Китап “җене” кагылган апа

Мөхәммәт Мәһдиевнең газета-журнал битләрендә үз вакытында бик күп мәкаләләре басылып чыккан. Музей фондында аның беразының күчермәләре саклана. Шулар арасында “Социалистик Татарстан “ газетасының 1983 нче елның уналтынчы мартында чыккан санында “Кесмәс үзәненнән хатлар” циклыннан“Киек казлар кебек…”мәкаләсе бар. Бу мәкаләсендә язучы Куйбышев колхозының Гөберчәк бригадасында нинди проблемалар барлыгын өйрәнә. Шулар арасында мәдәни учак – китапханә турында ул түбәндәгеләрне яза:”Гөберчәк авылында утызынчы еллар ихтыяҗын канәгатьләндергән бәләкәй бер йортта китапханә, анда алты меңнән артык китап, әмма ни борылырга, ни китап сайларга урын юк.Халык күп укый,китап кына түгел, газета-журналны да мул ала…Әмма анда кеше түгел, китапка да урын юк…”.

   Бу китапханәгә мин бик еш йөрдем. Кечкенә генә бинага кич белән бөтен авыл яшьләре җыела идек. Китапны күп укыдык. Китапханәче Рәкыя апа Латыйпова безнең бөтен сорауларыбызны канәгатьләндерә иде:китапларны табып бирә, дөнья яңалыклары белән таныштыра, төрле сорау-җавап уеннарында катнаштыра,табылмаган китапларны район китапханәсеннән яздыртып алып кайта,безнең уку-эшләребез белән кызыксына.Кыскасы, китап “җене” кагылган бу апа һәркем өчен якын кеше иде. Рәкыя апа турында истәлекләрне күбрәк барлау максатыннан аның туганы, апасының һөнәрен дәвам итүче, бүгенге көндә гаиләсе белән Арча шәһәрендә яшәүче Илсөяр Хәнәфиевага мөрәҗәгать иттем. Ул менә нәрсәләрне хәтерендә яңартты:

  -Һәрбер авылның үз вакытында мактауга лаеклы булган кызлары һәм уллары бар. Кызганычка каршы, еллар узган саен алар онытыла, бары алар турында матур, якты хатирәләр якыннарының күңел түрләрендә генә кала. Безнең авылыбызда да  тарих битләренә язардай шәхесләр аз түгел. Мин шуларның берсе, апам Латыйпова  Рәкыя Латыйп кызы турында язып үтәсем килә. Ул үзенең утыз дүрт ел гомерен мәдәниятка багышлады.

Рәкыя апа 1937 елның 15 февралендә Гөберчәк авылында туа. 10нчы классны тәмамлагач , белемен Казан югары уку йортында дәвам итәргә тели. Әлеге хыялы тормышка аша, ул университетка укырга керә, әмма акча һәм дә өстенә кияргә кием булмау сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. Чөнки әби ялгыз өч кыз үстерә. Рәкыя апаны Казанда укыту мөмкинлеге булмый. Әгәр укуын дәвам итә алган булса, аның язмышы да башкачарак юл алып, тормышта югарырак дәрәҗәләргә дә ирешкән булыр иде. Шулай да, ул югалып калмый,Саба районында китапханә мөдире, аннары туган ягы Арча районы Сикертән авылында мәдәният хезмәткәре булып эшли.

1961 нче елның август аенда туган авылы Гөберчәккә китапханә мөдире итеп билгеләнә. Гади авыл кызына эш башлау җиңелләрдән булмый. Эшен инвентарьлар җыюдан башлый: агачтан стеллажлар, урындыклар ясата, бинаны зәвык белән матурлау белән мавыга.Ул вакытта китап фонды аз була, аны тулыландыра, чөнки авылда халык саны күп, укучылар китапханәгә күп йөри.

