Керәшен гаиләсе 

Керәшен гаиләсе – җәмгыятьнең борынгы йола, гореф-гадәт һәм тради­цияләрне хөрмәт итеп яши торган бер кисәкчәсе. Зур гаилә берничә угыл, аларның хатыннары

 һәм бала-чагаларыннан тора.Гаиләнең җитәкчесе һәм йортның хуҗасы – галәдәге иң өлкән ир-ат.

Керәшеннәрдә ишле гаиләләрнең күп булуы йорт хуҗасының нәсел-ыруны таркатырга теләмәве һәм икътисади фактор белән аңлатыла. Аңлашыла ки, әгъзалары төрле һөнәргә ия булган зур гаиләгә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә, моның өчен кирәкле корал тупларга, йортта уңай тормыш шартларын тудырырга күпкә җиңелрәк. Андый гаиләләр хәллерәк һәм хуҗалык җәһәтеннән дә куәтлерәк булган. Шулай ук ишле гаиләнең кимчелекле ягын да әйтергә кирәк: йортта яшәүчеләргә хуҗалык һәм көнкүреш мәшәкатьләре күбрәк йөкләнгән, хуҗадан кала, башка ир-атлар мөстәкыйльлекне дә югалткан. Бер түбә астында күп кеше яшәгәнлектән, көнкүреш сәбәпләре аркасында еш кына каршылык килеп чыккан, гаиләнең башка әгъзалары, шул исәптән өйләнгән угыллар да йорт хуҗасына карусыз буйсынып, аның басымы, күзәтүе астында яшәгән.

Җиткән балалары булган йорт хуҗасы гадәттә кыр эшләре белән шөгыльләнмәгән, төп игътибарны йорт-утар хуҗалыгына биргән. Үсеп килүче балаларның киләчәген кайгырту да аның өстенә йөкләнә. Нәкъ менә ул, әлбәттә, хатыны белән киңәшеп, бала һәм оныкларын башлы-күзле итүдә төп фикерне әйткән. Киленне сайлаганда аның сәламәтлеге, хуҗалык эшенә җаваплы каравы, эшкә сәләтле булуы, гаилә һәм җәмгыятьтә дәрәҗәле булуы – төп таләп. Хәлле гаилә киленне байлар арасыннан, ә ярлылар исә балаларына тиң ярны авылда яшәүчеләрнең түбән катлавыннан эзләргә мәҗбүр. Өлкән буын керәшеннәре арасында яучылар да киленне табып биргән. Әти-әниләр зур бәйрәм, ярминкә һәм базар көннәре вакытында кәләш сайлаулар үткәргән. Моннан тыш, кайбер авылларда, булачак килен һәм кияүнең холык-фигылен тикшерү өчен гаилә советлары оештырганнар, шунда ук яучылык һәм никах мәсьәләләре дә хәл ителгән.

Киленне сайлаган вакытта аның тышкы кыяфәте бөтенләй игътибарга алынмаган диярлек, еш кына егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәт тә инкарь ителгән. Тормыш тәҗрибәсе күпкә баерак булган ата-ана үз баласының кем белән бәхетле буласын яхшырак белә, дип саналган. Бу мәсьәләдә ата кешенең әйткән фикере бернинди бәхәскә дә урын калдырмый. Керәшеннәрнең мәгърифәтчесе Василий Тимофеевның бу турыдагы истәлеге игътибарга лаек. 1850 еллар азагында монас­тырьга китеп, гомерен илаһи мәхәббәткә багышларга җыенган Василий, әтисенең әмеренә буйсынып, бер чибәркәйгә өйләнергә мәҗбүр була. Авылның шактый зыялы укытучылары, дьякон һәм башка чиркәү әһелләренең дә өйләнү, башлы-күзле булу мәсьәләсен ата-аналары хәл иткән. Гомумән, керәшеннәрдә ата-ана белән килешенмәгән, аларның ризалыгыннан башка булган никах искиткеч зур гөнаһ.

