Латәкә

Латыйф Габделхәй улы Хәмиди 1906 елның 17 июлендә Казан губерна­сының Зөя өязе Кошман волостеның Бүәле авылында (хәзер Кайбыч районына керә) дөньяга килә. Әтисе Габделхәй ага, эш эзләп, Россиянең төрле төбәкләренә чыгып китә, Кавказ, Урта Азия якларында була, Донбасс шах­та­ларында күмер чаба. Ә 1913 елда исә, гаиләсен алып, Сәмәрканд ти­рәсендәге Кәттә Курган каласына барып төпләнә. Җиде яшьлек Латыйф мәктәпкә укырга керә. Ул аеруча җыр дәресләрен ярата. Аны мандолинада уйнарга өйрәткән беренче укытучысы Гыймади Тимербулатов була. Озак­ламый Кәттә Курганда балалар өчен музыка мәктәбе дә ачыла, Латыйф фортепиано һәм скрипка классларына йөри.

атыйф Хәмиди 1926 елда Ташкенттагы азчылык төрки милләтләрнең мәгариф институтын тәмамлый. Уку дәверендә үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, халык уен кораллары оркестрында мандолинада уйный. Биредә укыганда ул Муса Җәлил сүзләренә «Беренче вальс» («Уңыш җыры») һәм «Күңелле яшьләр» маршы кебек тәүге әсәрләрен иҗат итә. Аларның кыйммәте янә шунда: болар – татар музыка сәнгатендә иң беренче вальс һәм иң беренче марш! Иҗат эше белән канатланган егет, музыкаль белемен тирәнәйтү ниятеннән, башта Беренче Мәскәү музыка техникумының теория-композиторлык факультетын, аннары исә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясен тәмамлый.

Латыйф Хәмиди истәлегенә чыккан марка

Болары – соңрак булган хәлләр. Хәзер исә Латыйф Хәмидинең, композитор Солтан Габәши киңәшен тотып, Казанга кайтуын бәян кыласым килә. Егетнең иң зур хыялы – композитор булу. Әмма Казан музыка училищесында композиторлык бүлеге юк икән. Ул училищеның виолончель классына укырга керә, шул ук вакытта педагогика техникумының үзешчән сәнгать түгәрәгендә, «Музыкаль салон»да җырчыларга көй уйный. Шундый әдәби-музыкаль кичәләрнең берсендә Латыйф Муса Җәлил белән таныша. Аларның дусларча аралашуы шагыйрь фронтка киткәнчегә кадәр дәвам итә…

Латыйф Хәмиди Казакъстан, казакъ музыкасы белән Казаннан Ташкентка килгәч, татар яшьләре «Зәңгәр күлмәк» ансамблен оештыргач таныша. Аңа ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм пианист вазыйфасын тапшыралар. Ансамбльнең Казакъстанга гастрольләре вакытында Л.Хәмиди казакъ сәнгатенә, музыкасына гашыйк була, аның аһәңнәрен, үзенчәлекләрен җитди рәвештә өйрәнә, үзләштерә. Композиторның иҗаты киләчәктә күпкырлы вә күптөсмерле булып, казакъ һәм татар аһәңнәрен, пентатоникага нигезләнеп, чын, табигый тере образлар ярдәмендә үстерә барачак. Казакъстанга тәүге сәфәрләреннән алган тәэссоратлары аңа «Таң», «Курдай таулары» исемле әсәрләрен язарга илһам бирә.

***

Латыйф Хәмидине 1933 елда Алма-Атага Казакъ драма театрының музыка бүлеген җитәкләргә чакыралар. Биредә ул спектакльләргә көй яза. Думбыра һәм кубызда уйнау өчен әсәрләр иҗат итә. Бер үк вакытта радиокомитетта да эшли, оркестр һәм хор өчен музыкаль язмалар әзерли. Күренекле музыка белгече Александр Затаевичның «Казакъстан татарларының илле җыры» китабының фәнни мөхәррире була.

1936 елда Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оештырыла һәм, югары музыкаль белем алу форсатын ычкындырмаска теләп, Латыйф Габделхәй улы Мәскәүгә юл тота. Әлеге студиядә укыганда ул Нәҗип Җиһанов белән таныша. Алар бер-берсен бер күрүдә аңлыйлар, хөрмәт итә башлыйлар. Ләкин бу дуслык, минемчә, гаять үзенчәлекле була. Хикмәт аларның холкында гына түгел, ә бәлки… әсәрләренең «холкында», үзгәлегендәдер. Нәҗип ага зур күләмле, классик әсәрләр язуга тартыла. Ул опера, балет, симфонияләр (8 опера, 3 балет, 17 симфония, симфоник поэмалар, увертюралар, сюиталар, инструменталь камера әсәрләре, фортепиано өчен пьесалар һәм… бик аз җырлар) иҗат итә. Латыйф ага исә, «Абай»дан тыш, янә өч опера, 1 оперетта, 12 драма спектакленә көй, 5 кинофильмга көй, 20дән артык инструменталь әсәр һәм… татар, казакъ, башкорт вә үзбәк халкы өчен йөздән артык (!) җыр яза, бәгъзе композиторларның 200гә якын җырын музыкаль яктан эшкәртеп, камилләштереп бирә! Аның «Казакъ вальсы» (1940) белән «Былбыл» (1945) җыры гына да ни тора – кабатланмас моңлы вә аһәңле бу шаһәсәрләр төркиләр яшәгәндә гел яшәр!

