Милләтем, дип, халкым, дип… (Көндәлек язмалары)

Сентябрь, 1993 ел. Көндәлегемне даими алып бара алмыйм. Хәерле булсын, җитешә алмау – минем иң зур җитешсезлегем. Башымда берничә әйбәт әйбер бар. Шуның хет берсен кәгазьгә төшерәсе иде, дим.

Үзем күптән җәннәтле,

Күршем өчен кайгырам…

Үз җәннәтем, дип язуым шуннан: үлеп бетә язган Туган телебез, әкренләп булса да, терелеп, тернәкләнеп килгән кебек, ләкин аны һаман «аякка» бастыра алмый иза­ланабыз.

Моннан нәкъ ике ел элек, ягъни 1991 елның көз башында, Әлмәтнең «Нур» («Луч») телекомпаниясе: «Атнага бер мәртәбә татар телендә 20-30 минутлык тапшыру оештыруда булышсагыз иде», – дип, безнең Язучылар оешмасына мөрәҗәгать иткән иде. Туган телгә, милли мәдәният, мәгариф, сәнгать хәрәкәтенә бәйле булган татар зыялыларыннан җиде кешене теркәп, үзенә күрә саллы гына редколлегия төзеп куйдык. Ул исемлектә «Нур»дан – В.Лавущенко, В.Ногманов, Язучылар оешмасыннан – Нур Әхмәди, Фәрит Гыйльми, Клара Булатова, сәхнә дөньясыннан Рузалия Солтанова (артистка Луиза Солтанованың бертуган сеңлесе) һәм Рәис Нәгыймов бар иде. Эш җәмәгатьчелек йөкләмәсе рәвешендә булгач, кабинеты, телефоны, хезмәт хакы юк, эше бар: сценарий язарга, татар телендә кешечәрәк сөйли белүчеләрне барларга, бер тиенсезгә экранга чыгып җырлардай фидакарь җаннарны табарга, төрле буын вәкилләренә йогынтылы-үтемле булсын иде, дип, шәһәр һәм авыллар буйлап чабарга кирәк. Кыскасы, бу түләүсез вазыйфаны, кыстый-кыстый, шагыйрә К.Булатовага тәкъдим иттеләр. Әй-йе! Анысы да монысы, дигәндәй… Сүзем шул атнага бер чыгып бара торган бүгенге «Җомга» турында. Дөресен әйткәндә, җан-йөрәктән кан саркыту хисабына бара бу эш. Асылда юк ул. Шөкер, шул «җилдән туган» «Җомга»ны яшәтүче «Нур» телекомпаниясе бар инде анысы…

Бер очрашу (сулдан уңга): Клара Булатова, Гамил Афзал, Гариф Ахунов, Ибраһим Гази, Гази Кашшаф

Әйе, үзем күптән «җәннәтле», ә менә күршеләремә килгәндә… Алар хәле турында сөйли башласаң, «А!», «У!» «Ы!» һәм шундый башка ымлыклар гына чыга авыздан. Әлеге дә баягы шул «Җомга» тапшыруының берсендә, якташларыбызны бүгенге татар музыкасының кайбер яңарыш-төрләнеш үзенчәлекләре белән таныштырырга теләп, «Сөләйнефть» идарәсенең бер цехында «фатир» алып яшәүче «Сәйлән» ансамбленә мөрәҗәгать иткән идем. «Сәйлән»нең музыка җитәкчесе Ирек Кәримов һәм башкарма җитәкчесе Альберт Дәүләтов белән сөйләшүдән соң… чын-чынлап «күршем» өчен кайгырыр нигез бар булып чыкты. «Ерактагы кояш җылы» безгә, ә үзебезнең җирлектә туган сәнгать яралгысын үстерә, бәяли белүче юк. «Хәтер көне»ме, төзүчеләр көнеме яисә бүтән бер истәлекле чарамы – анда, һичшиксез, «Сәйлән» чыгыш ясый. Чөнки башкалар: «Бушка йөрергә без «Сәйлән» түгел!» – дип кенә җибәрәләр», – дип, җаны әрнеп сөйләде миңа Альберт Дәүләтов. Репетицияләре цехның бер кысан бүлмәсендә уза икән. «Уен кораллары да шунда саклана. Цех начальнигы Николай Александрович Пчельниковка зур рәхмәт! – диде Альберт туган. – Үзебезнең милләттәшләр күбрәк корсак һәм тамак туклыгын гына кайгырта шул…»

24 сентябрь

Россиядә Ельцин диктатура урнаштырмакчы булып маташа. Югары Советны куып таратмакчылар… Халыкка… аңа тегесе ни дә, бусы ни…

7 октябрь

Педучилищеда татар әдәбиятыннан кереш дәрес үткәреп кайттым. Тугызынчы сыйныфны бетереп килгән ике төркемдә 60 бала: 59 кыз һәм 1 малай. Арада, әлбәттә, төрлесе бар. Рус мәктәпләреннән килүчеләр байтак. Алар белән җиңел булмастыр, хәерлегә булсын!

