Ислам дөньясы

Монголия. Бурятлар – монгол кавеменә караган кабиләләрнең берсе, яшәгән җирләре – Монголиянең бер чите, ләкин гаять мәшһүр төбәге. Моннан Тибетка кадәр өч айлык юл булса да, Урга  шәһәреннән Тибетка елда ике тапкыр кәрван барып кайта. Кәрван юлы олы юл булып тора. Монголиянең һәр тарафыннан, көн­чыгышыннан, көнбатышыннан, төнь­­­я­гын­­нан килеп Цинанфуда  җыелалар, аннары Лобнор күленең көнбатышыннан Тибетка таба юл алалар. Бу кәрван бик мәшһүр, болар Будда диненең кыйбласы булып саналган Лас, яки Әлхамис җиренә барып кайталар. Ул җир Будда динендә изге җир булып санала.

Бөтен Монголиядә бу кәрван да изге дип санала һәм шул сәбәпле, Тибет кичүләрендә, Һималай мәгарәләрендә яшәүче юлбасарлар да әлеге кәрванга һөҗүм итмиләр. Тибетка ышанычлы юлдан, исән-сау барып кайтырга теләүчеләр бу кәрванны айлар буе көтәләр. Кәрван, күбесенчә, елга ике тапкыр бу юлны үтә, кайбер елларда бары бер тапкыр гына барып кайта.

Мин хәзергә буддизм белән бәйле бу кадәр мәгълүмат бирү белән чикләнәм, ләкин шуның белән бергә, алга таба кабат әлеге хакта сүз алып барырга тиеш булачагымны да әйтеп үтәсем килә. Ник дисәгез, биредә искә алынган буддизм, Монголия буддизмы кебек үк, төп Будда диненең бер тармагы булып тора. Буддизм тармакларының күп булуы турында Хамба Ламадан ишетеп белгән идек инде. Бары тик Япониядә генә дә 35 тармагы бар, Кытайда тагын да күбрәк. Боларның һәрберсе турында җае килгән саен сүз алып бару гаять табигый булыр, дип уйлыйм.

Верхнеудин

Бурятлар арасында бераз йөргәннән соң, кабат Верхнеудин(ск) шәһәренә кайттым. Кәшшафулла әфәнде һәм кардәшләренең өенә кунак булып төштем. Бераз ял итеп алганнан соң, шәһәрчекне карарга чыктым. Башта туры мәчеткә бардым: кечкенә генә мәчет, манарасы-фәләне юк. Аннан мәдрәсәгә юл тоттым. Мәдрәсә дә гаять кечкенә, гаять аяныч, ләкин андагы берничә генә мөселман баласына булса да Ислам диненең нигез кагыйдәләрен өйрәтүе белән гаять бөек һәм горурланырлык мәктәп булып тора.

Русиядә Ислам динен кабул итүләр

Мин Верхнеудин мәктәбендә бала­ларның белемен тикшерү белән мәшгуль идем, шулвакыт ишектән рус киемнәре кигән бер кеше килеп керде,  сәлам бирде, ике куллап күрештек. Аның тәрбияле, фикерле кеше булуы йөзеннән үк күренеп тора иде. Кем булуы, кайдан килгәнлеге турында соравыма болай дип җавап бирде:

– Мин – тумышым белән Харьковтан, чыгышым буенча – яһүди. Ләкин бүгенге көндә, әлхәмделилләһи, Ислам диненә килеп шәрәфле булдым.

– Ислам динен кабул итүегезнең сәбәбе ни? XX гасырда дингә битараф булу модага әйләнде. Бигрәк тә Сезнең кебек яшь кешеләр арасында.

– Гафу итәсез, мин инде бик яшь кеше түгел, нишләгәнемне беләм, файда һәм мәнфәгатьләремне аңлый алачак кадәр генә акыл көчем дә бар. Мин Сездән берни дә өмет итеп килмәдем. Шулай да бер гозерем бар, ул да Ислам дине белән бәйле. Мин Ислам динен кабул итеп шәрәфле булдым, Аллаһка хәмед булсын, кәлимә-и тәүхидне [лә иләһы иләллаһ] мәгънәсе белән беләм, ләкин, ни кызганыч, төрки телне белмим. Бүген миңа полиция идарәсенә чакыру килде, хәзер шунда барам, губернадан рәсми кәгазьләрем килгән дә шуның өчен чакырганнардыр, дип уйлыйм.

– Алай булса, тәбрик итәм, бу Сезгә Аллаһ тарафыннан һидаять, ягъни тугры юлны табу, бу – бик зур нигъмәт. Мин бик шат.

Бик гаҗәпләндем: мәгълүматлы, белемле бер яшь кеше Себернең иң читендә ни дип Ислам динен кабул иткән? Бик аптырап уйга талган идем, ул арада яныма килгән Кәшшафулла әфәнде болай диде:

– Моннан ике атна элек бер кеше бөтен гаиләсе белән мөселманлыкка күчте. Ике атналап бар инде, әйе, алар да рәсми кәгазьләрен алдылар. Ул кеше бик бай. Бүген Сезнең белән күрешергә киләчәк. Сез Дасанга киткәч, берничә тапкыр килде, Сезне сорады.

