Кәче Иле

Кәче Иле, Хисмәт һәм Габделҗаббар авыллары. Казый Иле, Чура Иле, Тимерче Иле, Чыпчык Иле, Кәче Иле, Дәрвиш Иле кебек борынгы зур авыллар Казансу буенда урнашкан. Моның сәбәбе – үзара бәйләнешнең су юлы яки таулы елга ярлары буйлап салынган сукмак-юллар аша башкарылуында. Кәче Иле белән Иске Казанны Казансуның таулы уң як яры буйлап узучы җәяүле сукмак һәм ат юлы да тоташтырган. Бу юл безнең авылдагы Шамгал тавы буйлап та узган, аның эзләрен хәзер дә күрергә мөмкин.

Хәрәкәт өчен уңайлы җир булудан кала, әүвәлге кешеләр авылларга урынны чишмә, уңдырышлы елга үзәннәреннән, качу-ышыклану өчен җайлы һәм бер үк вакытта киек җәнлекләргә, җиләк-җимешкә бай урман-куаклык яныннан сайлаганын да онытмаска кирәк. Бу җир язгы сулардан өстәрәк һәм, күп очракта, кояш карый торган сөзәк тау битләрендә булгандыр.

Кишмәт, Абҗабар һәм Казансуга терәлеп үк торган Кәче Иле өчен дә бабаларыбыз гаять уңайлы урын сайлаган. Шуны да искәртик: Кишмәт һәм Абҗабар кебек урыс авыллары урынында Казан ханлыгы чорында татарлар яшәгән. «Ул авылларның атамалары Хисмәт һәм Габделҗаббар исемнәреннән ясалган», – диләр иде бабайлар. Әлеге җирләрдә гарәп язулы борынгы кабер ташлары табылу да шул турыда сөйли. Калын, яссы ташларны, әзер төзү материалы буларак, урыслар өй фундаментларын салганда кулланган. Мәсәлән, Абҗабар авылы читендә, Түбән Аты авылы ягында яшәгән умартачы урыс карты, бер кабер ташын алып, йортының кайсыдыр җиренә яраклаштырган булган да Казан галимнәре кайтып, борынгы ядкәрне кире урынына куйдырган, дигән сүзләр йөрде безнең балачакта. Шул ук умартачы картның сөйләвенә караганда, һәр елда бәрәңге бакчасыннан кеше сөякләре чыккалаган. Әлбәттә, аларның борынгы бабаларыбыз сөякләре булуы бернинди шик уятмый.

Кишмәт татар зираты өстендә үк утырган, ә татар авылы бераз өстәрәк булган, диләр. Анда яшәүчеләр дә бәрәңге бакчасыннан кеше сөякләре чыгуы турында сөйли иде. Мәсәлән, Кишмәт авылында яшәүче бер кеше (исемен дә әйтергә була) гарәп язулы кабер ташын терлек абзары почмагынамы яки өенә керү юлынамы салган. Казан галимнәре кайтып, аны да кире урынына куйдырган, дигән сүз бар. Археолог Равил Фәхретдинов та: «Кишмәт авылының нәкъ уртасында Казан ханлыгы чорының кабер ташы сакланган», – дип яза. Кызганыч, мал табибы Василий Иванович Карягин йорты каршындагы бу таш та, археологик ядкәрләр исемлегенә кертелүгә карамастан, вакытлар узу белән билгесез сәбәпләр аркасында юкка чыккан. Биредә кайчандыр зират булганын кабер урыннарыннан гына чамаларга мөмкин.

Кәче күршесендәге Бужа (Боҗа), Чулпан, Чүриле (Чура Иле) кебек борынгы татар авыллары да Казансу буенда, ләкин алар елганың сөзәк ягында, сул ярдан бераз өстәрәк, уңдырышлы кара туфраклы тигезлектә урнашкан. 1552 елда Казан яулап алынганнан соң, Казансу буендагы күп кенә татар авыллары бушап кала һәм алардан калган уңдырышлы җирләргә урыс алпавытлары, качкын крестьяннар килеп төпләнә. Явыз Иван гаскәриләре тарафыннан якындагы Арча каласы алынган вакытта һәм күрше-тирәдәге халык кырылганда, соңрак чукындырылганда да Кәче Иленең татар авылы буларак сакланып калуы гаҗәп күренеш. Хәзерге вакытта Бужа, Чулпан, Чүрилеләр (бу авыллар хәзер татарлашып бара) Арча шәһәренә якын булу һәм олы юл өстендә урнашу сәбәпле генә көн күрсә, Кәче күршесендәге Абҗабар һәм Кишмәтнең авыл буларак юкка чыгуына инде берничә ел.

