Моңлы тел

Безнең телебез – бик моңлы тел. Борынгы татар халык җырларын тыңлаганда моң безнең күңелләребезне айкап, тирән уйларга, кичерешләргә сала. Шушы моң, халыкның хәтер кылларына кагыла да, үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.Без шушы моң аша халкыбызның рухи байлыгына, тирән катламнарына үтеп керәбез. Ләкин моң ул ниндидер абстракт нәрсә түгел. Моң, минемчә, телнең үзендә ята. Ул – телнең бер кисәге. Фикеремне раслар өчен бер мисал китереп үтәм. Әйтик, менә бик моңлы саналган берәр халык җырының сүзләрен алыйк та башка телгә тәрҗемә итеп җырлап карыйк. Җырның көе шул ук кала, башкаручысы да шул ук була, әмма моң югала.

Нилектән бу? Димәк, моң сүзләрнең үзендә булып чыкты. Җырның сүзләрен башка телгә тәрҗемә иткәч, үз телебезнең нигезендә яткан әлеге моң яңа телнең үзенчәлекләре белән каршылыкка керә, буйсынмаска тели, тартыша. Борынгы җырлар ни өчен озын гомерле соң? Чөнки аларның көе халыкның телендәге моңыннан, туган телнең үзенә генә хас тирбәлешләреннән туган. Хәзерге яшьрәк буын композиторларының күбесе туган телен өстән-өстән генә белә. Заман ритмнары дип халкыбызга хас булмаган төрле җырлар тәкъдим ителә. Мондый җырлар туа торалар, үлә торалар. Чөнки алар әлеге дә баягы туган телнең үзеннән чыккан моңга нигезләнеп язылмаган булалар.

Телнең сыгылмалыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.илектән бу? Димәк, моң сүзләрнең үзендә булып чыкты. Җырның сүзләрен башка телгә тәрҗемә иткәч, үз телебезнең нигезендә яткан әлеге моң яңа телнең үзенчәлекләре белән каршылыкка керә, буйсынмаска тели, тартыша. Борынгы җырлар ни өчен озын гомерле соң? Чөнки аларның көе халыкның телендәге моңыннан, туган телнең үзенә генә хас тирбәлешләреннән туган. Хәзерге яшьрәк буын композиторларының күбесе туган телен өстән-өстән генә белә. Заман ритмнары дип халкыбызга хас булмаган төрле җырлар тәкъдим ителә. Мондый җырлар туа торалар, үлә торалар. Чөнки алар әлеге дә баягы туган телнең үзеннән чыккан моңга нигезләнеп язылмаган булалар.

Минем янга еш кына Казанның төрле мәктәпләреннән укучылар килә. Аларның күбесе рус мәктәпләрендә укучы татар балалары була. Сөйләшеп китсәң, татар әдипләреннән кемнәрне яратып укуларын сорашасың һәм менә шушында инде аларның үз телләрен күпме дәрәҗәдә белүләре, аңа күпме ихтирамнары күренә. Рус мәктәбендә укыган татар балалары, гадәттә, «юан» сүзе белән «калын»ны, «нечкә» сүзе белән «юка» сүзләрен бутый. Алар өчен «калын бүрәнә», «юан такта», «юка җеп» яки «нечкә кәгазь» – барсы бер. Чөнки рус телендә бу сүзләрне «толстый» белән «тонкий» сүзләре генә аңлата. Ә татар теле бик сыгылмалы: анда төсмерләр һәрнәрсә яки һәр абстракт төшенчә өчен аерым. Чын татар авылында туып үскән, чын татар мәктәбендә укыган бала «юан» белән «нечкә» әйберләрнең бары тик түгәрәк нәрсәләргә генә, ә «юка» яки «калын» сүзләренең яссы предметларга карата кулланылганын яхшы белә. Чын татар баласы «калын җеп», «калын бүрәнә», «калын кеше» дими. Татарның җебе юан яки нечкә, кәгазе, тактасы калын яки юка була.

Мәктәп балалары гына түгел, кайвакыт телевидение яки радиодан сөйләүче журналистлар, артистлар да бу төшенчәләрне еш кына бутыйлар.

