңелле үтте кичәләр.

Халыкка зур бер бәйрәм ясадык. Оешма төзегән вакытта йодрыклары баш түбәләребездә уйнап йөргән ике кеше дә килеп: «Эчмәм дигән коеңнан, өч әйләнеп эчәрсең», – дигән мәкальне тәсдыйк иттеләр. Заһири мөәзин суфлёр булды.

27сендә – хатыннар кичәсе дә бик матур үтте. Уеннар шәп чыкты. Тырышу аркасында уйнаучылар да табылып, ниндәй һәйбәт кичәләр төзелә башлады. Матур-матур гына уйнаучылар пәйда булды. Авыл балалары сәнаигы нәфисә мәйданында матур гына эшләр, ләүхәләр6 күрсәтә башладылар. Хода хәерле дәвам бирсен. Сау булыйк!

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Комментарий язарга