Ленин хөкүмәтенең мөселманнарга мөрәҗәгате һәм госманлы матбугаты

Большевикларның мөселманнарга мөрәҗәгате Төркиядә иң элек «Вакыт» газетасының 1918 елгы 2 гыйнвар санында дөнья күрә. 14 гыйнварда ул «Танин», 15 гыйнварда «Ати» газеталарында, бу юлы Гаяз Исхакый тарафыннан Мәскәүдә чыгарылган «Ил» газетасының 9 гыйнвар саныннан алынып, кабат бастырыла.

«Иптәшләр! Туганнар!

Россиядә бөек вакыйгалар дәвам итә. Канлы сугышның азагы якыная. Дөнья халыкларын коллыкка төшергән ерткычларның хакимлеге җимерелә. Рус инкыйлабы һөҗүме астында золым һәм коллыкның иске бинасы какшый һәм чатный. Изү һәм башбаштаклык дөньясы соңгы көннәрен яши. Яңа дөнья – эшчәннәр һәм иреккә чыгучылар дөньясы туа. Бу инкыйлабның башында Русия эшчеләр һәм крәстияннәр хөкүмәте – Халык Комиссарлары Советы тора. Бөтен Русиядә эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы саны күбәйгәннән-күбәя. Илдәге хакимият халык кулында. Русиянең эшче халкының бер генә теләге – шәрәфле солыхка ирешү һәм дөньяның изелгән халыкларына ирек яулауда ярдәм итү теләге бар.

Русия бу изге эшендә ялгыз түгел. Рус инкыйлабының бөек азатлык шигарен һәм Көнбатыш, һәм Көнчыгыш хезмәт ияләре күтәреп чыга. Көнбатышның эшчеләре һәм солдатлары социализм байрагы астында тупланып, империализм ныгытмаларын штурмлауны дәвам иттерәләр. Аурупаның «мәгърифәтле» ерткычлары тарафыннан гасырлар буена изелгән Һиндстан шулай ук баш күтәреп, депутатлар Шуралары оештырып, үзен каһәрле коллыктан азат итә, Көнчыгышның башка халыкларын көрәшкә һәм азатлыкка чакыра.

Без бу бөек вакыйгалар алдында сезгә – Русия­нең һәм Көнчыгышның мөселман хезмәт ияләренә мөрәҗәгать итәбез.

Русия мөселманнары, Идел һәм Кырым татарлары, Себер һәм Төркестан кыргызлары (казакълар) һәм сартлары (үзбәкләр), Кавказ арты төрек татарлары (азәриләр), Кавказның чеченнары һәм таулылары! Сезнең мәчетләрегез һәм гыйбадәтханәләрегез Русия патшалары тарафыннан җимерелгән, динегез һәм гореф-гадәтләрегез мыскыл ителгән.

Моннан соң динегез һәм гореф-гадәтләрегез, милли һәм мәдәни оешмаларыгыз ирекле һәм кагылгысыз дип игълан ителә. Милли тормышыгызны ирекле һәм киртәсез шартларда җайлагыз. Сезнең моңа тулы хакыгыз бар. Белегез ки, Русиянең бөтен халыкларының хокуклары кебек үк, сезнең хокукларыгыз да инкыйлабның бөтен көче-куәте һәм Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советлары тарафыннан яклана.

Көнчыгыш мөселманнары, фарсылар һәм төрекләр, гарәпләр һәм индуслар! Аурупаның комсыз ерткычлары сезнең башларыгыз һәм милекләрегез, азатлыгыгыз һәм ватаныгыз белән гасырлар буена сату иткәннәр, илләрегезне бүләргә теләгәннәр.

Ачыктан-ачык белдерәбез ки, тәхеттән төшерелгән патша кул куйган һәм куыл­ган Керенский раслаган Истанбулны басып алу турындагы яшерен килешүләр, ертылып, чүплеккә ташланды. Русия җөмһүрияте һәм аның хөкүмәте булган Халык Комиссарлары Советы чит илләрне яулап алуга каршы. Истанбул мөселманнар кулында калырга тиеш.

