Керәшен татарларының туй йолалары

Егет белән кыз үзара сөйләшеп, өйләнешергә килешкәч, егетнең әти-әнисе һәм тагын өч кеше (1 хатын-кыз, 2 ир-ат – егет ягыннан туган булырга тиешле кешеләр) кыз өенә бара.

Алар: «Без даулап та, яулап та түгел, килешеп-сөйләшергә, егет белән кызны бер гаилә итәр өчен килдек», – дигән белдерү ясый.

«Очраштыгыз, уйнаштыгыз, уйлаштыгыз, инде тормыш корыгыз», – ди арадан берсе. Җырлап та әйтәләр:

«Карт имәннең каерысын

Каерырга килдек без.

Әткәсеннән-әнкәсеннән

Аерырга килдек без».

Кызны сорарга барганда бербөтен ипине, тозны ашъяулыкка төреп алып баралар. Кыз алышырга килгән хатын:

«Әйдә, кодагый, күлмәк тегик,

Икебез пар яшелдән.

Киленебезне теләп алабыз

Үзебез белгән нәселдән», –

дип җыр башлый. Кара-каршы җырлашу китә. Бераз өстәл артында утырганнан соң, егет ягы, кызны алып, өенә кайтып китә. Егет өенә кайткач, аның әти-әнисе киленне каршы чыгып ала. Киленнең аяк астына тун җәяләр һәм яңа бөтен ипине башлап, аның кибән башына май ягып, егет белән кызга бүлеп каптыралар. Егетнең әнисе киленгә шундый сүзләр әйтә: «Төкле аягың, йолдызың, армас йөрәгең, талмас беләгең, тәмле-татлы телең белән кил».

Егетнең ата-анасы туйга хәтле кыз йортына кода көйләргә бара, ягъни туйны үткәрү чаралары турында үзара киңәшеп сөйләшәләр (туй кайчан була, ничә пар кунак чакырырга, ашлымы-ашсызмы, бүләклеме-бүләксезме һ.б.). Туй башлыгын билгелиләр. Туй башлыгы аргыш дип атала, ә кияү егете туй йөртүче була. Туйның аргышы һәм кияү егете ике яктан да билгеләнергә тиеш.

Менә туй көне килеп җитә. Егет белән кыз бу көнне язылыша. Кияү һәм кәләш белән аларның дуслары, туганнары бара. Кайткач, өстәл артына утыралар. Яшьләр өстәл артында өлкәннәр килгәнче генә утырырга тиеш, аннан соң алар таралыша.

Туй алырга аргышның кияве һәм кияү егете юл тота. Авылда булса, атка кыңгырау тагып, килен чиккән сөлгене элеп, җырлап баралар. Кыз өендә аның ягыннан туйга барасы барлык кунаклар да җыйналышып көтеп тора. Шуннан соң атларга яки машиналарга төялешеп, туй буласы йортка китәләр.

Туй йортына барып җиткәч, егет ягы туй кунакларын җырлап каршылый:

«Алтыннардан басмалар, әй, салганчы,

Көмешләрдән күпер салабыз,

Сезнең киләселәрне белеп,

Каршылар чыгып алабыз».

Кыз ягы:

«Каршы бакчаларда – куш умарта,

Куш умарта эчендә – кортлары.

Алтыннан – багана, көмештән – капка,

Шушы микән кодалар йортлары.

 

Кара урманнарга барып керсәм,

Урман каравылчысы йорты икән.

Боярлар йорты, дип торам,

Кодалар йорты икән.

 

Су буенда була микән ак мунчалар,

Ат бәйләргә булыр микән култыксалар.

Бер-ике кич кунар идек,

Безне монда кундырсалар.

 

Агыйделләргә басма салдым

Су астыннан чыккан таш белән.

Безне кодалар көтеп торган

Пешкән аш һәм олыгайган баш белән».

 

Шуннан соң түшәк сатулашу башлана:

«Сатулашу, тартышулар –

Сатучының хәйләсе.

Сорочида, билгеле инде,

Мең сум тора бәясе.

 

Әфлисун, әфлисун,

Әфлисун тәмле лә соң;

Әфлисуннар тәмле дә соң,

Түшәкнең бәясе төп-төгәл биш йөз сум».

 

Бу күренеш беткәч, аргыш түшәкне кияүгә бирә һәм матур сүзләр әйтә: «Икәү ятыгыз, өчәү торыгыз, башыгыз авыртмасын, саныгыз сызламасын, тигез гомер итегез, матур яшәгез, санлашып торыгыз».

