Ислам дөньясы

Томск шәһәре элек-электән гаять мәшһүр сәүдә үзәге булган. Кайчандыр биредә бик зур базар шаулап торган, бөтен Себердән сәүдәгәрләр җыелып, биредә сәүдә итә торган булганнар. Ул заманнарда әле тимер
юл булмаса да, атлар, чаналар кулланып, 2000-5000 чакрым юл үтеп килгәннәр. Ул заманнарда Русиядә прогон1 юлы салынган һәм бөтен шәһәрләр бу юл аша бер-берсенә бәйләнгән була. 20-25 яки иң күп дигәндә, 30 чакрым саен бер станция булган. Бу станцияләрдә һәрвакыт атлар әзер тотылган, ә станция хуҗалары, һәрвакыт әзер булып, юлчы көткәннәр. Юлчы килеп җитәр-җитмәс, атлар алыштырылып җигелә торган булган һәм юлчы шунда ук утырып китеп тә барган. 25 чакрым юлны кыш көннәрендә атлар ике сәгать эчендә үтә алалар икән. Алдагы станциягә килеп җиткәч, атлар кабат алыштырылган һәм шул рәвешле, юлчы көне-төне бертуктаусыз, атларны алыштыра-алыштыра, юлын дәвам итә торган булган. Нәтиҗәдә, тәүлеккә 300 км тирәсе юл үтә алган. Моның чыгымнары һәр чакрым өчен ике атка – 30-40 тиен, өч ат җиксә, 50-60 тиен акча булган. Безнең Русия сәүдәгәрләре ул заманнарда Томск шәһәренә менә бу юл белән ел да бер тапкыр барып кайта алганнар. Хәзер исә, тимер юл салынгач, ел да берничә тапкыр барып кайтырга мөмкинлек туды.

Томск – сәүдә үзәге генә түгел, гыйлем чишмәсе дә, ул бик дәрәҗәле университетка ия. Университетлы шәһәр булу – мәгариф мәмләкәте булу дигән сүз. Шәһәрнең бөтен җире тәртиптә тотылганлыгы күзгә ташлана. Биредә бу шәһәрнең мөселманнары турында бераз мәгълүмат бирергә телим.

Мәчет, мәдрәсә, мәктәп

Томск мәчетенең бинасы бик төзек һәм матур. Мәчет бүгенге көндә бөтен Себердәге мәчетләр арасында иң зуры, иң күркәме. Әйтүләре буенча, ул бары тик халыкның үз көче белән генә салынган. Мәчет каршысында бик төзек, бик матур мәдрәсә дә бар.

Томск шәһәрендә 3000гә якын мөсел­­ман яши, боларның барысы да бер мәхәл­ләгә карый. Моннан тыш, әле биредә 3 мәктәп тә бар. Мәктәпләрнең һәрбере аерым, үзләренең идарәләре бар, акчалы һәм ачык фикерле берничә кешенең ярдәме белән эшләп киләләр. Ахун җәнаплары исә, мәчетне һәм аңа бәйле оешмаларны үзенең малы итеп саный, 20-30 шәкертне ул зур биналар эчендә ачлы-туклы тота. Шул ук вакытта, Томск байларының берсе – Кәрим Хәмитов, берничә кеше белән берләшеп, 70-80 шәкерт укыта. Болардан тыш, Шаһихаҗи Сәйдәшев җәнаплары да олы җанлылык белән байлыгыннан өлеш чыгарып, 60лап мөселман баласын укыту-тәрбияләү эшенә ярдәм итә.

Шул рәвешле, өч якта өч көч булып хезмәт итүче бу төркемнәрнең барысының да ниятләре изге икәнен сизеп, боларның бер көч булып берләшүләренә этәргеч булырга тырыштым. Бик күп үгет-нәсыйхәт бирдем, күп кеше җыелган мәҗлесләрдә дә, кара-каршы күрешеп сөйләшкән вакытларда да калебләрне берләштерү өчен гыйбрәтле сүзләр сөйләдем, күп көч куйдым. Аллага шөкер, беркадәр уңышка да ирештем. Бер-берсенә сәлам да бирми яшәгән кешеләр, моннан соң бер-берсен өйләренә чакырып кунак итә башладылар, кардәшлек хисләре яңарды.

