Милли элита каян башлана? (2006)

«Элита» сүзенең мәгънәсе, асылы төрле илләрдә, төрле халыкларда, төрле милләтләрдә төрлечә булырга мөмкин. Мин үзем аны дөньякүләм масштабта бер төрле күз алдына китерәм, Россия күләмендә икенче төрле, ә Татарстаныбызда һәм халкыбыз, милләтебез яссылыгында гомумән дә үзгә итеп карыйм. Элита үзе нәрсә соң ул? Ул иң элек милләтнең «каймагы» — аның зыялы затлары, ул — милләтнең, халыкның «локомотивы», алга таба әйдәп баручы көче. Тик кая таба бара ул, монысы иң мөһиме. Әгәр аның — элитаның — чын мәгънәсендә үз кыйбласы бар икән, аның күңеле саф, чиста, ниятләре изге икән, ул инде дөрес юлда дип саный алабыз. Шул ук вакытта кайвакыт без элита дип санаган затлар, ил агалары безне ялгыш юлдан да алып китәргә мөмкин. Мисал итеп Сталин чорын алыйк. Бер караганда ниндидер үсеш, алгарыш та булды кебек. Икенче яктан, аны һич кенә дә кешелекнең әхлак нормалары белән туры килә дип санап булмый. Әлбәттә, ул чорның мактап телгә алырлык яклары да бардыр. Әйе, бу чорда Советлар берлеге иң алга киткән илгә әверелде, әмма нәрсәләр бәрабәренә? Миллионнарча корбаннарга, җимерелгән язмышларга китергән бу элитаны заманыбызга лаек элита дип әйтә алмыйм.

Татар халкының элитасы башка халыклар, милләтләрнекеннән бик нык аерылып тора. Аның вазифаи халәте башка төрлерәк. Ул үзенә дәүләт функцияләрен дә алган. Без 1552 елда үз дәүләтчелегебезне югалттык. Ә дәүләт үз халкының, үз милләтенең оештыручысы, алга таба алып баручысы, аның мәнфәгатьләрен кайгыртучы элитасын булдырырга тиеш. Ә безнең андый структураларыбыз булмады. Һәм шуңа күрә дә бездә аның ролен зыялы затларыбыз, ил агаларыбыз үз өсләренә алды. Халкыбыз үзенә ориентир итеп Кол Шәрифләрне, Мөхәммәдьярларны сайлады. Алар, дин, мәгариф, сәнгать әһеле булуга карамастан, халыкны үзләре артыннан ияртә алдылар, алар дәүләт функцияләрен үз өсләренә алып, халыкны, милләтне оештырып, аны югалтмыйча саклап килделәр. Ә менә соңгы елларда, безнең дәүләтчелегебез бераз тернәкләнә башлагач кына, дәүләт дәрәҗәсендәге сәяси элита да оеша башлады. Бездә 1552 елдан алып XX гасыр башына кадәр андый элита бөтенләй булмады. Сәяси элитабыз яңадан XX йөз башында — Г.Тукайлар чорында гына барлыкка килде. Г.Тукай, Һ.Атласи, М.Солтангалиевләр чоры нәкъ менә шуңа карый.

Бүгенге көндә мин бездә милләтне үзе артыннан ияртеп, әйдәп баручы көчле элита оешты дип саный алмыйм. Ә аның сәбәпләре бик күп. Андый элита булса да, алар бетерелеп килгән. Мин бу очракта узган гасырның 30–50 нче елларын, шәхес культы чорын күз алдында тотам. Бигрәк тә сәясәт өлкәсендә, хәер, бөтен өлкәләрдә дә, аларны «юкартып», «кыскартып» килгәннәр.

Элитаны, безнең зыялы затларыбызны тәрбияли торган төп институт — гаилә — бүгенге көндә үз функцияләрен тулысынча үтәп бара алмый. Җәмгыятьтә гаиләнең дәрәҗәсе бик нык түбән төште.

