Киленнәрдән килгән гөсләләр (Бер фото эзеннән)

Билгеле булганча, гөслә – күп кыллы чиртмәле музыка коралы, бүгенге көнгәчә Казан арты ке­рә­шеннәрендә сакланып калган. 2013 елның җәендә, гөсләдә уйнау традициясен тирәнтен

өйрәнү максатыннан,Балтач якларына юл алдым. Фәнни сәяхәт вакытында Югары Субаш авылында бер истәлекле фоторәсемгә тап булдым. Кызыксына башлагач, халык сәнгатенә кагылышлы әһәмиятле мәгълүматлар ачылып китте. Шул чактыгы эзләнү нәтиҗәләре белән уртаклашам.

Әлеге фото Казан телевидениесендә 1987 елда төшерелгән булса кирәк (әмма төгәл елын белүчеләр юк). Шулвакытта Балтач районы осталары башкалабызга отчет концерты белән килгәннәр иде. Аулак өй күренешендә 3 гөсләче дә катнашкан булган. Алар белән якынрак танышыйк.

Сул як кырыйда – Антонида Васильева (1929-1995), авыл халкы аны Туйна апа дип йөртә иде.

Уртадагысы – Миңнегөл (Мария) Николаева (1934-1996), Арча районы Сәрдәбаш авылында туып, 1956 елны Югары Субаш авылына кияүгә чыга. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китик: бу төбәк керәшеннәрендә мөселман татарларына хас исемнәр таралган. Кайберәүләрнең ике исеме дә була (мөселманча һәм христианча).

Уң як гөсләчесе – Анфиса Федорова. Ул 1927 елда чиктәш Мари Иле Республикасының Новый Мир авылында дөньяга килә, гаилә корып җибәргәч, Югары Субаш авылына күченеп килә. Экспедиция барышында бу данлыклы башкаручы белән аралашу бәхете дә тиде. Олы яшьтә булып, авырып торуына карамастан, әңгәмә корыр өчен тиз генә киенеп-ясанып, яшь кызларча җыенып та куйды. Чынлап та, халык аны яратып Матур Әмпис, дип юкка гына атамаган. Шулай ук бу – сәхнәдә күп чыгыш ясау тәҗрибәседер.

Бөтен гөсләләр бер төрдә һәм кулдан ясалган. Югары Субашта аларны җитештерүче җирле оста да – Ананий Семенов (1914-1986) булган.

Сораштырып йөргәч, барлыгы 11 гөсләченең исемнәре билгеле булды (иң өлкәне – 1895 елгы). Ләкин субашлылар фикеренчә, гөсләне аларга тирә-як керәшен авылларыннан (Сәрдәбаш, Новый Мирдан) киленнәр алып килгән.

Матур Әмпис артында басып торган тальянчы – Николай Федоров. Алар еш кына икәү бергә уйнарга яратканнар (гөслә белән гармун дуэты).

Фоторәсемдәге курайчы махсус игътибарга лаек. Ул – Радик Фролов, музыка укытучысы. Заманында мәктәптә курай түгәрәген, авылда исә тынлы оркестр оештырган шәхес! Өрмә уен коралларын да үзе ясаган.

Арттагы рәттә баян тотып төшкән кеше – Радик Дмитриев (1955 елгы), хәзер Казанда яши. Янәшәдә (иң кырыйда) аның энесе – Геннадий Дмитриев (1963 елгы), Субаш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, төрле музыка коралларында уйный белә. Шулардан: курай, кубыз, гармун, баян, сорнай, бәрмә музыка уен кораллары, ә соңгы елларда гөсләне дә үзләштергән.

Сулда – гөсләче Анфиса Федорова. Уңда – Эльмира Каюмова. Ю.Субаш авылы

Чарада күпчелек Югары Субаш вәкил­ләре катнашты. Алардан тыш, икенче рәттә карадан киенгәне – Балтачтан Рамазан бабай (тальянчы, гармун ясаучысы) һәм аның янәшәсендә – Радик Михайлов (күренекле шәхес, озак еллар буе районда мәдәният бүлеген җитәкләп, җирле фольклор традицияләрен саклауга саллы өлеш керткән кеше).

Сүземне төгәлләп, шуны әйтәсем килә: без еш кына шартлар, матди ярдәм булмавына зарланып, хөкүмәтне яки кемнедер гаепләргә яратабыз. Ә күп нәрсә үзебездән тора лабаса! Хәтта бер генә кешедән дә! Субашлылар, бернигә дә карамыйча, авылларында менә дигән иҗади тормыш белән яшәгәннәр, хәзер дә шулай гөрләп яшиләр. Үзләре сәләтле, үзләре актив! Элеккеге мәдәният йорты башлыгы Илья Васильевны (фотода ул уңнан икенче) җылы сүзләр белән һаман искә алалар. Хәзерге директоры да – Хәлил Фәезов (1967 елгы), «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбльнең җитәкчесе, уңышлы эш алып бара.

Автор фотолары

 

Комментарий язарга