Томск мөселманнары

Томск мөселманнары – гаять саф кү­ңел­ле, гади кешеләр. Аларда фанатлык та юк, шул ук вакытта араларында гыйлем һәм мәгърифәт әһелләре дә юк. Болар язмышларының шаукымы белән Русиянең эчке төбәкләреннән бу якларга килеп урнашканнар. Араларында берән-сәрән генә булса да бай кешеләр дә очрап куя.

Томск шәһәрендә «инородец» ди­гән җирле татарлар инде юкка чыгып беткәннәр диярлек, бик аз калганнар. Араларында бай кешеләр очрый, ләкин күп түгел. Бохаралылар да инде тәмам юкка чыгып баралар. 400-500 еллар элек Бохарадан бирегә килеп урнашкан, бу җирләрне ватаннары иткән бичараларның бүгенге көндә тамырлары корып бара, нибарысы 150ләп кеше калган. Шулай булса да, үзләренең аерым идарә төркемнәре бар.

Томск мөселманнары арасында үтә ярлылар да, артык байлар да юк. Һәм­мәсе дә – кулы эш белгән кешеләр яисә сәүдәгәрләр.

Боларның күбесе бүгенге көндә тегү­челек белән шөгыльләнә. Сәбәбе шул: русларның күбесе монда татар киемен кия икән, кеше күп, эш күп. Шулай итеп, тегүчелек татарларга көн күрү өчен һөнәргә әйләнгән.

Томск шәһәрендә бай яисә урта хәлле мөселманнар миңа хөрмәт күрсәттеләр, шул ук вакытта руслардан да шактый кеше игътибар күрсәтте, махсус мәҗлесләр оештырып чакырдылар, профессорлар Соболев2, Малиновский3 һәм мәшһүр сәяхәтче Потанин4 һәм башка кайбер шәхесләр белән таныштым.

Томск әйләнә-тирәсендәге авыллар

Томск янында мөселман авыллары бик аз, саны нибарысы 25ләп булыр. Авыл халкының күпчелеге җирле Себер татарлары булса да, Русиянең эчке төбәкләреннән күчеп килеп урнашканнар да аз түгел. Араларында, үз теләкләре белән күчеп утырганнар белән бергә, сөргенгә сөрелеп килгәннәр дә аз түгел. Тик болар җирле татарлар белән, матди һәм рухи мәнфәгатьләргә туры китереп, кыз алып, кыз биреп, туганлашып, дуслашып яшәгәннәр. Шул сәбәпле, беренчедән, нәселләре корый башлаган Себер татарларында гаҗәеп дәрәҗәдә халык саны арту күзәтелә башлаган. Икенчедән, Русиянең эчке төбәкләреннән күчеп утырган мөселманнар Ислам динен яшәтү һәм җәелдерү өчен тырышканнар, һәр җирдә мәктәп ачканнар, мәчетләр төзегәннәр. Шул кечкенә-кечкенә авылларның һәрберсендә Исламиятнең бер билгесе булган мәктәпләр бар. Ике төрле канның бер-беренә кушылуы рухның көчәюенә китергән. Себер татарлары – саф күңелле, тыныч холыклы мөселманнар, Русиянең эчке төбәкләреннән күчеп килгәннәр исә – эшчән һәм хәрәкәтчән кешеләр, ике ыруның берләшүеннән төс-кыяфәт белән дә, әхлак һәм холык-фигыль белән дә уртача булган халык барлыкка килгән. Бу якларда элек-электән яшәгән җирле татарларның ырулары буенча ак калмык­лар5 булулары кайбер борынга язмалардан билгеле.

