Ислам дөньясы

Бу бүлектә башта Себер турында бераз мәгълүмат бирергә телим. География белгечләре Себернең салкын өлкә булуын беләләр, урманнар белән капланган бу җирләрдә аюларның һәм кеш җәнлегенең булуын әйтеп үтәләр. Бөтен белгәннәре шул. Себер нинди җир, анда кемнәр яши? Бу сорауларны яктыртучылар бик сирәк.
Себерне нигездә Татарстан дип атарга мөмкин, туран асыллы кавемнәрнең ватаны саналган бу өлкәдә кайчандыр ханлыклар булган, әмирлек системасы белән идарә ителгән. Боларның башкаласы – Иртыш елгасы белән Тубыл елгасы кушылган урында урнашкан Искер шәһәре булган. Хәзерге Тобольск шәһәреннән якынча 12 км ераклыкта урнашкан биек калкулык өстендә Искер шәһәрчегенең калдыклары бар.
Себердә Ислам диненең җәелә башлавы

Русия басып алганга кадәр Себер өлкәсенә Бохарадан, Хивадан, Үргәнечтән, хәтта Аҗәм иленнән (борынгы Иран) сәүдә кәрваннары килә торган булган. Шул рәвешле Урта Азия төркиләре инде ул заманнарда ук Себердәге сәүдә өлкәсендә үз урыннарын яулап алган булганнар, Себер ханнарының яклавы һәм саклавы астында гаять зур күләмдә сату-алу эшләре белән шөгыльләнгәннәр.

Менә шул заманнарда мөселман сәүдәгәрләрдә тугрылык һәм ышанычлылык кебек сыйфатларны күреп игътибарга алган Себер ханнарының күңелләрендә тугры юлга басу теләге туган. Беренче башлап, 1468 елда булса кирәк, бөек Күчем ханның чакыруы буенча, Бохарада Пәдәр хан исеме белән танылган Абдуллаһ хан фәрманы белән, берсе голәмә арасыннан, икенчесе шәехләр арасыннан сайланып, ике мөхтәрәм зат, Ислам динен өйрәтү өчен, Тобольск шәһәренә килә. Боларның берсе Дингали хаҗи була, Себердә бүгенге көндә дә нәселе танылган, шәҗәрәләре билгеле. Икенчесе исә – шәех, аларның да нәсел-нәсәпләре мәшһүр, Шәехләр исемле авыллары да бар. Менә шул ике шәхеснең тырышлыгы белән Себердә Ислам дине җәелә башлый.

Бу турыда атаклы тарихчы Миллер бик күп язып калдырган, Ядринцев та шактый гына мәгълүмат биргән. Бу тарихчыларның хезмәтләреннән һәм Себер мөселманнары арасында таралган риваятьләрдән аңлашылганча, Ислам дине Себергә, һичшиксез, беренче башлап Бохара һәм Хива тарафларыннан килгән. Бүген Тобольск, Томск төбәкләрендә бохаралылар дип аталып йөртелә торган шактый санда гаилә, 2000-3000 тирәсе кеше яшәве дә шуңа ишарә итә.

Милади 1582 елда Себерне руслар басып алганнан соң, Русиянең эчке төбәкләреннән, Урал һәм Оренбург өлкәләреннән бирегә бик күп мөселман сөргенгә сөрелгән. Шактый санда голәмә үз теләге белән бу җирләргә күчеп утырган һәм шул рәвешле биредә Исламият артканнан-арта барган. Җирле халык ислам нуры белән нурланган, шәрәфләнгән. Кылыч та кирәкмәгән, туп, мылтык та кирәкмәгән, ислам диненең яктылыгын күреп, үзләре бәя биргәннәр, үз ризалыклары белән ислам динен кабул иткәннәр. Бүгенге көндә бары тик Тобольск өлкәсендә генә дә 100000гә якын мөселман яши.

Себернең төп җирле татарлары руслар басып алганга кадәр Иртыш елгасының уң тарафындагы җирләрдә яшәгәннәр. Аучылык һәм балыкчылык белән көн күргәннәр. Җәй айларында балык тотканнар, кыш айлаларында аю, төлке, кеш кебек кыргый хайван һәм җәнлекләрне аулап, тиреләрен Бохара һәм Урта Азия сәүдәгәрләренә сатканнар. Ул заманнарда Себердә, бу шөгыльләрдән кала, табыш алырдай башка берни дә булмаган.

