Керәшеннәрнең корман бәйрәме

Карагруһчы урыс милләтчеләреннән торган «Урыс җыены» оешмасының Казан бүлекчәсе рәисе урынбасары, Урыс чиркәве тарихчысы Пётр Васильевич

 Знаменскийның (1836-1917) этнографик язмасында хәзергеМамадыш районы Албай авылында яшәүче керәшен татарларның борынгы, гомумтөрки дини традицияләре – Күк Тәңре һәм агач культы белән бәйле «корман», ягъни корбан бәйрәме тасвирлана. 1868 елда миссионерның көндәлекләреннән кыскартып, Халык мәгарифе министрлыгы журналында басылган әлеге мәкаләне урыс теленнән тәрҗемә кылып, сезнең хозурга да тәкъдим итәбез.

______________________________________________________________________

Әрнәш авылы кешеләре чиркәү бәйрәмнәрен бик олылап бетерми, аларның борынгыдан калган үз бәйрәмнәре, мәҗүси-шаманлык заманыннан сакланган үзләренә башка дини гореф-гадәтләре бар. Болар – «чук» hәм «корман» йолалары. Алар белән бик җентекләп таныша алмасак та, байтак кына күрдек hәм ишеттек, шуларны сезгә дә җиткерәбез.

16 нчы июльдә Әрнәшкә килгәч, кич белән бер керәшен йортында безгә урман караучы урыс белән очрашырга туры килде. Сүз арасында ул безгә Әрнәш кешеләренең «изге имән»нәре, «изге чишмә»ләре барлыгын сөйләде. Шуның янында алар корман уздыралар, мал-туар иминлеген, бал кортлары үрчемле, иген уңышлы булуны үтенеп, имәнгә келәү итәләр. Шунлыктан имән «изге» санала, имәнне кискән яисә аның янында әдәпсезлек кылган кешенең аяк-кулы корый, гарип кала, дип ышаналар. Урман караучы йоланың башка вак-төяген җентекләп сөйли алмады, ул «чук»ка үзе дә әhәмият бирмәгән. Корман йоласына инде соңга калсак та (ул без килгән көнне уздырылган), «изге имән»не барып күрергә булдык.

20 июльдә, Илья пәйгамбәргә багышланган көнне (Элҗен) ниятебезне башкару өчен бик уңай шартлар да булды. Кичке сәгать алтыларда озата йөрергә укучы малайны алып, урманга киттек. Берәр чакрым ара узгач, без уртасыннан таулы яр чишмәләре суы җыелып аккан елгага төштек. Елганың икенче як ярында имәннәр үскән куе кара урманлык белән капланган таулык башлана. Тау итәгеннән елгага сузылган сөзәклектә урыны белән вак үлән үскән тигез мәйданчыклар күренә. Шул мәйданчыкларның берсендә без казыкларга беркетеп куелган ике ятма колга агачы күреп алдык. Шуларның берсендә корманга чалынган хайван туналганлыгы беленеп торса, икенчесенең астындагы көл бу урында әле күптән түгел генә нәрсәдер пешерелгәнен күрсәтеп тора иде.

Мәйданчыктан тауга менгән сукмак безне ике колачтан юанрак, җирдән өч сажин биеклеккә кадәр ботаксыз, дәhшәтле зур имән агачы янына алып чыкты. Имәннең кәүсәсе, бер сажин биеклектән башлап, бер чирек киңлекле, дүрт аршын озынлыктагы имән кабыклары белән уратылган. Рәткә тезеп беркетелгән шундый кабыкларның санын без унга якын исәпләдек. Аларның берсе әле яңа, башкалары инде тузып, йомычкаланып теленеп беткән. Яңа кабык өстендә без хайван каны hәм төрле рәвештәге тамга сурәтләре күрдек.

«Изге имән»нән уңда, ике каен арасында, аршын ярым озынлыкта hәм ярты аршын киңлектә булган унга якын дүртпочмаклы имән тартмалар бар. Аларның берсе яңа, башкалары инде тузган, кайберләре череп таралып та беткән. Имәннән сулда – өсләренә такта яисә кабык кую белән өстәл булачак озын ятма колгалар белән тоташтырылган дүрт казык тора. Корман уздыру урынының җиhазы шул. Йола турында төрле кешеләрдән, күбесенчә укучы малайлардан менә нәрсәләр ишеттек. «Чук»тан бер көн алдан катнашырга теләүче семьялар «чук»ка ничә хайван чалырга hәм hәр семьядан тагын күпме нәрсәләр тиешлеген килешеп куялар. «Чук» көнне сайлап алынган картлар hәм карчыклар корманга лаеклы хайваннарны – өчәр баш сарык яисә бер яшь үгез бозауны алып, имән янына баралар. Без әйтеп үткән мәйданчыкта ятма колгалар корып ике-өч зур казан асалар. Шуннан соң картларның берсе, су буена төшеп, әзерләп куелган озын имән кабыгы өстенә салып, каннары кабыкны килкенли буярлык итеп хайваннарны чала.