Икенчедән, милли элитаны тәрбияләүдә балалар бакчасының, мәктәпнең роле бик зур булырга тиеш. Ләкин безнең мәктәп, вузларыбыз бу функцияләрне үз җилкәсенә күтәрә аламы соң? Бүген чын мәгънәсендә безнең милли мәгариф системабыз да юк бит. Димәк, мәктәп тә, вуз да бу функцияне үти алмый. Чөнки, әйткәнемчә, милләтне алга җибәрү, үстерү концепциясен үзенә нигез итеп алган мәгариф системасы юк. Ә инде гомуми идеаллар белән җәмгыятьнең тормышын яхшырту, аны бай итү кебек максатлар белән яшәү бик мөһим булса да, халкыбызны алга таба алып бару өчен болар гына җитми. Мәсәлән, христиан мәктәбендә яисә православие чиркәвендә мулла тәрбияләп булмаган кебек, гомуми урта мәктәптә дә безнең милләтнең мәнфәгатьләре, проблемалары тулысынча искә алынмый. Урта мәктәп гомуми, шаблон кеше тәрбияли. Бүген Россиядә рус халкы җитәкчелегендә милли дәүләт концепциясен эшләргә җыеналар. Менә шундый максатны алга куйган мәктәп татар халкына милли элита тәрбияләргә булышыр дип уйлый алмыйм мин.

Гомер-гомергә милли элитаның төп көчләреннән берсе армия булды. Безнең үз гаскәребез юк, ә Россия гаскәрләрендә исә татар менталитетына, татар рухына, татар гореф-гадәтләренә урын тар. Хәтта шул килеш тә милли рухларын, ата-бабалардан күчкән «оеткы»ны саклап калган офицерларыбыз, гаскәриләребез бар. Шулар арасыннан мин армия генералы Мәхмүт Гәрәевне аерым атап китәм. Аны, һичшиксез, милләтебезнең иң зыялы затларыннан берсе дип саныйм. Ул — безнең милләткә юнәлеш бирүче, аның терәге булган кешеләрнең берсе. Элита дигәндә, аны локомотив рәвешендә күз алдына китерәбез, дип әйтәбез икән, армия мәктәбен үтүчеләрдән үзләрен милли зыялылар итеп саклап калганнар бик сирәк шул. Һәм алар система тарафыннан тәрбияләнгән кешеләр дә түгел, алар — очраклылык.

Милли элитаны тәрбияләргә тиешле институтларның тагын берсе — дин, дини оешмалар, мәчет. Алар да бүгенге көндә авыр хәлдә, үзләре мохтаҗлык кичерәләр. Соңгы араларда Россия Ислам университеты турында сүзләрне бик еш ишетәбез. Дөресен әйткәндә, без күпме генә тырышсак та, РИУны университет дәрәҗәсенә күтәрә алганыбыз юк әле. Милли, зыялы затларыбыз җитенкерәми. Ә дин гомер-гомергә милләтнең иң ныклы таянычларының берсе, көче булды.

Бакый Урманче, Илһам Шакиров һәм башка асыл затларыбыз әйткән сүзләр белән килешми һич мөмкин түгел: татарны милләт буларак саклап калган нәрсәләр — беренче чиратта — дин, икенчесе — мәгърифәт, өченчесе — җыр-моң. Әгәр шулай икән, дин шушы вазифаларын бөтенләй үк югалтмаса да, шактыйга киметүе нәтиҗәсендә милләтнең киләчәгендә үзенең ролен тиешенчә уйный алмады. Дини оешмалар бүген милләтнең терәге булыр дәрәҗәдә түгел. Әгәр без милли элита турында сүз алып барабыз икән, бу очракта дини оешмаларны, мәчетне читләтеп үтеп тә китә алмыйбыз. Бүген мәдрәсәләребез инде, шөкер, әкренләп тернәкләнеп килә. РИУны да үз дәрәҗәсенә күтәрү мөһим. Чөнки киләчәктә аңа да күп мәсьәләләрне хәл итү бурычы йөкләнәчәк.

