Ислам дөньясы. Омск шәһәре

Поезд Чулымнан кузгалып киткәндә, мин ифтарга утырдым. Ул арада күршем тагын яныма килде. «Рәхим итегез, чәй эчәсезме?» – дип, каршы алдым. Күршем бик кызыксынучан кеше булып чыкты: бу юлы сәясәтне бер читкә куеп, дин турында сүз башлады:

– Аллаһ ник мондый авыр нәрсәләрне тәкъдим иткән икән? Сезнең бу ураза дигәнегез нәрсә соң? Нинди ризыклар ашарга ярамый? – дип сорады.

– Мин философ түгел. Хикмәтен бөтен нечкәлекләре белән аңлатып бирә алмам. Безнең ураза «фәҗр-и садык»тан1  башлана һәм кояш батканга кадәр дәвам итә, бу вакыт арасында ашамыйлар да, эчмиләр дә, – дип җавап бирдем.

Бик аптырап болай диде:

– Мин Исламны бөтенләй белмим. Христианлыкны да беләм, дип әйтә алмыйм инде анысы. Безнең юл озын, вакыт үткәрү дә булыр. Миңа бераз Ислам турында мәгълүмат бирсәгезче, зинһар?

– Әлбәттә, белгәнемне сөйләрмен.

– Мин кайчандыр лютер мәзһәбендә идем, хәзер исә католик мәзһәбендә.

– Ни өчен мәзһәп алыштырдыгыз?

– Мин үзем дә белмим, никах мәсьәләсе белән бәйле булды. Католик рухани безне моңа ничектер күндерде. Минем өчен болай да әллә ни әһәмияте юк иде. Шулай булды да куйды инде!

– Ике мәзһәпнең берсен сайлар өчен, берсен икенчесеннән өстен күрер өчен сәбәп була алырлык мәсьәлә бик җитди булырга тиещ.

– Әйе, яшь чакта әһәмияте бар иде, ләкин хәзер инде үтте. Мин Сезнең белемегездән файдаланып калырга телим, зинһар өчен, әйтегез әле: кешегә мөселман булыр өчен ниләр кирәк? Мәсәлән, мин хәзер католик, әгәр исламга күчәргә теләсәм, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешмен? Ул кеше миңа ничек карар?

– Безнең Исламда алай фәләнгә-төгәнгә мөрәҗәгать итүләр юк. Иман – вөҗдан таләбеннән гыйбарәт. Исламны кабул итәргә уйлаган кеше дөньяны барлыкка китергән бер көчнең барлыгын һәм берлеген кабул иткәннән соң, инсан углының пәйгамбәрләргә ихтыяҗы булуын да расласа, Исламга кергән була. Башка берни дә кирәкми. Аллаһ белән аның коллары арасында, хөкемнәрен җиткерү өчен арадашчы бары тик пәйгамбәрләр генә була ала.

Пәйгамбәрләрдән башка арадашчыга ихтыяҗ юк. Кем генә булса да, вөҗданы белән Аллаһының берлеген расласа, пәй­гамбәрләрне һәм шулар арасында Хәзрәт-е Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеген кабул итсә, шул җитә, безнеңчә, ул кеше – мөселман.

– Ә ничә никах кирәк?

– Сез мыскыл итәргә җыенасыз, ахрысы. Мине һәм минем динемне хурларга Сезнең хакыгыз юк.

– Зинһар, гафу итегез. Һич кенә дә хурларга исәбем юк. Нигә хур күрим? Киресенчә, зур ихтирам белән мәгълүмат алырга телим.

– Ислам дине һичбер вакыт берәүнең дә шәхси ирегенә басым ясамый. Хатын-кыз мәсьәләсе кеше өчен табигый тормыш мәсьәләсе булып тора, дин мәсьәләсе түгел. Шунысы бар, Исламга кадәр, гарәпләрдә хатын-кыз хокукы аяк астына салып тапталган була. Ул заманнарда ир кешегә теләсә күпме хатын алырга, йөзләрчә хатын белән никахлашырга рөхсәт ителгән. Ислам дине килгәннән соң, бу хәл чикләнгән. Дүрттән артыгы хәрәм дип белдерелгән, ләкин дүрт хатын алу кирәк һәм тиеш диелмәгән. Бары тик шулай кирәк булса гына рөхсәт ителгән. Хәтта бу рөхсәт тә гаделлек белән кабат искә алынып, «Никадәр теләсәгез дә, хатыннарыгыз арасында гадел була алмассыз…» (Ниса, 129) аяте белән ныгытып куелган.

– Шулаен шулай да, тик хатын-кыз мәсьәләсе бик мөһим мәсьәлә. Хатыннарга да эшләп табу хокукы бирелгән булса иде. Ире вафат булса, яисә башка очракта, кирәк булганда үзен-үзе карый алырлык кадәр ирек бирелергә тиеш иде.

– Гафу итегез! Без дин турында сөйләшәбез, гореф-гадәт турында түгел. Сез исә менә хәзер гадәт турында сөйлисез. Безнең шәрык халкында күбесенчә шулай, ләкин бу – гадәт.

– Диннең дә йогынтысы булмый калмагандыр. Төркестанда хатыннарга һич хөрмәт юк, алар кешелек хисләреннән бөтенләй мәхрүм. Аларга да бу хаксызлык дин кушуы белән эшләнгәндер, дип уйлыйм.

