Ислам дөньясы

Уфадан Чиләбегә кадәр. Бер француз кешесе белән шәрык мәсьәләләре хакында әңгәмә. Мин Уфадан тимер юл станциясенә килеп, поездга өске каттан урын алдым. Кереп, әйберләремне урнаштырып бетергәч, каршымда торган кешедән, купега кереп, мин килгәнгә кадәр әйберләремне карап, саклап торуын үтендем. Берни димәде, бары тик башын гына какты. Мин тиз генә барасы җиремә барып килдем. Урыныма килеп җитүгә, поезд кузгалып та китте. Юлдашыма русча: «Рәхмәт!» – дидем. Ул русча белмәгәнлеген аңлатырга тырышты. «Gran mersi», – дидем. Ул француз икән, бик канәгать калып, үз телендә: «Рәхмәт әйтерлек урын юк», – дип җавап бирде. Шуннан соң ук кем икәнемне һәм кайдан килүемне, кая баруымны сорады. Инде мин французча белмәвемне әйттем. Безнең мөхтәрәм юлдаш өметсезлеккә төшмәде: «Сез татармы?» – дип сорады. Мин дә русча-французча «Әйе», – дидем.

Юлдаш кесәсеннән кечкенә генә дәфтәр чыгарды. «Французча-русча тәржемә сүзлеге» икән. Аның берничә русча сүзе белән минем ике-өч сүз французчамны бергә кушып, сүзлекне исә тәрҗемәче итеп, француз юлдашым белән әңгәмәгә керештек.

– Татарларда ник фәкыйрьлек бик күп? – дип сорады.

– Әсир милләт фәкыйрь дә була, хур һәм түбән дә була. Чөнки үз малына үзе хуҗа түгел, – дип җавап кайтардым.

– Татар-төрек бер үк ырудан килә, тик төрекләр арулыкка бик игътибарлы. Биредә сезнең татар милләтенең арулыкка, чисталыкка да артык игътибары юк, ахры, – диде.

– Госманлы төрекләре арулыкка, чис­талыкка игътибарлы булырга тиешләр, чөнки арулык – Исламият таянган алтын баганаларның берсе. Биредә исә, христианлык һөҗүм иткән көннән башлап, без һаман да аларның буяулары белән буяла барганбыз, – дидем.

– Урал кайдан башлана? – дип сорады.

– Бу җирләр Урал инде, Уфаны үтеп китүгә, Урал башлана, – дип җавап бирдем.

– Алайса Уралны бик күреп булмас микәнни, кич җитеп килә. Ә кайда бетә? Иртән бер өлешен генә булса да күрергә өлгерербез микән?

– Мияс дигән җирләрдә бетә. Иртән Уралның иң матур җирләрен үтәчәкбез, – дидем.

Юлдаш кабат сәясәт турында сүз башлады:

– Төрекләр турында без инде беткән, таркалган милләт, дип уйлый идек. Тиздән аврупалылар тарафыннан бүлгәләнеп бетәчәк кебек тоела иде. Хәтта: «Кешелек дөньясының тынычлыгы хакына Госманлы дәүләтен юк итәргә кирәк», – диючеләр дә аз булмады. Матбугат битләре мондый фикерләр белән чуарланып беткән иде. Тик бу юлы Госманлы яшьләре бердәм хәрәкәт башладылар һәм һич кан түкмичә генә тиранлыкны тамырыннан йолкып аттылар. Алдан күз алдына китерүе дә мөмкин булмаган зур роль башкардылар. Браво! Мондый инкыйлаб-революциянең булганы да юк иде!

– Төрекләр Абдулхамитне тәхеттән төшерсәләр дә, барыбер шәрык мәсьә­ләсен юкка чыгара алмаслар. Госманлы дәүләте өчен төп мөһим мәсьәлә нәкъ менә бу шәрык мәсьәләсенең нәтиҗәсе булачак, – дидем.

– Инде шәрык мәсьәләсенең җеназасын кылырга вакыт, – диде.

– Зур кан күле ясалмыйча торып, шәрык мәсьәләсе һичбервакыт юкка чыкмаячак, – дидем.

– Русиядә ни өчен үзгәрешләр булмады? – дип сорады.

– Русиядә үзгәрешләр булды: Дума оешты, Конституция кабул ителде, – дип җавап бирдем.

– Юк ла! Боларның берсе дә булмады, – диде.

Юлдашым бик күп итеп, бик киң итеп сөйләшергә тели, тик теләгән фикерен әйтеп бирер өчен сүзлек актарырга кирәк, ә бу бик күп вакытны ала.

Безнең Русиядә поездлар һәр станциядә 10-12-15 минут торганнан соң өч тапкыр чаң кагыла, ике тапкыр сыбызгы сызгыртыла. Безнең француз юлдашыбыз моны ишетеп кычкырып көлә.