Тагын бер мөһим нәрсә — техник интеллигенцияне дә читкә куярга ярамый. Без милләт, милли элита турында уйлаганда, никтер күбрәк гуманитар өлкә тирәсендә генә сүз алып барабыз. Сәясәтчеләр, тарихчылар, язучыларны күз уңында тотабыз. Ә техник интеллигенциясе булмаган милләтнең шулай ук киләчәге юк. Чөнки техник интеллигенция — безнең милләтнең матди нигезе ул. Безнең завод, предприятие, оешма җитәкчеләре булып эшләүче милләттәшләребез шактый. Ләкин алар милләт файдасына, милләт мәнфәгатьләренә эшлиләрме? Билгеле, алар бер милләт өчен генә эшләргә дә тиеш түгелдер, алар бөтен халык файдасына эшләргә бурычлы. Төгәлрәк итеп әйтсәк, бөтен техник алгарыш өчен эшләргә тиешләр. Хәтта спорт өлкәсендә дә шундый фикер йөри, милли командаларның мөмкинлекләре җыелма командага караганда зуррак. Чөнки нинди дә булса милләтнең вәкиле булып, артыңда нинди милләт торуын белеп эшләү зуррак җаваплылык өсти, энергия бирә. Кешегә «мин шушы милләт вәкиле, мин аның данын дөньяга танытырга тиеш» дигән теләк көч-дәрт өсти. Шуңа күрә дә техник интеллигенция вәкиле эшләгән самолеты, машинасы турында гына түгел, милләте, аның язмышы хакында да уйланырга, борчылырга тиеш. Ә мондый элитабыз, кызганыч ки, бүген аморф хәлендә әле.

Безнең «Телләр турында»гы законны кабул иткәнгә дә унөч ел тулды. Билгеле, мәгариф, мәдәният өлкәсендә бик күп эшләр эшләнде, милли телевидение, яңа газета-журналлар, мәктәпләр, уку йортлары ачылды. Ә менә сәнәгать өлкәсендә телләр мәсьәләсенә кагылышлы бер генә нәрсә дә эшләнмәде. Татар теле авиа- һәм автозаводларның хәтта капка төбеннән дә үтеп керә алганы юк. Андый заводлар бездә дә, Россиянең башка шәһәрләрендәге кебек үк, бер чамада, шундый ук милләтсез-нисез, конкрет милли җирлеге булмаган оешма рәвешендә.

Татар гомер-гомергә сәүдәгәр халык булган. Әйтүләренә караганда, милләтебезгә динне дә сәүдәгәрләр алып килгән. VI–VII гасырларда ук Болгар сәүдәгәрләре Багдадта, Гарәп илләрендә сәүдә итеп, аралашып яшәгәннәр, шул яклардан алып кайтып безгә Ислам динен керткәннәр. Китаплар да безгә алар аша килеп ирешкән. Сәүдәгәрлек татарның канында. Әле ХХ гасыр башында бераз гына ирек һәм мөмкинлек бирелгәч, сәүдәгәрлек татарларда шулкадәр көчәеп китә ки, Россиядә алар руслардан кала икенче урынга чыгалар һәм Россиянең бик күп мөлкәте татарлар кулына күчә башлый. Бай халык кына киләчәкле халык дигән гыйбарәне без бик еш ишетәбез. Байлыгың булмаса, бер генә өлкәне дә, мәдәниятне дә, мәгарифне дә, башкасын да алга җибәреп булмый. Ни кызганыч, сәүдәгәрлек канына сеңгән татар халкы бүген аннан читләштерелде. Мисалны теләсә кайсы базарга барып керсәгез дә таба аласыз, анда бүген татар агае үстергән бәрәңгене, чөгендерне, кишерне Урта Азия яки Кавказ вәкилләре сатып торганын күрерсез. Югыйсә гомер-гомергә сәүдәсез тора алмаган бит татар. Ник болай булды соң әле? Җавап табуы кыен. Билгеле, безнең халыкның күңеле сындырылган, мөмкинлекләре киселгән иде. Шуңадырмы, бүген халкыбыз башын югары күтәреп горур рәвештә атларлык дәрәҗәдә түгел әле. Дөресен әйтим, үзгәрешләр, алга китеш әле санап киткән өлкәләрнең һәрберсендә бар. Тернәкләнү, тураерга тырышу да сизелә. Ләкин тураеп басу өчен бик-бик күп эшләргә кирәк. Ә монда инде дәүләтчелек булу мөһим. Әйтик, дәүләт теле, дибез. Ә аның өчен нәрсәләр кирәк соң? Милли мәктәпләр, газета-журналлар, телевидение ачу, телнең һәркайда, көндәлек тормышта, рәсми оешмаларда абруен үстерү кирәк, дибез. Болар барысы да дөрес фикерләр. Әмма татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен, иң беренче чиратта, аңа ихтыяҗ булырга тиеш. Ихтыяҗ юк икән, аңа әллә нинди шартлар тудырсаң да, тиешле дәрәҗәдәге нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксың.

