Кала юлы яки качкын малай

Кала юлы белән барсаң, безнең авылдан (Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан авылы турында сүз бара. – Ред.) Казанга хәтле җитмеш чакрым, диләр. Ә кала юлы авылның нәкъ уртасыннан, киң елга аша салынган кала күпере аша үтә. Машиналар йөри торган олы юл. Безнең авыл кешеләре, йомыш белән Казанга барганда, шушы юлдан бара, шушы юлдан кайта да. Кала юлы… Кала күпере… Зур тормышка алып чыга, киләчәккә алып бара торган күпер…

…Сугыштан соң әтиләре кайтуын көтеп үскән малайлар арасында бер җыр бик хутта иде. Әвеслек астында ясалган таганда атынганда булсын, кичләрен сыер ашатырга чыкканда булсын, бик еш җырлый идек без аны:

Безнең әтәч күкәй сала,

Кәрҗинкәне тутырып.

Безнең әти кайтыр әле,

Машинкага утырып.

Без көттек… Ни өчендер җәяү дә түгел, атка утырып та түгел, нәкъ менә «машинка»га утырып кайтырлар, дип көттек. Кояш баешына карап, әниләр көтте. Кайтсалар, кала юлыннан, кала күпере аша кайтырга тиешләр иде югыйсә.

Ә бит кайткаладылар. Берән-сәрән булса да, кайберләренең юллары бик урау булса да, бик көттереп кенә булса да кайткаладылар…

Әтиләр кайтуын көтә-көтә, мәктәпкә барыр чак җитте.

1947 елның 1 сентябренең салкынча аяз иртәсе иде ул. Каян юнәткәндер инде, әнкәй өскә яңа күлмәк-чалбар кигезде. Башта – абыйдан калган кепка, аякта – яңа галошлар.

Үсмер Хәлим

Шулай пөхтә киенеп, мәктәпкә киттем. Әмма: «Беренче класслар төштән соң укыйлар», – диделәр. Мин, кире әйләнеп өйгә кайтканда, нишләптер, чишмә яныннан, су буеннан кайттым. Кайтканда яңа чалбарыма тигәнәкләр, сырганаклар ябышып беткән иде. Минем мәктәпкә беренче баруым әнә шулай уңышсызрак тәмамланды…

1949 ел. Октябрь урталары. Мин өченче класста укыйм. Безнең дәресләр төштән соң башлана. Беркөнне мәктәпкә барганда күрше малае Бәдамша дустым килә. Мәктәптән кайтып килеше. Алар иртәнге якта укый. Кулында яшелгә буялган таш сыбызгы. Минем кул да бөтенләй буш түгел. Ул чактагы сирәк «байлык» – кечерәк йодрык хәтле акбур ташы. Алыш-биреш тиз хәл ителде. Минем акбур Бадый (без аны ул чакта шул исем белән йөртә идек) кулына күчте, сыбызгы минем кесәгә шуды. Икебез дә канәгать булып аерылыштык.

Дәрес бара. Укытучы апа кара тактага нидер яза. Мин, кесәдән сыбызгыны чыгарып, сызгыртып та җибәрдем. Аграфена апа, борылып, миңа кисәтү ясады. Апа тактага борылуга, мин тагын… Бу юлы укытучы кисәтеп тормады, яныма очып диярлек килде дә (мин сыбызгыны партадашым Мансурга биреп өлгерә алмадым) минем кулымнан сыбызгыны тартып та алды. Ә бу минем өчен бик хәтәр нәрсә: бүген кичке якта, сыбызгыны тотып, Аграфена апа безгә төшәчәк. Өйдә мине нәрсә көткәнен күз алдыма китерәм… Нишләргә? Мансур белән киңәшләшәм. «Мине өйдә «үтерәләр» бүген. Укытучы апа төшкәнче, өйдән чыгып ычкынырга кирәк булыр. Тик кая? Чирмешәнгә таярмын, мөгаен. Безнең авылдан Чирмешәнгә ике чакрым. Анда безнең туганнар бар. Караңгы төшкәнче ничек тә барып җитәрмен. Бер тапкыр, әнигә ияреп, ул авылга барганым бар иде». Өйгә кайттым. Нәкыйп абый обой кәгазен әйләндереп өстәлгә салган да чиста ягына лозунг яза. Әни казан тирәсендә кайнаша. Өйгә тәмле аш исе чыккан. Урамда кояш, өйдә кояш, якты, җылы. Ә минем юлга чыгасым бар. Әни янына килеп: «Әни, ашарга берәр нәрсә юкмы?» – дип соравыма, ул: «Бар әле, бар, аяк астында чуалып йөрмә, менә хәзер аш өлгерә», – дип, сүзне кыска тотты.

Әни абыйлар (артта басып төшкәннең уңдагысы – Нәкыйп абый) белән. 1951

Кояшлы, җылы көн кичкә авышып килә. Минем өстә бер төймәле чалбар, бер сәдәфле күлмәк, башта кепка һәм, әлбәттә инде, яланаяк. Бар булганы шул. Тәвәккәлләп киттем мин Чирмешәнгә. Авыл башындагы полосаны үттем. Әкренләп караңгы төшеп килә. Кичке салкын да үзен сиздерә, инде күз дә бәйләнә башлады. Мин шүрли калдым. Тугыз яшьлек малай төнлә япа-ялгыз кыр уртасында берүзе. Ә Чирмешән күренми дә күренми. «Беттем, адаштым, ахры», дигән курку биләп алды. Берәрсеннән ишеткәнем булдымы икән, әллә берәр китаптан укыганым булгангамы, мин колагымны җиргә куеп тыңлый башладым. Чыннан да, кайдадыр алда этләр өргәне, сыер мөгрәгәне, сарыклар бәэлдәве ишетелә сыман. Мин юлымны дәвам итәм. Ниһаять, алда, тау астында, утлар җемелдәве күренде. Эчкә җылы кереп китте. Мин инде йөгерә үк башладым. Авылга кергәч, чамалап барып, Бәдретдин җизниләрнең өен эзләп таптым.

