Ислам дөньясы

Казаннан уфага кадәр. Казаннан китеп барыш.  Сентябрьнең 16сында мин, Уфага китәр өчен, Казан пристанена килдем. Биредә Уфага бара торган пароходлар аз түгел.

Араларында иң яхшысы «Якимск» пароходлары булганга,бу фирманың пристанена бардым һәм шул ук минутта кузгалырга торган пароходка кереп, беренче каттагы бер кешелек каютага урнаштым. Рамазан ае иде. Вакыт инде шактый соң. Нәкъ кичке азан укылган вакытта, «Амур» пароходы, юлчыларын алып бетерде дә, шунда ук кузгалып та китте. Пароход шәһәр белән хушлашкандай бик ачы итеп кычкырткан саен, йөрәгем телгәләнгән кебек була. Казаннан китеп барабыз. Пароход та гүя аерылу хисенең авырлыгы астында изелә, йөрәк ачысы белән сызлана һәм инде көз башланганга, бу ел Казанга әйләнеп кайта алуы бик икеле булганын тоеп, мәңгегә аерылгандай бер-бер артлы ачы итеп сызгырта, кычкырта иде. Пароход юлчыларының пристаньда калган якыннары белән кулъяулык болгап саубуллашуларын, хатын-кызларның яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алуларын күреп, мин дә тирән уйларга талдым. Шул ук вакытта Казанның инде ерагая барган мәчетләренә, манараларына карап моңсулана һәм эчемнән генә хушлаша идем.

Имамнарга кадер-хөрмәт һәм аларның хезмәте

Шулвакыт югары каттан Фатиха сүрәсе укыганнары ишетелде. Ихдинас-сиратэл-мөстәкыйм, диелүгә күтәрелеп карадым, берничә кеше җыелышып кичке намазларын кыла иде. Мин дә килеп аларга кушылдым. Намаз кылып бетерүгә ас катка төштем, ифтарга утырдым. Бер-ике кисәк ризык капкан гына идем, берәү килеп ишек шакыды. «Рәхим итегез!» – дидем. Ишектә бер әфәнде күренде:

– Мин Сезне каютама ифтарга чакырырга килгән идем, – диде.

– Рәхим итегез, ифтарны биредә генә ашыйк, – диюемә: «Ярар», – дип җавап кайтарды.

Өстәл янына утырыштык. Ашаганда кунагымның кем булуын һәм кайдан икәнен сорадым. Безнең юлдашыбыз Казан губернасы Чистай төбәгендәге бер авылның имамы булып чыкты. Безне дә ишетеп белә икән. Бераз сөйләшкәннән соң, кадерле кунагыбыз, заманадан зарланып:

– Голәмәгә кадер-хөрмәт азайды, милләт арасында әхлак бозыклыгы күбәйде… – дигән фикер әйтеп куйды.

– Голәмәгә хөрмәт азайдымы, әллә голәмәнең хөрмәте, дәрәҗәсе кимедеме? – дидем.

– Голәмәгә хөрмәт азайды, халык голәмә сүзенә колак салмый, голәмәнең кадере юк, – диде.

– Ник алай икән соң? Моның сәбәпләрен ачыкларга тырышканыгыз булдымы? Әлбәттә, бернәрсә дә сәбәпсез була алмас, – дидем.

– Элек халык арасында голәмәнең сүзе кабул ителә, үзе кадер күрә, бөек санала иде. Зәкят, гошер, сәдака мул иде, хәзер исә бай кешеләребез сәдака һәм зәкятләрен мәктәпләргә сарыф итәләр, голәмәгә бирмәс булдылар, – диде.

– Хәзрәт! Элек голәмә байлардан килгән акчаны шул ук мәдрәсәләргә, гыйлем эстәүче шәкертләргә сарыф итә иде, бөтен максатлары Ислам диненә хезмәт итү иде. Мәчетләрдә вәгазь сөйлиләр, нәсыйхәт әйтә торганнар иде. Шул рәвешле дин аякта нык торды һәм голәмә дә үз урынын, дәрәҗәсен саклый алды. Беләсезме, Чистайда никадәр шәкерт тәрбияләнә иде? Никадәр зур мәдрәсәләр төзелде? Ә бүгенге көндә ниләр бар? – дидем.