Шуннан чыгып та зуррак, глобальрәк мәсьәләгә тукталып үтәсе килә. Татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен, дәүләт булырга тиеш. Дәүләте булмаса, тел дә, дәүләт теле дә була алмый. Бүгенге көндә, иң беренче чиратта, дәүләтчелегебезне булдыру — мөһим бурычларның берсе. Хәер, бу юнәлештә нидер эшләнә башлады инде. Тернәкләнә башладык кебек. Дәүләтне булдыру өчен исә, сәясәтчеләр арасында элита булдыру мөһим. Профессиональ сәясәтчеләр, дәүләт белән идарә итә алырдай кешеләр тәрбияләргә һәм үстерергә кирәк. Идарә элитасы бездә әлегә бик тә зәгыйфь хәлендә. Бүгенге көндә республика, дәүләт оешмаларында идарә итүче вәкилләрнең менталитеты совет, коммунистик чордагыдан әллә ни аерылмый. Мин һич тә аларны гаепли алмыйм, чөнки без әле үзебезгә бирелгән хокуклардан файдалана белмибез, дөресрәге, андый тәҗрибәбез юк. 90 нчы елның 30 августында без суверенитет игълан иттек. Ә аны, суверенитетны, ничек файдаланырга икәнен беребез дә белми идек. Бер генә профессиональ сәясәтчебез дә юк иде. Чөнки аңа кадәр өстән, Мәскәүдән ни-нәрсә кушсалар, без шуны үтәүче функционерлар гына булдык. Әле бу менталитеттан һаман да чыгып җитә алганыбыз юк. Бездән мөстәкыйль уйлау функциясе тартып алынган иде, хәер аның кирәге дә шуның кадәр генә булды. Ә мөстәкыйль уйлый башласаң, һәрдаим башка сугып килделәр. Менә шуңа күрә дә без бүген коллык сыйфатын әкрен-әкрен генә күңелебездән кысып чыгарабыз. Бүген безнең дөньякүләм сәясәтчеләребез барлыкка килә башлады. Ялагайлану билгесе түгел, бүген Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев дөньякүләм сәяси аренада танылу ала бара икән, бу моның ачык мисалы. Ә бит без буш урында, дәүләтебез булмаган килеш тернәкләнә барабыз. Шулай ук парламентыбыз җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинны да аерым билгеләп үтәр идем. Индус Таһиров, Фәндәс Сафиуллин кебек шәхесләребез — милләтебезнең танылу алган сәясәтчеләре. Ярымсәясәтчеләребез дә җитәрлек. Профессиональ сәясәтчеләребез булмау аркасында, кайбер язучыларыбыз, артистларыбыз, мәдәният, сәнгать әһелләребез сәясәткә кереп китәргә мәҗбүр булдылар. Күңелендә җаны булган, милләте язмышына битараф булмаган кеше сәясәткә кереп китә икән, моны гаепләргә кирәкми. Бу очракта мин бөек Г.Тукаебызны өлге, үрнәк итеп китерә алам. Милләте язмышына борчылу белдергән һәрбер кеше бүген сәясәтче була ала, ә сәясәтче — ул милләтне алга илтү өчен көрәшүче дигән сүз. Хәер, теләсә кемне чын сәясәтче дип тә әйтергә ярамый.

90 нчы еллар башында активлашкан милли хәрәкәтне дә истән чыгарырга ярамый. Алар арасында да милли элита дәрәҗәсенә күтәрелүчеләр (барысы да түгел, әлбәттә) шактый иде. Әйтик, Рафаэль Хәкимов сәясәткә милли хәрәкәттән килде. Бүген ул милләтне алга таба әйдәүчеләрнең берсенә әверелде. Шулай ук Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебекләр милләт өчен җанын фида кылырдай затлар булып үсеп җиттеләр. Аларның ялгышлары да күп булгандыр, ләкин барыбер алар милли элита вәкилләре булып саналырга хаклы.