Бу эшне бышкарып бетергәч, ул канга буялган имән кабыгын «изге имән» янына алып килә дә, кабыкның канлы ягын агачның кәүсәсенә каратып уратып чолгап ала. Бу вакытта аның им сүзләре әйтү-әйтмәве безгә билгеле түгел. Туралган итне карчыклар казаннарга салып пешерәләр. Ит пешкәч, шул ук казаннарга алып килгән ярма, тоз салып, бутка пешерәләр. Корман ризыгы хәстәрләп әзерләнгәч, авылга «чук»ка җыелырга хәбәр бирәләр. Халык җыелган арада картлар, карчыклар бутканы табакларга, ә итне кабыктан ясалган кызау – тубал әрҗәләргә салалар да зур тантана белән мәйданчыктан имән янына алып киләләр. Табакларны корылган өстәл өстенә тезеп куялар. Барысы да имән янына җыелгач, өч карт бабай, өстенә ит hәм йомырка калҗасы салынган буткалы табак тотып, имәнгә карап башыра-башыра, табак тоткан кулларын бер күтәреп, бер төшереп келәү итә башлыйлар. Гыйбадәттә нинди сүзләр әйтелгәне билгеле түгел. Чирек сәгатьтән артык барган келәү вакытында барысы да тын тора. Келәү беткәч, чалучы, бутка белән ит алып, елга буена төшә, ризыкның беразын суга сала. Башкалар үз теләкләре белән елга суына ярма, тоз, кайберләре вак акча сала. Шуннан соң hәр семья, үз өлешен алып, мәйданчыкта ашарга утыра. «Чук» шуның белән бетә.

«Чук» уздыруда чалучының эше бик әhәмиятле. «Чук»ка корбан хайваннары сайлап алу hәм канга буялган кабыкны «изге имән»гә чорнау аңар йөкләнә, шунда ул безгә билгеле булмаган им сүзләре әйтә. Бу эшләрне ул гомере буе берүзе башкара, үлгәндә үзенең «осталыгын» олы улына мирас итә яисә, ир балалары булмаса, якын ир туганына яки үзенең ышанычлы танышына тапшыра. Әрнәштә «чук» ел саен уздырыла (июль ае урталарында атна көн – якшәмбе яки бәйрәм көнгә туры китерелеп). «Изге имән» ел саен канланган кабык белән чолгана, агач янында яңа кабык тубал әрҗәләр куела. Шул чолгаулар, әрҗәләр елдан-ел череми сакланып килсә, аларга карап «чук»ның кайсы заманнардан гадәткә кергәнлеген, ә кабыкка сызылган тамгалардан «чук»та кайсы семьялар катнашканлыгын белеп булыр иде. Инде Әрнәш кешеләре «чук»ка салкын карый башлаган: узган ел бу әмәлләрдә авыл халкының өчтән бере генә катнашкан. Тимофей Иванов hәм аның ишеләр бу гадәтне начар дип саныйлар, укучы малайлар да бу чаралардан читләшә.

Олы Әрнәш белән янәшәдәге керәшен авылында «чук»ның ничек уздырылуын да әйтеп үтәргә кирәк. Авыл – «Түбән Әрнәш» яки «Җылы Сазлык» атамалы. Ул Олы Әрнәштән бер чакрымда, калкулыклар арасындагы түбән урында урнашкан, исеме дә шуннан чыгып кушылган. Авыллары янында зур урман булуга карамастан, аларның «чук» урыннары Олы Әрнәш урманында, алар анда Олы Әрнәш аркылы йөри. «Чук» урыны Олы Әрнәшкә якын, элек урман булган ышна басуында, кыр түрендә калган бик зур агач төбе янында урнашкан. Агач төбе инде бик иске, тузган, череп таркала башлаган, үзәге янып, куышланып беткән, кул яссымы киңлектә кырыйлары гына калган. Төпне уратып имән кабыгы эленгән булган, аның канга буялган булуы да мөмкин, ләкин ул инде бик иске, тузган. Түбән Әрнәш картлары, төп янына җыелып, көньяк-көнбатышка карап6 келәү итәләр. Төпкә акча, ярма, тоз hәм башка нәрсәләр куялар. Келәү беткәч, өлеш тарату, сыйлану башлана. Бу урында озак тормыйча таралышалар, өйләренә кайтып «чук»ны бәйрәм итәләр. Бәйрәм Троица көненнән соң, сөйләүләренчә, Олы Әрнәштән дә зуррак итеп уздырыла, башка авыл кешеләре дә җыела, мөселман татарлар да килә. Бу «чук» турында шундый риваять бар: «Элек заманда берничә кеше шушы имәндә бал кортлары умартасы тапкан, балыннан хәмер (бал балы) ясап эчкәннәр, имеш. Шуннан соң ел саен бу урында имәнгә, аннан соң имән төбенә, бал кортларын үрчетүне үтенеп, келәү итеп «чук» уздыра башлаганнар. Байтак вакыт узгач, Олы Әрнәшнең бер керәшене агачны кискән, имеш, шуның белән Түбән Әрнәш кешеләренә зур борчу китергән.

