Куркыныч һәм хәвефле еллар

Бу илдә гасырлар дәвамында бетмәс-төкәнмәс гаделсезлекләр кылына килде. Шушы язмамда мин совет чорындагы репрессияләр турында сүз алып барырга ниятлим.

 Дөрес, алар хакында күп язылды һәм әле язылачак та, чөнки җәмәгатьчелегебезгә төрле рәвештәгеэзәрлекләүләрнең бик күбесе мәгълүм түгел. Ә бит бу афәтләр шаукымы миллионлаган кешене корбан итте.

Cәнәкчеләр хәрәкәтендә катна­шу­чы­лар­ның репрессия­ләнгән­нә­ренең ге­­нә дә саны 3 меңнән артык. Бу санга репрессиягә дучар булган тагын 800 совет хезмәткәре гаиләсен дә өстәргә кирәк. Болары – әле мәгълүм булганнары гына…

«Сәнәкчеләр» дип мөһерләнгәннәрнең исән калганнары да, хәтта аларның гаилә­ләре дә, гомер буе кыйналып, рәнҗетелеп яши.

Ә «кулак» мөһере сугылган, җәбер­ләнгәннәрнең саны Татарстанда гына да 1 миллионнан артып китә. Динне, руханиларны эзәрлекләү – үзе бер аерым, әле дә булса аз тикшерелгән темаларның берсе. Совет чоры корбаннары булган муллаларның да язмышларын, ни кызганыч, тулысы белән белеп бетермибез.

Бу язмамда мин фәкать берничә фактка гына тукталам. Аларның берсе 1929-1930 елларны Буа кантонындагы хәлләргә бәйле. Менә ГПУ органының әлеге кантондагы Яңа һәм Иске Чүкәле, Иске Шәйморза, Татар Саплыгасы, Яңа Илмә, Каракитән һәм тагын берничә авылны үз эченә алган контрреволюцион оешма хакындагы 63 биттән торган белешмәсе. Анда контрреволюцион эштә катнашуда гаепләнеп кулга алынган 95 кешенең, тикшерү беткәнчегә кадәр авылларыннан беркая да китмәскә тиешле 13 кешенең һәм эзләү игълан ителгән 2 кешенең исемнәре теркәлгән.

Бу «эш», вакыты буенча, Мирсәет Солтангалиев икенче мәртәбә кулга алынып, аңа һәм «Мәскәү үзәге» дигән оешмага карата «эш» кузгату вакытына туры килә. Солтангалиев «эше» буенча күренекле мәгърифәтче һәм тарихчы Һади Атласи (Атласов) да кулга алына. Аны башта фәкать тумышы белән Буа кантоныннан булуы аркасында гына тоткарлыйлар. Ә инде соңрак бер гаеп өстенә икенчесен өя башлыйлар [1].

«Буа эшен»* тикшерүчеләр Казанда яшәгән буалыларны да онытмыйлар. Аларны бигрәк тә «Яңа китап» «эше» буенча гаепләнгән Ибраһим Бикколовның** һәм Шиһап Әхмәровның Солтангалиев белән булган элемтәләре кызыксындыра.

«Буа эше» Иске Задоровка ишаны Әхмәтсафа Бикколов исеме тирәсендә укмаштырыла. Бу турыдагы документта: «Аның тирәсендә күп еллар буе эшен дәвам иткән, авыл кулакларыннан, сәүдәгәрләрдән, дини фанатиклардан торган оешма булган», – диелә. Алар, имештер, оешмага үзләренең остазлары Сафа Бикколовка тугрылыклы булырга ант итеп кергәннәр [2].

