Кыйммәтле җәүһәр

Садыйк карт — күптән инде пенсиягә чыккан кеше. Балалары инде аның барысы да үсеп җиттеләр, кеше булдылар, үзләре дөнья көтә башладылар. Садыйк карт үзенең 30 еллык
хезмәте белән картлыкны тыныч үткәрергә хокук яулаган булса да, пенсия алуы өстенә әле бер кызыннан акча,икенче улыннан посылка, өченчесеннән бүләкләр килеп торса да, көннәрен эшсез үткәрү белән һич тә килешә алмый иде.

Карчыгы белән ике арада тавыш күбесенчә әнә шул нигездә чыга торган иде. Тавыш дигәч тә, ул җәнҗаллы кычкырыш булмый, үпкәләү төсендә әйтешү генә иде.

Соңгы көннәрдә карт тагын каядыр югала башлады. Бу югалу иртәнге сәгатьләрдә булуы белән карчыкның «тагын эшкә кергән, ахры» дигән шөбһәсен көчәйтте генә. Беркөнне ул картының көндәгечә: «Мин һава алып керәм, газеталар да аласы бар», — дип китүе белән үк аның артыннан чыкты һәм ерактан гына аны күзәтеп барды. Карт, урамга чыгуына ук, яшь кешеләр кебек башын югары тотып, кызу адымнар белән алга атлады, газета киоскы-сына да тукталмады, ә урам буйлап озак кына барганнан соң, «3 нче номерлы йортлар идарәсе» дип язылган ишектән эчкә кереп югалды.

«Менә сиңа һава алу, менә сиңа газета!» — диде карчык. Аның өчен мәсьәлә ачык иде инде. Ләкин ул шулай да картның теләгенә каршы төшмәскә карар бирде. «Тик үзенчә һава алып йөрсен, тик газета алсын!» — дип көлемсерәп, өенә кайтып китте.

Садыйк картның үзе белән бергә картайган счеты бар. Аның төймәләре гәрәбәләр кебек ялтырап торалар. Ал арны тезгән тимерчыбыклар да бервакытта тутыкмыйлар. Чөнки счет һәр минут, һәр көн саен һәм әле дә булса үзенең хуҗасына туры хезмәт итә. Аның төймәләре ярдәмендә Садыйк карт нәрсәләр генә исәпләп чыгармады! Ул, бик күп тиеннәрне бергә кушып, зур-зур суммалар туплады, расходларны доходлардан чигереп ташлады, әллә нинди зур саннарны тапкырлады, бүлде. Кайвакыт-ларда хәтта бер дә кирәксез саннарны исәпләп чыгарудан да тартынмый иде. Мәсәлән, беркөнне ул 50 яшьлек карчыгының дөньяда ничә сәгать яшәгәнлеген исәпләп чыгарды.

Бу күнегүләр аны арифмометрдай бертуктаусыз исәпләүче җансыз машинага гына әйләндермәделәр, әлбәттә.

Ул шуның өстенә нечкә хисле һәм үткен күзле карт та булып калды.

Беркөнне ул, газеталарны укыгач, бик озак нидер исәпләде. Карчыгы аның янына килеп нәрсә эшләвен белергә теләсә дә, Садыйк карт, үзенең исәпләре төгәлләнми торып, серне ачмады. Ниһаять, картның эше бетте, аның теле дә ачылып китте.

Ул:

— 11000 бит! — дип куйды.

Карчыкка исә әле һаман да бернәрсә дә аңлашылмый иде.

Менә кич җитте. Кемдер ал арның ишеген шакыды. Бу ал арның төпчек кызлары Җәүһәр иде.

Җәүһәр исәнләшеп түргә узды. Садыйк карт аны бик шатланып каршы алды, киявенең саулыгын сорашты.

— Бик вакытлы килеп чыктың әле, сиңа әйтәсе сүзләрем бар иде, — диде.