Дөрес, яшь гаилә барлыкка килүне ата-ана эше генә дип санау берьяклы караш булыр иде. Күмәк бәйрәм, кич утырулар вакытында яшьләр мәсьәләне үзләре дә хәл итеп куйган. Керәшеннәр арасында кыз урлау бик еш булып, ата-анасы кызын сөеклесенә бирергә теләмәсә, булачак кияү, озак уйлап тормый, кәләш белән вакытын килешеп, эңгер-меңгер вакытта тиң ярын урлап качкан. Бу очракта ата-ана никахка ризалык бирергә мәҗбүр, чөнки урланган кыз егет белән якынлык кылырга өлгергәнме-юкмы, аның инде кире туган йортына әйләнеп кайтуы зур хурлык. Ярлы гаиләләрдәге егетнең кыз урлавы ата-ана белән килешеп башкарылу очраклары да булган, чөнки аларның туй, сый-кунак мәҗлесләре үткәреп торырга матди мөмкинлеге булмаган.

Егетнең үзенә ошаган кызны мәҗбү­ри­ләп урлап китү очрагы да күзәтелгән. XIX гасырда нагайбәкләрнең тормышын һәм гореф-гадәтләрен тасвирлаган Е.А.Бектеев: «Аларда килен урлап алып кайту гадәте бар. Җиткән кыз ялгызы гына беркая да чыга алмаган, чөнки урлап китәргә уңайлы вакытны көтеп кенә торалар. Әгәр дә әти-әни шунда ук урлау очрагын белсә, кыз артыннан, аны эзләп йөгергән», – дип яза.  Киленне мәҗбүри урлап алып кайту мәлки керәшеннәрендә дә киң таралган. Урлау гадәттә язгы һәм җәйге әйлән-бәйлән уеннары вакытында булган. Күрше-тирә авыллардан кунакка яки кич утырырга килгән кызлар да урланган, әмма мондый очрак бик аз күзәтелгән.

Гадәттә керәшен гүзәле 16-22 яшендә кияүгә чыккан, ә егет 18-22 яшьтә өйләнгән. Бу яшьне узып китеп тә кияүгә чыкмаган кызга хөрмәт булмаган, аның турында «сазаган кыз» дип әйткәннәр. Күп очракта мондыйлар физик яки психик яктан кимчелекле булган. Гомумән, керәшеннәрдә гаилә кормау илаһи тәртипне бозу – гөнаһ, гаиләсенә, туган-тумачаларына илтифатсыз мөнәсәбәт, дип саналган. Шул сәбәпле, никах яше җитү белән, балаларны тизрәк кияүгә бирергә яки өйләндерергә тырышканнар.

Кәләш кияүдән берничә яшькә ке­черәк булган. Хатын олы яшьтә булган очракта, бу гаиләдә хатын-кыз булмаган һәм барлык йорт-хуҗалык эшләре дә киленгә йөкләнгән.

Никахка кадәрге җенси мөнәсәбәт кискен тәнкыйтьләнеп кенә калмаган, ә җәмгыять һәм гаилә әгъзалары тарафыннан кырыс җәзага да дучар ителә алган. Дөрес, егет язмышына бу гамәл әллә ни йогынты ясамаса да, кызлар өчен гаять куркыныч. Гыйффәтен югалткан туташ башкаларның кырын карашына, төрле мыскыллауларга дучар ителгән, тиз генә кияүгә дә чыга алмаган. Еш кына ул үз-үзенә кул салган. Никахка кадәрге җенси мөнәсәбәтнең татар халкы тарафыннан кырыс тәнкыйтьләнүе дәүләт статистикасы мәгълүматларында да чагылыш тапкан. Н.А.Бухалов тикшерүендә 1858-1891 еллар аралыгында Казан губернасында яшәүче татар һәм чуашларда никахсыз туган балаларның саны башка милләттәгеләр белән чагыштырганда шактый аз икәнлеге теркәлә. Кайбер елларда исә мондыйлар бөтенләй тумаган.

