Кубыз серләре

Халкыбызның язмышы һәм тарихы гаять катлаулы. Үзенең яшәеш юлында традицион музыкаль сәнгать зур югалтулар кичерә. Моңа тетрәндергеч вакыйгалар (мәсәлән,

 1552 елда Казан ханлыгының җимерелүе)белән бергә татарларның яңалыкка омтылуы да сәбәпле. Әмма җитди үзгәрешләр барлыкка килсә дә, ни гаҗәп, кайбер борынгы сәнгати сыйфатларны саклап кала алганбыз. Шуларның берсе – кубызда уйнау традициясе.

 Кубыз – төрки халыкларда музыка коралының гомуми исеме. Татарлар «кубыз» дип сызгычлы уен коралын (кыл-кубыз – скрипканың бабасы), шыбырны (волынка), бер кыллы җәяне (җәя-кубыз), үзьяңгырашлы варганны (агач кубыз, тимер кубыз), хәтта гармунны да шулай атаганнар. Варган төренә аерым тукталырбыз.

Cоңгы чорларда таралыш тапкан кубыз – уртасында теле булган дуга формасындагы тимер уен коралы (тимер кубыз). Андый рәвештәге музыка коралы бик күптәнге заманнардан (безнең эрага кадәр берничә мең ел элек!) ук билгеле. Кубызга охшаш җиз телләр гармун эчендә дә бар. Димәк, гармун тарихы кубыз белән бәйле. убыз – төрки халыкларда музыка коралының гомуми исеме. Татарлар «кубыз» дип сызгычлы уен коралын (кыл-кубыз – скрипканың бабасы), шыбырны (волынка), бер кыллы җәяне (җәя-кубыз), үзьяңгырашлы варганны (агач кубыз, тимер кубыз), хәтта гармунны да шулай атаганнар. Варган төренә аерым тукталырбыз.

Төрки халыклар арасында кубыз татар, башкорт, кыргыз, алтай, тыва һәм якутларның мәдәниятендә аеруча зур урын тоткан.

XIX–ХХ гасырларда татарлар кубызга кушылып җырлап-биергә яраткан. Көнкүрештә ир-атлар һәм хатын-кызлар уйнаган. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның кубыз тартып йөрүе дә мәгълүм.

Кызганыч, хәзерге вакытта тимер кубыз гадәти тормыштан төшеп, сәхнәдән генә яңгырый. Мисал өчен, Татарстанның Ютазы районында – «Сердәш», Бөгелмә районында – «Наза» фольклор төркемнәре бу юнәлештә уңышлы гына эшли.

Бүгенге көндә фестиваль-бәйгеләрне үткәрү борынгы инструменталь традицияләрне торгызуга сизелерлек этәргеч бирә. Ләкин уйнарга теләүчеләр алдына кубызларның җитмәве (ә күп очракта – булмавы) проблемасы килеп баса.

Күренекле музыкант Ифрат Хисамов ясаган кубызлар (барлыгы – 600 данәдән артык!) халыкта хәзер дә кадерләп саклана. Әмма дә, табигый ки, музыка кораллары тора-бара искерә, сына, ватыла. И.Хисамовның бакыйлыкка күчкәненә дә байтак ел инде*.

Кайбер музыкантлар кубызларны күрше Башкортстан Республикасыннан алып кайта (анда бу мәсьәлә яхшырак каралган). Икенчеләре, аптырагач, вьетнам үрнәкләрен кулланып карый (тик әлеге кораллар озакка чыдамыйча, тиз сына икән). Ниһаять, Казандагы махсус кибетләрдән яңа кубызларны сатып алу да башкаручыларның сусавын басмый, чөнки бу коралларның тавышы үзгә, традицион яңгырашына туры килми.

Дөрес, аерым осталар бездә бар. Тик ясаучылар бик аз һәм алар турында халык белеп бетерми. Алдагы елларда исә скрипка, мандолина, гармуннарны авыл кибетләрендә иркен итеп сатып алырга мөмкин иде (фәнни экспедицияләр барышында уенчылар шулай сөйләделәр). Хәзер дә андый шартлар тудырсак – этник музыка кораллары өлкәсендә алга китер идек!

«Шытыр-Шатыр» ансамбле. Төмән өлкәсе. Р.Якупов фотосы.

 

«Садә» ансамбле. Апас районы. Э.Каюмова фотосы.

 

«Садә» ансамбле. Апас районы. Э.Каюмова фотосы.

 

Казанда эшләнелгән кубыз. Апас районы. 2010 ел экспедициясе. Э.Каюмова фотосы.

 

Һидиятов Әсрар Нургали улы (1938 елгы). Апас районы. Дүртиле (Мазиково) авылы. 2010 ел экспедициясе. Э.Каюмова фотосы.

 

Комментарий язарга