«Кутадгу билик» – затлы мирас (Матбугат конференциясе)

19 сентябрьдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Безнең мирас» журналының турыдан-туры катнашында, дөнья мәшһүре Йосыф Баласагуниның «Кутадгу билик» әсәренә нисбәтле матбугат конференциясе уздырды. Чарада катнашучыларның фикерләре белән журнал укчуларыбызны да таныштырырга булдык.

Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире: «Баласагуниның әйткәннәре – нәкъ бүгенгебез көзгесе»

Дөнья әдәбиятының иң гүзәл әсәрләрләреннән берсе булган «Кутадгу билик»не тормыш китабы, белем һәм тәрбия китабы, дип атар идем. Бер генә мисал:

«Бу дөнья кануны шул: кусаң, кача,

Үзе юл ача ул, барсаң уртача», –

дип яза автор.

«Кутадгу билик»та моның ише акыллы киңәш-гыйбарәләрнең чуты юк:

«Теге дөнья эше уеңда булсын,

Уең мәңге яшәү турында булсын…»

Яки:

«Дөрес яшим, дисәң, һәрнинди хәлдә,

Ашың хәләл булсын, акыллым, тәүдә…»

Яисә:

«Белексез кешедән, зинһар, ерак тор,

Алардан саклану отышлырактыр…»

ХI гасырда язылган бу мәшһүр әсәр безнең барчабызның өстәл китабы булырга тиеш. Баласагуниның әйткәннәре – нәкъ бүгенгебез көзгесе. Бу китапны укып чыккан кеше сабак та, гыйбрәт тә ала. «Кутадгу билик»не, һичшиксез, озын-озакка сузмыйча, затлы һәм һәркемгә барып ирешә алырлык китап итеп чыгарырга кирәк.

Рифкать Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы, профессор: «Урысларда ХI гасырда мондый әсәрнең эзе дә булмаган»

«Кутадгу билик» әсәре – борынгы төрки телдә иҗат ителгән язма ядкәрләрнең бүгенге көнгә килеп җиткәннәреннән иң зурысы һәм күренеклесе. Урысларда ХI гасырда мондый әсәрнең эзе дә булмаган. Бу хезмәтнең төрки халыкларның дөнья үсешенә, прогресска керткән өлеше гаять зур. «Кутадгу билик» – бәхетле булу гыйлеме. Баласагуни: «Кем дә кем бәхетле булырга теләсә, минем китапны укысын», – ди. Әсәр зур, күләмле, укыганда ялыктыра, дип әйтүчеләр бар. Бу XI гасырның затлы мирасы икәнен онытмыйк. Әдәби әсәрнең тарихи әһәмиятен билгеләгәндә, чорның да үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк.

Татарлар революциягә кадәр бик күп китап чыгарган. Ни кызганыч, «Кутадгу билик»не нәшер итү турында уйламаганнар. «Татарский энциклопедический словарь»ның 1999 елгы басмасында ул, «электән киң таралган әсәр», дип тә күрсәтелә. Әмма «Безнең мирас»та тулаем басылганчы, аерым өзекләрне исәпкә алмаганда, әсәрнең татарча нәшер ителгәне юк иде.

Хатыйп Миңнегулов, филология фәннәре докторы, профессор: «Кутадгу билик» – 14 меңгә якын шигъри юл»

Төрки-татар әдәбияты мең елдан артык тарихка ия. Кайсы чорны алма – анда халкыбызны бизәрлек әдипләр, ядкәрләр бар. Әмма боларның башында Йосыф Баласагуни һәм аның шаһ китабы – «Кутадгу билик» – бәхет китабы, идарә итү турындагы китап тора. Әсәр Караханилар дәүләтендә – хәзерге Урта Азиянең, Көнбатыш Кытай-Кыргызстан, Казакъстанның зур өлешен алып торган төбәктә язылган. Кыргызларга рәхмәт: Бишкәктә Баласагунига зур һәйкәл куйганнар.

 «Кутадгу билик» – гади әсәр генә түгел, ә синкретик хезмәт. Монда фәлсәфә дә, социология һәм педагогика да бар. Әсәр үзеннән соңгы әдәбиятның үсешенә искиткеч зур йогынты ясый, аның традицияләрен Хисам Кятиб, Мөхәммәдьяр, аеруча Утыз-Имәни һәм башка авторларның иҗатында табарга була.

Кызганыч, әсәрнең оригиналы сакланмаган, берничә күчерелмәсе генә билгеле. Бер нөсхәсен 1796 елда австрияле фон Хаммер-Пургшталь Истанбулда таба һәм Вена китапханәсенә бүләк итә. Каһирә нөсхәсен ХV гасыр башында Алтын Урдада күчергәннәр, дигән фикер бар. Аннары, мәмлүкләр белән тыгыз элемтә урнашкач, кулъязманы Каһирәгә алып киткәннәр. Нәмәнган нөсхәсен 1913 елда Зәки Вәлиди табып ала.

Әсәрне беренче мәртәбә Г.Вамбери немец теленә тәрҗемә итә. В.Радлов 1891-1910 елларда ике томда транскрипциясен һәм рус теленә тәрҗемәсен нәшер итә. Рәшит Рәхмәти Арат әлеге әсәрне төрек телендә бастырып чыгара. Гадәттә, без Ильминскийны сүгәбез, ә ул, тюрколог буларак, «Кутадгу билик»не өйрәнгән белгечләрнең берсе. 1983 елда С.Н.Иванов әлеге мирасны «Благодатное знание» исеме белән Мәскәүдә урысчага тәрҗемә итеп чыгарды. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗан да шул урысчасыннан, аерым кисәкләрен татар теленә тәрҗемә кылып, «Мәдәни җомга»да бастырган иде.