Кәчегә кайчан нигез салынган?

 1602-1603 еллардагы җан исәбен алу кенәгәсендә Казансу Каячий елгасы, дип язылган. Шуңа нигезләнеп булса кирәк, «Татар энциклопедиясе»ндә Кәче авылының нәкъ менә шул еллардан мәгълүм икәнлеге күрсәтелә. Әмма без бу фикер белән һич кенә дә килешмибез.

Кәче Е.И.Чернышевның тарихчыларга яхшы мәгълүм булган «Селения Казанского ханства (по писцовым книгам)» мәкаләсендә Арча юлы өстендәге авыллар белән бергә телгә алына. Шуннан өзек китерик: «Если направляться вверх по Казанке, то первым населенным пунктом ее были две деревни Кульсеитова, Бурнашева, три деревни Шапши, дер. Ямучино и пустошь Шапша, Кабиковская. Далее следует деревни Клетни, Ямашурма, Ащерма, Сосмаги, Урмат, Куркачи. За ними дер. Иски Казань, Камаева, Чурилино, Бурнаш, Урсек, Бужа, Чулпаново, Качклня и Хайван. Все эти деревни расположены по левому берегу р.Казанки до гор. Арск». Мәкаләнең азагындагы «Список населенных мест периода Казанского ханства» дигән кушымтада исә авылыбыз «Кичель-Качелина, дер., Ар.д.» дип язылган.

Хисаметдин әл-Мөслими әл-Болгариның «Тәварихы Болгарийа» китабына мөрәҗәгать итик. Анда 1478-1487 елларда Казан белән идарә иткән Илһам хан һәм вәзирләренең Казансу башындагы Иштирәк Байтирәк углы, Курсадагы Гадел Әбдәл углы, Кәче Илендәге Зөлмөхәммәт хаҗи Мөхәррәм углы һәм башка авыллардагы изгеләрнең каберләрен зиярәт итүе турында язылган. Зөлмөхәммәт хаҗиның кабере авылыбызның борынгы өлешендә, Казансуның уң ярындагы зиратта яки якын-тирәдәге башка каберлектә булган, дип уйлыйбыз.

Казан ханлыгында Кәче Иленең булуын 1548 елгы вакыйгаларны сурәтләгән «Хаҗи Гәрәй» дастаны да ачык дәлилли. Шуннан бер өзек китерик: «Сәнә 954 җөмади әл-ахир аенда Солтан Илендә Солтан Гали углы Колчура башлык, Уймас Иленең Балтач бай бер ун кеше, Кәче Иленең Кушай оста бер ун кеше, Сәрдә Иленең Кылый Гали бай бер ун кеше, Чыпчык Иленең Ямгурчы билә Карил Курт бер ун кеше, Шабша Иленең Җан-җура бәк бер ун кеше, Вәнтә Иле белән Нурма Иленең Колурус, дагый Галикә бер ун кеше, Шәехзадә Иленең Кулуш мирза бер ун кеше, дагый бер ун ак чура, Туртөйле кибәк җирмеш Мөхәммәтбик бер ун кеше, Иске Йортның Ядкяр бай, Касыйм сәет бай бер ун кеше, Кара Дәүләт Иленең Кунак оста бер ун кеше, Хәерби Иленең Хафиз бер ун кеше, Кара Гайшәнең Тушанак бер ун кеше, Тимерче Иленең оста углы Нугай бер ун кеше – бу кем ирсәләр Хаҗи Гәрәй ханны падишаһлыкка алып килеп хан ясадылар». Язмадан Кәче Иленнән ун кешедән торган гаскәри берәмлек тупланганы, гаскәрбашы, ягъни унбашы булып Кушай оста сайланганы ачык аңлашыла.

Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» исемле мәшһүр хезмәтендә Иванай бине Усай турында: «Казан төбәгендә Кәче авылында имам вә мөдәррис булып, 1100/1689 елларда вафат иткән. Казан якларында нәселе күп. Мәшһүр Юныс әфәнде бу затның угылы булган», – дип яза. Ш.Мәрҗани мәшһүр имамның нәсел шәҗәрәсен дә искә ала: «Иванай бине Габделхаликъ бине Шаһнәсәб бине Габделкадыйр бине Габделкәрим бине Габдеррәхим бине Габделмәннан бине Габдулла бине Мәсгудь бине Әбүзәр. Безнең гасырыбыздагы токымының гөманына караганда, нәсел-нәсәпләренең җеп очы изге сәхабәләрдән булган Әбүзәр әл-Гаффарига барып тоташа». Кабер ташы турында болай дип яза: «Бу вакытта Кәчедә Фулад бай дигән бер кеше була. Ахун һәм әлеге бай, яңа каберлек билгеләнгәч: «Кайсыбыз элек вафат булса да, шул яңа каберлекктә җирләргә», – дип, үзара килешкәннәр һәм икәве дә бер ел эчендә бер-бер артлы вафат булып, шул каберлектә күмелгәннәр. Каберләренә таш куелган, исемнәре, туу һәм вафатларының тарихлары язылган. Фулад байның 1101 (1689) елда вафат булганлыгы куелган ташыннан ачык билгеле булып тора. Әмма Иванай хафизның ташы искергән, вафаты 1100 (1689) елда микән, әллә 1102 (1690) елдамы дигән шик туа».  Иванай шәҗәрәсендә буыннар саны – 9. Кәчедә Ш.Мәрҗанигә мәгълүм кабер ташы 1689 елда куелганын искә алсак, Әбүзәр 1460 нчы елларда, ягъни Казан ханлыгы заманында Кәчедә яшәгән кеше булып чыга. Әмма аның чит төбәктән күчеп килгән булу ихтималын да инкарь итә алмыйбыз. Шунысы игътибарга лаек: Юныс бине Иванай (Иманай) әл-Кәчевинең нәсел вәкилләре әле бүген дә Башкортстандагы Кирдәс авылында яши икән. Күптән түгел генә Юныс бабасының эзләре буйлап унтугызынчы буын оныгы – Әхтәр Мәгазь улы Гайсин Кәчегә килеп, зиратта, Хәсәншәех җирлегендә булды һәм безгә үзе язган «Максют Юнусов и его потомки» китабын бүләк итте.

«Татар энциклопедиясе»ндә күрсәтелгән дата белән килешмичә, без Энциклопедия институтының төбәкләр тарихы бүлеге җитәкчесе Айдар Ногмановка хат яздык. Менә аның җавабы: «По моему мнению, даже дата 1602-1603 гг. в Татарской энцик­лопедии слишком удревнена. Просмотрел источники 16-17 веков. Самое раннее упоминание о Качелино (в источнике Качелня) встречается в Переписной книге Арской дороги Казанского уезда 1678 г. Судя по книге, деревня была основана на несколько десятилетий раньше, т.к. пострадала во время эпидемии чумы 1650-х гг. Самый ранний надгробный камень на сельском кладбище датирован 1684/1685 г. Я предполагаю, что нынешнее Качелино возникло не раньше 1640-х гг., но на него могли наложиться исторические предания более раннего времени».

Әлбәттә, бу җавап та мине канәгатьләндермәде. Якын-тирәдәге иң кечкенә авыллардан саналган, бер урамлы Боҗа авылы да Казан ханлыгы чорында билгеле булганда, аңа караганда өч-дүрт мәртәбә зуррак, шул ук вакытта Казансуның уң ярындагы шактый уңайлы, күп чишмәле, зур болынлыклары, уңдырышлы туфрагы булган Кәче Иле ничек инде бу заманда булмасын ди?!

Кызганыч, Илһам хан вәзирләре белән зиярәт кылган Зөлмөхәммәт хаҗи Мөхәррәм углы каберенә һәм 1689 елда вафат булган Фулад бай, 1689-1690 елда бакый дөньяга күчкән Иванай хафизга куелган кабер ташлары хәзерге көнгә кадәр сакланмаган. Фулад бай һәм Иванай хафизлар җирләнгән яңа зиратның өске, уң почмагында тагын бер кабер ташы булуын мин дә хәтерлим. Аны мәрхүм укытучы Юныс абый Дәүләтшин: «Бу кабер ташы мулла каберенеке. 1530 нчы елда җирләнде», – дип укыганы исемдә. Димәк, әлеге каберләрне искә алып кына да Кәче авылының Казан алынганчыга кадәр булганлыгы турында әйтә алыр идек. Кабер ташлары сакланмаса да, авылның иң әүвәлге урынындагы, Казансуның уң ярындагы зиратны тагын да борынгырак булган, дип гөман кылырга да нигез бар. Кызганыч, кабер ташлары бүгенгә кадәр сакланмау сәбәпле, андагы мәгълүматны тарихи чыганак буларак файдаланып булмый.