– Синең хикмәтләрең турында сорау бирелми, йә Раббым, – дидем.

Томск шәһәрендә ахун Хәмзә Хәмидов җәнаплары сөйләгән иде: бу рамазан аенда ике-өч студент килеп, Ислам динен кабул итәргә теләүләрен әйтеп, диннең нигезләрен өйрәтүен үтенгәннәр. Тик Хәмзә ахун, русларның ачуыннан куркып, яшьләргә дәрес бирергә риза булмаган.

Кәшшафулла әфәнде:

– Безнең Чита шәһәрендә соңгы вакытларда бик күп кеше мөселман булды. Әле менә бу көннәрдә генә дә бер инженер  гаризасын бирде, рәсми кәгазьләре генә әлегә килеп җитмәде, – диде.

Боларны ишетеп, гаҗәпкә калмау мөмкин түгел. Бу соңгы биш ел эчендә Русиянең эчке төбәкләрендә 86000 кешенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүе турында Уфада Гыйниятулла казыйдан ишеткән идем.

Очрашуга килгән яшь кеше миңа болай диде:

– Әфәндем, мин намаз укуны әлегә өйрәнә алмадым. Минем өчен намаз кайчаннан фарыз? Сезгә бу турыда сорарга дип килгән идем. Миңа  шуларны аңлатып бирсәгезче. Бу көннәрдә намазны өйрәнәм. (Шулвакыт кереп, аның артында торган студентларны күрсәтеп, әйтте). Болар – минем дусларым.

– Син кайчан: «Лә иляһы иләллаһ», дидең (мин моны әйткәндә, Мөхәммәдән рәсулуллаһ, дип өстәде), шул вакыттан башлап, намаз сиңа фарыз. Тик кайчан өйрәнә алсагыз, шулвакыт укый башларсыз.

Кыскасы, мин биредә Исламга күчкән кешеләр белән күрештем, үзләрен шактый гына өйрәттем. Һәммәсендә дә ихласлык һәм җитдилек күрдем. Чита шәһәрендә мөселманлыкка күчкән теге инженерның нәтиҗәдә кулга алынуын, басым ясалып, шактый азап чигүен дә ишеттем. Бик нык шаулаган, кычкырган, хөкүмәт түрәләренә тәслиснең – христианлыктагы өчлек төшенчәсенең – буш һәм ясалма булуын, ә тәүхиднең – Аллаһның берлегенең – хак булуын исбатларга маташкан, соңында мөселманлыгын раслаган рәсми кәгазен кулына тоттырып, моннан котылганнар. Вакытлар үткәч, Чита шәһәрендә бу кешене мин үзем дә күрдем, гаять мәгълүматлы, гаҗәеп кеше иде. Сөйләшеп утырганда, миңа болай диде:

– Мөселманлыкны кабул итүем белән үземне беркемгә дә бурычлы дип санамыйм, ләкин бу шәрәфкә ирешүемә бик канәгать һәм шат булуымны һәрвакыт, һәр җирдә горурланып сөйлим. Кулга алынганнан соң, төрмә миңа җәннәт булды. Кальбем һидаять (тугры юлга басу) нуры белән яктырганнан соң, бөтен җиһан каршы килсә дә, мине юлымнан кире бора алмас. Мин мөселманлыгымны яшерә алмыйм…

Мондый хәлләрне күреп, мондый сүзләрне ишеткән саен, безнең арабыздагы, инде күптәннән инанган мөселман булуларын икърар итеп тә, Исламиятне даими рәвештә тәнкыйть итү белән шөгыльләнүче кайбер кешеләргә карап шаккатмыйча мөмкинме соң?!

Байкал диңгезе

Моннан 20-30 еллар элек Байкал диңгезе гаять мәшһүр һәм зур диңгез иде. Байкал диңгезендә каекларда һәм көймәләрдә йөзгәндә, һәр ел берничә кеше батып үлә, кыш көннәрендә боз өстеннән җигүле атлар белән үткәндә, бик күп кеше һәм хайван боз астына китеп үлә торган иде. Ул вакытларда Байкал диңгезе чынлап та куркыныч иде. Бигрәк тә кыш көннәрендә, боз өстеннән юл йөргән очракта, һава суык, тирә-юньне томан баскан була, көнбатыш кайда да, көнчыгыш кайда – билгеле булмый. Карлы бураннар да башланса, кешеләр бөтенләй дә юлны югалта, атналар буе боз өстендә адашып йөри иде. Барып сыенырлык урын юк, хайваннар өчен хәзерләнгән азык җитәрлек булса, бик яхшы, булмаса, бөтенесе бергә һәлак булалар. Байкал диңгезендә шул рәвешле юлларын югалтып боз өстендә гомерләре өзелгәннәр һәр ел булып торды. 60 чак­рым арада юлны таба алмыйча атналар буе адашып йөргәннән соң, юл табып, ярга, җиргә чыгып баса алучылар үзләрен чиксез бәхетле тоя торган булганнар. Шулай булса да, Кяхта юлында кәрван йөрми тормый, һәр ел берничә тапкыр барып кайтучылар була торган иде.