Без белдерәбез ки, Иранны бүлү турындагы килешү, ертылып, чүплеккә ташланды. Хәрби хәрәкәтләр бетүгә, гаскәрләр Ираннан чыгарылачак, Иран халкына исә үз язмышын үзе билгеләү хокукы тәэмин ителәчәк.

Без Төркияне бүлү турындагы килешүнең ертылып читкә атылуын игълан итәбез. Төркиядән көнчыгыш вилаятьләрне аеруны күздә тоткан яшерен шартнамә дә юк ителде…

Илләрегезне басып алган ерткычларны куып җибәрегез. Бөтен дөнья илбасар империалистларга каршы нәфрәт ялкыны белән яна, хәтта һинд мөселманнары да яулап алучыларга каршы баш күтәрә. Бу шартларда дәшми калу мөмкин түгел. Вакытны әрәм итмичә, илләрегезне басып алган оккупантларны җилкәгездән алып ташлагыз! Үз илегезгә үзегез хуҗа булыгыз! Сезнең моңа хакыгыз бар, чөнки язмышыгыз үз кулларыгызга тапшырылган…

Русия мөселманнары! Көнчыгыш мөселманнары! Дөньяны яңарту юлында сездән теләктәшлек һәм яклау көтәбез.

Халык Комиссарлары Советы рәисе  В.Ульянов (Ленин)

Милли эшләр буенча халык комиссары Джугашвили-Сталин

«Вакыт», 1918, 2 гыйнвар».

 

Бу мөрәҗәгать төрек газета укучыларына ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер – анысын белмибез. Әмма Русиядәге төрки мөселманнарга, хосусан, яшь зыялыларга мөрәҗәгатьнең йогынты ясавы шиксез. Патша хөкүмәте һәм аның дәвамчылары милли азчылыкларга һичбер яхшылык кылмаган хәлдә, большевистик хакимият шактый нәрсәләр вәгъдә иткән. Төрек матбугатында мөрәҗәгатькә карата һәм уңай, һәм тискәре караучылар да була. Мәсәлән, Җәләл Нури «Ати» газетасында (1918, 15 гыйнвар) болай яза: «Социализмга да, әһле исламга да дошман күзе белән караган Аурупа империалистлары, колониалистлары, капиталистлары иде… Социализм, ислам галәменә булсын яки турыдан-туры безгә булсын, ярдәм күрсәтә…»

Ләкин большевикларның мөселманнарны да җәбер-золымга дучар итүе турындагы хәбәрләр килә башлагач, большевиклар мөрәҗәгатенә каршы язулар да күренә башлый. «Вакыт» газетасының 1918 елгы 20 февраль санында түбәндәге хәбәр чыга: «Большевикларның Милли эшләр буенча халык комиссары (Сталин) мөселман эшләре буенча бюро төзегәч, күренекле мөселманнарның бик күбесе анда катнашу тәкъдимен кабул итмәгән, шуңа күрә [бу яңа органга] хәрәмләшүе белән танылган Ехан Галичев (Солтангалиев) исемле кырым татары куелган».

Бу хәбәрдә Солтангалиевкә хәрәмләшүче сыйфаты бирелүе бер яктан тенденциоз булса, икенче яктан ул Русия мөселманнарының киләчәгенә карата шикләнүне белдерә. Солтангалиев кырымлы түгел, казан татары иде. Ул елларга хас буталчык­лык шартларында мондый хаталар ясалуы табигый. Биредә без: «Мондый гына кимчелек мулла кызында да була ул», – дип әйтү белән чикләнеп калабыз.