Эшкә алынган көннән Рәкыя апа җаны-тәне белән эшкә чума, китапханәдә китап кына биреп утырмый ул: комсомол секретаре, фермаларда агитатор, колхоз стена газетасы редакторы була. Ул бик матур, эчтәлекле итеп эшли  әлеге стена газеталарын. Көз һәм яз айларында, атнаның билгеле бер көнендә, комбайнчылар, механизаторлар һәм терлекчеләрнең көндәлек эшләгән эшләрен ,уңышлары һәм кимчелекләре турында тапшырулар эшләп,  Сикертән мәдәният йортында урнашкан колхоз радиосыннан чыгышлар ясый. Кырда эшләүчеләргә унбишәр концерт куялар.

Үзешчән сәнгать түгәрәкләрен оештыра: Т.Гыйззәтнең “Чаткылар”, Х.Вахитнең “Беренче мәхәббәтен”, М.Фәйзинең “Галиябану” һ.б.әсәрләрне сәхнәләштерәләр. Сәхнә әсәрләренә кирәкле киемнәрне үзләре тегәләр.

Һәр ел саен җәйләүләрдә терлекчелек йортларын әзерләүдә, агитаторлар белән урамнарга күргәзмә агитация эшләре алып баруда катнаша. Халык саны алу буенча переписьларда үзеннән зур өлеш кертә. Әлеге чараларда катнашканы өчен министрлар советы карары тарафыннан рәхмәт хаты белдерелә. Терлекчеләр йортында Ленинның 100 еллыгына карата оештырылган смотр конкурсында актив катнашканы өчен почет грамотасы,  китапханә эше буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен 1983-1984 елларда беренче урын бирелә. 1985-1987 елларда мәдәният хезмәткәрләренең почет тактасына кертелә. Шулай ук колхоз идарәсе Балтыйк буе республикаларына туристик путевка белән бүләкли. 20 ләп мактауга лаеклы дипломнар, грамоталар белән беррәттән медальләр һәм значоклар белән дә бүләкләнә.

Рәкыя апа тугры, намуслы хезмәт юлы үтте. Иске, салкын китапханәдә төннәр буе эшләде, эш күп диеп зарланмады, бер укучының да мөрәҗәгатен кире какмады. Авыл яшьләре дә хөрмәт итә иде үзен, чөнки ул алар белән уртак тел табып эшли белде. Аның башкарган хезмәтләрен әле бүгенге көндә дә, өлкән  һәм урта буын онытмыйлар,матур хатирә итеп искә алалар.

Рәкыя апа үзенең шәхси тормышын эшенә һәм китапларга алыштырды дисәм дә ялгыш булмас. Китапханә һәм китаплар аның тормыш юлдашы да, балалары да булды. Лаеклы ялга чыккач та, эшен бик сагынып яшәде.Китапларга булган саклыкны да, мәхәббәтне дә мин нәкъ менә Рәкыя ападан өйрәндем. Мөгаен, шуның өчен дә, мин үзем дә әлеге һөнәрне сайлаганмындыр.Һәм бер дә үкенмим әлеге һөнәрне сайлавыма, хезмәтемне бик яратып башкарам. Кызганычка каршы,Рәкыя апа безнең арадан киткәнгә дә 18 ел вакыт узып китте. Еллар узган саен апамны бик сагынам һәм юксынам. Кара-каршы утырып киңәшләшәсе, акыллы фикерләрен тыңлыйсы килгән чаклар аз түгел.

Өй түрендә үскән сирень чәчәкләрен бик ярата иде Рәкыя апа. Язлар җиткәч ел да әлеге сиреньнәр шау чәчәккә күмелә.Тик авыл уртасындагы иске китапханә урынында, авыл башындагы апам яшәгән ялгыз  өйдә генә тынлык, аларда бары матур хатирәләр генә яши.

  Рәкыя апа М.Мәһдиев музеена экспонатлар җыйган вакытта да үзенең өлешен кертә. Фондка спектакльләр уйнаган вакытта үзләре теккән, матур чигүләр белән бизәкләнгән ак алъяпкыч бүләк итә. Ул алъяпкыч экспозициядә саклана.

 Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире, Арча, Гөберчәк

Комментарий язарга