Соңыннан шул ук кеше агачның төбен дә яндырган. Шуннан соң яртылаш юләрләнгән». Без бу керәшенне күрдек, акылы зәгыйфьлеген сизмәдек, уйлары, сүзләре бик урынлы. Әйтүләренчә, аның акыл җитешмәве вакыты белән генә булгалый. Ул төрле юк-бар сүзләр сөйли башлый, имеш.

Олы Әрнәштә ел саен июльнең соңгы көннәрендә «корман» ясау йоласы да бар. Ул урманда түгел, авыл читендәге елга буенда уздырыла. Корманга әзерлек бер-ике көн алдан, көрән төстәге печелмәгән үгез бозау сайлап алудан башлана. Аны җыелган акчага сатып алалар. «Корман» көнне сайланган картлар, карчыклар тиешле урынга баралар, картларның берсе («чук» чалучысы түгел) чалучы hәм бутка пешерүчеләрнең олысы була, башкалар аңа булышалар. Тагын берсе халыктан буткага кирәк кадәр ярма, тоз җыя. Узган җәйдә «корман» июльнең 30 нчы көненә билгеләнгән булган, сайлап алынган корман үгезләре качкан, шунлыктан корманны икенче көнгә –чиркәүнең Успенье көненә күчергәннәр. Бу көндә халыкның күбесе эштә булганлыктан, картлар корманга әзерлекне соңлабрак, иртәнге сәгатъ алтылардан соң гына башладылар. Ит hәм бутка пешерелгәннән соң, бутканы ике рәт итеп җиргә тезеп куелган табакларга бүлеп салалар, ваклап туралган итне тигез итеп табакларга бутка өстенә куялар. Кояш баеганда, эштән кайткан авыл халкы әкренләп җыела башлады, бу бик күңелле күренеш иде. Барысы да шат йөз белән «корман»га сый мәҗлесенә барган кебек киләләр, ирләр табаклар куелган рәттән – бер якта, хатын-кызлар төрле чуар тукыма, милли киемнәрдән – икенче якта. Алар арасында күңелле әңгәмә бара. Янәшәдә, тау битендә яшүсмер егетләр җыелышып утырган, бераз арырак, тау итәгендә матур киемнәр кигән кызлар төркеме. Алар арасында бала-чагалар чабышып уйнап йөри. Көндезге эшләрдән соң, кичке аш алдыннан барысының да йөзләрендә сөенү, шатлык балкый. Менә ике бутка пешерүче, берәр табак ашамлык алып, якындагы йортка, тәреләр каршында келәү итәргә китә. Аннан тиз генә килгәч, тезелгән табаклар алдына басып, тагын келәү итәләр. Шуннан соң hәр семья үз өлешен алып, аланда ашарга утырды. Анда 300ләп кеше бар иде. Зәңгәр күк астындагы шундый искиткеч матур туган-ыру бәйрәмен күз алдыгызга китереп карагыз! Бәйрәм төн урталарына кадәр сузылды. Әрнәшләрнең бу йолалары бик борынгыдан килә, ел саен уздырылып бара.

________________________________________

*Православие миссионеры П.В.Знаменскийның Казан губернасы Мамадыш өязе Олы hәм Түбән Әрнәш авылы кешеләрендә сакланган йолалар hәм дини карашлар турында этнографик язмаларыннан. 1868 ел (О крещеных татарах дер. Большой Арняш (Извлечение из дневника) // Журнал Министерства народного просвещения. – 1868. – Ч.137. – №3. – С.360-364.)

Текстны басмага Радик Исхаков һәм Николай Петров-Текин әзерләде.

 

Комментарий язарга