Барып кергәч, җизниләр аптырап-гаҗәпләнеп калды.

– Кем белән килдең? – диләр.

– Үзем генә.

– Ә ник килдең?

– Сезне сагынып килдем, – дим.

Сорау алу озакка сузылмады. Кичке ашны ашарга әзерләнеп йөриләр иде, мине табын янына утырттылар. Тамакны ныгыткач, урын җәеп бирделәр. Уллары – минем яшьтәш Нуретдин белән йокларга яттык.

Иртән уянсак – өй эче яп-якты. Ә тәрәзәдән карасак!.. Бөтен дөнья ап-ак кар. Нәрсә инде бу? Авылга ничек кайтам мин хәзер? Җитмәсә, җизниләрнең бозауларын күрше Хвостово авылы урыслары ябып куйган. Нуретдин белән икәү шул бозауны алып кайтырга тиешбез. Аннан-моннан җыештырып киендерделәр. Инде чыгып китәбез, дигәндә генә, ишектән капчык белән минем киемнәрне күтәргән Нәкыйп абый килеп керде. Беренче сүзе шул булды:

– Әһә, качкын малай монда икән!

Хуҗалар аптырашта калды, беразга утырырга, чәй эчеп алырга кыстасалар да, абый сүзен кыска тотты:

– Юк, юк, рәхмәт! Әйдә, киен тизрәк, әни көтә анда.

Кайтып барабыз. Җиңелчә генә кар себертә. Эре-эре атлап абый бара, бер егерме метрлар калышып, мин теркелдим. Урамнан үткәндә, туганнар, күреп:

– Ә-ә, Хәлим килгән икән, бездә дә берәрне кунып китсен инде, – диләр.

– Булды, булды, бер кич кунды инде ул, – ди абый.

Өйгә кайтып җитеп, бусаганы атлап керүем булды… Әни! Чынлап та, бик көтеп торган икән. Елый-елый кирәкне бирде. Кыйнап хәле беткәч, бер тын алды да:

– Нәкыйп, китер чабата киндерәсен, сәндерә башына асам мин моны, – диде.

Ә минем котылу юлы бер генә – каравыл кычкыру. Ходай күпме тавыш биргән, бөтен көчемә акырам:

– Үтерәлә-әр, асала-ар, әни үтерә-ә!

Безнең өй авылның нәкъ уртасында, урам аша гына идарә йорты. Урамда туктаусыз кешеләр йөреп тора, ишетми калмаслар. Минем тавышны ишетеп, әлеге дә баягы Бәдамша килеп керде. Өйгә чит кеше кергәч, баланы кыйнау юк бездә, анысын беләбез. Мин көч-хәл белән исән калдым.

Ә эш болай була. Кичкә таба укытучы апа, сыбызгыны тотып, өйгә төшә. Ә мин – юк. Эзли башлыйлар – мин һаман юк. Караңгы төшә. Инде, борчылып, бөтен туганнар куба. Суга төшмәдеме икән, дип, тегермән буасыннан эзлиләр. Тирә-як күршеләр мәш килә. Әнинең йөрәге ничек түзгәндер инде, бичаракаем. Ярый әле кыйнап кына калды…

Соңыннан гына, бөтен кеше ыгы-зыгы килә башлагач кына, партадашым Мансур: «Хәлим ул, Чирмешәнгә таярмын, ахры, дип әйткән иде, шунда китмәдеме икән», – дип, туганнарны тынычландыра. Ә калганын инде сез беләсез…

***

Мәктәптә яратып укыдым. Миңа табигать кешедән артык сәләт биргәндер, дип һич әйтергә җыенмыйм. Ләкин мәктәптә чакта ук рәсем ясау, шигырь, шахмат, сәхнә белән җенләнгән идем. Боларга мәхәббәтне газиз укытучыларым тәрбияләгәндер, дип уйлыйм.

Укытучыларым, дип әйтүгә, иң элек Аграфена Малова апа күз алдыма килә. Хәреф танырга өйрәткән беренче укытучым! Нинди сабыр, нинди мөлаем, нинди кешелекле апа!..

Габдулла абый Яруллин! Миңа калса, аның бөтен бәхете, куанычы-максаты үзе укыткан укучыларны игелекле, эш сөючән, намуслы итеп тәрбияләүдә иде…

Мөрсәлимә апабыз Сибгатуллина сигезенче-унынчы классларда укыганда класс җитәкчебез булды. Яше белән бездән әллә ни олы булмаса да, без аны бик тә яраттык…

Габделфәрт абый Җамалиев, Наталья апа Крылова, Әминә апа Нәҗметдинова һәм башка укытучыларым минем күңелемдә иң изге затлар булып саклана…

Гомумән, безнең мәктәптә укучыларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелгәндер. Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин, Әхәт Гаффар, Равил Шәрәфиев, Рауза Хәйретдинова кебек күренекле әдәбият-сәнгать осталары чыккан икән, бу сүзләрне мин ышанып язам. Полковниклар, очучылар, агрономнар, укытучылар, юристлар, табиблар һәм башка һөнәр ияләрен бирде ул Олы Солтан урта мәктәбе…

Мәктәпне мин 1957 елда көмеш медальгә тәмамладым.

Комментарий язарга