Метрикада – татарның үткәне

Тарих сәхифәләрен актарганда, халыкның үткәнен өйрәнгәндә галимнәр, тикшеренүчеләр төрле чыганакларга мөрәҗәгать итә. Һәрберебезнең нәсел тарихын саклап калып, безнең көнгә кадәр китереп җиткергән бәһасез, алтынга тиң кыйммәтле документларыбыз бар. Алар – метрика язмалары.

Бу документ мәчеттә мулла тарафыннан тутырыла, анда билгеле бер мәхәлләдә туган, вафат булган кешеләр, укылган никах, талаклар теркәлә. Бер караганда, мондый документлар мәгълүматны кабул ителгән кысалар буенча кыска, төгәл итеп бирә, икенче яктан исә тарихны тулы, комплекслы өйрәнгәндә алар ярдәмендә шул чорның картинасын тулы итеп чагылдыру мөмкинлеге бар. Метрика язмалары рәсми документ булганлыктан, аларда субъективизмга, ниндидер эмоциональлеккә урын юк. Менә шул яклары белән дә алар тарих өчен кыйммәтле чыганак.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән затлы мәкаль бар. Бабаларыбыз җиде, ә бәлки аннан да күбрәк буын тарихны белгән, бу беркем өчен дә гайре табигый нәрсә булмаган. Хәзерге вакытта, кызганыч ки, буыннар арасында элемтә какшый барган заманда, метрика язмалары аларны торгызучы бер көч була ала.

Мондый кенәгәнең иң беренче сәхифәсенә кеше гомеренең иң тәүге һәм зур вакыйгасы – туу турындагы мәгълүмат языла. Беренчедән, мөселманча күркәм исем кую таләп ителсә, икенчедән, ул исемне дөрес итеп төгәл язу шарты куела. Балага исем куштыру, аны теркәү мәшәкате гаилә башлыгына – әти кешегә йөкләнә, төрле сәбәпләр аркасында, баланың атасы моны башкара алмаса, бу вазифаны бабасы башкарырга бурычлы. Исем куштыру артыннан йөргән кеше мулла кушкан һәм теркәгән исемне укып, дөреслегенә инанып, имза куярга тиеш. XIX йөзнең икенче яртысы-XX йөз башы метрика язмаларындагы исемнәргә игътибар итсәк, аларның, нигездә, гарәп теленнән кергәнлеге, сирәк кенә булса да, кайбер төбәкләрдә бик матур, борынгы төрки исемнәрнең дә кулланышта булуы күренә.

Баланың исеме һәм туган көне белән бергә, аның әти-әнисенең, ике як бабасының исеме языла, ә фамилия күрсәтү мәҗбүри саналмый. Рәсми эшләр өчен фамилия таләп ителгәндә, татарда бабай кешенең исеме фамилия ролен үтәгән. Шуңа да бер гаилә кешеләрен урыс телле рәсми документларда төрле фамилия белән очратырга мөмкин.

Никахның кеше тормышында җитди адымнарның берсе булуын метрикадагы язмалар да дәлилләп тора. Бу гамәл берничә шаһит катнашында башкарылган. Иң төп шаһит һәм бу эшнең җитәкчеләре – ике якның да әтиләре – алар вәли вәкил дип аталган. Кайбер очракта мондый вазифаны кияү белән кәләшнең бертуганнары да үтәгән. Егет үзенә үзе дә вәли вәкил була алган, ләкин кызның үз-үзенә вәли вәкил булуы гадәттән тыш сирәк хәл, бу бары тик 1917 елдан соң гына күренгәли башлый. Икенче төр шаһитлар – ризалык шаһитлары, һәр ике яктан да, нигездә икешәр, ә кайбер очракта дүртәр шаһит билгеләнгән – болар туганнар, күрше-тирә яисә мәҗлестә булучы таныш-белешләр. Шаһитларның саны күп булу – үзе үк бу гамәлнең җитдилегенә ишарә.Татар халкында гаилә кору зур адым саналганлыктан, егет белән кызның якын туганнары шаһитлыгыннан башка, бер генә никах та теркәлмәгән. Никахны яшерен рәвештә уку мулланың указы алынуга сәбәп була алган. Шуңа да, никах өчен нинди генә киртәләр чыкмасын, ике як уртак бер фикергә килеп, мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышкан. Шаһитлар никахның законлы булуын раслап, аның дөреслеге хакында үз өсләренә җаваплылык алып, имза яисә тамга куйган.

Никахны егетләргә 18 яшьтән, кызларга исә 16 яшьтән уку мөмкин булган, ә 80 яшьтән узган кешеләргә никахны рәсмиләштерү рөхсәт ителмәгән. Беренчедән, никахны теркәү өчен яшь хакында белешмә , икенчедән, шаһитлар кирәк булган, никахка керүчеләрнең икесенең дә мөселманлыгы шарт итеп куелган. Әдәби әсәрләрдә еш кына татар кызының бик иртә кияүгә бирелүе хакында языла, ләкин бу факт документаль яктан һич кенә дә расланмый. Никах 16 яшьтән рөхсәт ителгән булуга да карамастан, бу яшьтә никахка керү хакындагы язма безгә мәгълүм булган документларда очрамады, никахлашу яше, иң иртә дигәндә, 17 яшь.

