Ислам дөньясы

Некрасов түбәндәге чыгышын ясады: «Әфәнделәр! Мин сезгә бу юлы безнең Русия Думасының эш­ләү рәвеше турында мәгъ­лү­мат бирергә телим. Моны вөҗда­ным­ның бурычы дип беләм, чөнки мине
сайлаган вакытта сез миңа кеше хокуклары арасындагы бер вазыйфаны, әлбәттә, шактый авыр вазыйфаны ышанып тапшырдыгыз.

Билгеле булганча, депутатлар үзен сайлап куйган төбәк халкының һәрвакыт күзәтүе астында булырга тиешләр. Мине сез сайлаганга күрә, күзәтү астында тотмасагыз да, вөҗданым белән мин үзем сезнең күзәтүегез астында булырга тиешмен, дип саныйм. Менә шул сәбәпле, вөҗданым шулай кушканга, Думаның бүгенге һәм киләчәктәге хәле белән бәйле рәвештә сезгә хисап тотуны, мәгълүмат бирүне үземнең бурычым дип беләм. Сез миңа ышаныгыз, мин исә, сезнең ышанычыгызны акларга тырышырмын. Сездән дә кайчакларда мине аңлавыгызны һәм кичерүегезне үтенсәм, үтенечемне кире какмавыгызны сорыйм.

Бүген безнең илебездә Дума бар, тик сез барыгыз да бик яхшы беләсез: Думада күпчелекне тәшкил иткән партия хөкүмәт коралы булып тора. Күпчелек алар кулында булганга, бүген, ничек телиләр, шулай борып йөртә алалар.

Менә шундый хәлдә безнең вазыйфабыз нидән гыйбарәт соң? Сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә теләгән мәсьәлә дә бу. Бүгенге Думада без башкара торган эш бик авыр, чөнки азчылыкны тәшкил итәбез, ләкин шулай булса да, милләтнең, халыкның киләчәген уйлап эш итәргә тиешбез.

Уртада – Н.В.Некрасов

Бүгенге көндә безнең партиябезнең бөтен эш-хәрәкәте шушы мәсьәләгә юнәлдерелгән. Безнең бүген бердәнбер вазыйфабыз – Конституция исемен саклап калу. Бөтен теләк-омтылышларыбыз шуңа юнәлгән булырга тиеш. Халыкны моннан соңгы сайлауларга әзерләргә тиешбез. Менә иң мөһим мәсьәлә шул. Бу чор ничек тә үтеп китәр, инде бер өлеше үтте дә. Халык сайлаулар вакытында бөтен көче белән хөкүмәткә каршы тора алса, өметсезлеккә төшмичә, бик тырышып, акыллы, сәләтле, гайрәтле, намуслы депутатлар сайлап куя алса, дүрт елдан соң булса да, мәмләкәтебезне коткарган булырбыз.

Андый очракта, әлбәттә, бүгенге хөкүмәт, сайлаулар вакытында, үзенә ярдәмче булачак депутатлар сайлансын өчен тырышачак, полиция янауларын да эшкә җигеп, бик зур көч куячак. Шуңа күрә безгә дә яхшы әзерләнергә кирәк. Әгәр халык шулвакыт гайрәтләнеп хөкүмәтне җиңә алса, Ватанны куркынычтан коткара алачак. Әгәр халык болай гафләт эчендә тәгәрәп барса, иле-ватаны өчен нибарысы бер ай гына гомерен сарыф итүдә йомшаклык, ялкаулык күрсәтсә, безнең киләчәгебез соңгы чиккә җиткән өметсезлек эчендә күмелеп калачак. Бөек дәүләтләр рәтендә яшәү турында сүз дә була алмый, хәтта дәүләтебезнең киләчәге дә бик шөбһәле. Нәкъ менә хәзер, бу мәсьәләне бик җитди игътибарга алып, кирәк булганның барысын да эшләргә кирәк.

Дума шушы көнгә кадәр ниләр эшли алды соң? Министрларга карата нинди вазгыять алачак? Хәзерге көнгә кадәр Дума, никадәр генә көчсез булса да, хөкүмәт каршысында зур урын тотуын исбат итүгә иреште. Моннан тыш, комитетлар да күп кенә оештыру эшләре алып бардылар, бүген бу фактларны кабул иттерү никадәр генә авыр булса да, вакыты килер, шул вакыт өчен болар инде әзер булып торырлар.

Думаның министрлар алдындагы вазгыятенә килсәк, әлегә әллә ни дәрәҗәсе юк кебек. Шул ук вакытта, бөтенләй юк дип тә әйтеп булмый, министрларның агымдагы эшләренә караган хисаплар буенча инде билгеле бер күләмдә тикшерүләр алып барылган.