1918 елның азагына кадәр төрек матбугатында Русия белән бәйле хәбәрләр яки мәкаләләр әллә ни күп чыкмаган, чөнки ул вакытта Госманлы дәүләтенең үз проблемалары да шактый булган. Әлбәттә, Русия, Төркиягә дошман булганлыктан, кызыксынусыз калмый, тик андагы эчке вакыйгалар турындагы мәгълүмат фәкать чит ил матбугатыннан гына алына. Дөрес, төрек матбугаты ул яктан хәзерге вакытта да әллә ни үзгәрмәгән, ләкин, мәгълүмат технологияләренең ифрат алга китүе сәбәпле, без дөньядагы хәлләр хакындагы хәбәрләрне чит ил хәбәр агентлыкларыннан минуты-секунды белән ала алабыз. Шулай да телевидениебез каналлары һәм газеталарыбыз чит илләрдә бик аз корреспондентлар тоталар: алар бармак белән санарлык кына. Бары мөһим бер вакыйга чыкканда гына конкрет урынга хәбәрче җибәрелә. Ул очракта да хәбәрче, барган илне юньләп белмәгәнлектән, җибәргән хәбәре дә өтегрәк була. Боларны исәпкә алсак, 93 ел элек төрек матбугатында Русиягә кагылган хәбәрләрнең аз чыгуы гаҗәпләнерлек түгел.

Госманлы матбугатында большевизм куркынычы турында беренче язучылардан Зыя Гөкалпны күрсәтергә кирәк. «Йени меҗмуа» исемле журналның 1918 елгы 21 март санында ул «Ике куркыныч» атлы мәкалә бастыра. Гөкалп болай дип яза: «Инглизләр пропагандасы аркасында куерган «кара куркыныч» илне реакционерларга тапшырачак, Русиядән киләчәк «кызыл куркыныч» исә «кара»сыннан да ким булмаячак». Әхмәт Җәүдәт тә «кызыл куркыныч» турында Гөкалпның карашын уртаклаша. 28 мартта шул ук журналда Зыя Гөкалпның ярдәмчесе Нәҗметдин Садыйк (Садак) «Большевистик куркыныч» исемле мәкаләсен бастыра. Бу язмада Русиядәге вакыйгалар сөземтә рәвешендә бирелә. Автор Русиянең инкыйлаб дулкыны узган урыннарында һичбер офицер калмау, Кара диңгез флоты матрослар карамагында булу, язучыларның, укытучыларның, гомумән, уйлый-фикерли белгән бөтен кешеләрнең башлары киселү, чират байларга җитү, университет һәм мәктәпләрнең ябылуы, өйләр һәм гыйбадәтханәләрнең талануы турында яза.

Зыя Гөкалп 1918 елның 4 апрелендә чыккан «Йени меҗмуа» битләрендә гәрчә: «Әйе, бүген Русиядәге кардәшләребезнең әбәди сурәттә бәйсезлек алу заманыдыр», – дип язса да, «Төрек Йорты» журналының 15 май санындагы «Иреккә чыгу көннәрендә кардәшләр әңгәмәсе» исеме куелган мәкаләдә: «Без мәгънәви берлек корыйк, телләрне берләштерик, сәяси берлекне башкалар уйласын», – дигән фикерне алга сөрә.

Мәсьәләгә мондый караш Төркиядә 93 елдан соң да үз көчен югалтмый. Бер төркем төрки кавемнәрнең 1991 ел ахырында мөстәкыйльлеккә тиенеп, бәйсез дәүләтләр төзүеннән соң хәтта «телләрне берләштерү» идеясенең дә хыялдан башка нәрсә түгеллеге аңлашылды. Хәер, дөнья төркиләрен сәяси яктан берләштерү, яңа чикләр билгеләү, моның өчен кирәкле инфраструктура әзерләү темасы һич югы нәзари (теоретик) рәвештә булса да каралмады һәм кәгазьгә дә төшерелмәде. Ихтимал, 1918 елда, ягъни төрки халыклар әле уртак әлифба кулланган заманда уртак әдәби тел булдыру җиңелрәк булгандыр. Тик хәзерге вакытта, гәрчә «төрки телле дәүләтләр һәм халыклар» гыйбарәсе еш кабатланса да, әлеге идеяне гамәлгә ашыру һич мөмкин түгел, чөнки аның реаль җирлеге юк.

