Каюм Насыйри хатлары

Мәдәни милләтләр, үзләре арасындан чыккан бөек кешеләрне якынрак таныр өчен, анларның гомум өчен язган әсәрләрене генә тәдкыйк кыйлыб [1], канәгатьләнә алмыйлар. Анлар үзләренең даһиларының кулына кереп чыккан һәрбер кәгазь кисәгене тикшерәләр, хатларыны, көндәлек дәфтәрләрене актаралар, җыялар. Мөмкин кадәр үзләренең даһиларыны аңларга, аның тормышының гали фикерләренең серләрен чишәргә чалышалар [2], күп вакытта буңарга ирешәләр дә.

Шуның өчен Яурупа әдәбиятында ничә йөз битләр калынлыгында булып та, фәкать бер шагыйрь вә философның хатларындан вак-төяк кәгазьгә язылып ташланган язуларындан гыйбарәт булган әсәрләр очрату гаҗәб түгел.

Бу гына аз, анлар шул кулъязмалардан меңәр нөсхә булса да, гомумийә хас, шуның өчен генә салынган музейларда саклыйлар.

Бездә эшләр бераз башкачарак. Бу көнгәчә килеп киткән бер-өч «бөек кешеләремез»нең түгел хатлары, башка мөһимрәк әсәрләре дә дөнья йөзе күрә алмыйлар. Кайсылары дөнья йөзене күрсәләр дә, дөнья йөзе анларны күрә алмый [3].

Андый әсәрләрнең күбесе чормаларда, сандыкларда, китап шүрлекләрендә тузан арасында онытылып яталар.

Кече Шырдан авылында (Яшел Үзән районы) К.Насыйри кайтып йөргән йорт. XX йөз башы

 

Түбәндә укучыларга тәкъдим итәчәк хатларны да мин бер авылда чормада кәрзинкәдә таптым. Ул кәрзинкәдә Каюм Насыйриның каләме белән язылган хатлар күп булса да, мин анларыны, белмим, мөндәриҗәләре [4] бертөрлегә күрә, белмим, башка берәр сәбәптән – сигезен генә алдым. Анлар һәммәсе Насыйриның атасына язган хатлары, мөндәриҗәләре көндәге тормышка гаид [5] нәрсәләр. Насыйри ул хатларның һәммәсендә дә диярлек ашчы малай өйрәтүнең читенлегене, үзенең мадди кысынкылыгы, үзенең айга унөч сум жалуниясенең йитмәгәнлегене яза. Арасында Насыйриның халәт-рухына даир урынлары да очрый. Һәр ничек бу хатларда безне канәгатьләндерерлек нәрсә булмаса да, Насыйриның тәрҗемәи хәлене якынрак беләсе килә торган кешеләр өчен файдасы тияр өмиде белән, бу урында иске мөхәрриремезнең берәр хатын укучыларга тәкъдим итәмез.

Ш.Алкин

Насыйриның үз имлясы

1

Гыйззәтле әткәмез вә әнкәмезгә вә барчаңызга күб сәламләремез бәгъдендә [6], үземез сәламәтмез. Көнһ [7], малай чибәр генә торыб торадыр, ләкин озаклык булмаганда, ай саен малай өйрәтергә кирәк. Бөтен гомер малай өйрәтүдән бушамассың, малайсыз торырга өйрәнгән идем, килмәсә дә, яраган булыр иде. Мондан элек дә шулай зарланыб, ягъни малай өйрәтү хосусында язган идем, гаҗәб, минем сүзем әсәр кыйлмай сезгә. Язасыз, запаслы булыб тор, диб. Кайдан запаслы булыйм. Биш йөз сум акчаны өч йөз алтмыш көнгә тәкъсим кылсаң [8] – ни каладыр. Бер ай ач тормак кирәк яки бурыч итмәк кирәк– икесе дә минем кулдан килә торган түгел. Белмәйсез, сезнең игътикад [9] әллә ничек, әллә гөман кыйласыз [10], җыелган акча бар диб. Ай саен бер тәңкә бирергә мөмкин (берәр сүз җыртылган) …лы миңа ярамый билкөллиә [11] бөлеб калам. Малайны йибәрдеңез тигүн диб, ике тәңкә сорайлар. Бер тәңкәгә сөйләшеб алыб калдым. Әмма өйрәнсә, йибәрергә янә ярамый. Тора торган кеше торыр бер тәнкә булса да. Монда да табылачак иде елга биш тәңкәгә табарга мөмкин, бәлки кимрәк иманасын түләсәң, малай күб, бу малайны мокыт диденкез сүз күб, никадәр күб булса да, минем сүзләр әсәрле түгел, сезнең игътикадыңызча, хәер Аллага табшырдык.

Каюм

1857.

2

Бик ыскушно, белмәймен мин, ничек дөньяны уздыргаларга кирәк. Гомер тизрәк бетсә иде. Бертөрле кеше булса, әллә-ни эшләр кылыр иде. Аллага шөкер, мин Әюб г.в.с.нең энесе, ягъни сабыр. Нух г.в.с.нең энесе булуб, Сөләйман пәйгамбәрнең энесе булсаң иде. Шул өч кешенең энесе булмасаң, дөньяда торырга бер дә ярамый.

Каюм

Аң. – 1912. – №1.

________________________________

1 Тәдкыйк кылып – нечкәләп тикшереп.

2 Чишәргә чалышалар – чишәргә тырышалар.

3 Каюм Насыйри әсәрләре наширләренең сәләхиятсезлеге аркасында халык арасында кирәгенчә тарала алмыйлар. Анларның соры ташлары юньләб төзәтелмәгән, эчләре хәзерге вакытларда чыга торган ялтыраб тора торган китаблар арасында бөтенләй югалалар (Ш.Алкин иск.).

4 Мөндәриҗәләре – эчтәлекләре.

5 Тормышка гаид – тормышка караган.

6 Бәгъдендә – соңында.

7 Көнһ – асылда.

8 Тәкъсим кылсаң – бүлсәң.

9 Игътикад – ышаныч.

10 Гөман кыйласыз – уйлыйсыз.

11 Билкөллиә – бөтенләй.

Комментарий язарга