Бүген исә, Себер Русиянең иксез-чиксез территориясенең бер өлеше: Көнбатыш Себер һәм Көнчыгыш Себер дип икегә аерыла. Менә шул Көнбатыш Себернең башланып киткән җирендә Курган шәһәре урнашкан. Бу шәһәрдән аска таба, нәкъ Маньчжуригә кадәр җәелеп китеп бөтен җирләр – Себер. Атаклы калалары – Тобольск, Омск, Томск, Иркутск шәһәрләре. Башта, руслар Тобольск шәһәрен яулап алганда, Себернең җирле халкы әле бик аз санлы була. Шул сәбәпле, бу җирләрне буш ята дип санап, аны тутыру һәм мәдәни хәлгә китерү максаты белән, аны җинаятьчеләр өчен сөрген җире иткәннәр. Русиянең эчке төбәкләрендә кем генә, нинди генә җинаять эшләсә дә, аны шундук Себергә сөргәннәр. Тора-бара бу җирләр каһәр суккан җирләр булып санала башлаган, бөтен дөньяның карашында Себер Русиянең җәһәннәме итеп кабул ителә башлаган. Себер төбәгендәге муллык, уңдырышлы җирләр һәм сәүдә берәүнең дә исенә дә кереп чыкмаган.

Русиянең эчке төбәкләреннән сөргенгә җибәрелгән кешеләр, Себердә берничә ел яшәгәннән соң, җирдән файда күрә башлаганнарын аңлыйлар, сөрген мөддәтләре (срогы) тәмамлану белән, күбесе, туган җирләренә кире кайту турында уйлап та карамыйча, биредә яшәп калалар. Ул гына да түгел, туган якларыннан кардәшләрен дә чакырып китертәләр, Себерне үзләренә ватан итеп сайлап алалар, тормышларын тәртипкә салып кына калмыйлар, шактый баеп та китәләр.

Бүгенге көндә Себердә ни дәрәҗәдә алга китеш барлыгы һәм нинди киләчәк өмет итәргә мөмкин булганлыгы турында, чираты җиткәч, тәртибе белән алга таба сөйләрмен.

Курган – зур Себер юлы өстендә утырган кечкенә генә бер шәһәрчек, Себернең башлангыч ноктасы булып санала. Биредә мөселманнар юк диярлек. Без Чиләбедә утырып киткән поезд менә шул Курган станциясенә килеп туктаганнан соң хәтеремә килде: минем сәяхәтем нигездә шушы Себер тимер юлы буйлап булачак. Бу зур юл хакында мәгълүмат алырга теләп, станциядә китап һәм газеталар сатучы бер ханым янына туктадым: «Зур Себер тимер юлы төзелеше турында мәгълүмат алу өчен бер китап юкмы Сездә?» – дип сорадым.

Ханым бер китап чыгарып бирде, бәясе 50 тиен икән. Китапны алдым. (Бөтен Русия поезд станцияләрендә китап һәм газета сатыла торган киосклар эшли).

Менә шул китаптан Себер тимер юлы турында укып белгән мәгълүматларымны кыскача биредә дә бирергә телим.

Себер тимер юлы

Русиядә төзелгән бөтен Себер тимер юлы 5627 верста (чакрым). Төзелеш 384604743 сум бәягә төшкән.

1) Чиләбе станциясеннән Обь станциясенә кадәрге ара 1327 чакрым (чакрым «чакыру, кычкыру, кычкырып чакыру» сүзеннән килеп чыккан, километрдан аз гына зуррак ераклык үлчәү берәмлеге, руслар верста диләр). Һәр чакрым 38487 сумга төшкән, бөтен чыгымы – 51210367 сум.
2) Обь станциясеннән Иркутск шәһәренә кадәрге ара 1715 чакрым. Һәр чакрым 59173 сумга төшкән, бөтен чыгымы – 101471382 сум.
3) Иркутскидан Байкал күленә кадәрге ара 64 чакрым, һәр чакрым 49000 сумга төшкән, бөтен чыгымы – 3571000 сум.
4) Байкал күле тирәсенең озынлыгы 189 чакрым, ләкин төзелешенең чыгымнары хакында безнең китапчыкта: «Чыгымнары, хәрби һәм сугыш вакыты хисаплары булганга, билгеле түгел», – диелгән.
5) Байкал артындагы Танхой станциясеннән Карымск шәһәрчегенә кадәрге ара 1037 чакрым, һәр чакрым 79170 сумга төшкән.
6) Карымсктан башлап Кытай тимер юлы белән берләшү (Маньчжурия станциясендә берләшә) арасы 324 чакрым, һәр чакрым 97421 сумга төшкән, бөтен чыгым – 31564349 сум. Себер тимер юлы иң башта Чиләбедән Омск шәһәренә кадәр планлаштырыла һәм 1892 елның 7 июлендә төзелә башлый.
Болардан башка Ерак Көнчыгышка таба 717 чакрым Уссури тимер юлы бар, аның һәр чакрымы 64529 сумга төшкән.

