Кем ул Васил Әхмәтҗанов?

Үткән гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында безнең төбәктә Васил абый Әхмәтҗановны белмәгән кеше сирәк булгандыр. Ул – укытучы, музыкант, тәрбияче, агитатор, лектор һәм дивар газетасы редакторы… Иң гаҗәбе – ул көйләр яза белә иде. Мәкалә белән шигырьләрне инде аны үзебез дә әмәллибез: район һәм республика матбугаты битләрендә басылгалыйбыз. Ә менә ниндидер койрыклы нокталарны сызыкларга урнаштырып көй язучылардан, язылганнарга карап, гармунда яки мандолинада өздереп уйнаучылардан без берәүне генә – Васил абыйны гына белә идек. Безнең буын укучылары шуның белән бәхетле дә булгандыр. Ул елларда мәктәпләрдә иҗади фикер йөртүче укытучылар күп иде. Ни өчендер бу чорда әдәбият-сәнгать белән шөгыльләнү модага керде. Модага, дип… Ул шулай булырга тиеш тә сыман. Ничек инде мәктәп хәтле мәктәптә шигырь яза белүче яки музыка инструментларында уйнаучылар булмаска тиеш, ди. Без яшь вакытта кичке уеннарда гармунчылар чират көтеп тора иде. Ә хәзер гармунчыга чират. Бию һәм уеннарның ниндиләре генә юк иде… Әби-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләре бернинди плансыз-нисез сакланды, яшь буынның күңел түренә онытылмаслык булып урнашты.

Васил абый менә шул чорда безгә өлге булды. Ул безне җырларга, уйнарга, матурлыкны күрергә һәм тоярга өйрәтте.

Бәхеткә каршы, Васил абый үзе турында үзе язып калдырган. Үзен сагыначакларын, яшь буынның күңелендә кабат тереләчәген аңлагандыр ул.

 

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,

шагыйрь, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты

Автобиография

Мин, Әхмәтҗанов Васил Миркасыйм улы 1933 елның 29 ноябрендә Мөслим районының Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туганмын. Башлангыч белемне Түреш авылында, ә җидееллык белемне Күбәк мәктәбендә алдым. Шуннан соң, ягъни 1948-1952 еллар арасында, Минзәлә педагогия училищесында укып, аны уңышлы тәмамладым.

Кече яшьтән үк музыка, җыр яраттым. Гармун тавышын сәгатьләр буена бик теләп тыңлый идем һәм үзем дә гармунчы булу турында хыялландым. Ләкин ул авыр сугыш еллары иде. Әти-әнием миңа гармун алып бирә алмады. Укытучы булып эшли башлагач кына, үз гармуным булды.

Училищеда музыка грамотасына өйрәндем. Җыр һәм музыка иң яраткан дәресләрем иде. Бу фәннәрдән мин «5»ле билгеләренә генә укыдым. Беренче укыту елында ук инде җыр-музыканы үземнең эшем белән бәйләп җибәрдем. Миңа драмтүгәрәк белән җитәкчелек итүне тапшырдылар. Яраткан эшем шулай башланып китте. Яңа җырлар өйрәнү, укучыларны концертка әзерләү барлык буш вакытымны ала иде. Унбер ел укыту дәверендә мин җитәкчелек иткән драма түгәрәкләре бик яхшы концертлар бирде.

Үзешчән сәнгать бәйгеләрендә район күләмендә беренче яки икенче урыннарны алып килдек. (Барлыгы өч авылда укыттым һәм һәр авылда мин бу эшне алып бардым). Күбәк авылында эшләү чорында мәктәпнең драмтүгәрәген грамота белән дә бүләкләделәр. Мәктәптә эшләвемнең өченче елыннан җыр фәнен укытуга керештем. Башта җыр фәне башлангыч классларда гына укытыла иде, аннан соң эшемне бишенче-сигезенче классларда да дәвам иттем.