Хәзерге вакытта Кәче авылының яңа зиратындагы иң борынгы ташъязма 1685 елда вафат булган Корбан углы Сарбай каберенә куелган. Бу тарихи таш Казан-Арча юлы читендә, зират коймасына терәлеп үк тора. Ядкәр элекке эпиграфик традицияләр нигезендә эшләнү сәбәпле, Кәчедә әүвәлгерәк чорларда, ягъни Казан ханлыгы дәверендә дә шуңа охшашлы ташлар булганлыгы шик уятмый.

Сакланып калган язма чыганаклар һәм элек булып та хәзерге көндә юкка чыккан кабер ташы материалларына нигезләнеп, Кәче XVгасырның икенче яртысыннан ук, ягъни Казан ханлыгында билгеле авыллардан булган, дип уйларга тулы җирлек бар.

Бабайлар сүзе һәм безнең фараз

Археолог Равил Фәхретдиновның Казан артына оештырган археологик эзләнүләре вакытында Кәче авылы яныннан болгар чорына нисбәтле чүлмәк ватык­лары табыла. Археологик әдәбиятта, болгар чорына, ягъни XII гасырга нисбәтле Боҗа, Чүриле авыллары белән бергә, «Качелинское местонахождение»нең дә булуы турында әйтелә. Бәлки, чыннан да, Кәче болгар чорыннан ук яшәп килгәндер. Бу фикерне дә исбатлап карыйк.

Болгар дәүләте исламны рәсми кабул иткән 922 елдан соң, динне тарату өчен, Казан арты, хәзерге Арча-Балтач төбәгенә гарәп сәхабәләреннән гыйлем алган тәбигыйннар – Хәсән шәех Кадер углы, Балтач шәех Нәдер углы, Салавыч шәех Әбайдан углы, Исмәгыйль шәех Әбзан углының килүе риваятьләрдән мәгълүм. Алар тарафыннан Хәсәншәех, Балтач, Салавыч һәм Исмәил авылларына нигез салынган, имеш. Безнең Кәче белән Кишмәт авыллары арасында (авылдан 2-3 чакрымда), Казансу елгасы буендагы Шамгал тавы итәгендә «Хәсәншәех» дигән изге җир бар. Гарәбстан тарафыннан килеп, безнең яклардагы халыкны ислам диненә дәгъвәт кылып йөргән ике кешенең берсе әлеге тау итәгендә вафат булып, шунда ук җирләнгән, диләр иде бабайлар.

Кәчедә электән калган бер йола бар. Авылдашларыбыз ел саен җәй башында изге урын – Хәсәншәехтә нәфел намазы укып, корбан чала. Бу йола хәтта совет чорында да онытылмады. Хәсән шәех турындагы риваятьнең бабайлар хәтеренә сеңеп, буыннан-буынга сөйләнә килүе һәм кәчелеләрнең әлеге тарихи урын белән рухи бәйлелекне тоеп, әрвахларны хөрмәт белән искә алулары безнең авылның Болгар дәүләте чорында ук булуына ишарә түгелмени?!

Җәүдәт Нәзировның әйтүе буенча, «Хәсәншәех» җирлегендә сазлык астында калып юкка чыккан чишмәләр булган. Кишмәткә таба сузылган Шамгал тавы уртасыннан бераз югарыда да чишмә бар. Шул чишмә тирәсендә борынгы бабаларыбыз яшәп, Кәченең борынгы зираты да шунда булган, диләр. Юкка гына «Хәсәншәех» җирлеген «Йорт асты болыны» дип атамаганнар инде. «Йорт асты» яки «йорт өсте» дип, гадәттә авылның элегрәк урнашкан урынына әйтәләр. «Анда (ягъни «йорт астында») Касыйм дигән кеше яшәгәнен картлар хәтерли иде», – дип сөйләде безгә Җәүдәт абый. Рәфикъ Гайнетдинов та: «Болынлыкка төшкән тау юлының уң ягында бер йорт урыны барлыгын хәтерлим», – ди. Әйе, өлкәннәр сөйләве буенча, борынгы авыл шунда булып, узган гасырның башына кадәр анда кешеләр яшәгән. XVI гасырда яулап алынган төбәккә, шул ук Хисмәт һәм Габделҗаббар авылларына урыслар килеп төпләнә башлагач, мөселманнарның бер өлеше читкәрәк китеп, хәзерге Кәче белән кушылган булса кирәк.

 

Комментарий язарга