Никах мәҗлесендә ир кеше булачак хатынына мәһәр биргән. Мәһәрнең күләме чынлап та әйтелгәнчә булуын һәм аның бирелүен раслап шаһитлар кул куя яисә үзләренең тамгаларын сала. Гадәттә, мәһәр малы ике өлештән торган: берсе никах укыган вакытта тапшырылган, ә икенче өлеше «көтәчәк мал» дип аталган. «Көтәчәк мәһәр хатынның ир өстендәге бурычы булып, бер тараф үлгәндә, яхуд аерылышканда ул мәһәр хатын файдасына буладыр. Авылларда мәһәр итеп ат, сыер, түшәк, ястык һ.б. шундый нәрсәләр язылса, аның кыйммәте язылып бәян ителергә тиеш. Ат, сыер төсе белән язылса, яхшы булыр», – диелә Диния нәзарәте таләбендә. Мәһәр күләме өйләнүче кешенең байлыгына карап төрлечә булган, ләкин малны иркен тотарга тырышканнар. Шул заманның иң зур малыннан берсе – сыер бирү дә сирәк хәл түгел. Татардагы мәһәр – калым түгел, ягъни әти кеше кызын бу мал бәрабәренә үлчәп бирми. Никахта тәкъдим ителгән мал – яңа туган гаилә малы, моны үзенә күрә, хатын-кызны көтелмәгән, күңелсез (мәсәлән, аерылышу булган очракта) хәлләрдән саклаучы бер социаль страховка формасында кабул итәргә кирәк.

Аерылышу эшләре, нигездә, ир кеше һәм хатынның атасы арасында алып барыла, ә хатын исә бу хәлләргә турыдан-туры катнашмый, ләкин әлеге факт һич кенә дә хатын-кызның хокуксыз булуын аңлатмый. Ислам тәртипләре буенча, ана булган яисә киләчәктә ана буласы хатын-кызлар һәртөрле күңелсез хәлләрдән, стресслардан мөмкин кадәр сакланган. Шуңа да, аерылышу очрагында хатын-кызның барлык таләпләре әтисе аша җиткерелгән һәм ул һәрвакыт үзенә тиешлесен ала алган. Бу процесс та гаять җитди булганлыктан, гамәлнең кануни яктан дөреслеген, аның гадел үткәрелүен шаһитлар раслаган. Шунысын да билгеләү артык булмас, XIX йөзнең икенче яртысы-XX йөз башында талак – бик сирәк күренеш, булган кадәренең дә төгәл сәбәбен билгеләү авыр, чөнки татар кешесе күңел халәтен читләргә белдерергә ашкынып тормый. Күп очракта «арада мәхәббәт юклык сәбәпле» яисә «мәхәббәт вә өлфәт юклык сәбәпле» дип языла, ләкин Диния нәзарәте фикеренчә, нәкъ менә шушы сүзләр астында мөһимен яшереп калдыралар, аерылышуга китергән сәбәпләрне төгәл ачыкларга тырышу кирәк, диелә. Бер документта аерылышу сәбәбе дигән графага мулла: «Хатын бик озак елады, ләкин сәбәбен әйтмәде», – дип язып куйган.
Соңгы сәхифә буларак фани дөнья­дан бакый дөньяга күчүчеләр исемлеге бирелә. Кешенең исемен, вафат булу көнен, яшен һәм сәбәбен күрсәткән исемлек татар тормышы хакында шактый мәгълүмат бирә ала. Бу исемлектә мәрхүмнең һәм аның әтисенең исеме күрсәтелә, шулай да, Диния нәзарәте таләбе буенча, вафат булган хатын-кызның, кем кызы булуы белән бергә, кем хатыны икәнлеге дә теркәлгән.

Бу сәхифәдә игътибар итәрлек нәрсәләрнең тагын берсе – ул дөньядан китү сәбәпләре. Вафат булучылар арасында кече яшьтәге балаларның саны күп булуы күренә, алар төрле йогышлы авырулардан бакый дөньяга күчкән, нишләптер, мондый чирләр күбрәк ир балаларга янаган. Фани дөнья белән иртә хушлашучылар рәтендә яшь хатын-кызлар да аз түгел, аларны бала тудыру вакытында килеп туган көтелмәгән хәлләрдән алып чыгарлык медицина ярдәме булмау якты дөньядан алып киткән. Яшь һәм урта яшьтәге ирләрне еш кына тормыш авырлыклары харап иткән: «тегермән ташына эләгеп вафат», «суга батып» һ.б. сәбәпләр бар. Мөселман метрика язмаларында үз-үзенә кул салу нәтиҗәсендә дөньядан китү очраклары теркәлмәгән, шулай ук «үтерелгән» дигән сәбәп тә очрамый. 1920-1921 елларда фани дөньядан бакый дөньяга күчү сәбәпләре инде, әлбәттә, ил өстенә ябырылган коточкыч ачлык.

