«Күңел дәфтәре»ндә ниләр бар?

2011 елның ахырында Татарстан китап нәшрияты Гомәр ага Бәшировның көндәлек язмаларын аерым китап итеп бастырып чыгарган иде. «Күңел дәфтәре» дип исемләнгән ул китапны олуг әдибебезнең улы Зөфәр Бәширов нәшриятка әзерләп биргән.Бу җыентыкка әдипнең биш калын дәфтәргә төрле елларда теркәп барган истәлек язмалары кергән. Беренче дәфтәрдәге беренче язма 1937 елның 13 февраленә карый. Бишенче дәфтәрдәге соңгы өч җөмләле язма 1999 елның май башында теркәлгән. Ә китапның соңгы битендәге соңгы җөмлә, Зөфәр кулы белән язылганы: «Әдип Гомәр Бәширов 1999 елның 7 май таңында вафат булды», – дигән сүзләр белән тәмамлана. Нәкъ шул көнне Гомәр агага 98 яшь тә 4 ай тулган була.

Бу җыентык белән таныштыру өлешендә Зөфәр Бәширов: «Көндәлекләр берникадәр кыскартылып бирелә», – дип белдерә. Китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре, олуг әдип белән кырык ел чамасы аралашып яшәгән Равил Фәйзуллин язган.

Безнең өлкән язучыларыбыз арасында көндәлек вакыйгалардан истә калырга тиешлерәкләрен «куен дәфтәренә» теркәп бару тәртибе яшәп килде. Шундый истәлек дәфтәрләренең Афзал Шамов, Госман Бакиров, Мирсәй Әмир, Гариф Ахунов, Нурихан Фәттах варислары кулында сакланганын беләм. Мәсәлән, бер очрашу вакытында Афзал ага андый истәлек язмаларын 1919 елдан яза башлаганын, Госман ага исә шул эшкә 1923 елда, Ятим балалар йортында тәрбияче вазыйфасын үтәгәндә керешкәнлеген сөйләгән иде. Өлкән буын әдипләреннән Шәриф Камалның да көндәлек дәфтәрләре булган. Ләкин, «буржуй Рәмиевләр белән якын мөнәсәбәттә торганлыгын чагылдырган урынннар теркәлгәнлектән, кызы Зәйнәпнең аны яшереп тотуын» әйткәләүчеләр булды.

Гариф Ахуновның җитди генә җыелышлар барышында да, куен дәфтәрен алга куеп, нидер язып утыруларын хәтерләүчеләр бардыр. Мондый эшкә һәвәслек аңарда илленче елларда ук туа. Туксанынчы елларда, кайбер чордашларының, мәсәлән, Мирсәй ага Әмирнең шундый язмалары матбугатта күренгәли башлаганда, мин аңа берничә мәртәбә:

— Синең көндәлекләрне дә укыр көннәр җитте бугай. Нишләп аларны «Казан утлары»на күрсәтмисең? – дип әйткәләгән идем.

– Вакыты җитмәгән әле, – дип җавап кайтара иде ул.

Ә бер мәртәбәсендә:

– «Совет әдәбияты» редакциясендә һәм Әлмәттә эшләгән елларымда хәзерге классикларыбызның кайбер­лә­ренә карата байтак кына тәнкыйди фикерләр дә язган булганмын. Аларны әлегә чыгарасым килми, – дип әйтте.

***

Без мәктәптә укыган кырыгынчы елларда, Тукай, Такташтан кала, әдәбият аксакаллары исемлегендә тагын 5-6 кеше генә бар иде шикелле. Шәриф Камалның «Матур туганда»сыннан өзекләр, Гомәр Бәшировның «Сиваш» повестен, Афзал Шамовның «Госпитальдә» хикәясен, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ен, Ибраһим Газиның «Катя Сорокина»ларын укып үстек. Әлбәттә инде, китапханәдән дә иң әүвәл шул авторларның китапларын алып укый идек.

1948 елда «Совет әдәбияты» журналының берничә санында Гомәр ага Бәшировның «Намус» романы басылып чыкты. Ул вакытта Казан каласыннан мең чакрымдагы безнең Иске Актауда журналны мәктәп китапханәсе дә, авыл советы карамагындагысы да алдырта иде. Авыл халкының әлеге әсәрне чират торып укыганлыгы хәтеремдә. Ә безнең өйдә аны кыш дәвамында 5-6лап хатын-кыз – авылыбызның Нәфисәләре – бергә җыелып укыды. Кул эшләрен тотып килерләр дә, шул эшләрен онытып, күз яшьләрен сөртә-сөртә, Гомәр ага язганнарны тыңлап, әсәрләнеп кайтып китәрләр иде… Әнинең апасы ул елларда кырчылык бригадасы бригадирыныың кул астында исәп-хисап эшләрен башкаручы – учетчик иде. Бригадир бабай кырда сирәк булганлыктан, барлык эш диярлек аның җитәкчелегендә алып барылды.