Татарның элитасы, телибезме-теләмибезме, моңарчы авылда тәрбияләнде. Шәһәрнең культурасы яралгы хәлендә икән, монысы безнең уртак бәлабез. Шушы көнгә кадәр татар элитасын тәрбияләрдәй бер генә милли шәһәрне дә атап әйтеп булмый. Татар элитасын тәрбияләүче бердәнбер учак — гаилә һәм азмы-күпме бүгенге милли мәктәп-гимназияләр генә. Аларда киләчәктә татарның элитасы тәрбияләнәчәк, дип үз-үзеңне ышандырасы килә. Ә бүгенге авылның хәлен исә бик шәптән дип әйтеп булмый. Татар авылына дөнья цивилизациясенең тискәре күренешләре — эчкечелек, наркомания, бозыклык үтеп керә бара. Милли мәдәниятебезне Көнбатышныкы кысрыклый. Моңнарыбыз-җырларыбыз көннән-көн сирәгрәк ишетелә. Кечкенә авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары кыскара, китапханәләр саны кими. Ә иң аянычы — эшсезлек. Бүген дистәләрчә, йөзләрчә кеше эшләгәнне заманча техника, ике-өч кеше эшли. Әлбәттә, бер яктан бу авылның матди ягын үстерүгә этәргеч бирәдер, ә бит халыкның хәле көннән-көн мөшкелләнәчәк. Бу проблема безне бүген бик тә борчый. Шуны истә тотып, Дәүләт Советында безнең комитет бер тәкъдим белән чыкты. Ул — киләчәктә Татарстан авылларын социаль-икътисади яктан үстерү буенча дәүләт программасын төзү идеясе. Ул эш белән тәэмин итү, башка инфраструктуралар булдыруны күз уңында тота. Без еш кына ник мәктәпләр ябыла, клублар, китапханәләр кыскара дигән сорау куябыз. Бу дөрес сорау. Әмма ябылмасын, кыскармасын өчен андагы эш урыннарын саклап калырга, кечкенә завод-фабрикалар, предприятиеләр ачарга кирәк. Халыкны эш белән тәэмин итү иң мөһим бурычларның берсе булырга тиеш. Эше булса, хезмәт хакы була, салымы була. Һәм яшәү өчен шартлар туачак, мәктәп-китапханәләр тоту мөмкинлекләре туачак. Болардан башка авылда яшәү мөмкин түгел. Төп кануныбызда бөтен кешеләр дә тигез, бертигез хокуклы дип язылган. Ни өчен әле шәһәр кешесенең бөтен мөмкинлеге бар да, авыл кешесе болардан мәхрүм булырга тиеш?

Милли элитаның тагын бер нигезе — иҗат интеллигенциясе. Язучыларыбыз, сәнгатькәрләребез, галимнәребез — милләтебезнең намусы ул. Татар элитасы кем ул дигәндә, мин беренче чиратта, Бакый Урманче, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Нәкый Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин кебек олпат затларыбызның исемнәрен атар идем. Бу шәхесләр чын мәгънәсендә милләтнең намусы, каймагы булдылар. Аны үз артыннан ияртүчеләр, аңа юнәлеш, кыйбла күрсәтүчеләр. Дәүләт булган илдә беренче урында милләтне ияртеп баручы ролен дәүләт үтәсә, бездә, татарда, мин санап киткән шәхесләрнең функцияләре югарырак. Алар хәтта дәүләт функцияләрен үз җилкәләренә салырга мәҗбүр булган кешеләр дияр идем мин.

Безнең милләтнең элитасы булган затлар арасында мин аерым урынны зыялы байларыбызга, меценатларга бирер идем. XIX гасыр башы байлары милләт өчен нәрсә генә эшләмәгәннәр?! Мәктәп-мәдрәсәләр дә ачканнар, газета-журналлар да чыгарганнар. Рус дәүләте, аның патшасы татарларга бер тиен акча бирми торып та, татар байлары бу изге эшләрне ихлас күңелдән эшләгән. Ә бүгенге көндә безнең зыялы байларыбыз бармы соң? Алар бармак белән генә санарлык. Миллионерларыбыз, миллиардерларыбыз бар, завод-фабрикалар тоталар, акчалары бихисап. Әмма аларның берәр мәктәп ачуын искә төшереп буламы? Юк, билгеле. Сирәк-мирәк кенә булса да, кайберләре, алары да үз кесәсеннән түгел, оешма, предприятие акчасыннан гына өлеш чыгара. Әгәр гражданлык дәүләте төзергә уйлыйбыз икән, без бөтен проблемаларны да дәүләт җилкәсенә өеп калдырырга түгел, бәлки зыялы байларыбызның да бу эшкә алынуларына ирешергә тиешбез. Тик бүген байлар бар, ә зыялы байларыбыз юк шул. Киләчәктә бу хәл уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә. Чит илләр тәҗрибәсе шуны раслый. Әйтик, Төркиядә байлар иң элек мәктәп салдыра. Халык ихтыяҗы өчен кирәк булган биналарга акчасын бирә. Ә бездә акчасы булган кеше мәчет сала һәм шуңа бабасының яки әтисенең исемен куша. Бу, беренче чиратта, үзен күрсәтү, үзенә реклама ясау өчен эшләнгән гамәл дип саныйм мин.