Бу язмалар аша XIX йөзнең икенче яртысы-XX йөз башында татар җәмгыятенең гомер озынлыгы турында да сүз алып барып була. Илле биш, алт­мыш яшьлекләрнең вафат булу сәбәбен күрсәткәндә «картлыктан» дип язу үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Туксанга, йөзгә җитеп вафат булучылар да очрый, ләкин аларның саны бик аз.

Метрика язмалары нигезендә гаилә генә түгел, ә гомумән, шул чор татар җәмгыятен дә күзалларга мөмкин. Беренче карашка, бу төр документлар коры гына фактларны тәкъдим иткән кебек булса да, алар, чынлыкта исә, татар кешесенең дөньяга аваз салуыннан башлап, соңгы сулышына кадәрге тормышын сөйли. Метрика язмаларына таянып шәҗәрә төзегәндә, бик кызык күренеш ачыклана: ир кешенең нәсел тамыры өзелгән икән, аның рекрутлыкка алынып, нәсел дәвам итәргә сәләтсез булып әйләнеп кайтканлыгы ачыклана, сирәк очракта гына солдат хезмәтендә булган кешенең нәсел җебе өзелми кала.

Татар җәмгыятенең тагын бер үзенчәлеге: татар кешесе нәселен үз туган авылында гына дәвам иткән, чит авыллларга күчеп яшәү яисә хатын авылында төпләнү бөтенләй юк, бары тик муллалар гына, указ белән башка авылга, хәтта чит өяз һәм губерналарга да билгеләнеп, гомерен туган авылыннан еракта үткәрергә мөмкин. Бу яктан, метрика язмалары имамнарның тормыш юлын ачыкларга да мөмкинлек бирә. Биредә метриканы тутыручы мулла, мөәзиннәрнең исеме теркәлә, аларның туу вакыты, урыны, белем алган уку йорты яисә остазы күрсәтелә.

Метрика язмалары татар тарихында тирәнтен өйрәнүне таләп иткән сословие-катлам проблемасын да күзәтергә мөмкинлек бирә. Сабыйның исемен язганда сословиесен күрсәтү таләп ителмәгән, ләкин, шулай булса да, муллалар барлык документларда да диярлек бу мәгълүматны язып барган. Иң еш очраганнары: «игенче», «зирәгатьче», «крестьян», «башкорт», «типтәр», «ясак­лы». Ничек кенә сәер тоелмасын, Самара губернасының Бөгелмә өязенә кергән Мөэмин-Каратайда, «крестьян», «ясак­лы» белән беррәттән, кайбер кешеләр «христиан» дип языла һәм шунысы шаккаттыра: бу һич кенә дә хата булырга охшамаган, чөнки шул ук сүз төрле елларда башка муллалар тарафыннан да теркәлгән.

Туу турындагы документларда тагын кайбер кызыклы гына нәрсәләр очрый: Казан өязе Яңа Кенәр авылында баланың әтисе «крестьян Камалетдин Гайшә улы» дип бирелә. Мөгаен, моның сәбәбен Гайнетдин Әхмәревнең «Мәкрүһләр хәленнән» дигән мәкаләсендә сөйләнгән вакыйга белән аңлатырга мөмкиндер: яңадан исламга кайтучылар, никахларын законлы рәвештә терки алмау аркасында, балаларын үз исемнәренә яздыра алмыйча, хатын исеменә яздырырга мәҗбүр булганнардыр. Яисә татар җәмгыятендә бик сирәк кенә очраган вакыйга – әтисенең мәгълүм булмавымы? Әлегә монын сәбәбен кистереп кенә әйтү авыр.

Бары тик Казан шәһәре метрикаларында гына очраган бер күренеш, ул – кыз балага Мария исеменең бирелүе (Атасы Әхмәд Бәдретдин улы Апанаев). Моның сәбәбе XX йөз башында татарның урыс җәмгыяте белән якынлашырга тырышуымы, әллә башкадамы?..

Югарыда куелган сораулар, бер карашка гади, әллә ни игътибар итәрлек түгел кебек тоелса да, аларның төбендә мөһим проблема ята. Болар татар тарихының әле өйрәнелмәгән, әмма һичшиксез тик­шерелергә тиешле юнә­лешләренең бик күп булуына ишарә ясый.

1903 елда Яңа бистәдә дөньяга килгән балаларны теркәү бите. Мисал өчен, 6 нчы номердагы (иң өстә) ир бала: «Мөхәммәдсадыйк. 2 нче февральдә (туган). Атасы – Казан өязе Кукмара волосте Уразлы авылының крестьяны Мөхәммәдсәгый Мөхәммәдкәрим углы. Анасы – Маһикямал Габдесаттар кызы. Дөрес язылган, диеп, атасы Мөхәммәдсәгый Мөхәммәдкәрим углы» раслаган. Әлеге метрика Фатих Әмирханның әтисе, Таш мәчет мәхәлләсе имамы Зарифулла Әмирхани тарафыннан язылган. ТР МА. 204 ф. 180 тасв. 13 эш.

Комментарий язарга