Яки менә «килү-китү», «бару-кайту» сүзләрен алып карыйк. Рус мәктәбендә укыган татар баласы бу төшенчәләрнең төсмерләрен шулай ук аңлап бетерми. Андый баладан: «Кая барасың?» – дип сорасаң, «өйгә барам», «өйгә киләм», дип җавап бирә. Ә бит бармыйлар да, килмиләр дә, бары тик кайталар гына. Ләкин рус телендә «кайту-бару» сүзләре «иду» белән генә аңлатылганга күрә, үз телен яхшы үзләштермәгән бала мондый нечкәлекләрне белми. Алар өенә дә «бара», кунакка да «бара». Алар «калын карандаш» белән «юан кәгазьгә» дә яза ала.

Татар телендә модый сүзләр бик күп. Мәсәлән, русча «красить» сүзен алыйк. Әлеге дә баягы, татарчаны рәтләп белмәүчеләр тагын аптырашта кала.

– Мин бүген күлмәгемне химчисткага биреп буятып алдым әле, – ди берсе. Икенчесе:

– Минем ак туным төсен җуйган иде. Мин дә тунымны карага буяттым, – ди.

Ә чын татар боларның сүзләрен аңламый. Киемне буяту ул бары тик пычрату гына булырга мөмкин. Күлмәгем майга буялды, туным урам пычрагына буялды, ди. Чын татар күлмәген, тунын бары тик мандырып ала яки үзе мана. Чөнки татарда йомшак әйберләрне буямыйлар, ә маналар.Татар кешесе коймасын, өен, капкасын, идәнең яки шундый каты әйберләрен генә буйый. Тагын бер сүз. Русларда «кар ява», «яңгыр ява» сүзтезмәләре «снег идет», «дождь идет» дип әйтелә. Русча укып үскән бала «ява» сүзен белми, чөнки аның лексиконында андый сүз юк.Һәм ул яңгыр яваны әйтергә теләсә, «яңгыр килә», дияргә мөмкин. Татарча яңгыр килү инде ул – ерактан яңгыр болыты килү, ә яву түгел.

Аннары татар телен ныклап белмәгән кеше «бөек» белән «биек» сүзен еш бутый. Андыйлар өчен «бөек агач», «бөек йорт» һәм « биек акыл иясе», «биек шагыйрь» булырга мөмкин.

Татар телен шушы дәрәҗәдә үзләштергән татар балалары сәнгатькә, әдәбиятка кереп китәләр. Кайберләре «биек җырчы», «биек композитор», «биек язучы»га әйләнә. Һәм шушы «биек язучылар» үз геройларыннан калын җептән калын баулар иштерәләр. «Бөек агач»ларны кисеп юан такталарны ярдыралар, төсен җуйган күлмәкләрен берәр төскә «буяталар», эшләре беткәч, өйләренә «баралар».Җырчыларыбыз: «Сиям сине, сиям сине, сиям сине чәчәгем», – дип җырлыйлар.Икенчесе: «Сандугачлар басып кына сыгылдырды киртәмне», – дип аңа кушыла. Киртәне сыгылдырырлык сандугачны күргәнегез бармы сезнең? Минем, мәсәлән, үземнең күргәнем юк. Шулай да күз алдына китереп караган чакларым бар: киртәне сыгылдырырлык сандугач икән, димәк, ул иң кимендә, бозау кадәрле булырга тиеш. Бәлки аның киртәсе кыл кебек нечкәдер. Алай дисәң, татар халкы тәртәдән дә юан булмаган агачны киртә дими. Бәлки кемдер: «Бу бит татар халык җыры, җырчының монда ни гаебе бар?» – дияр. Әйе, бу татар халык җыры, ләкин җырчылар үзләренең ни җырлаганын белергә тиештер, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, телнең нечкәлекләрен белгән җырчы җыр текстларын сайлаганда зәвыксызлык күрсәтми.