1918 елның маенда Истанбул матбугатында күренеп алган Русия турындагы чикле микъдардагы хәбәрләрнең зур өлеше андагы мөселманнар тормышына бәйле була. «Сабах»ның 23 май санында Бакуда мөселманнар белән большевиклар арасындагы бәрелештә 3 меңнән артык кеше һәлак булганлыгы һәм Төркестанда бер совет җөмһүрияте игълан ителгәнлеге хәбәр ителгән. 21 июньдә «Ати» газетасы, алман чыганакларына нигезләнеп, Русиядә мөселманнар белән руслар арасында килеп чыккан каршылыкта 159 мең (!) кеше үтерелде, дип язып чыккан.

1918 елның 4 июлендә исә «Сәбилеррәшад» журналында Русиянең күренекле мөселманнарыннан Муса Җаруллаһ (Бигиев) хаты урнаштырыла. Хатта Русия мөселманнарының киләчәге кара төсләргә буялып бирелә. Шул ук журналда 18 июльдә Гаяз Исхакыйның хаты да нәшер ителә. Автор, большевик юлбашчылары үз милли, мәдәни һәм дини хокукларын саклап калырга теләгән мөселманнарны реакционерлар һәм инкыйлаб дошманнары итеп күрәләр, мондый шартларда бердәнбер өмет большевистик режимны җимерүгә кайтып кала, дип яза. «Сәбилеррәшад»ның шул ук санында күренекле татар дин галиме һәм иҗтимагый эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимов язган мәкалә дә урын ала. Ибраһимовның мәсьәләгә карашы Исхакыйныкына караганда уңайрак, оптимистиграк күренә: аның фикеренчә, мөселманнар, элек ясаган хаталарыннан арынган тәкъдирдә, уңышка ирешәчәкләр, чөнки рус инкыйлабы әле төгәлләнеп җитмәгән.

Ахыр чиктә, өч авторның юраулары да юш чыга. Большевизм җимерелмәгәнгә күрә Русия төркиләре көткән үзгәрешләр чынга ашмый, алар арасындагы бердәмлеккә дә ирешелми кала.

Брест-Литовскида шартнамә имзаланганнан соң, 1918 елның 2 августында «Сабах» газетасында чыгышы Русиядән булган социалист Зиннәтулла Нуширәван «Большевиклар һәм Брест-Литовск шартнамәсе» дигән мәкаләсендә: «Милләтләр үз язмышларын үзләре билгеләү хакына ия, большевикларның башкаларны да көчләп большевиклаштырырга тырышуы ачыктан-ачык золым», – дип язып чыга. Тик бу мәкалә авторы, бераз соңра фикерен үзгәртеп, Төркия Коммунистлар партиясенә керә.

Большевиклар белән мөселманнарның мәнфәгатьләре бер-берсенә капма-каршы килүләре хакындагы тәүге турыдан-туры хәбәр 14 августта «Вакыт» газетасында басыла. Нури паша армиясе сафларында Көнчыгыш фронтында төрек җирләрен азат итү операциясендә катнашкан Әхмәт Агаев (Агаоглу) бу хәбәрдә большевикларның сугыш барган төбәктә яшәүче халыкка начар мөгамәлә күрсәтүен тасвирлый. Шул ук көнне башка газеталарда: «Большевиклар җиңелде һәм Бакы алынды», – дигән сөенечле хәбәрләр бирелә.

Җәләл Нури кебек мөселманнарга эсерлар белән хезмәттәшлек итәргә киңәш биргән яки Әшрәф Әдип кебек большевиклар белән уртак эшләр башкарырга тәкъдим иткән төрек авторлары белән Русиядә яшәп, вакыйгаларның турыдан-туры шаһитлары булган Муса Бигиев һәм Гаяз Исхакыйлар арасында, әлбәттә, җитди фикер аермалыгы бар иде.

1918 елда большевизмга каршы чыккан төрек журналистлары һәм зыялылары, 1919 ел урталарында азатлык сугышы башлангач һәм большевиклардан ярдәм килү ихтималы күренгәч, элекке фикерләреннән баш тарталар. Төрек матбугатында без, шулай ук, Мондрос атышуны туктату килешүеннән соң инглиз һәм француз хәрби кораблары бугазлардан үтеп, Кара диңгезгә чыктылар һәм ак гвардия генераллары Деникинга, Колчакка, Юденичка ярдәм китерделәр («Ати», 1918, 15 ноябрь), 25 ноябрьдә яңадан 16 сугыш корабы Кара диңгезгә керде («Хадисат», «Сабах», 1918, 25 ноябрь), дигән хәбәрләр очратабыз.