1960 нчы елларда, бер очрашу вакытында, мин бу вакыйганы Гомәр агага да сөйләп бирдем.

– И-и, ул елларда миңа төрле-төрле яклардан шундый хатлар бик-бик күп килде. «Намус» бит ул вакытта журналның өч санында басылды (№1-3). Кайберәүләр, киләсе санның килеп җитүен көтмичә, фәлән-фәлән хәлләр ничек төгәлләнә, дип түземсезләнеп сорап та язалар иде. Ә менә үзебезнең кайберәүләргә ул әсәр ошап бетмәде, «Кызыл Татарстан» газетасында аны тәнкыйтьләп язып чыктылар. Миңа аны яңадан төзәткәләргә, яңадан эшләргә туры килде, – дип сөйләгән иде әдип, урман аша Аккош күле дачасына таба икәүләп барган бер кичтә…

Шул вакыттагы сөйләшүне дә искә төшереп, кызыксынып, әдипнең «Намус» романын иҗат иткән, басмада чыгарган еллардагы көндәлек язмаларын укыйм. Әйе, бу романны язу уе Гомәр агада 1943 елның җәендә, Балык Бистәсе районындагы бер авылда ике атна чамасы яшәп алганнан соң туган икән. Әдип шул авылга автомобиль авариясеннән соң, хастаханәдә ятып бераз терелә төшкәч, табигать шартларында сихәтләнергә дип барган булган. Сырхау Гомәр аганың Кама буендагы авылга әлеге сәяхәте нәкъ урак өсте көннәренә туры килгән. Булачак роман әүвәл аның күңелендә авыл тормышына багышланган бер хикәя рәвешендәрәк бөреләнә башлаган. Шуннан соңгы өч-дүрт ел дәвамында инде ул әсәр әлеге роман кысаларына кергән.

Бервакыт Гази ага Кашшаф белән бер атналык сәяхәттә бергә йөреп кайткан идек. Литфонд оешмасының ике елга бер уздырыла торган исәп-хисап корылтаена барып, бер бүлмәдә яшәп, байтак хәлләр турында гәп кордык. Шул сәяхәт вакытында ул миңа Гомәр ага белән кайчандыр бик якын мөнәсәбәттә булганлыгын, «Намус» романы кулъязмасының һәр битен кат-кат укып, авторына бик күп киңәшләр биргәнлеген дә сөйләде. «Радиокомитетта эшләгәндә Гомәр ага төрле-төрле районнарга командировкаларга да йөри, колхозчылар тормышын яхшы белә иде», – дигән иде ул.

Инде янә Гомәр аганың көндәлегенә күз төшерик. Менә 1947 елның 30 ноябрендә теркәлгән язма. «Биш елдан бирле түземсезләнеп, зарыгып көткән куанычлы көннәр килеп җитте. «Намус»ны тәмам итеп, ниһаять, соңгы өлешен 24 ноябрьдә «Совет әдәбияты»на тапшырдым. Аны укыйлар. Әле берәүнең дә кире фикер әйткәне юк».

Роман журналда басылып чыга. Күпсанлы укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. «Гомүмән, яхшы фикердән башканы ишеткән юк иде», – дип яза автор көндәлегенә. Кулъязма инде китап нәшриятына тапшырылган көннәрдә, көтмәгәндә генә, «Кызыл Татарстан» газетасының 1948 елгы 13 октябрь санында «Намус» романының кимчелекләрен бәян иткән мәкалә басылып чыга. Партиянең өлкә комитеты карамагындагы газетада эшләүче өч авторның – Фатих Хөсни, Фәтхи Балыкчы һәм Фатих Мөсәгыйтьнең уртак хезмәте. «Намус» романының уңышына «кайбер бәндәләрнең ифрат эчләре пошты, кара көйделәр, күтәрә алмадылар, көнчелектән шартлый яздылар», – дип, көндәлегенә язып куя әсәр авторы бу мәкаләне укыгач. Ул мәкаләне табып укымастан, Гомәр ага әйткәннәрне генә искә төшереп язам: әлеге язучылар авторның төп гаепләреннән берсе итеп романда партия тормышының кирәгенчә тасвир ителмәвен күрсәткән булалар. Шушы вакыйгалардан соң Киевтә, Украина язучылары корылтаенда булып кайткач, әдип дәфтәренең 1949 елның 18 февраленә караган битендә тагын түбәндәге җөмләләрне өстәп куйган: «Гомумән, мин бу эшемнән канәгать. Ул әнчекләр тик өрә бирсеннәр! Аннан миңа ни зарар?»