Янә бер мисал. Рус мәктәбендә укыган татар балалары борын авазы булган «ң»ны, гомумән, әйтә алмыйлар. «Яңа» сүзен алар «яна» яки «янга», диләр. Боларны әле башка сүзләр янында килгәндә аңларга да мөмкин. «Яна күлмәк», диләр икән, «рубашка горит», дип түгел, «яңа», ягъни «новый» дип аңлыйбыз. Шушы «ң» авазы башка кайбер сүзтезмәләр белән янәшә килгәндә, бөтенләй аңлашылмаслык сүзләр китереп чыгара. Мәсәлән, «уң каш», «уң кул», «уң күз» диясе урында «ун каш», «ун кул», «ун күз» килеп чыга. «Миң» – «мин», «моң»– «мон», «соң» – «сон». Монда мәгънә бөтенләй үзгәрә. Әгәр тыңлаучыда татарчаны шушы сөйләүче хәлендә генә белсә, ике татар бер-берсен аңламавы мөмкин.

Аннары татарчаны мәктәптә өстен-өстен генә өйрәнгән татар баласы күп кенә фамилияләрдә яки сүзләрдә килә торган «л»ны әйтми. Алар синең фамилияне Ярулин диячәк. Ярый, фамилияңне аңлап та булсын, ди. Ә менә мәхәббәт сүзен ничек кенә әйтмиләр. Кайберләре «мэхәбат», кайберләре «мөхәмәт», ди. Бер җырчы «мөхәмәт – мәгарә», дип җырлап җибәрә. Шуннан сүзнең ни хакта барганын аңлап кара инде.

Кайберәүләрдә, ни өчен җырчыларга бәйләнә әле бу дигән сорау туар. Шуның өчен, чөнки җырчылар халык белән иң күп аралашучылар, аларның бер хатасы да радио-телевидение аша мең тапкыр кабатлана. Аннары җырчылар бит әле сәнгать әһелләре. Урам кешесенә гафу ителгән хата аларга гафу ителми. Язучыны һич югы мөхәррир төзәтергә мөмкин. Ә боларның бер язмасында киткән хата еллар буе кабатлана.

Өендә кечкенәдән үз телендә сөйләшеп, үз телендә җырлап үскән гаиләләрдә мондый хаталар кабатланмый. Тел, моң ул сәгатьләп кенә өйрәнелә торган нәрсә түгел. Күп сүзләрнең мәгънәсен бала аңлап та бетермәскә мөмкин. Ләкин ул сүзнең әйтелешен дөрес өйрәнсә, әкренләп мәгънәсенә төшенә башлаячак.

Безнең телебез синонимнарга бик бай бит. Әйтик, русча «дурак» сүзен бездә менә ничә төсмер белән биреп була: юләр, аңгыра, ахмак, тинтәк, исәр, тиле, җитешмәгән һ.б. Бу сүзләрне телнең тәмен белгән кеше тиешсез кулланмый инде. Мәсәлән, «и җүләр», ди икән, бу аның үз итеп әйтүе, «аңгыра», дисә, наданлыгына да, кирелегенә дә басым ясавы, «җитешмәгән» яки «артып киткән», ди икән – акыл ягының бер якка авышуына ишарәләве.

Тагын менә «үлем» сүзен алыйк: үлде, дөнья куйды, җан бирде, теге дөньяга китте, вафат булды, һәлак булды, җан тәслим кылды, гүр иясе булды, хәтта «катты», диләр. Монсы инде бик явыз бәндәгә әйтелә. Менә шушы синонимнарның һәрберсенең үз урынын, нинди кешегә кулланырга икәнен белеп эш итәргә кирәк. Сугышта үлмиләр, һәлак булалар, шулай ук машина катастрофасында да һәлак булалар. Дингә әзме-күпме мөнәсәбәтле кешеләр «җан тәслим кылалар», өендә чирләп яки кинәт үлгәннәр «вафат булалар» яки үләләр, тормышка ябышып ятучы, әле чирләп тә карамаганнар «кинәт дөнья куялар».