Калым киленнең гаиләсенә эшче кулны алган өчен компенсация буларак бирелгән. Нигездә ул билгеле бер суммадан һәм мал-туардан гыйбарәт. XIX гасыр дәвамы һәм ХХ йөз башына калымның күләме кимегән, бу авылларда кеше саны арту һәм элеккеге гаилә традицияләренең югала баруы белән аңлатыла. С.М.Матвеев күзәтүләренә караганда, ХХ йөз башында Минзәлә өязе керәшеннәре нибары 10-50 сум калым бирсә, күршедә генә булган бәләбәйлеләр 80 сумга кадәр түләгән.

Булачак килен бирнәне хезмәткә яраклы булгач ук әзерли башлый. Аңа кул эшләре әйберләре һәм гаилә башлыгы биргән мал-туар да кергән. Бирнә хатынның шәхси мөлкәте булып, ул аннан иренең, хәтта гаилә башлыгының да рөхсәтеннән башка файдаланырга хаклы. Килен белән килгән мал-туар да хатынның шәхси мөлкәте. Хуҗабикә вафатыннан соң гына әлеге байлык иренә яки балаларына мирас ителә. Ә инде балалар булмаган очракта, хатынның элекке гаиләсе иреннән бу мөлкәтне җәмәгать суды ярдәмендә тартып та алырга хокук­лы. Әгәр дә аерылу очрагы булып, балалар төп гаиләдә калса, бирнә ир кеше милкенә күчкән, ә киресенчә булса, әлбәттә, хатын белән бергә киткән.

Яшь килен иренең туган-тумачаларына да бүләксез килмәгән: ир-атларга өйдә тукылган күлмәк, кирәк-ярак өчен кечкенә капчыклар, хатын-кызларга баш киемнәре биргән.

Ир кеше хәерче гаиләдән булган очракта, аның калым һәм башка бүләкләргә акчасы булмау сәбәпле, туй уздырып мәшәкатьләнмәгәннәр. Килен дә иренең туганнарына нинди бүләк әзерлим икән дип баш ватмый: сандык төбенә вак-төяк кирәк-яракны гына сала да килә.

Чиркәүдә никахлашу мәҗбүри таләп булып, яшь парлар бер-берсенә мәхәббәтне балдак яки тәре алмашып ныгыткан. Әмма этнографик материаллар чиркәүдә никахлашуның XIX гасырның икенче яртысында, православие көчәеп, аның этик нормалары халыкка үтеп керә башлаган вакытта гына керәшен традициясенә әверелүе турында сөйли. 1879 елда студент Н.Заленцов мәлки керәшеннәре турында менә ниләр яза: «Христиан дине буенча никах аларда сирәк. Киленне хәзер дә кияү калым түләп сатып ала, туйлар елның теләсә кайсы көнендә, хәтта пост вакытында да була. Яшьләрнең дә күбесе үзләренчә яши, әмма алар арасында чиркәүдә никах укылмаган». Н.Одингитриевский шундый ук күренешнең Мамадыш һәм Лаеш өязе керәшеннәрендә дә булуын яза: «Керәшен татарлары никахка игътибар итми. Гаилә корганда алар православие чиркәве таләпләре турында аз белә».

Тол калган хатынга алты атнадан да иртә кияүгә чыгарга ярамаган. Бу вакыт аралыгында ул ире йортында яшәргә тиеш. Аеруча яшьләй тол калганнар кабат кияүгә чыгарга ашкынган, чөнки аңа хуҗалыкны алып барырлык, балаларына әти булырдай ир-ат кирәк. Ишле гаиләдәге тол хатынның кияүгә чыгарга теләве аның инде үзенә ят булган кешеләр арасында авыр тормышта яшәве белән аңлатыла. Мондый очракта ул гади хезмәтче дәрәҗәсендә генә калган.