Чыннан да, кем соң ул әлеге зур гөнаһларда гаепләнгән Әхмәтсафа Фәтхулла улы Бикколов? Ул 1854 елны Чүпрәле волостеның Яңа Задоровка авылында туган. Урта дини белем алган һәм утыз елдан артык вакыт эчендә халыкка дин вә мәгърифәт тараткан. Революцияне, халыкны җәберләгәне һәм динне кысканы өчен, танымаган. Курыкмаган, үз халкын гаделсезлекләрдән яклаган. Аны яратканнар, аңа тартылганнар. Өенә атна саен тирә-як авыллардан гына түгел, хәтта Чуашстан һәм Ульяновск округы крестьяннары да киңәшкә килә торган булган. Белешмәдә Солтангалиевне яхшы белгән һәм аның белән аралашып яшәгән Санат Айнуллинның һәм аның Буа кантонындагы бертуганнарының исемнәре дә искә алынган.

Бу документка ышансаң, шул очрашулар вакытында Татарстан, Башкортстан, Төркестан республикаларының берләшү мөмкинлекләре турында да сүз булган. Булгандыр, нигә булмасын, татарларны һәрвакыт тугандаш халыкларның язмышы кызыксындырып торган лабаса.

Сафа Бикколов бик күп гөнаһ­ларда гаепләнә. Бе­леш­мәдә, тирәсенә кара һәм реакцион элементлардан Советларга каршы төркемнәр туплаганлыгы расланды, диелгән3.

Анда шул төркемнәрнең бер­сен Сафа Бикколовның кызына өйләнгән Яңа Чүкәле авылы мулласы Шакир Галләмов җитәкләгәнлеге дә күрсәтелгән. Төркем 13 кешедән торган. Бу документта аларның һәр­берсенә тулы характеристика бирел­гән. Анда мулланың хатыны Сара Галләмовага, аның кызы Әминәгә дә урын табылган. Алар да Советка, күмәк­ләшү кампаниясенә каршы торуда гаепләнгәннәр.

Чыннан да, алар һәрвакыт Шакир Галләмов тирәсендә булалар. Хатыннар авылдан куылырга хөкем ителгән авылдашларын, муллаларны, мәчетләрне сак­лап калуны яклап чыгалар.

Татар Саплыгасында авылдашларын сөрүгә каршы көрәшне дә хатын-кызлар башлап җибәрә. 1930 елның 3-4 гыйнварында Мәрфуга Вәлиханова, Мәликә Хәйруллова, Нурлыгаян Кәлимуллина һәм тагын берничә хатын, өйдән-өйгә йөреп, хатын-кызларны авыл Советына җыелышка чакыралар. Халык җыелган арада, Вәлиханова Совет председателе Хәмидуллинга, өстәлгә суга-суга, болай ди: «Мәчетне алдыгыз, колхоз булдырдыгыз, безне талыйсыз, бетсен колхозыгыз! Бездә байлар да, ярлылар да юк. Барыбыз да – бертигез!» Шул арада җыелган 30-50 хатын аның сүзләрен «Долой Советларны!», «Долой колхозны!», «Ура!» авазлары белән хуплап торалар [4].

1929 елның декабре – 1930 елның ба­шында Югары Каракитән авылында коммунистлар мәчетнең манарасын кистерәләр. Моңа каршы төшеп, мә­четкә халык җыела һәм манараны коммунистларның үз хисабына янә­дән торгызырга, дигән карар кабул ителә. Җыелышны алып баручы А.Хи­саметдинов сүзен болай дип башлый: «Крестьян халкына бернинди яхшылык та эшләми торган бу власть кайчан бетәр икән?! Бетүгә күп калмады. Менә шунда инде без ул коммунистларны нишләтергә кирәклеген белербез!». Һәм ул, халыкка мөрәҗәгать итеп, сүзен болай бетерә: «Мин дөрес әйтәмме, җәмәгатъ?!» Моңа җавап буларак: «Дөрес, дөрес!» – дигән авазлар яңгырый. Шул арада коммунистларны үтерергә чакырган өндәмәләр дә таратыла.

