Казан халкын төрек мәдәнияте белән таныштыралар

Казанның «Родина» кинотеатрында төрек киносы атналыгы башланды. Анда Төркия кинофильмнары Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру максатыннан күрсəтелəчəк. Бу хакта «Татар-информ» хəбəрчесенə Төркиянең Казандагы Баш Консулы Әхмәт Садык Доган сөйлəде.

«Бүген төрек киносы атналыгы башланды. Барлыгы дүрт фильм күрсəтелəчəк: «Айла», «Күбəлəк төше», «Фокусчы» һəм «Надиде тормышы», — дип сөйлəде Әхмәт Садык Доган.

«Төрек киносы атналыгының максаты — Казан халкын төрек мəдəнияте белəн таныштыру. Фильмнар барысы да түлəүсез, əмма алдан килеп, урын алып калырга кирəк», — ди консул.

Бүген исə тамашачыларга «Айла» фильмы күрсəтелде. «Фильмнарны Төркиядəге хезмəттəшлəребез белəн сайлыйбыз. Алар əзер килеш рус субтитрлары белəн Казанга җибəрелə», — диде Əхмəт Садык Доган.

Төрек киносы атналыгы Төркиянең Казандагы консуллыгы һəм Юныс Əмрə институты ярдəме белəн оештырыла.

Төрек киносы атналыгы 2 ноябрьгə кадəр дəвам итəчəк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174359/

Комментарий язарга