Милли элитаны үстерүдә үзебезнең милли университетыбыз төп рольне уйнарга тиеш. Милли университет — бик катлаулы мәсьәлә ул. Без уйлаган, без хыялланган университетны булдыру бер яки ун елда гына гамәлгә аша алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ә инде милли университетның асылы нидән гыйбарәт дигән сорауга килгәндә, анда фәннәр өч телдә дә укытылырга, студентлар өч телне дә камил белергә тиеш дигән шаблон фикергә генә ябышып яту дөрес булмас иде. Иң беренче чиратта, бу уку йорты татар халкын, аның тарихын, рухи байлыгын, мәдәниятен өйрәнүче вуз булырга тиеш. Ул татар халкының рухи үзәгенә әйләнергә, анда татар мохите хөкем сөрергә тиеш. Тел өйрәнү генә җитми, милләт каршындагы проблемаларны моның белән генә хәл итү мөмкин түгел. Монда бөтен татарның булачак элитасы да килеп укырга (хәтта чит илләрдән дә) һәм элиталы мөгаллимнәр укытырга тиеш. Хәтта ки, монда татар гына укырга тиеш дигән сүзләр дә бигүк дөрес булмас, татарны белергә, аның белән эш йөртергә теләгән башка милләт вәкилләренең дә монда белем алуы мөһим.

Без бүген татар халкын кисәкләп өйрәнәбез. Тел институтыбыз бар, тарих институтыбыз бар, аның музыкасын, этнографиясен өйрәнүче гыйльми оешмаларыбыз бар. Болары әйбәт, тик аларның өйрәнү, эзләнүләрен координацияләүче үзәк булдыру бүген көнүзәк мәсьәлә. Шуңа күрә дә бу рольне милли университет үз өстенә ала һәм татарны өйрәнү үзәге була алыр иде. Без үзебезнең халкыбызны тулаем белеп бетермибез әле. Шуңа күрә аны кешегә дә күрсәтә, аңлата алмыйбыз. Аннан соң милли университет башка уку йортларында да татар телен укыту, татарны өйрәнүнең координация үзәге булырга тиеш. Мондый үзәк булмау үзен нык сиздерә. Дәреслекләр, методик кулланмалар җитми. Булса да ничектер стихияле төстә алып барыла. Бүгенге көндә, бүгенге халәтендә ул һич кенә бу функцияне үти алмый. Шушы көннәрдә генә без аның концепциясен тикшердек һәм күп кенә бәхәсле урыннарын ачыкладык. Шунысы сөендерә, ТДГПУның без уйлаган юлдан китәргә теләге бар. Әмма Россия мәгариф министрлыгы төзегән стандартлар буенча барып кына һәм Россия биргән финанслар белән генә бу максатларга ирешеп булмаячагы көн кебек ачык. РФ Мәгариф министрлыгы белән сөйләшеп, аңлашып моны хәл итү мөмкин булыр иде. Чөнки планда каралган 500 сәгать белән генә татар телен камил өйрәнеп булмый. Ә күп кенә югары уку йортлары әле моның яртысын да үтәми. Россиянең «Мәгариф турында»гы законында бик тә хәйләкәр бер маддә язылган. Милли төбәк компонентын укыту өчен Россия Финанс министрлыгыннан түгел, төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирелергә тиеш. Димәк, безнең республика моны эшләми икән, бу бары тик изге теләк булып калу ихтималы да юк түгел. Әгәр Россия хөкүмәте белән сөйләшүләр, килешүләр алып барсак, Татарстан милли компонентларны укытуда өстәмә финанслар куллану мөмкинлеген булдыра алыр иде. Тагын бер нәрсәгә тукталасы килә. Ниндидер бер уку йорты кысаларында гына татарны үстерү, ренессанс тудыру шулай ук хыял гына булып калыр иде. Без бүген Россия күләмендә татар халкын үстерү буенча дәүләт программасын кабул итәргә тиешбез. Әйтик, Башкортстанда башкорт халкын үстерү буенча дәүләт программасы бар. Бәлки, ул аларга ярыйдыр да, чөнки башкортларның күпчелек өлеше Башкортстанда яши. Ә бит безнең татар халкының яртысыннан күбрәге читтә, шактый өлеше Россиядә. Без дә андый программаны Татарстанда кабул итә алыр идек, тик ул безгә бик үк мәслихәт түгел. Без Конституциябезнең 14 нче маддәсен нәкъ менә читтәге татарлар мәнфәгатен истә тотып кертә алдык. Аны кертү бик авыр булды, чөнки Россия ягы моңа бик нык каршы торды. Тик бу маддә кертелсә дә, Конституциябез Татарстанда гына хокукый көчкә ия. Димәк, сан ягыннан Россиядә икенче урында торучы татар халкын үстерү буенча Россия хөкүмәте һәм тиешле федераль структуралар белән килешеп шундый программа булдыру мөһим.

Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Россия Президенты В.В.Путин, халкыбызга аерым бер ихтирам белән, Россия дәүләтчелеген төзүдә, оештыруда татарларның ролен ассызыклап үткәч, күңелдә ниндидер бер өмет уянды. Бәлки, киләчәктә Россия һәм Татарстанның югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре сөйләшү, килешүләр аша бу мәсьәләне хәл итү юлын табарлар дип ышанасы килә. Моның өчен аерым сәбәп тә бар. Бу — якын көннәрдә Татарстан белән Россия арасында кул куелачак яңа Шартнамәнең редакциясе. Аны әзерләүче эшче төркемнең әгъзасы буларак, шуны әйтә алам, без бер елдан артык Шартнамә проектын эшләдек. Мин моңа кадәр элекке Шартнамәне тәнкыйтьләүчеләрнең берсе идем, аның йомшак якларына басым ясап килдем. Ә менә монысын эшләгән вакытта күп кенә уйларымнан кире кайттым, чөнки никадәр эш эшләнде, күпме энергия түгелде. Россиянең дәүләт машинасы шулкадәр көчле ки, Татарстанны сытып-изеп үтү аңа берни тормый. Сәяси яктан булсынмы ул, икътисади яктанмы, барыбер. Әмма Шартнамә төзелер, кул куелыр, аның нигезендә хөкүмәтара, министрлыкара килешүләр дә булыр дип ышанасы килә.

Шул ук вакытта бу эшне республикабызда да үз югарылыгына куясы бар. Конституциябездә 14 нче маддә бар икән, ә аны тормышка ашыру буенча хөкүмәт программасы кайда соң? Ул үзеннән-үзе һичничек тормышка ашмаячак. Бу мәсьәлә элиталар темасына турыдан-туры кагыла, чөнки татарның милли элитасы Татарстанда гына әзерләнми. Әгәр без татарны бербөтен, бердәм милләт дип исәплибез икән, ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки татарның элитасы саналучы язучыларыбыз, сәнгатькәрләребез, галимнәребезнең шактый өлеше читтән килгәннәр. Әгәр без үз вакытында аларга ярдәм күрсәтмәсәк, мөмкинлек бирмәсәк, милли элита тәрбияләү турында күкрәк тутырып сөйли алмаячакбыз.

Бүген гамәлдә ике дәүләт программасы эшләргә тиеш. Аның берсе Татарстанда Конституциябезнең 14 нче маддәсен тормышка ашыру буенча хөкүмәт программасы булса, икенчесе — Россия күләмендә татар халкын үстерү, алга җибәрү программасы.

Ә милли университетка килгәндә, ихлас күңелдән әйтәм, мин башта аның мондый вариантта хәл ителүенә каршы идем. Без теләгән университет түгел иде ул. Тик Россиянең мондый вәзгыятендә ул башкача була да алмыйдыр. Чөнки без инде соңга калдык. Аны 90 нчы еллар башында тормышка ашырырга кирәк иде. Бүген исә булдыра алмастайны хәл итәргә тырышу — нигезсез гамәл. Димәк, бүген бердәнбер юл — булган югары уку йортын милли университет дәрәҗәсенә җиткерү, үстерү бурычы. Киләчәктә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бүгенге кысаларында гына калырга тиеш түгел. Ә монысы исә вакыт гамәле.

2006

Комментарий язарга