Безнең хәзрәт бераз инсафка килеп, кимчелекнең бер өлеше үзләрендә икәнен ачык кына итеп әйтмәсә дә, беркадәр таныгандай булды:

– Заманалар болайга әйләнеп китте шул, – диде.

– «Хәдис-е Шәриф»тә «Дәверне сүкмәгез…» дип әйтелгәнне белмисезме әллә? Замананың һич кенә дә катнашы юк. Чынбарлыкта, замананы бозучы да – голәмә үзе! Голәмә урын биләүне, баш булуны артык ярата башлады, алардагы бу ярату дингә хезмәт итүнең алдына ук чыгып басты. Голәмә, үз кулындагы нигъмәтнең кадерен белә алмыйча, гафләт эчендә яши бирде, җаһил улларын үз урыннарына утыртып калдырырга тырыштылар. Җаһил уллар чалма-чапан киеп алдылар да, галим аталарының урынына килеп утырдылар. Гыйлем һәм мәгърифәттән насыйпсыз кешеләр имам булды. Имамлык, муллалык хезмәт урыннары мираска әйләнде, җаһилләргә нәсел буенча күчте, гавәм белмичә дә калды – форсатлар кулдан ычкынды. Сез боларны күрә торып берни дәшмәдегез. Шуңа күрә килде бу хәлләр башыбызга. Иң төп һәлакәт – хезмәт урыннарының мирас саналып, лаеклысына түгел, ә башкасына бирелеп, ахмак угълы ахмакларның баш булуларында. Сез менә боларны уйламыйсыз, ә заманадан, тегесеннән-монысыннан зарланасыз, бертуктамый: «Нәфесем, нәфесем…», дип сөйләнәсез, – дидем.

Безнең кунагыбыз башын бераз түбән иде, инсафка килеп:

– Аһ, әфәнде! Сүзләрегез бик дөрес. Мәүлам безнең хәлебезне ислах әйләсен – төзәтсен. Гафу итә күрегез, башыгызны авырттырдым, – диде.

– Зыян юк, фикерләр бәрелешүеннән хакыйкать барлыкка килә, мин канәгать калдым, – дидем.

Газиз кунагым, саубуллашып, үз каютасына китте, мин исә бу күрешү аркасында бераз вакыт үткәрдем, аерылу моңсулыгын бераз онытып тордым.

Ястү намазыннан соң бераз китаплар караштырып алдым. Шулвакыт пароход хезмәткәрләреннән бер кеше килде:

– Әфәнде, сәхәр өчен берәр нәрсә ки­рәк булырмы, китертикме? – дип сорады.

Пароход хезмәткәрләренең бөтенесе дә христиан булганга, бераз сәерсендем:

– Сез сәхәр вакытында йокламыйсызмыни? – дидем.

– Әлбәттә, йоклыйбыз, ләкин Сез боерсагыз, йокыбыздан уянып торырбыз, ни кирәк булса, китерербез һәм Сезне дә вакытында уятырбыз. Бу безнең вазыйфабыз, – диде.

– Рәхмәт. Бераз чәй, бераз ашамлык әзерләсәгез, әйбәт булыр, – дидем. Үзем исә уйлана башладым: «Йә Раббым, пароход хезмәткәре христиан, безне сәхәргә уятачак, ашарга китерәчәк, берничә вак акча өчен йокысын бүләчәк…»

Шулвакыт безнең хәзрәт килде:

– Әфәндем, безнең каютага рәхим итеп килегезче. Берәр чынаяк чәй эчәр­без, бераз сөйләшеп утырырбыз, – диде.

– Ярый, яхшы, – дидем. Хәзрәтнең икенче каттагы каютасына киттек. Безне сыйларга җыенуы аңлашыла: җиләк-җимеш, тәм-том, кайнатма кебек нәрсәләр әзерләгән иде. Тагын сөйләшә башладык:

– Хәзрәт, – дидем, – ничә ел имам булып торасыз?

– 18 ел булды, – дип җавап бирде.

– Алай булса, хәтерегез калмасын, хәзрәт, шул 18 ел эчендә мәхәллә халкы өчен ниләр башкардыгыз? Нинди хезмәтләрегез булды? 18 ел буе мәхәллә халкы Сезнең, гаиләгезнең көнкүрешен тәэмин итеп торган. Тормышыгызга беркем комачауламаган, тыныч кына яшәгәнсездер. Моңа җавап итеп, Сез мәхәлләгезгә нинди хезмәтләр күрсәттегез, нинди файда китердегез? – дидем.