Яңа ир тол хатын белән килгән балаларны уллыка һәм кызлыкка алган яки аларны кабул итмәскә дә хокуклы. Соңгы очракта ана һәм аның яңа гаиләсе элекке ирдән балаларга мирас булып калган мал-мөлкәтне дә калдырырга тиеш. Мондый очракта балалар һәм мирас малы туганнар карамагына тапшырыла. Ә якын туган булмаганда, балалар авыл җәмәгате химаясендә кала, халык сабыйларны, аларның мөлкәтен кайгырта торган кешене сайлый. Балигълык яшенә җиткәч, барлык мал-мөлкәт тә балаларга тапшырыла. Әгәр дә мөлкәт югалган яки сарыф ителеп беткән очракта, химая кылучы җавапка тартылган.

Керәшеннәр арасында катнаш никах турында да әйтми мөмкин түгел. Гадәттә, яңа чукынып, керәшен авылына килеп урнашкан башка милләт вәкилләре үзләренең этномәдәни традицияләрен югалткан. Кире күренеш тә күзәтелгән: яңа җирләргә күченгән керәшеннәр, татар булмаган башка халыклар белән мәдәни багланышка кереп, җирле халык белән туганлашкан, үз гореф-гадәтләрен, телне оныткан. Мәлки керәшеннәре, чуашлар белән күрше яшәү сәбәпле, алар белән туганлашкан. Бу күренеш мәлкилеләрнең телендә, матди һәм рухи мәдәниятендә сизелерлек эз калдыра. Ә алардан туган балалар үзләрен керәшен дип санаган, татарча сөйләшкән.

Урыслар һәм керәшеннәр бергә яшәгән авылларда катнаш никах бик аз санда һәм гадәттән тыш очракта гына булган. Дин уртак булса да, тел, гореф-гадәт, гомумән, менталитет башка булу урыс белән бер ятакка ятуны чикләгән.

Яңа кияүгә чыккан, әмма гаиләнең тулы хокуклы әгъзасына әверелеп китә алмаган яшь киленнең хәле аеруча мөшкел. ХХ гасыр башына кадәр диярлек керәшеннәрдә шундый гадәт саклана: кыз килен булып төшкәч тә өлкәннәр, аеруча каенатасы белән сөйләшергә хокуксыз. «Тел яшерү» каената сөйләшергә рөхсәт биргәнчегә кадәр дәвам итеп, бу бер йола рәвешен алган. Каенатасының нинди дә булса бәйрәм вакытында кунак­лар каршында әлеге табуны бетерергә теләвен белгән яшь килен йорт хуҗасына стакан белән балдан ясалган алкогольле эчемлек китерә. Шулвакыт каенатасы: «Нәрсә бирә ул?» – дип сорый. Җавапны ишеткәннән соң, стаканга көмеш акча сала һәм кире бирә. Килен, эчемлекне эчеп, тәңкәне алганнан соң, яңадан эчемлек салып бирә, монысын инде каената үзе эчә. Шуннан соң гына хатын гаиләнең барлык әгъзалары белән дә сөйләшү хокукына ия. Нагайбәкләрдә дә шуңа охшаш йола бар: киленгә тәңкә биргәндә: «Алтынмы әллә көмешме?» – дип сорыйлар. Сорауга җавап биргәннән соң «тел яшерү» бетерелә.