Гомумән, бик бай безнең телебез. Аны кыска бер мәкаләдә генә санап бетереп булмый. Телнең матурлыгы, байлыгы безнең күңелләргә гомер буе сеңә. Әле менә «күңел» сүзен яздым да тагын русның «душа»сын уйлап куйдым. Бездә бит «күңел» белән «җан» икесе ике төсмерне аңлата. «Бай күңел», «киң күңел» бар, «бай җан», «киң җан» юк. Кешенең күңеле – аның бөтен эчке матурлыгы, хисләре, нәфрәт-мәхәббәте, кыскасы, барлык кичерешләр саклана торган урын. Ә җан исә кешене физик яктан яшәтүче, үлене тередән аеручы нәрсә буларак кабул ителә. «Күңел» урынына «җан»ны күп вакыт бик үк дөрес кулланмыйлар. Мәсәлән, халыкта «аның җаны чыкты», диләр, ә «күңеле чыкты», димиләр. «Күңел» белән «җан» кайбер урыннарда тәңгәл килсәләр дә, аларның аерым функцияләре дә бар.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен аны һәркөн куллану кирәк.

Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Моңа мисал итеп бик күп акыллы кешеләрнең тел турында әйткән фикерләрен китерергә була. Мин биредә бары тик Константин Паустовскийның туган тел турында әйткән сүзләрен искә төшерү белән генә чикләнәм. Ә ул болай дигән: «Кешенең үз теленә булган мөнәсәбәтенә карап, аның культура дәрәҗәсе турында гына түгел, ә бәлки гражданлык зурлыгы турында да фикер йөртеп була. Үз телеңә мәхәббәттән башка үз илеңә мәхәббәт турында уйларга да мөмкин түгел. Үз теленә битараф кеше – кыргый кеше. Ул шул ягы белән дә зарарлы: чөнки аның туган теленә битараф карашы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм аның киләчәгенә ачыктан-ачык битарафлык белән аңлатыла».

Әйе, туган телне белмәү – наданлык. Үз телеңне, үз мәдәниятеңне белмәү ниндидер бер псевдокультурага табыну, аны үз мәдәниятеңнән өстен кую кебек зарарлы караш китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, кайбер яшьләр үзләренең рухи сукырлык­лары аркасында өсләренә төрле чит телдә язылган киемнәр киенеп йөрергә яраталар. Аларның күбесе үз телләрен белмәгән кебек, бу чит телдә язылган язуларны да аңламаска мөмкин. Ә аңламаган нәрсә, бигрәк тә чит телдән кергәч, билгеле, серле булып тоела. Кайвакыт ачык тәрәзә аша үсмерләрнең урам бетереп шаулап-гөрләп барганнарын ишетергә туры килә. Һәм ирексездән ишетелгән бу сүзләрдән колаклар кызара. Гүя урам буйлап бу үсмерләр кешеләрнең йөзләренә пычрак атып йөриләр.

Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкына мәхәббәт булмаудан килеп чыга. Без бит хәтта үзебезнең яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генә керләнсә дә юып киябез. Ә менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгә кия торган күлмәк кадәр дә күрмибез. Аны теләсә ничек пычратабыз, чүплибез, сындырабыз. Күңелебездәге әшәкелекне дөньяга тел аша таратабыз. Ә тел түзә. Кайбер галимнәр, маймылларга 60-70 сүз өйрәтеп була, диләр. Әгәр шушылай барса, без маймыл кадәр генә сөйләшә башламабызмы? Кыскасы, халык кечкенә булмаган кебек, кечкенә телләр дә юк. Әгәр дә без халкыбызның гасырлар буе тупланып килгән рухи байлыгын аңларга, үзләштерергә телибез икән, иң беренче туган телебезне үзләштерергә тиешбез. Музыканы ярату өчен аны аңлау кирәк, диләр. Телне ярату өчен аны аңлау, һич югы аңларга тырышу кирәк. Тел – халыкның күңел кыңгыравы. Ә кыңгырау – кагылмасаң, чыңламый. Әйдәгез, шушы кыңгырауга ешрак кагыйк. Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.

Сәхифәне Рөстәм Акъегет

Татарстан радиосының «Тел күрке – сүз»

тапшыруы язмаларына нигезләп әзерләде.

Комментарий язарга