1918 елның 1 ноябреннән башлап төрек хөкүмәте матбугатта цензура режимы кертә. Яңа таләпләр буенча Антанта дәүләтләренең хәрби хәрәкәтләрен яктырту тыела. Шуның өчен Истанбул газеталары Әрзерум, Сивас корылтайлары, Төркия Бөек Милләт мәҗлесенең ачылуы кебек хәбәрләрне дә бирми. Ул заманда га­зета­лардан башка хәбәр чыганагы булмау сәбәпле, цензура шартларында халык­ны агымдагы вакыйгалардан хәбәрдар итү мөмкинлеге калмый. Хәзерге заманда да хөкүмәтләр те­ге яки бу рәвештә матбугатта цензура элементларын кертә ала. Мәсәлән, алар кайбер Интернет сайтларын, блогларны яптыралар, газета хуҗаларын өркетеп куялар.

Шулай да 1918-1919 елларда, кайбер очракта цензура рөхсәте белән, башка очракта цензурадан качу нәтиҗәсендә, газеталарда кызыклы гына хәбәрләр басыла барган. Мисал өчен, «Сабах» газетасының 17 декабрь санында 15 һәм 25 ноябрьдә Истанбул бухтасыннан чыккан Антанта флотының Одесса портында ләңгәр (якорь) салуы, 5 мең француз солдатының шәһәргә керүе, акгвардиячеләр белән берләшеп большевикларга каршы сугышуы һәм 10 декабрьдә Одессаны алуы турында хәбәрләр урын ала.

1919 елның беренче өч аенда төрек матбугатында атна саен диярлек Алманиядәге радикаль социалистлар һәм инкыйлабчылар хәрәкәтенә караган хәбәрләр чыгып тора. Бу хакта бигрәк тә «Вакыт», «Икъдам», «Истикъләл», «Хокукы бәшәр» һәм «Галәмдар» газеталарында языла. Шул ук 1919 елда Истанбул газеталарында Русиядәге эчке сугышка, икътисади вазгыятькә һәм югары дәрәҗәдәге большевиклар арасындагы каршылыкларга караган мәгълүматлар шактый еш күренә. «Истикъләл» газетасы үзенең 1919 елгы 9 гыйнвар санында басылган «Русия Ленин идарәсе астында» исемле язманы Һолландиянең Петроградтагы илчесенең чыгышына таянып әзерли. Мәкаләдә иҗтимагый сыйныфларның торышы, ачлык һәм михнәт турында языла.

«Галәмдар» газетасының 1919 ел, 24 июль, 24, 28 һәм 29 октябрь саннарында большевикларның хәрби уңышсызлыгын, акгвардиячеләрнең исә уңышларын тасвирлаган антибольшевистик хәбәрләр урын ала. 7 ноябрьдә «Төрек Йорты» журналында большевикларның инкыйлаб судлары хакында хәбәр басыла. «Йенигүн»дә исә (16 ноябрь саны) Дәүләт Думасының элекке әгъзасы, Рус социалистик партияләр берлеге рәисе Григорий Алексинский белән әңгәмә урнаштырыла. Бу әңгәмәне төрек журналистикасының шактый ук зур уңышы дип бәяләргә мөмкин.

1920 елда Госманлы дәүләте тулысынча Антанта дәүләтләре контроле астына керә, Русиядә эчке сугыш ялкыны әле сүнми. Бу вакытта госманлы матбугаты Русия эчендәге вакыйгаларны яктыртуга аз урын бирә, ләкин, икенче яктан, Төркиянең милли көчләренә булышлык иткән большевиклар хөкүмәте белән кызыксынуын яшерми. Польша белән Русия арасындагы сугыш турында да хәбәрләр бирелеп тора.