Бу татарлар арасында мәҗүсиләр дә бар. Мәҗүсиләр белән мөселманнарның телләре бер, ләкин мәҗүсиләрне «абгайлар» дип атау киң таралган. Руслар исә аларның һәммәсен дә «инородец» дип атый. Гомумән, бу атама бөтен Русиядә рус булмаган халыкларның барысына карата да кулланыла һәм мәгънәсе дә шул ук – «чит ырудан, ягъни рус булмаган».

Русларның Томск төбәген яулавы

Ул заманнарда бу җирләр киң дала икән. Берән-сәрән, күчмә тормыш итүче берничә мең татардан башка беркем юк икән. Руслар килгәннәр: «Бу җирләр инде безнеке булды», – дигәннәр. Яулап алу өчен бөтен хокуклары – менә шул. Бу хәлләрдән соң: «Юк, бу җирләр минеке», – дип, каршы төшүчеләр дә булган. Аларга берни димичә, чикләренең кайда икәнен сораганнар. Болар, күз җитеме бер җирдә чикне күрсәткәннәр, аларга бу җирне калдырганнар. Калган бөтен очсыз-кырыйсыз җирләр бер-ике кешенең осталыгы белән яулап алынган.

Бүгенге көндә кайбер татарларның кулларында шактый киң мәйданны тоткан җир хуҗасы булуларын күрсәтүче һәм руслар тарафыннан расланган таныклык­лар бар. Болар югарыда әйтелгәннәргә дәлил булып тора, чөнки бу таныклык­ларда зиһеннәрне тынычландырыр өчен язылган гыйбарәләр дә бирелгән.

Калтай авылы

Томск төбәгендә бу авыл игътибарымны бик нык җәлеп итте, шуңа күрә аның хакында аерым язарга кирәк, дип таптым. Калтай – күпчелек өлеше руслар булган бик зур авыл. Аның 21 йортында татар гаиләләре яши. Болар бик ярлы мөселманнар булсалар да, үзләренең мәчетләре, мәктәпләре һәм китапханәләре бар. Бер ел элек ачылган мәктәпләрендә 45ләп бала укый. Укыту-тәрбия эше бик яхшы тәртипкә куелган. Мәктәп ачылганга кадәр, бу балалар укый-яза белмәгәннәр. Мин мәктәпкә килгәч, аларның һәммәсеннән имтихан алдым. Барысы да бик яхшы укый һәм яза, Ислам нигезләре, фарыз һәм шартларыннан тыш, әле тагын арифметиканың дүрт гамәлен дә беләләр. 21 йорттан 45 укучы белем ала. Болар арасында 21 яшьлек егетләр дә, 18 яшьлек кызлар да бар. Аларны ике төркемгә – ир балаларга һәм кыз балаларга аерып укыталар. Яшьләрне Ислам әдәбенә туры китереп тәрбияләргә тырышулары күренеп тора. Авылның олы яшьтәге ирләре исә кичке дәресләргә һәм китапханәгә йөриләр икән.

Мөселман мәхәлләсенә терәлеп үк яшәп яткан 100 йортлык урыс мәхәл­ләсендә берни, хәтта чиркәү дә юк. Кайбер урыс балаларын мөселман мәктәбенә бирергә теләүчеләр булган, ләкин хөкүмәт кешеләре каршы чыккан.

Бу авылда мәктәпнең чыгымнары елга 550 сум тирәсе җыела һәм аны да әлеге 21 йорт бергәләшеп күтәрә икән. Бу күренеш – нигездә бер имам белән бер мөгаллимнең тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дини куәт.

Бездә «Колларның иҗтиһады, ягъни тырышлыгы, үлгәнне дә терелтер» дигән мәкаль бар, нәкъ менә бу авылдагы мөселманнарның хәленә туры килә.

Сәфәремнең ахыры

Бу көнгә кадәр сәфәремнең кайда тәмамланасын берәүгә дә әйтмәгән идем. Беркөнне Томск шәһәрендә Потанин әфәнденең өендә кунакта идем, тагын берничә кеше бар иде. Сәфәремнең кая кадәр дәвам итәчәге турында сорадылар, аннары «Сибирская жизнь» газетасына бер мәкалә язуымны да үтенделәр.