Тайга станциясеннән Томск шәһәренә кадәр 89 чакрымлык тагын бер тимер юл бар, ул ике зур тимер юлны бергә берләштерә. Аның исә һәр чакрымы 28912 сумга төшкән. Болар барысы да сонгы 18 ел эчендә төзелгән юллар. Аларга сонгы 10 ел эчендә салынган 2000 чакрымга якын Оренбург-Ташкент тимер юлын да кушсак, күрсәткечтә русларның бу өлкәдәге тырышлыклары шактый ачык чагылыр. Русия хөкүмәте шул рәвешле мәмләкәтнең иң ерак почмакларын да үзәккә бәйләгән булып чыга.

Чиләбедән кузгалып китеп, 18 сәгатьлек юл үткәннән соң, Кызылъяр (Петропавловск) шәһәренә килеп җиттем. Бер төркем кеше – дуслар, якын танышлар станциядә каршы алды. Исәнләшеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, Сәйид Мөрадиф исемле дустыбызның өенә киттек. Каршы алучыларның күбесе безгә иярде. Бу җирләр минем ватаным кебек, голәмәнең һәм халыкның барысы да үз кардәшләребез.

Кызылъяр

Кызылъяр (Петропавловск) зур шәһәр түгел, 30000гә якын халкының күпчелек өлеше мөселман булганга, мөселман шәһәре дип атарга да мөмкин.

Кызылъяр чагыштырмача соңгы вакытларда төзелгән шәһәр булганга, халкы да Русиянең төрле төбәкләреннән – Казан, Касыймхан, Пенза, Тамбов, Уфа һ.б. җирләрдән килеп утырган кешеләрдән гыйбарәт. Кызылъярда элекке җирле күчмә казах халкы да урнашып яши башлаганга, баштарак бер-берсенә шактый якын сөйләм теле кулланалар, бүгенге көндә исә, бу сөйләм телләре берләшеп, казах сөйләменә якын яңа уртак сөйләм теле барлыкка килгән. Мөселманнар барысы 6 мәхәллә булып яшәгәнгә, шәһәрдә 6 мәчет һәм 6 мәдрәсә бар. Ләкин бары тик ике-өч мәхәлләдә генә шәкертләргә тиешенчә белем һәм тәрбия бирелә. Бай кешеләр мәдрәсә төзү, аны тәртиптә тоту өчен никадәр генә тырышлык күрсәтсәләр дә, голәмәнең фикерен-эшен алга җибәрүгә йогынты ясый алмаганнар. Әйе, ысулы саутия, ягъни аваз ысулы белән укыта торган мәктәпләр дә бар, ләкин тәрбия өчен житәрлек түгел, тик шулай да бар. Шуны әйтергә кирәк: Кызылъяр кебек шәһәрнең бу дәрәҗә белән генә чикләнеп калуы килешә торган хәл түгел.

Мәдрәсәләр өчен бик зур биналар төзегәннәр, вакыфлар да аз түгел, бары тик укыту ысулын гына канәгатьләнерлек дәрәҗәдә юлга сала алмаганнар. Хәер итүчеләр бу кадәр акча сарыф итүне уйлый алалар да, ничек инде иң мөһим мәсьәләдә җаһил муллаларның ялгыш фикеренең әсире булып калалар?!

Кызылъяр – Себернең сәүдә үзәкләренең берсе. Сәүдәнең һәм акчаның иң зур өлеше мөселманнар кулында. Шулай булса да, бик зур кимчелекләре бар – динне саклау өчен төзеткән мәдрәсәләрен шәкертләрдән мәхрүм итәләр.

