Каһарман Катыйл

Әүвәл заманда пәриләр белән адәмиләр сугыш кылырлар иде. Адәмиләр пәриләрне җиңәр булдылар. Көннәрдән беркөнне бер пәри падишаһы адәмнәр падишаһы белән сугыш кылды. Адәмне җиңә алмады, бик кайгылы булды.

Пәри падишаһының бер вәзире бар иде. Әйтте:

– И, падишаһым! Адәмиләрдән бер егет алып, тәрбияләми булмас, – диде. Падишаһ:

– Һич белмимен, алыйкмы икән, алсак, кемне алыйк? – диде. Вәзир әйтте:

– Шул фәлән шәһәрдә бер падишаһ бардыр. Аның бер кече углы бар, гаять көчле, ике-өч яшендә генә үзе. Атын аның Каһарман Катыйл дияләр. Әйдә, аны урлап алып кайтыйк, – диде. Падишаһ вәзирнең сүзен хуш күрде.

Беркөн ул угланны урладылар, падишаһка китереп бирделәр. Углан һәрьяктан җитеш, камил иде. Падишаһ сөенде, асрады. «Углан олыгаеп килә, качып китәр», – дип, зинданга салдылар, авыр богаулар белән богаулап куйдылар. «Сугыш вакытына әзер итеп тотарбыз», – диделәр. Яхшы ризыклар китереп ашатырлар иде.

Каһарман Катыйл зинданда өч ел торды, һич адәм күргәне юк, теле-тотышы пәриләрнеке кебек, адәми телен белмәс иде. Йәнә пәриләрдән ишеткән иде: «Урлап китерделәр, шуның өчен илен, ата-анасын сагынып елар», – дип сөйләшкәннәрен. Бервакыт күңелендә әйтте:

– Мин монда торсам, гомерем үткәнче чыгармаслар, – дип уйлады. Беркөн бер карарга килеп, бер кулы белән зинданның почмагын күтәреп карады. Зиндан күтәрелә башлады һәм, ниһаять, тәмам ачылды. Каһарман Катыйл дә, зиндандагы башка тоткыннар да һәммәсе чыгып качты.

Каһарман Катыйл дала буйлап бара, бар нәрсәгә гаҗәпкә калыр, чөнки һич дала-япан күргәне юк иде. Күп җирләр баргач, бер куаклыкка кереп утырды. Бераз вакыттан күрде: шул урынга гаскәр килеп туктады. Гаскәриләр егетне күрделәр. Падишаһ боерды:

– Барыгыз, ул нинди адәм икән, монда алып килегез! – диде. Бер гаскәрине җибәрделәр. Ул гаскәри әйтте:

– Әй, адәм! Ни кеше син? Әйдә, падишаһ катына! – дип, кулыннан өстери башлады. Каһарман аның ни әйткәнен аңламады, кулыннан тотканына ачуы килеп, гаскәринең кылычын тартып алды, башын кисте. Падишаһ йәнә ике-өч кеше җибәрде. Алар йәнә әйттеләр:

– Әй, адәми! Ни кеше син? – диделәр, падишаһ катына барырга өндәделәр. Каһарман аларның телен белмәс, болар Каһарман телен белмәс иделәр. Каһарман торды, сугышты, барысын да җиргә орды.

Ә бу падишаһ исә Каһарманның атасы иде. Угланы урлангач, һичбер хәбәрен ишеткәне юк иде. Бик күп эзләткәннән соң, гаскәр җыеп: «Бер-бер хәбәрен белмәмме икән», – дип чыккан иде. Улын танымас иде.

Каһарман күп кешеләрне кырды. Падишаһ гаҗәпкә калды:

– Диюме йә пәриме, әллә адәмиме? – дип, үзе якын килде, күрде: углына охшаган адәм икән. Күңелендә: «Улыммы икән әллә?» – дип уйлады. Аңа карап:

– Һай! Ни адәми син? Яраннарымны хәйран иттең, харап кылдың, – диде. Каһарман торды, падишаһны җиргә күтәреп орды, ләкин үтермәде. Падишаһ аваз кылды:

– Һай, егет! Мине һич кеше екканы юк иде, син ектың, юкса, улым Каһарманмы әллә син?! – диде исә, Каһарман аны калдырды.

Падишаһның пәри телен дә белгән бер кешесе бар иде. Ул килеп сөйләшеп карады, сөйләшкән сүзләрен падишаһка тәрҗемә кылды. Падишаһ, сөенеп, углы икәнен белде, үз өенә алып кайтты. Анасы белән күрештеләр, елаштылар. Тора-бара адәм телен өйрәнде.