Аеруча Диңгезчелек министрлыгы белән Юл эшләре министрлыгына карата бик мөһим тәнкыйтьләр ачыкланган һәм чагыштырып, тикшерү идарәсенә тапшырылган. Бигрәк тә юл эшләре министрының хисаплары шулкадәр начар ки, дөреслекне белеп, шаккатырлык. Сезгә үрнәк итеп, биредә бары тик бер генә мәсьәләне күрсәтеп үтәм. Көнчыгыш Кытай тимер юлы безнең Русия хөкүмәтенә ел да 35 мең сум зыян китерә, бу зыян ел саен арта гына бара, тик Юл эшләре министрлыгы моңа каршы тору өчен берни дә эшләми. Гомумән, бу министрлыкларның эшләре шулкадәр начар ки, хәзерге вакытта яхшыга үзгәртү дә мөмкин түгел, дәфтәрләре буталып беткән. Инде менә Дума әле генә әйтеп үткән ике министрлыкның идарәләрен тикшерүгә иреште. Нәтиҗәдә бу ике министрны җаваплылыкны үз өсләренә алырга мәҗбүр итә алса, бу алга таба бер адым булыр иде.

Думаның киләчәге турында да әйтергә теләгән идем. Алда сөйләгәннәрем турында ныгытып уйланылса, киләчәкне дә бераз аңларга мөмкин. Чынлыкта, киләчәкне нәкъ күз алдында тотылганча тормышка ашыра алу өчен, сайлаулар вакытын көтәргә кирәк. Кабатлап әйтәм: бөтен халыкның өмете шул сайлауларда, тик халык шөһрәт артыннан куса яки хөкүмәт күрсәткән кешеләрне сайласа, Думадан хәер килмәячәк, моннан соң инде конституцион идарә дә юк дигән сүз. Әгәр халык сайлаулар вакытында күзен нык ачып, чынлап та үзе ышаныч белдергән кешеләрне сайлый алса, менә ул вакыт илебезгә янаган куркынычны юк итә алыр идек.

Инде килеп, безнең чит илләр белән мөнәсәбәтләрдә сәясәтебез бик түбән дәрәҗәдә, бөек дәүләтләр каршысында тоткан сәяси урыныбызның бу кадәр түбән булуының сәбәбе – Ерак Көнчыгыш [рус-япон] сугышында җиңелүебез.

Хәзер сезгә Себер депутатларының эшчәнлеге хакында бераз мәгълүмат бирә­чәкмен. Бөтен Себердә земство ысулына күчүне тикшерү идарәсенә кую – бүгенге көндә безнең Себер депутатларының берен­че вазыйфасы булып тора. Бу эш инде Дума әгъзалары, бөтен депутатлар тикшерүеннән үткән, кабул ителүе карарлаштырылган. Земство кануннамәләре һәм сайлау ысулы да тиешле рәвештә тәртипкә салынган.

Инде бер ун минутлык тәнәфес ясап алуны сорыйм. Әгәр берәр нәрсә исегезгә төшсә, язып китерегез, жавап бирергә тырышырмын».

 Тыңлаучылар, урыннарыннан торып, тәнәфескә чыга башладылар. Без исә, бу тәнәфес вакытыннан файдаланып, Нек­расов җәнапларының янына киттек. Профессор Соболев мине Некрасов әфәнде белән таныштырды. Ул миңа карата бик нәзакәтле итеп: «Без сезнең Себер кешесе булуыгыз белән горурланабыз. Бу юлы Думада исемегезне Себер депутатлары арасында берничә тапкыр телгә алдык. Сезнең белән танышуыма бик шатмын», – диде.

Мин, форсаттан файдаланып: «Чыгышыгызда Себер мөселманнарының җир­ләре хакында фикерегезне белдер­сәгезче», – дидем. Бик канәгать булып, дәфтәренә теркәп куйды.

Некрасов җәнапларының чыгышы гаять тәфсилле иде, барысын да язып бару мөмкин булмады, әлбәттә. Шулай булса да, теркәргә өлгергән кадәресен сезнең игътибарыгызга җиткерергә телим.

Н.В.Некрасов

Некрасов кабат трибунага килде, кабат алкышлар белән каршы алынды һәм сүзгә кереште: «Безнең мәмләкәтебез мәгарифтән бик мәхрүм булганга, бу хакта Думада булган фиркабезнең [партиябезнең] фикерен җиткерергә телим. Мәгълүм булганча, безнең партия­без – «кадет» дип атала торган Конституцион демократ партиясе – Думада азчылыкны тәшкил итсә дә, халыкның күпчелеге тарафыннан үз ителә.

Безнең хөкүмәтебез хәзерге көнгә кадәр үзенә күпме түрә кирәк, шулкадәр кеше җитештерү сәясәтен алып барды, шуннан артыгын кирәксез дип санады. Хөкүмәтнең бу сәясәтенә бәлки гади халыкның наданлыгы да файда иткәндер. Шул сәбәпле, бездә иң фәкыйрь министрлык кайсы дисәгез, ул – Мәгариф министрлыгы.