Автор шулай дип үз-үзен тынычландырырга тырышса да, күңел тынычсызлыгы тиз генә басылмый, әлбәттә. «Нәшриятка хәзер шик төшә. Ә Мәскәүдә тәрҗемәне туктатырлар. Менә сиңа нәтиҗә!» – дип, соңрак язып куя автор. Нәшрият директоры Закир Тинчурин белән киңәшергә була. «Акыллы, тәҗрибәле, кешене аңлый торган кеше» белән киңәшүдән соң: «Партия райкомы идея җитәкчесе булырга тиеш», – дигәнрәк фикергә киләләр.

«Үз заманының каһарманы» дип аталган кереш сүз авторы Р.Фәйзуллин да, шушы вакыйгаларны да истә тотып булса кирәк, мондый сүзләрне яза: «Хәзерге яшьләрнең ул чор Совет әдәбияты үрнәкләренә үз карашлары бар – тәнкыйди караш, – ди. – Әмма үзләре шул заманда яшәп иҗат итсәләр, нишләгән булырлар иде икән? Кемнәргәдер «Намус» романындагы Нәфисә образы ясалма булып тоелырга мөмкин. Онытмыйк, Нәфисәләр берничә буынны тәрбияләде. Начарга тәрбияләмәделәр бит. Шунысы мөһим».

Бик-бик хак сүзләр. Нәфисәләрдәй уңган, калку образлар тудырган олуг әдипнең хезмәте – «Намус»ы тел-лөгать һәм әдәби сурәтләү җәһәтеннән дә онытылырга тиеш булмаган әсәрдер дип уйлыйм мин. Кайберәүләргә ул әсәрнең Сталин премиясенә лаек булганлыгы да ошап бетми шикелле. Роман начар булганга түгел, «начар кеше» – Сталин исеменә бәйле булганга күрә генә аны «танырга» теләмәүчеләр дә бар. Ләкин ул премия дә бит бу әсәргә җиңел генә бирелмәгән. Көндәлек язмаларыннан күренгәнчә, Татарстан җәмәгатьчелеге аны өч мәртәбә тәкъдим иткән. Өченче мәртәбәсендә, әсәрнең русча тәрҗемәсе «бөек, даһи җитәкчебез» кулына эләккәч кенә «Намус» романы икенче дәрәҗә бүләккә лаек дип табыла.

Элекке семинарист Иосиф Сталинның әдәбият, сәнгать кешеләре белән турыдан-туры элемтә тотуы, әдәби әсәрләрне шәхсән үзе укыганлыгы турында күп мәртәбәләр яздылар. Аның «Намус» романын йөгертеп кенә күздән кичергән булуы да зур дәрәҗә. Шундый дәрәҗәгә ирешкән Гомәр агабыз өчен без бүген дә куанырга тиештербез, шәт. Янә авторның үзенә сүз бирик. 1950 елның 23 декабре: «Бу арада «Намус»ның корректурасын укыдым. Гаҗәп. Ничәнче тапкыр басыла инде. Татарчасының гына да 3 нче мәртәбә басылуы. Ә һаман да төзәлә, яхшыра бара. Сыек яисә кабатланган, бик үк уңышлы әйтелмәгән урыннары һаман да очрый әле». Бу җөмләләрдән авторның үз-үзенә, иҗатына карата ни дәрәҗәдә таләпчән булганлыгы чамалана. Ә бит бер язылган кулъязмага кабат кул тыкмаучылар, шул хакта башкаларга мактанып сөйләп йөрүчеләр дә бар.

Соңгы сүз итеп Г.Бәширов көндәлегендәге тагын бер язмага тукталып үтик. 1966 елның июленә караган язма ул. Икенче бер олуг әдип, күренекле сүз остасы Әмирхан Еникинең әдәбиятка багышланган бер кичәдә әйткән сүзләрен искә төшереп, көндәлек авторы болай дип язган: «Ә.Еникинең минем «Намус» турында фикерен элек ишеткәнем юк иде. Ул мондый фикер әйтте: «Докладчы «Намус» романыннан бик отышлы үрнәкләр китерде. Роман аңа лаек. «Намус» романының кыйммәте халыкның сугыш вакытындагы патриотик хисләрен, фидакяр эшләрен югары художество чаралары ярдәмендә күрсәтүдә генә түгел. Ул үзенең әдәби кыйммәте белән, бик отышлы табылган детальләре белән дә кадерле».

Көндәлек авторы башка әсәрләренең язылу тарихларын да искә ала, әлбәттә. Ләкин ул алар турында бик алай җәелеп язмый. Китапта әдипнең чордашларына, якын күргән каләмдәш дусларына багышланган, аларның әсәрләренә бәя биреп киткән аерым битләр дә бар. Үзенең фикердәшләренең фикере белән килешеп бетмәгән очракларны теркәп куюны да кирәк тапкан әдип.

Гомәр ага Бәшировның «Күңел дәфәре» китабын мин яхшы бер роман, авторның үзенә багышланган роман кебек, йотлыгып укып чыктым. Әдәбият сөючеләргә дә аны алып укырга тәкъдим итәм.

Комментарий язарга