Йәнә көннәрдән беркөнне падишаһ, сөенеченнән, углын яраннары белән ауга чыгарды.

Япанда йөргән чагында Каһарман бер киек күрде. Өсте төрле-төрле асылташлар белән бизәлгән сыман иде. Каһарман аңа бик кызыкты, ат белән аны куа китте. Яраннары да артыннан калмадылар.

Каһарман туктаса, киек тә туктар иде, Каһарман куаласа, йәнә китәр иде. Шул хәл белән шактый җирләр киттеләр. Атыннан төште, аты бик нык арган иде. Үзе җәяү йөгерде. Киек бер тау өстенә менде. Каһарман кире төште «Инде кумыйм», – дип тик торды, ятып йоклады.

Уянып китсә, күрде: бер егет каршында торыр, күзләреннән яшьләр агар. Каһарман әйтте:

– Кайдан син? – диде. Ул егет сөйләп бирде:

– Исемем Хәрүҗиндер, үзем пәримен. Шәһәремдә үземә никах кылган кызым бар иде, әле үземә алмаган идем, күрекле иде. Башка шәһәрдә бер дию бар иде, килеп, шәһәребезне алды, ул кызны алып китте. Ул дию үз шәһәрендә падишаһтыр, аты Әкүал Нәрдибандыр. Инде безнең шәһәребез аның кул астында калды. Йәнә ул:

– Миңа егерме ел буе һәр елны бер гүзәл кыз биреп торырсың! – дип шарт куйды. Йәнә минем ата-анамны, кызның ата-анасын богаулап, тоткын итеп алып китте. Минем яшәрлегем калмады. Миңа берәү әйтте:

– И, Хәрүҗин! Монда ник торасың? Бар, шул фәлән җирдә бер батыр бар, Каһарман Катыйл диярләр, бик көчледер, сереңне аңа белгерт, эшеңне тәмам кылыр, – диде. Мин шул сәбәптән монда килеп торырмын, – диде.

Каһарман әйтте:

– Ул җир бик еракмы?

Хәрүҗин әйтте:

– Адәми йөресә, илле-алтмыш еллык юлдыр, әмма пәри йөресә, бер сәгатьлектер, – диде. Каһарман атын бер җиргә куйды. Пәри, Каһарманны күтәреп, үз шәһәренә җиткерде.

Шәһәр буйлап икесе килер, күргәннәр әйтер:

– Әй, Хәрүҗин! Бичара адәмне үлемгә ни өчен алып киләсең? Әкүал Нәрдибанны кем, кайчан җиңсен?! Бигрәк кыю, башсыз адәм икән, – дип, үкенер иделәр. Хәрүҗин Каһарманны үз өенә алып кайтты.

Йәнә ул шәһәрдә падишаһның бер вәзире бар иде, Әкүал Нәрдибан аңа әйткән иде: Хәрүҗинне тапсаң, миңа китер, дигән иде. Ул вәзирне чакырдылар. Каһарман әйтте:

– Инде сүз бер булсын: мине богаула, ул Әкүал Нәрдибан шәһәренең тыш ягында куй, үзең кереп әйт: «Хәрүҗинне таптым, үз шәһәрендәдер, сиңа яманлык кылырга бер адәмне алып килгән, аны тотып монда алып калдем», – дигән.

Вәзир белән икесе киттеләр, Нәрдибан шәһәренә җиттеләр. Каһарманны богаулары белән шәһәрнең тыш ягында куйды. Үзе Әкүал Нәрдибан янына керде. Әйтте:

– Хәрүҗинне таптым. Сиңа яманлык кылырга бер адәм табып алып килгән икән, – диде. Әкүал, моны ишеткәч, Хәрүҗин белән никахланган кызга әйтте:

– Әй, кыз! Инде миңа буйсынмыйсың, йөз чигерәсең. Инде менә Хәрүҗин тоткын булган, мин аның башын кисәрмен, син дә миңа буйсынмасаң, минеке булырга теләмәсәң, башыңны кисәрмен, – диде.