Шуннан соңгы айларда төрек газеталарында большевиклар ирешкән уңышлар турында хәбәрләр бөтенләй диярлек күренми, чөнки Антанта дәүләтләре урнаштырган цензура режимы тагын да катылана. Ниһаять, 1920 елның 6 апрелендә Анадолуда (Анатолиядә) «Анадолу агентлыгы» исемле мәгълүмат оешмасы төзелә, шулай итеп, Антантага каршы көрәшүче төрек көчләре үз мәгълүмат органына ия булалар. Билгеле ки, бу агентлык дөньяның һәр төбәгенә хәбәрчеләрен юллый алмый, бюджеты да мактанырлык булмый, әмма ул еллардагы юклык һәм сугыш шартларын игътибарга алганда, аның әһәмиятенең зурлыгы тагын да аңлашыла төшә.

«Анадолу агентлыгы»ннан тыш, «Ачык сүз» һәм «Анадолуда йени гүн» газеталары чыга башлый. Мәсәлән, «Ачык сүз»нең 1920 елгы 6 март санында, «Debat» исемле француз газетасыннан алынып, «Анадолуда милли хәрәкәт һәм большевик­лар» дигән материал урнаштырыла. Анда большевиклар белән милли азатлык өчен көрәшүчеләр арасында хезмәттәшлек ихтималы турында языла.

«Анадолуда йени гүн» газетасының беренче саны 1920 елның 9 августында Әхмәт Әмин (Йалман) редакторлыгында Әнкарада дөнья күрә. 18 августта газетада «Үзәк Аурупада большевиклар хәрәкәте ничек үсә» исемле хәбәрдә большевикларның уңышлары бәян ителә. «Йени гүн»дә моның ише материаллар август буе басылып килә. Шундыйлардан, күренекле большевик, Кызыл Армияне оештыручы Троцкийның 1920 елның 1-8 сентябрендә Бакуда үткәрелгән Беренче Шәрекъ халыклары корылтаенда нотык сөйләве, нотыгын тәмамлагач, бик каты алкышлануы турындагысы дикъкатькә лаек. 5 октябрьдә «Хакимияте миллийә» газетасы «Большевик сәфарәте» дигән язмада Әнкарада Совет илчелеге ачылу хәбәрен бирә.

Истанбул матбугатында һаман әле большевикларның проблемалары һәм уңышсызлыклары турында язылса да, аларның җиңүенә «җанлы» дәлилләр булып, Истанбулга килә башлаган рус мөһаҗирләре хакындагы хәбәрләргә дә урын бирелә башлый. «Икъдам» газетасының 1920 ел, 19 ноябрь санындагы бер язмада «рус мөһаҗирләре белән тулган 35 пароход Истанбул бухтасында тора, тагын 11 мең мөһаҗир килер дип көтелә», дип языла. Шул ук газетада Якуп Кадри (Караосман­оглу) «70 мең мөһаҗир»нең киләчәген белдерә. «Пәяме сабах»та «рус мөһаҗирләре агылып килә. Кичә бухтабызга 10 меңе килеп җитте»,дигән хәбәр басыла. Ун көн узганның соңында «Вакыт» газетасы «100 меңнән артык рус күчкене [Кырымдагы акгвардияче гаскәрнең яубашчысы генерал] Врангель «рубльләре» белән килделәр», дигән яңалыкны белдерә.

1920 елның 23 апрелендә Әнкарада Төркия Бөек милләт мәҗлесе ачыла, Госманлы хөкүмәте вәкилләре исә 10 августта Севр килешүенә кул куялар. Үзгәчә әйткәндә, төрек сәясәтчеләре ике лагерьга бүленә: бер якта Севр килешүе шартларын танымаган Мостафа Кәмал җитәкчелегендәге халык булса, икенчесенә дошман басып алган Тракия төбәгендә яшәп, Истанбул хөкүмәтенә буйсынган төрекләр эләгә.

1918 елның 13 ноябрендә басып алынган Истанбул бары тик 5 ел диярлек вакыт үткәч, 1923 елның 6 октябрендә генә азат ителә. Измир һәм аның тирә-юне исә 1919 елның 15 маенда оккупацияләнә һәм 3 елдан соң, 1922 елның 9 сентябрендә ирек ала.