– Җеназаларының намазын кылдым һәм кылдырдым. Туган балаларын дәфтәргә теркәдем. Никяхларын укыдым. Минем вазыйфам шулар, – диде.

– Мин Сездән үз мәнфәгатегез өчен башкарган эшләрегез турында сорамыйм. Киресенчә: «Милләт мәнфәгате өчен ниләр эшләдегез?» – дип сорыйм. Мәсәлән, Сезгә кадәр мәхәлләгездә мәктәп-мәдрәсә юк иде дә Сез килеп мәктәп ачтыгызмы? Яки мәчетләрдә үгет-нәсыйхәтләр бирдегезме, милләтне әхлак бозыклыгыннан арындырдыгызмы? Яки авылыгызның халкы фәкыйрь иде дә, Сез аларны эшләп табу, барлык­лы яшәү юлына этәрдегезме? Хәзер аларның яшәү рәвешләре алга киттеме? Сез миңа менә шундый хезмәт һәм тырышлыкларыгыз турында сөйләгез, – дидем.

– Дөресен әйтергә кирәк, хәзерге көнгә кадәр боларның берсе дә мин­дә юк. Тик Сез миңа туры юлны күр­сәттегез, мин бу фикерләрегезгә кушылам. Алла­һының рөхсәте белән моннан соң мәчеттә вәгазьләр сөйләрмен, мәхәллә халкын эшләп табыш алырга, тормышларын көйләргә чакырырмын, аңлатырмын. Миңа бик зур изгелек кылдыгыз, Аллаһ Сездән разый булсын, Сезнең бу ипле сүзләрегез миңа тереклек суы сипкәндәй булды, – диде.

Шулай итеп, бер ярты сәгать тирәсе хәзрәт белән сөйләшеп утырдык, аннан соң мин каютама кайтып ял иттем.

Татарларда йомырка сәүдәсе

17 сентябрь көнне өйләдән соң пароход палубасында утыра идем, бер кеше яныма килеп сәлам бирде. Мине танып белә икән, сөйләшеп таныштык, Уфа кешесе икән. Нәрсә белән шөгыльләнәсез, дигән соравыма, сәүдә, дип җавап кайтарды.

– Нәрсә белән сәүдә итәсез? Ниләр алып, ниләр сатасыз? – дип сорадым.

– Иң зур сәүдәбез – йомырка сәүдәсе. Бөтен Уфа, Пермь төбәкләрендә йомырка җыябыз, аннары аны Петербургта, Лондонда, Берлинда сатабыз, – диде.

Бик нык аптырадым. Татар сәүдәгәре йомырканы Берлинга, Лондонга кадәр илтеп сатсын әле!

– Йомырканың бәясе иң кыйммәт дигәндә күпме була соң? – дип сорадым.

– Без йомырканы август башларында җыя башлыйбыз. Ул вакыт мең данәсе 15 сум була, август ахырларына таба 20 сумга кадәр күтәрелә. Ул бәягә дә алабыз, – дип җавап бирде.

– Август аенда йомырка буламы? – дидем.

– Иң сыйфатлы йомырка август аенда була. Язгы һәм җәй уртасына кадәрге йомырканы ерак җирләргә җибәрү мөмкин түгел, корый, кибә. Йомырка сәүдәсендә бәрәкәт тә бар, ләкин шул ук вакытта хезмәте дә күп, – диде.

– Никадәр йомырка җыярга була? Монда зур сәүдә була алуына минем бик ышанасым да килми, – дидем.

– Лондондагы «Робинзон» фирмасы­ның йомырка сәүдәсендә барган еллык акча әйләнеше 35 миллион сумга җитә. Берлиндагы бер фирма бары тик йомырка җыю эшенә генә дә 80 мең сум акча бирә. Бу фирманың Русиядә 70кә якын филиалы бар. Алар биредә йомырка туп­лап, Берлинга җибәреп торалар, – диде.

Йомырка кебек гади нәрсәдән бу кадәр сәүдә булсын – миңа һаман да хыялдыр кебек тоела иде. Кеше мондый хәлләр турында ишеткән саен хәйран кала.

Һава торышы бик үк кулай булмаганга, пароход палубасында да бик озак юанырлык түгел иде, шуңа күрә вакытымны күбесенчә каютамда китаплар укып үткәрдем.

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

Комментарий язарга