— Нинди сүз? — диде Җәүһәр.

Бу вакыт инде карчык та алар янына килгән һәм ата белән баланың сүзләрен елмаеп кына тыңларга керешкән иде.

— Кызым, — диде карт, — син бик кыйммәткә төшкәнсең икән.

Җәүһәр кызарып китте. Аның исенә әле күптән түгел генә алган ефәк күлмәкләр, манто, ботылар килеп төште. «Кием өстенә кием сорап, кияүне борчыйсың», — дип әйтә инде, ахры, дип көтте Җәүһәр.

— Хәл белергә килгән кызыңны юк-бар сүзләр белән борчыма инде, карт, — диде карчык, — болай булса, син балаларыңны биздереп бетерерсең.

Ләкин карт бу сүзләргә карап кына тукталып калмады. Ул теленә килгән сүзне, кемнең кем булуына да карап тормыйча, туп-туры итеп әйтә, башына төшкән уйны башкарып чыга торган кеше иде. Бу инде аңарда бер гадәт булып киткән иде. Бүген дә ул үзенең шул иске гадәтенә тап төшермәде.

Стенадагы кадакта эленеп торган счетын алып исәпләргә дә тотынды.

— Техникумга әзерлек курсында 50 сум стипендия алып 6 ай укыдыңмы? — диде карт.

Кызының раславын да көтмәстән, үз соравына үзе җавап бирде:

— Укыдың. Алты җирдә 50 — була ул 300 сум! — дип куйды.

Кызы, мәсьәләгә төшенгәч, иркенрәк сулыш алды.

— Фу, котымны алдың, әти, — дип көлемсерәде. Садыйк карт исәпләвен дәвам итте:

— Техникумда 3 ел, бу була — 1800 сум. Вузда 4 ел укыдыңмы? Укыдың! 200 сум стипендия алдыңмы? Алдың. Ул була 9600 сум. Сине белемле кеше итеп чыгару өчен, хөкүмәт стипендиягә генә 11700 сум акча тоткан бит. Ә укытучыларга күпме түләгән? Ә бина расходлары, ягу, яктырту…

Кызы, атасының сүзен бүлдереп булса да, сорау бирми булдыра алмады:

— Моның белән нәрсә әйтергә телисез соң, әти? — диде ул.

— Сүзем шул, — диде карт, — кияүгә кайтып әйт: мин сине аңар иптәш булыр өчен генә үстермәдем, ә балам җәмгыятькә файдалы кеше булсын дидем…

Җәүһәр һаман кызара барды. Ул җаваплылыкны кияү өстенә сылтап котылырга да уйлады:

— Нишлисең соң аның белән, әллә мин хатынымның гына тамагын туйдыра алмаммы, ди дә кырт кисә бит, — дип мыгырданды.

Карт инде шактый кызган иде. Ул өстәлдәге газетаны җилләтеп алып килде.

— Менә монда, — диде ул, газетага кулы белән сугып, — инженер-химик кирәк, дигәннәр, менә монысында, химиядән укытучы кирәк, дип язганнар. Ә син— кыйммәтле Җәүһәр — эшсез күгәреп ятасың!

Җәүһәр тагын нидер әйтмәкче иде. Ләкин картны хәзер туктатуы җиңел түгел иде инде.

— Ничек кенә эшсез ятарга кирәк, аңламыйм, аңламыйм. Бигрәк тә яшь кешегә… Әле мин карт башым белән дә… — дип, ул гимнастерка кесәсенә тыгылып нидер ал-макчы иде, карчыгының шунда гына басып торуын күргәч, беразга тукталды.

Ләкин инде мондый вакытта сернең ачылуыннан да курыкмыйча, кесәсеннән бер язу алып кызына сузды. Анда эре хәрефләр белән: «Садыйк Рәхмәтуллин — 3 нче номерлы йортлар идарәсенең счетоводы», — дип язылган иде.

1940

Комментарий язарга