– Безнең руслар сак милләт, юлчы калмасын дип тырышалар, – дим.

– Сезнең руслар мәрткә китеп йоклаганнар, чаң кагып, сыбызгы сызгыртып, кыямәт кубарып, аларны торгызырга тырышу бу… – дип көлемсерәп утыра.

Шул арада, ничек булса, шулай булган, бер юлчы поезддан калган булып чыкты. Моны ишетеп, француз эче катып көлде.

Шул рәвешле бер француз белән бер татар, бер-беребезнең телен яхшылап белмәсәк тә, французның аз-маз русчасы булганга, арабызда менә шундый самимимлек барлыкка килде. Купеда бездән башка кеше булмавы да ярдәм итте булса кирәк. Төн җитте, йокладык.

Иртәгесе көн иртән иртүк күршем күзен ачкан, яткан җиреннән миңа карап көлеп: «Өч мәртәбә чаң кактылар, тор!» – диде.

Поезд Златоуст станциясенә җитеп килә иде. Биредә нәкъ бер сәгать торачак, шуңа күрә без француз юлдашым белән бергә чыктык, якында гына иртәнге чәебезне эчеп кире килдек. Купега тагын бер юлчы килеп урнашкан иде. Яшь кенә кеше, рус түгеллеге йөзеннән аңлашылып тора.

Яңа юлдашыбыз, француз юлдаш белән безнең әңгәмәне бераз тыңлап торганнан соң, инде өченче тел белән ирекле тәрҗемәче булып арага керде. Бу яшь кеше немец булып чыкты, русчасы бик әйбәт, француз юлдашымның берничә аврупа телен, шул исәптән немецчаны да белгәнлеген аңлаган идем инде.

Шулай итеп, инде без өч тел кулланып сөйләшә башладык.

– Рус мәктәпләрендә татар балалары күпме? – дип сорады француз.

– Миллионнан бер, – дип җавап бирдем.

– Бик гаҗәп! Ник бу кадәр аз? – дип сорады.

– Рус булырга теләмибез һәм булмаячакбыз да. Рус мәктәпләрендәге программаның максаты кешене укытып тәрбияләү түгел, христианлыкны җәелдерү, – дип җавап кайтардым.

– Үз мәктәпләрегез күпме? – дип сорады.

– Башлангыч мәктәпләребез күп, аннан соңгылары юк, – дип җавап кайтардым.

– Милләтегезнең күпмесе укый-яза белә?

– 55-60 %ы, – дидем.

– Браво! Руслардан күпкә алда икәнсез. Шулай булгач, ни өчен лицейлар, югары уку йортлары ачмыйсыз? – диде.

– Хөкүмәт рөхсәт итми. Шулай да, соңгы елларда ихтыяҗыбызны тәмин итәрлек мәктәпләр ачылды, – дидем.

– Думада сездән ничә әгъза бар?

– Сигез, – дип җавап бирдем.

– Бик гаҗәп, ике миллионга бер кеше. Искиткеч хаксызлык! – диде.

Мин, форсаттан файдаланып, француз юлдашка болай дидем:

– Көч булганда хаклык кирәкми шул. Сезнең французлар да Алжир мөселманнарын әнә хайван урынында тоталар, диннәрен хурлыйлар, кешелек хокукларын аяк астына салып таптадылар. Французлар кебек мәдәни милләткә әгәр бу дәрәҗәдә хаксызлык, бу кадәр вөҗдансызлык рөхсәт ителә икән, русларга инде бик әйтер сүз калмый.

Безнең юлдашның йөзе караңгы­ла­нып китте. Мин дәвам иттем:

– Аврупа милләтләренең мәдәният, алдынгылык дигән нәрсәләре – битлек кенә. Мәдәният – ул золым коралы. Хөкем-фәрман көч-куәт кулында булганда, көчсезләр тыныч яши алмаячак.

Шул арада поезд Чиләбегә килеп җиткән. Мин әйберләремне җыйдым, юлдашларым белән бик самими саубуллашып, поезддан төштем.

Чиләбе

Чиләбе кечкенә генә бер шәһәр, ләкин Себер тимер юлларының башланган урыны булып тора. Бер яктан Мәскәүдән, икенче яктан Петербургтан килгән тимер юлларның берләшкән ноктасы булганга, ул көннән-көн үсә, үзгәрә һәм якын киләчәктә зур шәһәргә әвереләчәге көн кебек ачык.

Биредә әлегә мөселманнар бик аз булса да, моннан соң, һичшиксез, мөселманнары да күбәячәк, инде күбәя дә бара.

