Миллият сүзлеге

Тимерчелек – Тимерче алачыгы – металларны кыздырып чүкү юлы белән эшкәртү өчен билгеләнгән остаханә. Русча – кузница. Татар авылларында гадәттә су буенда урнашкан тимерчелек таштан яки саманнан төзелеп, ут чыгу куркынычын киметү өчен, яссы түбәсенә туфрак та җәелгән тәбәнәгрәк кенә бинадан гыйбарәт иде. Тимерчелекнең уртасында җиргә казып утыртылган коршау суккан юан бүкәнгә сандал беркетелгән. Янәшәдә генә тимерче миче һәм учакка һава өрдерү өчен хезмәт итә торган күрүк. Тимерче кораллары – ике куллап тота торган зур, авыр чүкеч (балда яки дөлдә, русча – молот, кувалда), вак чүкечләр, кыпсуырлар (келәшчәләр), үрдәкборыннар, каргаборыннар, кискечләр, тишкечләр, боргычлар, игәү-рашпильләр, эреле-вак­лы гайка ачкычлары, винт сыры ясу кораллары, кадак станнары һ.б.лар шулай ук кул астында гына. Зур кыскыч яки эскәнҗә-тиски кечкенә тәрәзә буендарак. Тимер пычкысы шунда имән чөйдә эленеп тора. Кулдан әйләндерелә торган бораулау станы – монысы инде «катлаулы техника»… Бер почмакта капчык-капчык агач күмере, кызган эшләнмәләрне суыту яки сугару-чыныктыру өчен су салынган кисмәк әче-төче исләр чыгарып тора. Менә бу әрҗәдә ниндидер каралҗым ком, аны кып-кызыл булып кызган коршау очларын бер-берсенә ябыштыру өчен сибәләр. Квадрат тәрәзә төбендә шешәсе белән усал кислота, банкасы белән зәһәр нашатырь кебек «химия». Шөрепләрне чистарту-юу һәм майлау өчен керосин, автол-солидол кебек нәрсәләр дә үз урын­нарын тапкан…

Тимерчелек алдында юан баганалардан һәм аркылы борыслардан торган ат дагалау станы яки станнары булмыйча калмый. Гадәттә стан буш тора, бала-чага гына аның түшлек каешын атынгыч итеп файдалана. Тәгәрмәч коршаулау җайланмасы да шунда гына. Бер читтәрәк тимер-томыр яныклары, шлак өеме.

Тимерчелектә чар, кайрак ташы, наж­дак булмыйча калмый.

Тимерчеләр гадәттә икәү – баш оста һәм аның кулдашы (молотобоец) була иде. Ялгыз гына эшләгән тимерчене руслар, мәсәлән, кулсыз тимерче дип атаганнар («безрукий»). Бер ярдәмчесе булган тимерчене – сыңар куллы («однорукий»), ә ике кулдашы булганын ике куллы («двурукий») дигәннәр. Тимерче, тәҗрибәсенә таянып, кайсы урынга, нинди юнәлештә һәм ничә тапкыр кувалда белән сугарга икәнен үзенең кечкенәрәк чүкече белән суккалап күрсәтмә биргән.

Эрегән самавыр яки тишек комганын йә казанын күтәреп яисә башка вак-төяк йомышлары белән килгән кешеләр күрүк басып ярдәм итәләр, бу эшне малай-шалай да бик теләп башкара. Серле эш ул – тимер эше, гыйлем ул, шуңадыр, балаларга «ут эше» балта эшеннән кызыклырак тоела.

Элегрәк Рәсәйдә татар авылларында астыртын гына корал-мазар ясап ят­масыннар өчен тимерчелек эше тыелган булганга, татарлардан сәнәгати эшләнмәләр ясый белүче осталар юк чамасында иде. Ләкин ат дагалау осталарына кытлык булмады.

Комментарий язарга