Ул арада Каһарман Катыйлне алып керделәр. Каһарман кызны күрде. Кыз әйтте:

– Үлсәм-үләрмен, ләкин, Әкүал залим, синеке булмам! – диде. Әкүал Нәрдибан, бу сүзне ишеткәч, ачуы килеп, «үтерәм!» – дип, кызның чәченнән алды. Каһарман, моны күреп, богавын бер кулы белән тартты, һәммәсе сынып чыкты. Аның куәте шулкадәр иде – бер кулы белән сарайларны егар иде, зынҗыр-богаулар шул арада, бер мизгелдә тузан булыр иде. Әкуал Нәрдибан аңа каршы торды. Әкүал Нәрдибанның җитмеш батман авырлыкта тимер чукмары бар, аны кулына алды, Әкүал Нәрдибанны орды. Моның башы шаңрады, әмма аяк өстендә калды:

– Һай, егет! Тагын бер ор! – диде. Каһарман әйтте:

– Әй, мәлгунь! Бүтән орып тормыйм, – диде. Дию егылды, калтырана-калтырана җан бирде.

Каһарман бөтен чылбырларны өзеп ташлады, барча тоткыннарны коткарды. Барысы да Каһарманның аягына егылдылар, сөенешеп тордылар. Нәрдибанның үлгәнен ишетеп, барча диюләр җыелып килделәр, һөҗүм иттеләр. Каһарман барчасын үтерде.

Йәнә Каһарман «инде кайтырмын» дип тора иде, күрде: шәһәр халкы барчасы шәһәрдән чыгып баралар. Каһарман сорады:

– Ни өчен чыгасыз, ни сәбәптән? – диде.

Шәһәр халкы әйтте:

– Һәр елны шушы вакытта кырык тырнаклы бер коточкыч җанвар диңгездән чыгар, халкыбызны йотар, – диделәр. Каһарман әйтте:

– Аның чыкканын ничек белерсез, – диде.

Әйттеләр:

– Шуннан белербез: су дулкынланыр, каты тавыш чыгар, – диделәр. Каһарман әйтте:

– Сез, курыксагыз, шәһәрдән чыгыгыз, мин калып торыйм, – диде. Шулай дип бер өйдә торып торды.

Шәһәр халкы һәммәсе чыгып китте. Бераз заманнан соң, бер каты тавыш килде, йөрәк ярылырдай куркыныч тавыш иде. Каһарман карап торды, гаҗәпкә калды: суның асты-өскә килде, каты дулкын күтәрелде. Дулкыннар арасыннан бер куркыныч җанвар килеп чыкты, тау сыман, һичнәрсәгә охшамаган. Шәһәргә керде исә, бик куркыныч бер кыяфәт белән барган көйгә сикереп Каһарманга ябышты. Каһарман җанварга ябышты, ләкин һич тибрәтә алмады, шундый куәте белән аны урыннан кузгата алмады. Җанварның кырык тырнагы һәммәсе Каһарманга ябышты, тәненә батып-батып керде. Тырнаклары коточкыч яман иде, нәрсәгә ябыша – шуны ярып төшерер иде. Каһарман, каты кычкырып, «тырнакларын өзәм», – дип, кылычын суырып чыгарды, шундый көч белән орды ки – ул җанварның тырнаклары Каһарманның билендә калды, үзе акырып-бакырып йөгерә-йөгерә суга керде һәм шунда җан бирде..

Читтән күзәтеп торган шәһәр халкы, һәммәсе сөенеп, Каһарманның аягына төште, үз өйләренә керде. «Ничәмә-ничә еллар михнәтләр сөрдек, Аллаһы Тәгалә куәтеңне арттырсын», – дип, күп гозерләр кылдылар, тәгамнәр җийделәр. Йәнә Каһарман кызны алды һәм барча җәмәгатен алып, Хәрүҗин шәһәренә киттеләр, кызны Хәрүҗингә никах кылып бирделәр. Падишаһ үз падишаһлыгына утырды. Каһарманга күп бүләкләр бирделәр.

Аннан соң Каһарман әйтте:

– Мине үз җиремә илтеп ташла, – диде. Хәрүҗин шул заман әйтте:

– Йом күзеңне, үзеңне миңа тапшыр, – диде. Каһарман тапшырды, күзен йомды. Хәрүҗин әйтте:

– Инде ач! – диде. Күзен ачты, үзен атасы шәһәрендә күрде. Атасына хәбәр булды, сөенешеп чыктылар. Каһарман башыннан үткәннәрне сөйләп бирде. Атасы һәм анасы, барча халык хәйран булды. Падишаһ көчле, ә Каһарман исә аннан да көчлерәк иде. Сугышларда гомер кичерделәр, һәммәсендә җиңеп чыктылар.

Моратларга ирештерүче бер һәм бар Аллаһы Тәгаләгә бар мактау-данлауларыбыз булсын!

Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге

фәнни китапханәсе. Сирәк китаплар бүлеге. Кулъязма №Т-143.

Язманы Нәҗип Нәккаш әзерләде.

Комментарий язарга