1921 елда Совет хөкүмәте эчке сугыштан җиңүче булып чыга һәм Төркия җөмһүрияте белән рәсми мөнәсәбәтләр төзүгә керешә. Шул вакытта Мәскәү ярдәм күрсәткән Төркия Коммунистлары фиркасе һәм аның юлбашчысы Мос­тафа Сөбхи Истанбулда да, Анадолуда да үзләренә тарафдарлар эзләп табарга тырыша.

Әнкара хөкүмәте, большевиклар булышлыгына өмет итеп, 1921 елда Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен шактый активлаштыра төшә. 28 июньдә «Анадолуда йени гүн»дә СССР илчесенең Әнкарада ышанычнамә (верительная грамота) тапшыруы турындагы хәбәр, Ленин һәм Мостафа Кәмал портретлары бирелеп, киң урын ала. Шул ук газетаның 11 июль санында Троцкийны кулга алу турында языла. Тагын бер көннән соң аның битләрендә «Төркия белән Русия арасындагы кардәшлек һәм тынычлык шартнамәсе» Бөек милләт мәҗлесендә тавыш күпчелеге һәм алкышлар белән кабул ителде», дигән хәбәр басыла.

Истанбул газеталарыннан «Вакыт»та 30 августта русларның Инеболу һәм Самсун бухталарына 30 очкыч, 250 йөк аты, туплар, снарядлар, телефоннар һәм башка кирәк-ярак китергәннәрен яза. Шулай итеп, ул большевикларның Анадолу гыйсъянчыларына ярдәм күрсәтүен фаш итә булып чыга.

«Анадолуда йени гүн» газетасының 14 һәм 21 декабрь саннарындагы «иптәш» Фрунзе Әнкарага килеп ТБММдә чыгыш ясады һәм тыңлаучылар тарафыннан бик каты алкышланды, дигән хәбәре аеруча игътибарга лаек. Күрәсең, ул вакытта әле большевикларның Анатолиядә идеологияләрен тарату һәм төрекләрне үзләренә тарафдар итү буенча эшчәнлеге Әнкара белән Мәскәү арасын бозып өлгермәгән була. Әнкара хөкүмәте Русиянең матди һәм хәрби ярдәменә мохтаҗ була, чөнки ансыз гына грек гаскәрен җиңү икеле күренә. Ләкин Мостафа Кәмал белән иптәшләренең большевизмга мөнәсәбәтләре һич тә уңай булмый. Алга таба Мостафа Сөбхи тирәсендәге вакыйгалар нәкъ шуны исбатлаячак әле.

Баштарак Истанбул журналистлары исламият белән коммунизм арасында уртак нокталар табарга тырыша, әмма күп тә үтми, мондый иҗтиһадтан баш тарта.

Хәзерге Башкортстан Республикасының башкаласы Уфада 1917 елда төзелгән «Эчке Русия һәм Себер мөселман төрки-татарлары Милләт мәҗлесе» рәисе Сад­ри Максудиның Париждагы «Le Temps» газетасы журналисты белән әңгәмәсе 1921 елның 29 апрелендә басыла. Бу әңгәмә 4 майда «Вакыт» газетасында һәм «Сәбилеррәшад» журналының майда чыккан 481 санында төрек теленә тәрҗемә ителеп бирелә. Максуди анда, аерым алганда, болай ди: «…мин мөселманнар большевикларны кабул итәрләр, дип уйламыйм… Моның, ягъни большевикларның мөселманнар тарафыннан сөелмәве дәлиле – аларның бөтен губерналарда да большевикларга каршы торулары, аларга баш имәүләре».

«Сәбилеррәшад»ның шул ук санында ТБММ депутаты Хуҗа Шүкрүнең «Мөселманлык белән коммунистлык бер-берсен алыштыра аламы?» дигән мәкаләсе басыла. Ул мондый сүзләр белән башлана: «Юлдан чыгып, адашып йөрүче эшлексез сөрхәнтәй Мостафа Сөбхи һәм кулдашларының алдашуларына диндәшләребез ышанмасын иде! Шуның өчен коммунистлык белән исламият нигезләре турында язуны үзебезнең бурычыбыз дип беләбез».