Бу эшне гадәти тәрҗемәче генә башкара алмый, монда телне, шул чордагы үзенчәлекләрне белергә кирәк. Аны Рифкать Әхмәтҗановның тулысынча тәрҗемә итеп, «Безнең мирас»та бастыруын гаять мантыйкый гамәл дип саныйм. Мөхтәрәм Рифкать әфәнденең шигъри куәсе дә бар – ул Мәҗит Гафури нәселеннән.

«Кутадгу билик»не тәрҗемә итү – биниһая зур хезмәт. 14 меңгә якын шигъри юл. Бу әсәрне безнең Татарстан китап нәшриятында, дәүләт акчасына затлы китап итеп чыгарырга кирәк. Әсәр урыс, төрек, үзбәк телләрендә күптән басылып чыкты. Әмма китап буларак хәзергә кадәр татар телендә дөнья күргәне юк.

Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы, профессор: «Студентларыбызга акыл-фикер бирердәй әсәр»

«Кутадгу билик»нең журналда басылып чыгуы – зур шатлык. Мин студентларга еш кына: «Әгәр дә тормышыгызда нинди дә булса проблема килеп туса, сез Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия»сен алып укыгыз, чөнки аның һәр бүлегендә киңәш бирердәй фикер әйтелгән», – дим. Шул ук фикерне «Кутадгу билик»кә нисбәтле дә әйтергә мөмкин. Юкка гына бу китап «бәхет китерүче белем» түгел. Димәк, бу – студентларыбызга акыл-фикер бирердәй әсәр. Моны укып чыгу безгә бик күп кыйммәтләр турында уйланырга җирлек булдырачак, шунлыктан, аны университет программасында да бик иркенләп өйрәнербез, дип уйлыйм.

Хатыйп Миңнегулов: «Баласагуни үз укучыларына дәрес, гыйбрәт бирә»

Миңа, «төркиләрдә дәүләтчелек» темасы белән шөгыльләнгәндә, Кытай, Һиндстан, Борынгы Греция әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде, әмма үзәк чыганакларның берсе итеп «Кутадгу билик»не алдым. 2014 елда «Идея государственности в тюрко-татарской литературе VII-XVIвв.» исемле китабым дөнья күрде. Дәүләтчелек, хөкемдарлык идеясе безнең әдәбиятыбызда ничек чагыла? Бабаларыбыз дәүләтле булуны яшәеш зарурилыгы дип санаган. Кол Гали, Котб, Мөхәммәдьяр, дәүләт башында кем торырга тиеш, дәүләт нинди булырга тиеш, дип уйланган. Йосыф Баласагуниның «Кутадгу билик» әсәре – дәүләтчелек идеяләренең әдәби гәүдәләнештәге күркәм бер үрнәге. Әгәр дә хакимнәр үзләренә йөкләнгән бурычны башкарса, ил, дәүләт һәм халыкның тормышы яхшы булачак.

Белем, мәгърифәт – әсәрнең үзәгендә. Баласагуни гыйлемне күккә чөя. «Сүз арыс­лан кеби, авызыңнан чыкса, башыңа җитәр», – ди. Баласагуни сабырлык, тү­землек, ярдәмчеллек кебек матур әхлакый сыйфатлар турында яза. Хакимнәргә мөрәҗәгать итеп: «Шагыйрьләр кеше күңеле төпкеленнән, диңгездән энҗе җыйган кебек, хәзинәләрне табалар. Син аларны яхшылык белән тот. Алар әйткән сүз мәң­ге­леккә кала. Әгәр дә аларның күңелен күрмәсәң, яманатың белән тарихка кереп ка­лырсың», – ди. Й.Баласагуни төрле тармаклар буенча үз укучыларына дәрес, гыйбрәт бирә.

Рифкать Әхмәтҗанов: «Әсәр туган телебезнең байлыгын тоемларга мөмкинлек бирә»

Без урыс телендәге һәм урыс теленнән булган тәрҗемәләр белән мавыгырга тиеш түгел, ә үзебезнең телне белергә кирәк. «Кутадгу билик» – бөтен төрки халыкларның уртак мирасы, төрки телебезнең хәзинәсе. Һәр милләт аннан үзендә генә булган сүзләрне, гыйбарәләрне таба ала. Дөрес, урысча тәрҗемәләр белем бирә, әмма алар буенча әлеге мирас турында дөрес күзаллауны тудыру кыен. Әсәр туган телебезнең байлыгын тоемларга мөмкинлек бирә, татар теленә хөрмәт уята.

Хатыйп Миңнегулов: «Төрки-татар теле искиткеч бай, без шул байлыкның 80 процентын файдаланмыйбыз»

Әсәрдә хәзерге укучыга аңлашылмаган сүзләр бар. Күпләр Кол Гали, Мөхәммәдьярлар авыр тел белән язган, укырга авыр, диләр. Дусларым, алар авыр тел белән түгел, ә шул чордагы укучыларның теле белән язылган. Без ул телне белмибез, төп гаеп үзебездә. Төрки-татар теле искиткеч бай, шул байлыкның 80 процентын файдаланмыйбыз, зур мирас читтә кала, шуңа күрә дә борынгыларның әйткән сүзләре, әсәрләре аңлаешсыз тоела. Кызганыч, «Кутадгу билик» кебек байлыгыбызны күрсәтә, гавамга җиткерә алганыбыз юк иде. «Безнең мирас» журналы редакциясе, бу ядкәрне халкыбызга ирештереп, игелекле гамәл кылды. 

Комментарий язарга