13 октябрь, чәршәмбе

Һич көтмәгән-уйламаган җирдән Фәрит Гыйльми вафат булды. И Алла! Иллесенә әле ерак ирдән ятим калды бүген дүрт бала.

Кайчан гына, май аенда

Шушы зират өстендә:

«Кемдә чират таягы?» – дип,

Әйткәннәрем исемдә.

 

Чиратын да көтеп тормый,

Саташыпмы, хәл итте:

Көтмәгәндә алып китте

Ир уртасы Фәритне.

 

Кичә генә исән кеше…

Баш түнәрлек, җан яргыч…

Дүрт баланы ятим итте

Аянычлы бу язмыш.

 

Ниләр диик? Мондый чакта

Бер ифадә халыкта:

Калганнарга сабырлык бир,

Киткәннәрне ярлыка.

15 октябрь, җомга

Кичә Фәрит Гыйльмине Бигәш зиратына җирләп куйдык. («Татар әдипләре» китабында Ф.Гыйльминең үлгән вакыты һәм кайда җирләнүе дөрес күрсәтелмәгән: «1993 елның 16 октябрендә кинәттән вафат була. Кабере – Зәй районының Бигеш авылы зиратында», – диелгән. Чынлыкта, К.Булатова көндәлегендә теркәлгәнчә, әдип 13 октябрьдә вафат була, ә икенче көнне, ягъни 14ендә Әлмәт районының Бигәш авылы зиратында җирләнә. – Л.Л.). Халык күп иде. Сарман, Мөслим, Азнакай язучылары да килде. Казан – юк…

Сулдан уңга: Әзһәр Габиди, Шамил Бикчурин, Азат Ганиев, Гамил Афзал, Җәмит Рәхимов, Дамир Гарифуллин, Фәрит Гыйльми, Хәниф Хәйруллин, Фоат Садриев, Рафаил Төхфәтуллин.1986 ел

19 ноябрь, шимбә

Бу җомгада, ягъни кичә була инде ул, Фәрит Яруллин исемендәге музыка училищесына багышланган тапшыруны («Җомга») экранга чыгардык. Аннан алдагысында колшәрипләрне биргән идек.

 

7 декабрь

Кайчандыр мукшы көенә язылган бер такмак килеп чыкты әле:

Каенана:

Әй син, килен, киленчәк,

Ник син шундый иренчәк,

Йон да эрли белмисең,

Он да или белмисең.

Мин әйткәнне, өйрәткәнне

Колагыңа элмисең.

Килен:

Әй, каенана, каенана,

Кызып китмә, кайнама,

Килен – каениш җиреннән,

Бу сыйфатым үзеңнән.

Йонны эрләп күрсәтсәң,

Онны иләп күрсәтсәң,

Телең белән телеп түгел,

Эшең белән өйрәтсәң,

Өйрәнермен үзеңнән:

Килен – каениш җиреннән.

12 декабрь, якшәмбе

Ниһаять, еллар буе ишетеп кенә белгән Әлмәт базарына чыктым бит әле бүген. Искитмәле яңалык инде бу безнең гаилә өчен. Айлар буе тиенләп җыя торгач, 184 мең сум акча туплаган идем, әтиләре (Нәфис – К.Булатованың ире. – Л.Л.) 100 мең кайтарып биргән иде. Бүген шуны Марсның (шагыйрәнең улы. – Л.Л.) куен кесәсенә салып, бәләкәй Маратны (К.Булатованың оныгы. – Л.Л.) Зурага калдырып, өчәүләп базар йөреп кайттык. Чыгымны юри генә теркәп куйыйм әле:

  1. Миңа – чәшке бүрек: 133 мең сум (140 мең сорадылар);
  2. Маратка – аю: 25 мең (28 мең сорадылар);
  3. Зөлфиягә – күлмәк: 49 мең (50 мең сорадылар);
  4. Алма (3,5х600): 2,1 мең;
  5. Чикләвек: 3 мең;
  6. Шоколад (2х500): 1 мең;
  7. Балага – питание (2х600): 1,2 мең.

Барлыгы: 213 мең 300 сум.

Саташып бетәрсең!.. Кыскасы, кесәдә 55 мең сум акча калды. Яңа ел өстәленә кайтасы пакет-букчаларга бер 20-30 мең җитсә, элегрәк алган токмач әрҗәсе өчен 9600не түләсәм, иншаллаһ, Яңа елга бурычсыз кереп булыр, дип өметләник.

Әллә заман үзгәргәнгә,

Әллә язмыш көлгәнгә,

Бөтен нәрсә үзгәләнә

Яңа елга кергәндә.

Менә шушыдыр инде ул – килеп җитү, барып чыгу, килеп терәлү дигәннәре!..

Әлмәт.

Шагыйрә К.Булатованың көндәлеген, авторның рөхсәте белән,

Л.Лерон укыды.

Комментарий язарга