 

Үземнең унбер ел укыту чорымны җыр һәм музыкадан башка һич күз алдына китерә алмыйм. Соңгы ике елда үз классымны музыка грамотасы белән таныштыра башладым. Укучыларым һәммәсе дә диярлек мандолиналар алды, нота буенча бу инструментта уйнарга өйрәнде. Шул ук вакытта алар гармун белән дә кызыксына, яртысыннан күбесе гармун алды һәм уйнарга өйрәнеп килә. Шулар исәбендә кызлар да бар. Минем класс концертын ата-аналар һәм яшьләр яратып карый. Бик матур уйнаучылар һәм җырлаучылар бар. Бер укучым (Баязитов Әслах) быел июнь аенда Казанда радиокомитетта ике җырын яздырып кайтты («Уфа – башкалам» һәм «Ана сагышы» җырларын).

Укучыларның җыр һәм музыканы яратулары һәм һәрвакыт шулар белән шөгыльләнүләре аларның фәннәрне үзләштерүләренә һич комачаулык итми. Киресенчә, мин аны алга этәргеч көч дип саныйм. Бу балаларны өченче класстан алып укыта башлаган идем, быел инде алар – 7 нче сыйныфта. Өченче классны тәмамлаганда өлгермәүче укучыларым бар иде. Инде дүртенче класста андыйлар булмады. Шушы елны класс «Җидееллык юлдашы» исемен яулап алды, бу мактаулы исемне алар бүгенге көнгә кадәр горур йөртә һәм саклый. Шул вакыттан бирле, минем класс мәктәп күләмендә һәрбер эштә һәм ярышта беренче урынны алып килде. Быел иң яхшы отряд өчен барган Бөтенсоюз ярышында дружина күләмендә беренче урынны яулап алдык. Дирекция классны мәктәп хисабына Казанга экскурсиягә җибәрде. Үземнең хезмәтемне дә искә алалар. Укытучы булып эшләү дәверендә өч мәртәбә Мактау кәгазе һәм грамоталар белән бүләкләндем, телдән һәм язма рәвештә күп кенә рәхмәтләр алдым. Узган уку елында «Халык мәгарифе отличнигы» дигән мактаулы исемгә лаек булдым.

Укучыларны җыр һәм музыкага өйрәтү белән бергә, үзем дә бу өлкәдә өзлексез өйрәнәм. Унбер ел эчендә дүрт мәртәбә белем күтәрү курсларында булдым: икесе – җыр, икесе математика буенча (мин бит математика да укытам). Татар халык көйләренең төзелешен өйрәндем, аннан композиторларыбызның эш алымнары белән кызыксындым. 1955 ел башларыннан үзем дә көйләр яза башладым. Шул елның җәенә унлап көй яздым (сүзләре дә үземнеке – шигырь язу белән училищеда ук шөгыльләнә идем) һәм, Казанга алып барып, композитор А.Вәлиуллинга күрсәттем. Билгеле, минем кимчелекләрем күп булды. Бер генә көем дә югары бәя ала алмады. Иптәш Вәлиуллин миңа һаман өйрәнергә, эзләнергә кушты. Беренче мәртәбә композитор белән очрашуым һәм аның эшлекле тәкъдимнәре, өйрәтүләре миңа чын этәргеч бирде. 1956 елның җәендә мин тагын Казанга бардым һәм бу юлы А. Ключаревка туры килдем. Ул минем яңадан төзәтеп эшләгән көйләремне карады, уңай бәя бирде. Унбиш көй алып барган идем, шуларның икесенә «5»ле, икесенә «+4»ле, берсенә «4»ле билгесе куйды һәм музыка училищесына керергә тәкъдим итте. Бу елны мин училищега имтихан бирдем, ләкин, гаилә хәле белән, укырга бара алмый калдым. Шул елны мине Халык иҗаты йорты үзешчән композиторлар союзына әгъза итеп кабул итте.

Ел саен үзешчән композиторлар семинарларына барып, җыр һәм музыка буенча белемемне арттырам. Узган уку елында Мәскәү сәнгать университетында музыка факультетының унбиш айлык теория курсын читтән торып тәмамладым һәм таныклык алдым. Быел ике еллык гармония курсына керергә әзерләнәм.