Әгәр, мәмләкәтебезнең бүгенге көндә иң зур ихтыяҗы ни, дип сорасагыз, мәгарифкә булган ихтыяҗ, диячәкмен. Хәзергә кадәр безнең авылларыбызда түгел, шәһәрләребездә дә Мәгариф министрлыгы тарафыннан ачылган мәктәпләр бик сирәк очрый. Бәрәкәт бирсен, бу соңгы елларда земстволарыбызның көче белән шактый гына авылларда башлангыч мәктәпләр ачылды. Безнең Себердә исә земство да юк, бу сәбәптән бөтен Себер җире мәгарифтән бөтенләй мәхрүм калган, дип әйтергә мөмкин. Унлап губернасы булган бөтен Себердә бары тик безнең Томск шәһәрендә генә университет бар. Русия дәүләте кебек халык саны йөз кырык миллион булган мәмләкәттә бу кадәр генә университет белән канәгатьләнергә ярый димени?!

Безнең партия нәкъ менә бу хәлләрне игътибарга алды, бу мәсьәләләрне үзенә вазыйфа итеп таныды. Бөтен көч-куәте белән эшләячәгендә уңышка ирешәчәге әлегә бик күренмәсә дә, вакыты җитеп, форсатлар кулга керүгә, вазыйфасын башкарачагында, яклау табачагында һич кенә дә шигем юк». (Алкышлар.)

Трибуна янындагы өстәл өстендә тәнәфес вакытында тыңлаучылар тарафыннан сораулар язылган шактый язу җыелган иде. Некрасов аларны кулына алып, берәм-берәм җавап бирә башлады. Сораулар бик күп иде, күбесен терки дә алмадым. Игътибарымны җәлеп иткән берничә сорауга гына тукталам. Некрасов сорауларны түбәндәге тәртиптә укыды һәм җавапларын да шул тәртиптә бирде: «1) Башта Думаның мөселманнар фиркасе турында сорау бар. Мөселман фиркасенең бу көнгә кадәр җитди эшчәнлек күрсәткәне юк. Бары тик кыргыз җирләре мәсьәләсендә әллә ни әһәмияте булмаган бер талпынышлары гына булып алды.

2) Күпчелекне тәшкил иткән «Октябрист партиясе»ннән сул канатның аерылуы турында сорау бар. Миңа калса, бу була торган хәл түгел. Аларның аерылуы, безгә генә түгел, үзләренә дә зарар китерәчәк.

3) Думаның никадәр көче барлыгы турында сорау бар. Бу хакта чыгышымның беренче өлешендә бераз әйтеп үткән идем. Безнең халкыбызда милли вөҗдан һәм гайрәт калмаган.

4) Якын Көнчыгыш һәм Төркия мәсьә­ләсе хакында Думаның фикерен сорыйлар. Мин бу турыда үз фикеремне әйтим әле.

Босния-Герцеговина мәсьәләсендә Австриянең хәрәкәте безнең өчен мыс­кыл итү белән бер иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу мәсьәләдә дәрәҗәбезне саклап кала алыр өчен, безнең хәрби көчебез юк шул. Безнең армиябезнең көчсезлеге финанс ягыннан көчсезлегебезгә бәйле. Без, гомумән, бик тырышырга тиеш, хәлебез яхшыга үзгәрсен, дисәк, әхлагыбыз яхшыга үзгәрергә тиеш, эшләребез дә, сүзләребез дә яхшыга үзгәрергә тиеш. Бүген бөтен мәмләкәтебезнең сәүдә эшчәнлеге чит ил кешеләренең кулында. Болай барса, без читләр каршысында берзаман кеше хокукларыбызны да яклый алмаячакбыз. Шулай булгач, кеше булырга теләсәк, тырышыйк, булдырыйк та, кеше булыйк». (Дәвамлы алкышлар.)

Менә бу – Себердән чыккан бер рус депутатының халкы каршысындагы вазгыяте. Думаның һәр ялы саен без дә мөселман депутатларыбыздан шундый ук вазыйфалар көтсәк тә, кызганыч ки, мондый хәлләр әлегә күренми.

Мин биредә Некрасов җәнапларының чыгышыннан менә бу кадәр генә язып ала алдым. Болардан тыш, «Депутатлар кемнәр?», «Депутатлык нәрсә?» һәм «Депутатларның халык карашында тоткан урыннары нинди?» кебек темаларга да бик җентекле мәгълүмат бирде. Шуннан соң, тыңлаучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Мин биредә катнашучылар алдында вазыйфамны үтәп, вөҗданымны бераз тынычландырдым. Сездән дә, кайларда гына булсагыз да, милләтебезнең фикерен шулай агартырга тырышуны үзегезгә вазыйфа итүегезне сорыйм. Милләтебез, конституцияле тормышның яхшы якларын аңламыйча торып, тиешле депутатлар сайлануга ирешә алмаячак. Берничә кешенең фикеренә җиңелеп калган милләтләр бервакытта да әсирлектән котыла алмаячаклар…

«Әйе, менә шулай», – дип, Некрасов трибуна артыннан чыкты. Тынмаган алкышлар астында тагын ике кабат трибунага чакырылды, үзенә рәхмәтләр белдерелде һәм нәзакәт күрсәтелде.

Астөшермә:

Н.В.Некрасов – дәүләт эшлеклесе. 1879 елда туган. 1908-1917 елларда – III һәм IV чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты. 1919-1921 елларда Казанда яши һәм эшли. 1939 елның 13 июнендә кулга алына һәм 1940 елның 7 маенда атып үтерелә.

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

Комментарий язарга