Моннан соң, өстәл янына утырту башлана. Кыз ягыннан килгән кунакларны аргыш үзе утырта. Егет ягындагылар сыйлый башлый. Сөйләшү, көлешү… Әйтәсе сүзләр әйтелә, тост тотыла. Егет ягындагылар җыр башлый:

«Ничектәй килдегез сез безгә,

Батмыенча Кара диңгезгә;

Кадерле кодалар сез безгә,

Ни сый-хөрмәт бирим мин сезгә.

 

Күк күгәрченнәр мин очырдым,

Ындыр табакайларына төшердем.

Инде, шөкер, берләр Ходайга –

Сез кодаларны кулга төшердем.

 

Өстәл өсләрендә, әй, ашъяулык,

Ашъяулык өстендә ашамлык;

Ашагыз-эчегез, кодаларым,

Сезнең өчен пешергән ашамлык.

 

Кара урманнарның уртасында

Карамалар булды бөккәнем.

Иртәдән алып кичкә кадәр

Сез булдыгыз минем көткәнем».

Кыз ягы җырлый:

«Айлар килдек без, айлар килдек без,

Агыйделләр кичеп килдек без.

Агыйдел кичеп, суын эчеп,

Бер күрешер өчен килдек без.

 

Сезләргә килдек без кунакка

Ак самавыр белән чәй эчтек.

Инде, шөкер, берләр Ходайга –

Сез кодалар белән күрештек.

Кырларга чыксам,

                            мылтыккайлар алам,

Урман киекләре атарга.

Өстәл тулы тәмле ризык,

Белмибез, кодагый, кайсын ашарга».

(Кара-каршы җырлау дәвам итә.)

Шуннан соң, табынга аш чыга башлый. Аны җырлап чыгаралар:

«Салкын чишмәләрнең төпләреннән

Җыеп кына алдым вак таш,

Сез кодалар килеп кергәч,

Пешереп үк алдым кайнар аш.

 

Күкти сыерларның сөтен саудым,

Казаннарда калач басарга,

Безгә Ходай шулай язсын –

Бергә-бергә ризык ашарга.

 

Ике лә басу бергә булса,

Атарбыз киеккәйләр бар булса;

Гомергә шушылай бергә йөрешербез,

Аллакай безгә әгәр боерса».

 

Килгән кунаклар аш бирүчеләргә җырлап чәркә бирә:

«Болан бияләйгә караганда,

Күн ди бияләйләр катырак;

Бу чәркәләрне сез эчәсез,

Аш ияләре белән булса татлырак.

 

Чын ди чынаяклар мин алдырдым

Яңа гына Кытай йортыннан,

Атлы килеп, җәяү китмә,

Эчеп җибәрерсең бер тыннан.

 

Юл ди буйлары ай имәнлек,

Имәнлекәйләрдә уңа игенлек.

Алдагы көннәрне Алла белсен,

Бүгенге көннәребез иминлек».

 

Әгәр туй ашлы булса, кыз ягыннан килгән ашны да җырлап чыгаралар:

«Безнең өстәлләргә шул килешә,

Челтәрләп үк суккан ашъяулык.

Кем ашы, дип, сез сорасагыз?

Әтекәй белән әнекәйдән

                        калган ди ашамлык.

Сары атларыңны садка җибәр,

Бар бит сезнең сәйфан садыгыз.

Ара ерак, юл пычырак,

Авыр тартып килде атыбыз».

 

Җырны кодалар дәвам итә. Егет ягы җырлый:

«Бер ди кулларында, әй, ал ди яулык,

Бер ди кулларында гөл яулык.

Бик зур дәүләтләр белән кодалар килә,

Каршы алыйк, аякка басып».

Кыз ягы җырлый:

«Биеккәй тауның башларында

Бодайлар коеладыр бер җиткәч,

Кыз балалар бик жәл дә бит,

Тотып кына булмый бер җиткәч».

 

Бергәләп җырлыйлар:

«Урманнарга барсам, күкеләр атам,

Урман күкеләренең күклесен.

Безнең теләгәннәр безгә булды,

Безне теләгәннәр үкенсен».

 

Бәлеш чыгарганда да кара-каршы җырлаулар дәвам итә:

«Бәлешләр ясадым миннәр чүгәләп,

Әй, бәлешләрем лә булган, әй, тәбәнәк;

Әй, бәлешләрем лә булган, әй, тәбәнәк,

Ә ясаучылары аның, әй, ябалак.