Илдәге хәрәкәт белән яхшы таныш бул­ган Әхмәтсафа Бикколов авылдашлары алдында Советларның гаделсезлекләре турында чыгышлар ясый торган булган. Менә шул чыгышларның берсеннән өзек: «Динебезнең иреге буылу чоры килеп җитте. Соңгы вакытта дини мәктәпләребезнең ябылуы, дингә туг­ры кешеләрнең кулга алынулары, авыл хуҗалыгы һәм подоходный налоглар белән буулар, көчләп облигацияләр тарату, халыкның икмәген талаулар – күз алдыбызда. Боларга каршы без нәрсә дә булса эшләдекме? Дөресен әйтергә кирәк, без йокладык. Моннан болай без түзеп торырга тиешбезме? Әгәр дә без Совет властеның шушы эшләренә каршылык күрсәтмибез икән, Аллабыздан баш тарткан булабыз. Без дин кардәшләребезгә шушы эзәрлекләүләр турында аңлатырга, аларның миләренә моңа каршы торырга кирәклеген сеңде­рергә, барлык мәхәлләләрнең бергә булу кирәклеген аңлатырга тиешбез».

Фактлар Советларның шушы сәясә­тенә каршылык күрсәтүнең ни дәрәҗәдә киң таралуы турында сөйли. Коммунистларны һәм комсомолларны аноним рәвештә куркыту очраклары, өндәмәләр тарату фактлары да ачыклана. Шул аноним куркытуларның берсе Ульяновск округындагы «10 төркеме»неке була.

Әхмәтсафа Бикколовның боларга турыдан-туры катнашы булмаса да, барлык гаепне аның өстенә өяләр. Гаепләүчеләр нигәдер бу вакыйгаларның аның туган авылында түгел, ә күрше Яңа Чүкәледә булуын да искә алырга теләмиләр. Ә бит анда инде яңа хакимияткә каршы тору кораллы төс алган була.

Җыелышларның берсендә Шәрәф Фәх­­ретдинов, коммунистларга ишарә­ләп, болай ди: «Белеп торыгыз, сез авы­лыбызда колхоз төзи алмаячаксыз. Сталин белән Калинин үзләре килсәләр дә, үлсәк – үләрбез, аларга сәнәкләр белән каршы чыгарбыз».

Күрше Иске Шәйморза, Татар Сап­лы­гасы һәм башка авыллардагы вакыйгалар да шуңа охшаш төс алган. Авыллар арасындагы элемтәне мулла Шәрифҗан Абитов җайлап җибәргән.

Башка авылларда да Советларга, кол­хозлаштыруга каршы хәрәкәт киң тарала. Яңа Ишлән авылында Советларга каршы төзелгән, башында Габделәхәт Шәрифҗанов, Бари Ногманов һәм Нургали Гарифуллов торган яшерен яшьләр оешмасы барлыкка килә. Мәчетне мәк­тәп­кә бирүгә каршы оештырылган җые­лышта Шәрифҗанов болай ди: «Без шушы мәктәптә укыдык. Безгә ул бик тә җитә иде. Ә хәзер менә, нигәдер, аңарга мәчет кирәк булган. Әгәр дә Совет властена мәктәп кирәк икән, ул аны үзе төзесен, ә без мәчетне мәктәпкә бирмибез!» [5]

Шушы һәм башка авыллардагы Советларга, колхозлашуга каршы хәрәкәт җитди төс ала. Боларның барысында да Әхмәтсафа Бикколовны гаеплиләр. 1930 ел­ның 30 гыйнварында аны кулга алалар. Аның артыннан башка муллаларга һәм активистларга да чират җитә. Муллаларны кулга алырга җибәрелгән оператив хәрби төркемгә каршы чалгы, сәнәк, балта белән коралланган халык күтәрелә. Аларның башында Шакирә Гәлләмова җитәкчелегендәге авыл хатын-кызлары була.

Бикколов эше буенча 5 кеше 10 елга сөргенгә озатыла. Аларның язмышлары билгесез. Әхмәтсафа Бикколовның үзен атып үтерәләр.

Шакирә Галләмованың һәм ике кызы­ның да язмышы билгеле түгел. Ләкин, ничек кенә булмасын, алар да – шушы ачы язмыш корбаннары…

Ахыры бар

Комментарий язарга