Музыка буенча белемне системалы күтәрә бару иҗат эшенә дә зур йогынты ясый. Соңгы вакытта көйләремне күбрәк ике тавышка һәм хор өчен яза башладым. Баштарак куплет формасындагы гади лирик җырлар гына язсам, хәзер туган ил, партия һәм балалар өчен дә җырлар иҗат итә башладым. Үзешчән композиторлар семинарларында яхшы бәя алган һәм үзем яхшы дип тапкан ике дистәдән артык җырым бар. Шуларның бишесе (дүртесе үземнең сүзләр белән) матбугатта чыкты инде. 1961 елны ук Иҗат йорты җыентыкка дип берне алган иде, анысын басылачак, диләр. Тагын тикшерелгән дүрт җыр бар. Шагыйрь Зәки Нурида аның сүзләренә язылган өч җыр басарга рөхсәт алынган килеш ята. Мине соңгы вакытта укучылар һәм пионерлар темасы ныграк кызыксындыра. Аларның бәхетле балалыкларын һәм эшчәнлекләрен чагылдырган җырлар язасым килә.

Укучылар өчен язылган җырларымны башта үзебезнең мәктәп укучыларына өйрәтәм. Алар минем «Яшь пионерлар маршы», «Орденлы Татарстан», «Звонок чакыра» кебек җырларымны яратып җырлый һәм күрше мәктәп укучыларына да өйрәтә.

Безнең мәктәптә дүрт йөз чамасы укучы белем ала. Мин бу мәктәпкә 1959-1960 уку елында килдем. Үземнең мандолинам ватылу сәбәпле, миңа инструмент эзләргә туры килде. Мәктәптә ул юк иде. Янәшә торучы ике зур авылдан бик озак эзләгәннән соң гына, мин бер иске мандолина таба алдым. Дүрт ел эчендә кискен үзгәреш булды. Хәзер мәктәпнең үзенең егерме биш мандолинасы бар. Укучыларның да җитмештән артыграгы мандолиналар алды инде. Быел аларның саны йөз илледән дә артачак, ә якындагы ике-өч елда безнең һәрбер укучыбызның үз мандолинасы булачак. Мәктәп якын арада кыллы оркестр алырга планлаштыра.

Укучылар җыр дәресләрен көтеп ала. Бу дәрес керәчәген алар иртән әти-әниләренә үк әйтеп килә һәм аларны концерт-дәресләргә чакыра. Дәресләрем, гомумән, күңелле уза. Беренче класстан ук җыр өйрәтү белән бергә, укучыларга музыка грамотасы һәм нота буенча җырлау күнекмәләре бирә башлыйм. Гомумән, мин дәресләремне программада таләп ителгәнчә алып барырга һәм иҗади итеп оештырырга тырышам. Ике ел инде җыр фәне буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбе җитәкчесе булып эшлим. Август һәм гыйнвар киңәшмәләрендә җыр дәресен укыту буенча җыр укытучыларына докладлар сөйлим, яңа җырлар өйрәтәм.

Күп кенә еллар пропагандист һәм комсомол оешмасы секретаре булып эшләдем, соңгы елларда колхозның гомуми стена газетасы редакторы, фәнни һәм политик белемнәр тарату җәмгыятенең Иске Карамалы авыл группасының бюро председателе дә. 1959 елның февраль аеннан алып КПСС члены. Үземнең җыр укыту тәҗрибәмне тарату өстендә эшлим. 1961 елдан бирле «Совет мәктәбе» редакциясенә мәкаләләр һәм үземнең көйләремне җибәреп торам. Җыр фәнен укыту буенча методик кулланма язарга рөхсәт сорап, Укытучылар белемен күтәрү институтына хат язган идем, әле җавап юк. Брошюра итеп чыгарырга иде, җыр укыту буенча кулланмалар бер дә юк бит.

Әтием истәлекләре

Без гаиләдә биш бала үстек. Безнең өчен әти-әниебез һәрьяклап үрнәк булды. Аларның бер-берсен аңлап, кайгыртып, яратып яшәүләре өйне җылы, рәхәт итә иде. Тик бу бәхет озак булмады. Без аларны иртә югалттык.