Бераздан Байкалда пароходлар йөри башлады. Күп тә үтмәде, бозваткыч пароход чыкты. Кайбер елларда декабрь ахырларына кадәр бозваткыч белән Байкал диңгезен үтеп-сүтеп йөрергә мөмкин иде. Бу пароход бозны вата һәм  бер үк вакытта сәгатенә 10 мил  юл үтә иде. Шул рәвешле, Байкал диңгезе аша барып кайталар иде. Бозның калынлыгы 1,5 аршын булганга кадәр пароход йөри ала, боз тагын да калынайгач, бозваткыч та үтә алмаслык була. Моннан соң тагын ике-өч ай буе кешеләр элекке кыенлыкларга түзәргә мәҗбүр калалар иде.

Кем белсен, бу күл эчендә елда никадәр җан иясе, никадәр кеше гомерен югалта. Рус-Япон  сугышында да Байкал диңгезендә меңләгән сугышчы һәлак булды.

Ләкин бу сугыш вакытында руслар зур тырышлык куеп, бөтен көчләрен җигеп, Байкал диңгезе буендагы тауларны тишеп, 244 чакрым арада нәкъ 46 туннель ясадылар, шул рәвешле тимер юлны төзеп, бу кадәр кешене әлеге зур кыенлыклардан коткардылар. Инде хәзер берәү дә кыенлык күрми,  юл бер төн эчендә үтелә. Элекке заманнарда атналар-айлар буе үз эчендә әйләндереп йөрткән ул куркыныч Байкал диңгезенең инде ярларын да күрү насыйп булмый, төн караңгылыгында үтеп кителә.

Чита

Никадәр генә кечкенә шәһәрчек булса да, Чита – Себернең иң читендә урнашкан булуы белән бик әһәмиятле. Биредә яшәүче мөселманнарның саны бик аз, аларның да бер өлеше каторжаннар нәселе. Биредә тагын да шул ук каторжаннарның тырышлыгы белән төзелгән бер мәчет бар. Бу мәчетне нәфис сәнгать әсәре үрнәге дип атарга мөмкин. Шулкадәр матур бина ки, Себернең чите булган Чита шәһәрчегендә түгел, хәтта Казан кебек Ислам үзәге булган зур шәһәрдә торган булса да, күренеше белән игътибарны җәлеп итәр иде. Бу мәчетнең аскы катында бер матур мәктәпләре дә бар. Биредә иллеләп балага белем һәм тәрбия бирелә, Ислам диненең нигезләре өйрәтелә. Себернең иң читендә мондый мәктәп булу белән никадәр горурлансалар да урынлы. Бу шәһәрчектә русларның да әллә ни артык берниләре дә юк. Бары тик биредә солдат казармалары урнашканга, гаскәриләрнең бер клублары һәм төз атуны өйрәтә торган бер мәктәпләре генә бар.

Мин Читада ике көн кунак булдым, мөселманнар белән күрештем, берничә тапкыр вәгазь сөйләдем. Мәчеткә кушылып ук салынган бер йорт бар һәм анда бер карт яши. Кайчандыр каторжан булган бу кеше, билгеләнгән сөрген вакыты тулганнан соң, монда яшәп калган. Мал тапкан, бераз баеганнан соң, башка мөселманнарның да ярдәме белән биредә бу матур мәчет бинасын салдыруга ирешкән. Бик мөлаем карт. Аның белән күрешергә өенә баргач, миңа: «Безгә бирегә бер йөз ел элегрәк килергә кирәк булган. Патшалык игълан итәргә дә көчебез җиткән булыр иде», – диде. Картның бу сүзләрен бик ошаттым, хәтта бүгенге көнгә кадәр исемнән чыкмаган һәм шуңа күрә биредә язып та куярга уйладым. Әлеге сүзләрне бөек сүзләр дип әйтеп булмаса да, укый-яза белми торган каторжан тарафыннан бераз күпертелеп әйтелгән булсалар да, болар кыйммәтле сүзләр иде.

Читадан кузгалып киттем. Бу җирләр – инде Русия мәмләкәте булган бөек Себернең чиге. Биредән Карымск дигән җиргә килдем. Карымскида төп Русия Амур тимер юлы аерылып китә. Биредә туктап тормыйча, Манчжуригә таба юлыбызны дәвам иттек.

Дәвамы бар

Төрекчәдән Асия Рәхимова  тәрҗемәсе

________________

Дәвамы. Башы журналның 1 нче (2017) санында.

1. Урга – монгол телендә «сарай» дигәнне аңлата, 1924 елда Монголия Халык Җөмһүрияте төзелгәннән соң, бу шәһәрнең атамасы Улан-Батор итеп үзгәртелә (тәрҗ. иск.).

2. Мил – якынча 1,6 км га тигез булган ераклык үлчәү берәмлеге (тәрҗ. иск.)

Комментарий язарга