Кыңгыраулар җыры

Утырышта катнашалар: Абдулла Әхмәт, Самат Шакир, Газиз Мөхәм­мәтшин, Роза Хафизова, Я.Гыйльметдинова, Зуммер Гыйлаҗев, Мәсгуть Латыйфуллин, Габделхәй Сабитов, Сарьян Хәсәнов (Хәсән Сарьян) һ.б.

Көн тәртибе:

  1. Роза Хафизованың «Кыңгыраулар җыры» исемле хикәяләр җыентыгын укып тикшерү.
  2. 1966 елның 1 нче кварталына эш планы белән танышу.

Мәсгуть Латыйфуллин:

– Гомумән алганда, җыентык миңа ошады. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга багышланган. Хикәяләр уңышлы, үзенчәлекле. Мәсәлән, «Песнәк» хикәясе. Матур язылган. Соңгы абзац кирәк түгел, ул артык. «Бал кортлары нигә ачуланды» хикәясе дә ярыйсы, ләкин аны бераз эшлисе бардыр.

«Рөстәм әтисенә әйтә» исемле хикәя русча чыккан бер хикәяне хәтерләтә. Аны үзгәртәсе бар. «Сикертән» – матур хикәя. «Сыерчыклар килгәч» хикәясе дә уңышлы. Ләкин тиеннең койрыгы өзелү вакыйгасы авыррак кебек. Зәмзәм суы, пәрәнҗә кебек сүзләр кирәкмәс иде. Бу хикәядә табигать бик матур сурәтләнгән.

«Балыкчы Зәмзәм» исемле хикәя шулай ук кызыклы, анда да табигать күренеше бар.

«Гөлчәчәк» хикәясе йомшак. Аны җыентыкка кертү кирәк түгелдер. Хикәяләрдә бертөрлелек сизелә.

Гомумән, җыентык матур, секция исеменнән нәшриятка тәкъдим итәргә кирәк.

Газиз Мөхәммәтшин:

– Бездә пионер тормышы турында хикәяләр әз. Кече яшьтәгеләр өчен тагын да әзрәк. Хафизованың бу хикәяләре бик матур. Анда табигатьне танып белергә өйрәтү бар. Мин хикәяләрне тәкъдим итү ягында.

Р.Хафизова үзенең кайбер хикәяләрен укып китә.

Габделхәй Сабитов:

– Хикәяләрдә сюжетка табигый рәвештә бәйләнми торган урыннар бар. Мәсәлән, «Рөстәм әтисенә әйтә» исемле хикәясендәге күлмәк вакыйгасы. «Төймәләр» хикәясен эшлисе бар. «Кыңгыраулы койрык» хикәясе уңышлы түгел. Ясалма. Койрыкта кыңгыраулар булуы аеруча ясалма.

Самат Шакир:

– Хикәяләр танып-белү ягыннан әһәмиятле. Мәсәлән, «Рөстәм әтисенә әйтә» хикәясендә автор файдалы фикерләрне бик образлы итеп әйтеп бирә. Минемчә, күлмәк вакыйгасы хикәядә урынлы алынган.

Тиеннең койрыгы мәсьәләсе дә начар түгел. Рус әдәбиятында андый характердагы әйберләр бар. Дөрес, танып-белү ягына ныграк басым ясалган булса, яхшырак булыр иде. Ләкин мондый хикәяне дә инкарь итәргә ярамый. Мин бу җыентыкны киләсе ел планына кертергә тәкъдим итү ягында.

Сарьян Хәсәнов (Хәсән Сарьян):

– Хикәяләр миңа ошады. Нәшриятта чыккан хикәяләргә игътибар иткәндә, яхшы хикәяләр бик аз. «Кыңгыраулы койрык» хикәясе миңа барыннан да ныграк ошады. Тиеннең койрыгында кыңгыраулар булу да начар түгел.

Күлмәк вакыйгасы чыннан да урынсыз. Русчадан кергән сүзләр бар. Сүзләрнең яңгырашына да игътибар бирергә кирәк.

Абдулла Әхмәт:

– Роза Хафизова чыннан да хикәя язуның серенә төшенә башлаган. Күлмәк вакыйгасы чыннан да урынсызрак, ләкин аны аңлап була.

Госман Бакиров:

– Бездә чыннан да кыска, җыйнак хикәяләр бик аз. Роза Хафизова хикәяләрендә сюжетка ялганып җитмәгән урыннар, борылышлар бар. «Койрык» мәсьәләсе, минемчә, начар түгел.

 Минемчә, җыентыкны, һичшиксез тәкъдим итәргә кирәк. Автор тагын берничә хикәя өстәсен иде.

Карар: Хикәяләр җыентыгын, тагын бер кат эшләп чыккач, нәшриятның 1967 ел планына кертергә тәкъдим итәргә.

План белән таныштырыла.

Председатель  Госман Бакиров (имза)

                             Секретарь (Кем булуы билгесез)

27 гыйнвар, 1966 ел.

Беркетмәне Ләбиб Лерон укыды.

Роза Хафизованың балалар өчен әкиятләре һәм тәрбияви эчтәлектәге хикәяләре тупланган «Кыңгыраулар җыры» исемле тәүге китабы 1967 елда Татарстан китап нәшриятында басыла (Л.Л. иск).

Комментарий язарга