Мин әтине бик ярата идем. Балачактагы иң истәлекле вакыйгаларның күбесе әти белән бергә күз алдына килә. Ул бик бала җанлы, йомшак күңелле иде. Гаиләбездә әти сүзе һәрвакыт өстен булды. Әни дә: «Әтиегез ни әйтер?», «Әтиегездән сорадыгызмы?» – дип, өстенлекне әтигә бирә иде.

Бездә бөтен эш тә киңәшләшеп башкарылды. Мин, кыз бала буларак, әнидән ашарга пешерергә, юарга, тегәргә өйрәндем. Хуҗалыктагы күмәк эшләрне (утын кисү, бәрәңге утырту-алу, яшелчә бакчасында чүп утау, кар көрәү һ.б.) оештыруда исә әти башлап йөрүче булды. «Тегене эшләгез, моны эшләгез», – дип түгел, үзе беренче булып тотынып, безне дә үз янына тартып өйрәтте ул эшкә.

Гаиләдә алдашу, караклык ише начар гадәтләргә урын булмады. Бакчада иң беренче өлгергән җиләкләрне дә, шәһәрдәге туганнардан килгән тәмле-тәмле күчтәнәчләрне дә җиде җанга тигезләп бүләләр иде.

Әти-әниебезнең җыр-моңны яратуы, гаиләдә музыкага зур урын бирелүе безгә дә тәэсир итми калмады: кечкенәдән музыка уен кораллары белән кызыксынып, җырлап-биеп үстек. Бала вакыттагы иң күңелле вакыйгаларның берсе – без – балалар тарафыннан куелган кечкенә концерт. Әти белән әнине диванга утыртабыз. Мин – концертны алып баручы. Абый гармунда, мин мандолинада уйныйбыз, сеңлем белән биибез, кечкенә сеңлебез шигырь сөйли, барыбыз да җырлыйбыз… Бераздан әти түзми, үзе дә кушылып гармунда, мандолинада уйный, җырлый башлый.

Ул безнең белән горурлана, безгә ышана иде. Әле дә исемдә: радиодан нинди дә булса яңа җыр ишетсәм, тизрәк өйрәнергә тырышам. Әти дә өйрәнә: «Кызым, бу урыны ничек әле?» – дип, миннән сорый. Әллә чынлап сорый, әллә мине үсендерә…

Мин әтине укытучы буларак та бик хөрмәт итә идем. Математика, җыр, рәсем дәресләрен укытты ул. Таләпчән, гадел булды. Әти алдында уңайсыз хәлгә калмас өчен, мин бу дәресләргә тырышыбрак әзерләнә идем. Әтинең эше авыр, җаваплы. Төннәр буе дәрескә әзерләнүләр, план язулар, дәфтәр тикшерүләр… Минем әтигә булышасым килгәнгә, үземнән түбәнрәк сыйныфта укучыларның контроль эшләрен тикшерергә бик теләп алына идем. Укытучылык һөнәрен сайлауга бәлки шул булышуларым да йогынты ясагандыр.

Әти берничә ел авылдагы яңа мәдәният йортының директоры булып эшләде. Мин, бала булсам да, аның төрледән-төрле түгәрәкләр алып баруын, кичәләр, концерт-театрлар оештыруда күпме көч түгүен күреп, аңлап тора идем. Безнең мәдәният йорты район буенча берничә тапкыр алдынгы урыннарны яулады. Әтинең, өйгә кайтып, сөенеп-горурланып сөйләгәне әле дә истә.

Мин үз балаларымда да әтинең чагылышларын күрәм: өч кызыбыз да җырга, музыка коралларында уйнарга, рәсем ясарга тартылды. Уртанчы кызыбыз төс-кыяфәте белән дә, көлүләре белән дә әтигә охшаган.

Әгәр дә әти исән булса, безнең – биш баласының бәхетле гаиләләрен, унике оныгының искиткеч сәләтле, кызыксынучан булып үсүләрен күреп бик сөенер иде.

Иң авыр чакларымда төшемә әти керә, юата, аңлата. Әтидән башка егерме сигез елдан артык вакыт үтсә дә, мин аның ярдәмен, кайгыртуын һаман тоеп яшим.

 

Комментарий язарга