1921 елда, гадәт буенча килгән хокукны өйрәнгән вакытта, Казан керәшен педагогик курсларында укучылар тарафыннан: «Ир – хатынның хуҗасы, аның хакимияте бик зур һәм чикләнмәгән», – дигән нәтиҗәгә киленә. Никах хатынның яңа хуҗага буйсынуын символлаштырган. Кияүгә чыгар алдыннан булачак килен һәм аның дус кызлары моңлы җырлар җырлаган, кызлык хөрлеген югалтканга елашкан. Ир хатынының әхлагы, гамәлләре өчен гаилә һәм җәмгыять алдында җаваплы. Кайбер очракта хатынның тәртипсез эшләре өчен ире җәзага тартылган. Ирнең дә үз хатынын кырын гамәл кылган өчен җәзалавы бер дә гаеп дип саналмаган, авыл халкының да мондый гаилә эшләренә тыкшынырга хокукы юк. Ирне әлеге кырыс адымнан фәкать гаилә башлыгы гына тыярга мөмкин. Әгәр дә хатын иреннән китеп барса, ул аның кире кайтуын үтенә алган, әмма хатынның иргә карата мондый хокукы юк.

Хатыннарга чит ир-атлар каршына башны капламый һәм аяк киемен кими чыгу рөхсәт ителми. Нагайбәкләрдә исә яшь килен берникадәр вакыт йорттагы бар кешенең дә аяк киемен кидерергә һәм салдырырга тиеш.

Табын артына гаилә башлыгы утырганнан соң гына ашарга рөхсәт. Икмәк һәм итне дә хуҗа кеше генә бүлгән. Иң зур һәм яхшы кисәкне өлкән угыллар ашаган. Кош итен бүлгәндә иң тәмле кисәк белән баш өлеш – йорт хуҗасына, ә арткы кисәк хатын-кызларга бирелгән. Моны керәшеннәр: «Өйдә утырган кешегә арты да ярар», – дип аңлаткан.

Этнографлар керәшен гаиләсендә хатын-кызларның социаль һәм хуҗалык эшләрен хәл иткәндә шактый ирекле эш итүе турында яза. Аеруча йорт хуҗасы хатынының гаиләгә йогынтысы зур. Ул йорт эшләре, башка хатын-кызлар һәм балигъ булмаган балалар белән идарә итеп, ире вафатыннан соң да гаилә эшендә мөһим рольне саклап кала. Тол калган ана тирә-яктагыларның игътибары һәм хөрмәтенә лаек, аның сүзен һәркем, шул исәптән гаилә башлыгы булып калган улы да тыңларга мәҗбүр.

Аерылышу процессы чиркәү кагыйдә­ләре буенча, җитәрлек мотив булганда гына башкарылырга тиеш. Аерылган хатын элекке гаиләсенә күченә. Ул үзе белән фәкать бирнә һәм башка шәхси әйберләрен генә алып китә. Сабыйлар ир кешенең гаиләсендә кала, кайбер очракта гына, аерылган иренең рөхсәте белән, хатын күкрәк баласын һәм кызларын алып китә алган. Улларны алып китә алмавы, аларга имана җир беркетелү белән аңлатыла булса кирәк. Керәшеннәрдә аерылышу бик сирәк очракта гына күзәтелгән, гадәттә, гаилә эчендә булган конфликтны тышка чыгармаска тырышканнар.

Керәшеннәрдә ата кеше балаларына гаять кырыс һәм таләпчән. Ул балаларны азыктан мәхрүм итә һәм аларга тән җәзасы бирә алган. Кырыс тәрбия һәм дисциплина җәмгыятькә лаеклы алмаш әзерләгәндә иң дөрес ысул, дип саналган. Балаларга әти кешенең йомшаклыгы хупланмаган – мондый мөнәсәбәт кире нәтиҗәгә китергән, бала иркә, ваемсыз һәм ялкау булып үскән.

Керәшен үз балаларын кечкенәдән үк хезмәт белән тәрбияли. Җиде яшьлек бала әти-әнисе белән урып-җыю эш­лә­рендә катнаша, мал-туар карый һәм хуҗалык хезмәтен башкара, 12-13 яшендә исә җир тырмалый, көтү көтә, ә инде 14 тулгач, сука белән кырга чыга һәм иген чәчә. Кызлар исә, кул эшләренә өйрәнеп, бирнә әзерләгән.