Мәктәпләр

Мөселманнарның бер мәчетләре, бик матур, төзек бер мәктәпләре дә бар. Мәктәп хәзергә урта сыйныфларга кадәр генә оешкан, ел үткән саен, әлбәттә, югары сыйныфлары да булачак. Мәктәпнең идарәсе Закир һәм Ибраһим әфәнделәр исемле ике бертуганның ислам диненә булган тугрылыклары нигезендә хәерхаһлыклары белән тәэмин ителә.

Китапханә

Мәдрәсә бинасына кушып салынган бик матур китапханәләре дә бар. Биредә, шактый санда дәрәҗәле гыйльми һәм әдәби китаплар белән бергә, гарәп, төрек, рус, француз телләрендә газета-журналлар да бар. Бу китапханә – оештыручылары мөселманнар булса да – руслар өчен дә ачык.

Көндез көне буе ачык була, хәтта кичке сәгать уннарга кадәр эшли икән. Чиләбе яшьләре кичләрен бу китапханәгә килеп, вакытларын шунда китап укып үткәрәләр икән. Дөресе генә: мондый кеп-кечкенә шәһәрдә шундый мәдәният йортлары булганга шөкер итәргә кирәк!

Сәүдә

Шәһәр кечкенә генә булса да, биредә сәүдә бик алга киткән. Сәүдәгәрләрнең бер өлеше – мөселманнар һәм алар арасында зур капиталга ия шәхесләр дә бар.

Сәүдәнең күп өлеше Уралда табыла торган матдәләргә нигезләнгән. Күп микъдарда файдалы казылмалар табылу белән бергә, биредә иген дә мул уңыш бирә, зур-зур фабрикалар эшли. Чиләбе киләчәктә гаять зур сәүдә үзәге була алачак, дигән сүзләр дә йөри.

Мин, Чиләбедә бер кич кунганнан соң, Себер тимер юллары белән Петропавловск (Кызылъяр), Омск, Томск шәһәрләренә юл тотарга уйлыйм, бу якынча 1700 километр ара.

Зур Себер тимер юлларының башлангыч ноктасы булган Чиләбе станциясенә килдем. Биредә һәрвакыт өч тарафка транзит булганга күрә, юлчыларның саны бихисап. Станция үзе кечкенә генә бер җир, күзгә ташланырлык үзгә бары бернәрсә бар – бу Русиянең эчке төбәкләреннән Себергә күчеп килүче мөһаҗир төркемнәре. Боларны күреп тә берни әйтми калу мөмкин түгел.

Бу мөһаҗир поездлары пассажир поездларыннан шактый аерылып торса да, станциядә болардан меңләп кеше һәрвакыт бар һәм, гомумән, Себер чигендә болар булмаган җир бик сирәк. Ә инде Чиләбе – үзәк булганга күрә, мөһаҗир ташучы поездлар биредә чират көтеп атналар буе торырга да мөмкин. Ул кышкы суыкларда, һәр вагонда 40ар кеше, сасы, пычрак. Мондый җирдә әллә нинди авырулар барлыкка килүе бар.

Мин биредә Ярослав губернасыннан килүче бер кеше белән сөйләшеп тордым, хәл-әхвәл сораштым:

– Быел 250000 кеше Себернең Тобольск губернасына күчәргә тиеш дип билгеләнгән. Без менә 3000 йорт килергә чыктык. Чиләбегә кадәр – бер ай эчендә – юлда 200дән артык үле калдырдык, авыруларыбыз да бик күп.

– Күчеп китүегезгә канәгатьме соң сез? – дип сорадывм.

Әңгәмәдәшем, еларлык булып:

– Кеше туган җирен калдырып китүенә канәгать була аламы?! Кеше ватанын үз теләге белән ташлап китәме?! Ләкин чара юк, хөкүмәт безне мәҗбүр итте, китеп барабыз менә, кая баруыбызны да белмибез. Әле бит киткәннәрнең дә яртысы кире кайта. Менә бу поезд кире кайтучыларныкы, – дип, якындарак торган бер поездны күрсәтте.

– Безнең Тобольск – бик матур җир,– дидем. – Мин шунда туып үстем. Килеп урнашсагыз, рәхәтләнеп яшәрсез. Арагызда байлар бармы соң?

– Байлар чарасын да, юлын да табалар. Фәкыйрьләребез күп, – диде.

Шулвакыт чаң кактылар, мөһаҗирне калдырып китәргә мәҗбүр булдым. Вагонга кереп урыныма барып утырдым, юлчы бик күп. Купеда без дүрт кеше.

Поезд кузгалып китте, юлдашларымның барысы да рус. Сәүдәгәр икәнлекләре сөйләшкән сүзләреннән аңлашыла.

Рус сәүдәгәре үз эшенә артыгы белән бирелгән һәм күбесенчә надан була. Шул сәбәпле, мин Кызылъярга кадәр сүзсез генә уйларыма талып баруны кирәк дип таптым.

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

Комментарий язарга