Бөтен Русиядә бер үк төрле булган кебек, биредә дә иң зур гаеп муллаларда. Нәкъ менә алар милләтнең хәл-торышына туры килерлек итеп балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә ирек бирмиләр. Гади халыкның җаһиллегеннән файдаланып, надан байгураларны үз якларына аударып, дин артына сыенып, бик күпләрне алдыйлар. Гади халыкның да бер өлеше гыйлем һәм мәгарифнең кыйммәтен аңлый, ләкин шулай булса да, муллалар күз буяуларын дәвам итәләр. Мин бу шәһәргә элек тә килгәли идем, һәр килгәнемдә, сүз аңлар кешеләр белән күрешеп, аларны мәгарифкә хезмәт итәргә чакыра, җилкендерә идем. Күп очракта әйткәннәремне кабул да итәләр иде. Шулай булуга да карамастан, әле һаман канәгать калырдай берни дә күренми.

Биредә шуны да әйтеп үтәргә телим: безнең Русия мөселманнары арасында гыйлем һәм мәгарифнең жәелүенә, җаһил муллалар белән бергә, хөкүмәт тә күп вакытлар киртә куя килгән һәм әле дә куя. Гади халык җаһил муллаларның кулында корал булган кебек, үз мәнфәгатьләрен генә уйлаучы муллалар да хөкүмәт кулында корал булып торалар. Гади халыкның ничек муллаларның хәйләсеннән хәбәрләре юк, нәкъ шулай ук муллаларның да хөкүмәтнең хәйләсеннән әле һаман да хәбәрләре юк.

Шул ук вакытта, Русия мөселманнарында шөкер итәрлек бер нәрсә бар: җәмәгать фикере монополияләшмәгән. Һәркем үзе теләгәнчә уйлый, уйлаганча сөйли ала. Шулай итеп, бер авыл кешесе, халык арасыннан бер кеше тулысынча ирекле рәвештә җәмәгать арасында фикерен әйтә ала. Бары тик үз эчке эшләребез турында гына түгел, шул ук кешеләр, мәсәлән, шәрык мәсьәләләре, христианнар белән бәйле хәлләр турында да фикер алыша алалар. Укый-яза белмәгән кешеләр дә хәтта күп вакыт бик төпле фикерләр әйтеп куялар. Менә Русия мөселманнарының иң нурлы, иң өмет бирә торган яклары – шулар. Әгәр үлчи белү, фикерләү һәм хөкем чыгару көче бар икән, бер көн килер, ул яхшы белән яманны, залим белән гаделне аера алыр, инде килеп, гыйлем белән җаһиллекне дә аера алачагына да шигем юк. Мөселманнарда фикерләү көче гаҗәеп дәрәҗәдә арта бара.

Кызылъяр халкы да, иншаллаһ, нәсихәтләргә колак салыр, бер көн килеп, бердәмлек белән эшкә тотынырлар, дусны дошманнан аерып, мөдәррис һәм мөгаллимнәрен, ягъни дәрес бирүче укытучыларын милләткә файдалы була алырлык, алдынгы хәлгә китерерләр.

Биредә, төбәкнең алдынгы кешеләре арасында сүзе үтәрлек хөрмәтле, олы зат – Мөхәммәтҗан хаҗи Дәүләткилдиев җәнаплары бар. Бу кеше бик тырыш һәм дини эшләргә бирелгән булганга, ыбыр-чыбыр сүзенә карамыйча, үзләре төзегән зур вакыфларының эшчәнлеген дәвам иттерергә тырышырлар, араларындагы мөнәсәбәтсез дошманлыкларны туктатырлар дигән өметтә калабыз. Бүгенге көндә мөселманнарны һәлакәткә илтә торган бер нәрсә бар: ул да булса – дошманлашып яшәү, бердәмлек һәм татулык җитмәү. Моны, беренче чиратта, тагын да шул Мөхәммәтҗан хаҗи кебек хөрмәтле затлар аңларга тиеш.

Кызылъяр сәүдәгәрләре арасында мал-мөлкәтле һәм игелекле кешеләр аз түгел. Хәмзә хаҗи, Габделлатыйф әфәнде, Гариф әфәнде кебек кешеләр, шәһәр халкы арасыннан хәерле затлар һәммәсе бергәләшеп тырышсалар, һичшиксез, бар нәрсәгә дә ирешәчәкләр.