Икенче яктан, большевиклар хөкүмәте белән Төркия хөкүмәте арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаша. Төркиягә Советлардан шактый ук микъдарда корал, төрле хәрби җиһазлар һәм матди ярдәм килә. 1920 елның мартында башланган ярдәм акцияләренең өченчесе башкарылу нәтиҗәсендә 8 сентябрьдә Трабзон портына алты әрҗә корал, 9 сентябрьдә 1 миллион алтын тәңкә һәм 17 сентябрьдә 1,5 миллион алтын тәңкә китерелә.

Ул арада Мостафа Сөбхи иптәшләре белән Карс шәһәре аша Төркиягә килә, шул сәбәпле, Төркия Бөек милләт мәҗлесендә коммунизм мәсьәләсе буенча яшерен утырыш оештырыла. Төркия Коммунистлар фиркасе һәм яшел армия турында шик- шөбһәләр арта, 1921 елның 27 гыйнварында коммунистлар кулга алына, алар арасында Зиннәтулла Нуширәван да була. Коммунистларның басма органы «Әмәк» газетасы яптырыла. Әнкара хөкүмәтенең эчке эшләр министры урынбасары Аднан Бәй Әрзерум вәлиенә (губернаторына) коммунизмга ничек караулары турында сорап телеграмма җибәргәч, вәли: «Мостафа Сөбхи куылды. Төркия Коммунистлары партиясе таркала башлаганына күрә, коткычылыкның сәбәбе юкка чыкты. Тыныч булыгыз!» –. дип, аңа җавап юллый. Бөтен бу вакыйгалар Әнкара хөкүмәтенең Советлар белән хезмәттәшлек кылырга мәҗбүр булуын, ләкин коммунистик идеологиянең Төркиядә җәелүенә каршы чыгуын күрсәтә иде.

1921 елның февралендә Төркиянең Мәскәүдәге беренче илчесе Али Фуат паша һәм Мәскәүнең Төркиядәге тәүге илчесе Буду Мдивани вазыйфаларын башкара башлый. Шул ук айда Мәскәүдә 1920 елның 24 августында расланган шартнамә нигезендә рәсми сөйләшүләр башлана. 1921 елның 16 мартында Төркия белән СССР арасында дуслык һәм ярдәм килешүе имзалана. Әнкара хөкүмәте өчен бу зур бер уңыш була, чөнки Азәрбәйҗан белән Грузия кебек совет химаясендәге хөкүмәтләрдән башка яңа Төрек хөкүмәтен таныган һәм аңа булышлык иткән бүтән зур мәмләкәт булмый. Антанта дәүләтләре патша Русиясен кабат торгызырга теләсәләр дә, уңышка ирешә алмыйлар. Коммунистик идеологияне үзенә сеңдергән Яңа Төрек хөкүмәтенең Советларның көченә таянуы, аның белән якынлашу сәясәте Көнбатыш илләрен тирән уйга калдыра.

1921 елның апрелендә Инеболу һәм Гиресун бухталарына корал төялгән совет кораблары килә. Мондый ярдәм күрсәтү төрле юллар белән дәвам итә. Апрель аеның ахырында Төрек хөкүмәте вәкиле Йосыф Кәмал бәйгә Мәскәүдә 4 миллион алтын тәңкә бирелә.

Башка илләрдән ярдәм алу мөмкинлеге булмаган Әнкара хөкүмәте өчен Мәскәүнең бу булышлыгы гаять әһәмиятле була. Мәскәүнең позициясенә килгәндә исә, ул, ярдәм күрсәтүне дәвам иттереп, Төркиянең совет режимын кабул кылуына исәп тота. Икенче тарафтан Төркиянең көнбатыш илләренә каршы булуын яхшы белеп, аны үзенең берлектәше (союзнигы) итеп саный.

Төрекчәдән Рәшид Кадыйров тәрҗемәсе.

Комментарий язарга