***

…Шулай бер тапкыр мин Нәҗип агадан, мәшһүрлеген дә күз уңында тотып, җыр язуын үтендем. Агам* миңа болай дип җавап бирде: «Җыр белән опера – икесе ике төрле жанр. Мин исә опера һәм симфония язуны мәслихәт күрәм». «Нәҗип ага, ә менә Джузеппе Вердиның «Травиата» операсындагы герцог ариясе, үзе бер аерым җырга әверелеп, хәзер бөтен дөньяда җырлана лабаса, дистәләгән телләрдә! Евгений Брусиловскийның «Кыз җибек» операсы исә казакъ халык җырларыннан «тукылган», – дидем мин, Латыйф Хәмидинең «Абай» операсыннан Абай ариясен дә искә төшердем. – Ул арияне СССРның халык артистлары Ришат Абдуллин белән Ермәк Серкебаев башкаруында татары да, казагы да, урысы да рәхәтләнеп тыңлый, хәтта кушылып җырлыйлар да!» «Язсын җырларын, бәлки аларны операларга да кертерләр… – диде Нәҗип ага. – Әмма мин Латыйфның, үз талантын әрәм итмичә, җитди темаларга күләмле әсәрләр язуын телим». Әлеге ике бөек шәхеснең бер-берсен аңламавында кешелек мөнәсәбәтләре түгел, ә бәлки шушы иҗат хасияте ята иде, минемчә. Бу җәһәттән Латыйф ага белән бер очрашу вакыйгасын да искә төшереп китим инде. Шулай беркөнне мәктәптә укучы улым Искәндәр белән, алдан телефоннан шылтыратып килешеп, Латыйф агаларның өенә киттек. Аның хәләл җефете Хәдичә апа белән дә яхшы таныш, чөнки ул Беренче Алма-Ата инфекция клиник хастаханәсендә табибә булып эшли иде. Хуҗабикә безне табынга дәште. Чәй эчкән арада мин композитордан улымның музыкаль сәләтен ачыклавын үтендем, чөнки аны фортепиано буенча музыка классына бирергә ният бар иде. Малайның берничә аккорд уйнавыннан соң, ул: «Ай-һай, егеттән музыкант чыгармы икән…» – дигән сыманрак фикерен әйтте. Мин исә, кыюланып китеп, бер җыр җырладым:

«Әйлән-бәйлән килә матур кызлар,

Гармунчылар сыза гармунын.

Яшь егетләр өзеп сызгыралар,

Яңгыратып Идел буйларын».

Латыйф агай: «Морат, каян беләсең син бу җырны?!» – димәсенме. «Мәктәптә укыганда әни өйрәтте, – дим. – Ул бит татар мәктәбендә башта укытучы, аннары директор булып эшләде. Бөтен фәннәр дә татарча укытыла иде бит…» «Морат, бу бит – мин язган җыр, менә сиңа вәйт, казакъ җиренең бер районында татарча җыр дәресендә җырласыннар әле…» – диде ул, елмаеп. Әйе, композитор Латыйф Хәмидинең җырларын халык (татары, үзбәге, казагы) яратып тыңлый да, рәхәтләнеп җырлый да иде.

***

Казакъстанда яшәп иҗат итсә дә, Латыйф Хәмиди һәрдаим туган ягын, Казанын сагына, бер кайтырмын, дип хыяллана. Ниһаять, 1938 елның җәй башында, Мәскәү консерваториясен тәмамлагач та, ул Казанга юл ала. Инде чын мәгънәсендә һөнәри җитлеккән, җырлары белән дә дан казанган композиторны, ни кызганыч, Казан колач җәеп каршы алмый. Республиканың (ул чактагы ТАССР) Мәдәният министрлыгындагы (ул чактагы наркомат) бер чиновник кисәге белән мондый эчтәлектәге әңгәмә була:

– Син кем?

– Мин – композитор.

– Нигә килдең?

– Мәскәү консерваториясен тәмамладым. Туган ягымда эшлисем килә. Туган халкыма эшлисем килә.

– Гармунда уйный беләсеңме?

– Юк, уйный белмим. Мин – композитор.

– Гармунда да уйный белмәгәч, нигә килдең монда?!

Менә шулай итеп, Латыйф Хәмидинең Казанга юлы киселә. Югыйсә, «Казакъ вальсы»ның «Татар вальсы» булуы да бик ихтимал иде бит. 1945 елда Казакъстанның Дәүләт гимнын язачак гаять талантлы, хәтта бөек аһәңсазыбыз, әнә шулай, чит булмаса да, үзгә милләткә хезмәт итә башлый.

Латыйф ага Казакъстанны бик ярата иде. Хезмәтеңне, иҗатыңны, шәхес буларак үзеңне хөрмәтлиләр вә лаеклы бәя бирәләр икән, аларны ничек яратмыйсың, ди инде, йә?!

Казакъларда бик күркәм бер гадәт бар – хөрмәт иткән кешеңә олылап эндәшү гадәте ул. Мәсәлән, Солтанга – Солтәкә, Динмөхәммәткә – Динәкә, Габдерахманга – Габәкә һ.б. Латыйф ага Хәмидигә Казакъстанда һәммәсе дә – олысы да, кечесе дә Латәкә дип эндәшә иде.

Комментарий язарга