Бик зур тегермән

Кызылъярда карап йөрерлек, күрергә кирәк дип әйтерлек берни дә юк. Күзгә ташланырдай бердәнбер нәрсә бар: ул да булса – «Мурадов, Туминов һәм Компания» тарафыннан яңадан төзелгән бик зур тегермән. Кызылъярда гына түгел, бөтен Себердә мондый зур биналар – бик сирәк күренеш. Бу тегермән бөтен эшен электр көче ярдәмендә башкара. Машиналары заманча иң яңа система белән корылган, бик төзек эшли. Бина, зурлыгы белән генә түгел, утка чыдамлы, тиз янып китми торган булуы, янгын чыгу ихтималының юклыгы белән дә игътибарга лаек. Бу тегермән бөтен Себер синдикатларының бердәнбер көндәше булып торуны үз өстенә алган. Себернең бөтен шәһәрләре, авыллары өчен онны берүзе җитештерә ала.

Сәүдә

Себердә сәүдә эше башка җирләрдәгенекенә бик охшамаган. Шуның өстенә, Себердә сәүдәнең бөтен төрләре дә бар. Кызылъяр халкының сәүдәсе дә бары тик Кызылъяр белән генә чикләнми. Эре сәүдәгәрләр Төркестанда, Кытайның төркиләр яши торган төбәкләрендә дә сәүдә итәләр. Мәсәлән, һәр сәүдәгәрнең Төркестанда яки Кытайның Хотин, Әйле, Колҗа төбәкләрендә һәм Монголиядә вәкилләре бар. Бу вәкилләр ул җирләрдә мөгезле эре терлек сатып алалар, аларны шул җирләрдә көтү итеп көтәләр. Җәй җиткәч, сыер көтүләре махсус көтүчеләр белән ул җирләрдән кузгалып китә, нәкъ Җидесу төбәгеннән Казахстан далаларын үтеп, үз аякларында, утлый-утлый ике-өч ай эчендә Кызылъярга кадәр килеп җитә. Көз җиткәч, сентябрь башларында, килеп җитүгә бу хайваннар симертүгә алына. Кайбер кешеләр 700-800 баш, хәтта 1500-2000 баш хайван симертәләр. Бу бер ай, күп дигәндә 40-50 көн дәвам итә. Салкыннар башланып, карлар яугач, бу хайваннарны суялар. Байларның һәрберсенең сугым өчен махсус ферма кебек җирләре бар. Бу хайваннарның ите, тиресе, мае аерым-аерым сатыла, ул гына да түгел, хәтта эчәгеләрен, үпкә-бавырын һәм мөгезләрен дә саталар. Бу – Кызылъярда гаять зур сәүдә.

Болардан тыш, сарык, ат кебек хайваннар да шул рәвешле сәүдә маллары рәтендә йөри. Себердә атны сатып алалар да Оренбургка җибәрәләр, сарык терлеген җыялар да Төркестанга озаталар. Язлыкта 10 сумга, бәлки аннан да очсызга алынган сарыклар көз көне Ташкент һәм Фирганә базарларында 30 сумнан 50 сумга кадәрге бәядә сатыла. Бу сарыкларның 40-45 кило мае чыга, уртача гына куй сарыгында 30 килодан артык койрык мае була.

Менә шундый сәүдә эшләре Кызылъярда да алып барыла һәм аның күпчелек өлеше мөселманнар кулында. Бөтен Русиядә мөселманнар киләчәкләре өчен яулап тотачак ярыш мәйданы – менә шул икътисад мәйданы да инде, сәүдә эшләре дә шул киләчәк өчен алып барылачак.

Кызылъяр шәһәре элек-электән сәүдә үзәге булып торган. Бервакытлар хәтта Урта Азия малларын кертер өчен Кызылъярда чик үтү идарәсе дә булган. Кенасар хан даласы мәҗбүриләп кушылганнан соң, идарә юкка чыгарылган. Хәзерге көндә исә, Русиянең эчке төбәкләре белән бер хәлдәге шәһәр.

Мин Кызылъярдан Омскига юл тоттым. Бу ике шәһәр арасындагы ераклык 356 чакрым тәшкил итә.

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

Комментарий язарга