Кыр эшләрендә вакыт үткәргән әти-әнинең сабыйларны тәрбияләргә әллә ни вакыты да калмаган, аеруча кечкенә гаиләләрдә хәл мөшкел. Цивиль өязенең Иске Корбаш авылында туган П.Томлеев яшьлек еллары турында менә ниләр яза: «Эш вакытында балаларның үзләрен генә калдыралар. Кайберләренең күлмәкләре җыртылган, алар урам буенча мүкәләп йөри. Сабыйлар турында уйлаган кеше дә юк. Кич белән эштән кайткан әти-әни балаларның кайдадыр комлыкта йоклап ятканын яки уйнап утырганын күрә». Шулай итеп, сабыйлар күп вакытны урамда, башка балалар белән уйнап уздырган, әти-әниләре кушкан вак-төяк йомышны да үтәгән.

XIX гасырның икенче яртысыннан балалар тәрбиясе белән православие мәктәбе шөгыльләнә башлый. Миссионерларның тырышлыгы белән Казан, Вятка, Оренбург һәм Уфа губерналарындагы керәшен авылларында татар телендә белем бирә торган башлангыч мәктәпләр барлыкка килә. Анда укучылар Н.И.Ильминский системасы нигезендә укырга-язарга өйрәнеп, хрис­тиан рухында тәрбияләнә.

Керәшеннәрнең кунакчыллыгы турында аерым әйтергә кирәк. Гаиләнең матди хәле нинди булуга карамастан, теләсә нинди кунакны табынга чакырганнар. Йорт бусагасын атлап кергән кеше тәкъдимне кире кага алмый, югыйсә, бу нәсел-ыруны хурлау саналган. Табын артына утырырга теләмәсә, аны мәҗбүриләгәннәр, хәтта физик көч тә кулланганнар. Керәшен һәркемгә, хәтта үзара мөнәсәбәт начар, күпмедер дәрәҗәдә дошманы булган кешегә дә кунакчыллык күрсәткән. Бәйрәмнәр вакытында исә, табынга туган-тумача, дус-иш, күрше-тирә һәм башка авылдашлар, хәтта якын авыллардан да кешеләр, шул исәптән мөселман татарлар һәм урыслар да чакырылган.

__________________________________________

Чыганаклар:

  1. Одигитриевский Н. Крещеные татары Казанской губернии. – М., 1895.
  2. Ответы на анкету о семейных отношениях и обычном праве у кряшен (1921 г.) // Научный архив Чувашского государственного института гуманитарных наук (НА ЧГИГН). Отд.I. Фонд Н.В.Никольского. Д.305. Л.286.
  3. Серебряков Н.А. Сочинение о семейных отношениях кряшен (дер. Кибечи Лаишевского кантона ТАССР) (1921 г.) // НА ЧГИГН. Отд.I. Фонд Н.В.Никольского. Д.314. Л.184.
  4. Калмыков А. Ответы на анкету о семейных отношениях и обычном праве (с. Албаево Мамадышского кантона ТАССР) (1921 г.) // НА ЧГИГН. Отд.I. Фонд Н.В.Никольского. Д.310. Л.21.
  5. Бектеева Е.А. Нагайбаки (крещеные татары Оренбургской губернии). (1895 г.) // Научный архив Русского географического общества (НА РГО). Разряд 26. Оп.1. Д.24. Л.8.
  6. Осипова Л. Моя деревня (с. Молькеево Цивильского уезда ЧАО). (13 июня 1921 г.) // НА ЧГИГН. Отд.I. Фонд Н.В.Никольского. Д.309. Л.97.
  7. Бабушкин И.Д. Казан губернасы Лаеш өязе Алан-Полянка авылының өйләнү йолалары турында язмасы (1921 ел) // ЧДГФИ МА. 1 бүлек. Н.В.Никольский фонды. 311 сак. бер. 155б.

 

Комментарий язарга