Биредә сәфәремнең соңгы ноктасы турында рус газетасына язма бирәчәгем беленгәч, бу вакыйганың гаиләм кешелә­ренә аерым тәэсире булачагын уйлап, иң башта аларга хат язып, бу хакта хәбәр бирдем. Үз матбугатыбызга да сәфәремнең кайда тәмаммланачагын ачык­лап мәкаләләр җибәрдем.

Беренче мәкаләм «Сибирская жизнь»6 газетасының 265 нче санында басылып чыкты. Анда сәфәремнең күпмегә сузылачагы, кай җирләргә барачагым турында шактый җентекләп язган идем.

Томск депутаты Некрасов7

3 ноябрь көнне Томск шәһәреннән китәргә уйладым. Саубуллашыр өчен Потанинның өенә барган идем, ул миңа: «Иртәгә кич безнең депутатыбыз Николай Некрасов җәнаплары III Думаның эшләре турында сайлаучыларына хисап бирәчәк, сәфәрегезне бер көнгә күчерегез дә бу җыелышка сез дә катнашыгыз», – диде.

Мин бик теләп ризам булдым. Ул көннәрдә Томскига хокукчылар делегациясе тәркибендә (составында) килгән Закир әфәнде Ишмөхәммәтов җәнаплары да Томск шәһәрендә иде, аның янына киттем. Без инде аның белән берничә тапкыр күрешкән дә идек. Аңа да Некрасов җәнапларының җыелышына килергә тәкъдим иттем.

Икенче көнне кич белән билгеләнгән җиргә килдек, зал туп-тулы иде, 3000ләп кеше булгандыр. Без урыннарыбызга утырганнан соң 5 минут вакыт та үтмәгәндер, Некрасов җәнаплары трибуна артына чыгып басты. Ораторлыгы белән киң танылган бу шәхес, күп дигәндә 33 яшьләрдәге яшь кенә кеше иде.

_________________________

  1. Рус телендәге прогон «куып алып бару» сүзеннән булырга тиеш. Бу юллардан шәһәр базарларында сату өчен терлекләр куып алып барылган (тәрҗ. иск.).
  2. Cоболев Михаил Николаевич (1869-1945) – экономист, Томск университеты профессоры, Г.Н.Потанинның якын дусты (тәрҗ. иск.).
  3. Малиновский Иоанникий Алексеевич (1868-1932) – тарихчы, хокукчы, җәмәгать эшлеклесе, 1898-1913  еллар арасында Томск шәһәрендә яшәгән, Томск университеты профессоры (тәрҗ. иск.).
  4. Потанин Григорий Николаевич (1835-1920) – география һәм этнография белгече, фольклорчы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, 1902 елдан Томск шәһәрендә яшәгән һәм 1920 елда шунда вафат булган (тәрҗ. иск.).
  5. Ак калмыклар – бүгенге алтай халкының тарихи этник компонентлары булган телеут һәм теленгитларның борынгы атамасы (тәрҗ. иск.).
  6. Габдеррәшит Ибраһимовның бу мәкаләсе «Из мусульманского мира. Общий обзор положения мусульман в России» дип атала. Мәкаләнең астында авторның тулы исеме күрсәтелмәгән, Ибрагимов дип кенә куелган һәм [Продолжение будет] дигән искәрмә тора (тәрҗ. иск.).
  7. Николай Виссарионович Некрасов (1879-1940) – белгечлеге буенча инженер, сәясәтче, Дәүләт Думасының III һәм IV чакырылышларында Томск губернасыннан сайланган Дума әгъзасы, революциядән соң Уфада һәм Казанда яши, 1939 елда Мәскәүдә кулга алына һәм 1940 елда атып үтерелә (тәрҗ. иск.).

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

Комментарий язарга