 

Биек тауның башларында

Солы кибәннәре кем куйган,

Ашыйк-эчик без, кодалар,

Ашау-эчүләрдән кем туйган?!»

 

Бәлешләрне урнаштырып бетергәч, кыз ягы тиз генә барысына да чәркә тоттыра һәм җырлый:

«Агыйделдән пароход килә,

Алдагысында дөге лә ярмасы;

Алдагысында дөге лә ярмасы,

Пешерүчеләре шәһәр алмасы.

 

Төнге тынлык эчләрендә,

Шыгырдыйдыр байларның капкасы.

Килгән кодачаларның ашыйсы килгән,

Ачасызмы бәлешнең капкачын?

 

Пелис чалбар без кимибез,

Без киябез атласын;

Йөз сум булсын, мең сум булсын,

Сез ачасыз бәлешнең капкачын».

 

Аргышка, кияү егетенең чәркәләренә бүләккә яулык ябалар, бәлешләрне ачкач, ашларын мактап җыр җырлыйлар:

«Өсләрегездәге киемегез

Буй-буй киткән яшеле,

Кашыгыз кара, буегыз зифа,

Сез кайсы пәйгамбәрләрнең нәселе».

 

Сыйлашу-җырлашу шулай дәвам итә.

Каз чыгару булса, мондый җырлар:

«Кода кеше бик зур кеше,

Зур эшләрне башкара.

Кода, тешләрең бармы соң

Казның башын ашарга?

 

Кодагыйның яшь чагында,

Җылы булган куены.

Башны муен йөртә, диләр,

Кодагыйга муены.

 

Син бит минем туган түгел,

Син – кода кеше генә.

Кода, сиңа кисеп бирәм,

Казымның түшен генә.

 

Йөгерә-йөгерә уйнап йөри,

Кара сарык бәтие.

Йөгерә-йөгерә эшләр өчен,

Киленемә тәпие.

 

Тәлинкәгә турамыймын

Казымның бөтен санын,

Ике боты кияү белән

Кызга тиеш бит аның.

 

Биек тауның башларыннан

Төшеп килә буш арба,

Ә канаты кыз балага

Бу йортлардан очарга.

 

Бөтен казны өлешләргә

Син бераз үзең чамала,

Инде хәзер тигез итеп

Тура кодачаларга».

 

Җырлашып, кара-каршы сыйлашкач, бераз биеп, ял итеп алына. Кунаклар яңадан өстәл артына утыра. Тау итү (сый өчен хөрмәтләү) башлана:

«Туп-туп баскан туры атның

Тояк эзгенәен ком баса.

Бу илләргә ничек килер идек,

Сез кодаларыбыз булмаса?

 

Биеккәй тауларның, әй, башында,

Ширбәт сиптем очкан кошларга.

Ашадык та без, эчтек тә, хөрмәт күрдек,

Дәүләт яусын шушы йортларга.

 

Алтыннардан бура бураттым,

Эчләрендә ашлык бетмәскә.

Без, кодалар, сезгә шуны телибез –

Башыгыздан дәүләт китмәскә.

 

Мич башыннан егылуның

Бар бит аның чарасы.

Кайту өчен курыкма син,

Үзебездә чамасы.

 

Сафьян итекләр алдырдым,

Аякларыма сыймагач.

Сезгә күңелләребез булды инде,

Ихлас күңел белән сыйлагач.

 

Ак мунча алачыгында

Яшь килен талкан талкый,

 

Кодалар, гаеп итмәгез.

Җиккән атыбыз заркый».

Шуннан кунакларны озата чыгалар, киенү, җырлашу һәм озату башлана:

«Башыңа кигән сүрәкәңне

Сары укалар белән йөзләрбез.

Сездә күргән сый-хөрмәтне

Сагынып-сагынып сөйләрбез».

 

Шулай итеп кунаклар таралыша. Туй тәмамлана.

Бу туй йоласы Питрәч районының Ки­бәч авылында үткәрелгән туйлардан туп­ланган. Мәкалә 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән һәм бик күп туйларда аргыш булып йөргән әнием Пелагея Борисовна Курицына сөйләгәннәрдән һәм үзем күргәннәрдән чыгып язылды.

Мәкаләгә фоторәсемнәр Р.Г.Мөхәммәдованың «Керәшен татарлары киеме» дигән китабыннан (Казан: «Сүз», 2015) алынды.

 Галина Золина, Казандагы 15 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарий язарга