– Булуы мөмкин, ләкин Сез мәсьәләнең нигезен бераз үзгәртеп җибәрдегез. Хатын-кыз хокукы – аерым, гадәт – аерым. Бүгенге көндә сезнең хатын-кызыгыз гаять ирекле, һәр эштә ирләр белән янәшә торалар, тик хокукта тигезләрме, юкмы – бу башка мәсьәлә. Без әлегә Аврупа хатыннары арасында бер генә генерал да күрмәдек, дипломат та юк. Мирас мәсьәләсендә исә өлешләре – җидедән бер. Ә менә Ислам буенча, икедән бер. Белмим инде, кайсысы күбрәк хокукка ия икән?

Шул арада яныбызга ике хатын килде. Безнең сөйләшкәннәребезне башта тыңлап тордылар. Мин сүземне шулай дәвам иттем:

– Хатын-кызны мөмкин кадәр ачып, аларның көчсезлегеннән файдалану – хокукларын яклау була алмый. Әгәр бүген мәдәнилек, кешелек пәрдәләре артына сыенып, хатын-кызны алдау, нәфес таләбе булган табигый теләккә буйсындыру хокукка хөрмәт дип карала икән, безнең Ислам ул кадәренә инде рөхсәт бирә алмас.

Ханымнарның берсе сүзгә кушылды:

– Көчсез һичбервакыт көчле алдында үзен яклый алмый, Сезнең фикерегезгә кушылам. Мин үзем шактый күрдем, безнең христианлыкта хатын-кызның пәрдәләре ачылган, ләкин хокуклары аяк астына салып тапталган. Дөресен генә әйткәндә, ирләр безнең белән түгел, малыбыз белән өйләнешәләр. Безгә өйләнер алдыннан, аталарыбыздан: «Кызыңны алам, ләкин бирнәсе бармы, никадәр булачак?» – дип сорыйлар. Бирнәсез кызлар кияүгә чыгу хокукыннан бөтенләй мәхрүм.

Хатыннарның икенчесе болай дип өстәде:

– Мөселман хатын-кызларының пәрәнҗә киюе безнең өчен бик кыен мәсьәлә булып тора. Ләкин шунысы бар: аларның өйдә, гаиләдә яшәешләре күбрәк тәртипкә салынган. Безнең мөселман күршеләребез бар, бик якын аралашып яшибез. Алар – өй эчендәге бар нәрсәнең тулы хокуклы хуҗабикәләре, ни теләсәләр – шуны эшли алалар, иреклеләр. Бары тик ирләр белән бергә утырмыйлар гына. Ә менә үзләре моннан бик канәгатьләр, һич зарланмыйлар. Ләкин бу безнең өчен мөмкин хәл түгел, чөнки без инде шулай күнеккән.

Мин, сүзгә катнашып, болай дидем:

– Бөтен милләтләргә дә үз гадәтләре яхшы булып күренә. Күршем белән безнең сүзебез дин турында иде. Ярар, туктатыйк алайса.

– Юк, юк, дәвам итегез! Безгә дә файдалы булыр, – диештеләр хатыннар. Мин, сүз тыңлап, дәвам иттем:

– Дин бар, аннан башка әле тагын дин исеме белән башкарыла торган шактый гына нәрсәләр дә бар. Боларны аера белергә кирәк. Мәсәлән, сезнең Христианлыкта поп әфәнденең гөнаһларны гафу итү күренеше бар. Кешенең үз теле белән гөнаһларын поп каршысында тануы бик авыр нәрсә. Бигрәк тә әгәр гөнаһ эшләгән кеше попның улы яки кызы, хатыны булса, ничек танырга кирәк, җир йөзендә моннан да авыррак бер мәсьәләне күз алдына китерергә мөмкинме?

Хатыннар икесе бергә диярлек:

– Бик ямьсез, бик ямьсез.., – диделәр. Шуның артыннан ук берсе болай диде:

– Мин моңа һич кенә дә ышана алмыйм. Бу – попларның хәйләсе.

Күршем дә:

– Моңа беркем дә ышанмас! – диде. Мин исә сүземне дәвам иттем:

– Әгәр дә бу – диннең нигезендә икән, моңа ышанмасагыз, якламасагыз, христиан була алмаячаксыз.

Шул арада безнең купе ишеге төбенә тагын берничә кеше килде. Алар да сүзгә катнаштылар. Шул рәвешле халыкара конференция дип әйтерлек җыелыш җыелды. Купега сыя алмадык, коридорга чыктык.

Берзаман мәсьәлә Думага күчте, аннары Милли җыен мәсьәләсе күтәрелде. Милләтнең киләчәге турында сүз башлануга ук, һәрберсенең кем икәне һәм нинди милләт кешесе булуы ачыкланды. Безнең вагонда дүрт поляк, ике яһүди, ике алман, бер татар, бер малорос хатыны, өч рус хатыны, бер эстон кызы һәм бер француз кызы бар икән. Боларның һәрбересе үз милләтенә шулкадәр җан ата иде ки, һәрберсе бөтен изгелекләрне, яхшылыкларны үз милләтенә бирергә, аныкы дип санарга тели иде.

Сөйләшү миллияткә кагылышлы шундый фикерләр эчендә чайкалып торганда, кабат дин мәсьәләсенә әйләнеп кайтты һәм милли төрлелек кинәт азайды. Мөселман буларак, мин аерылдым, ике яһүди исә мусавилеккә, ягъни иудаизмга булган бәйлелек һәм хөрмәтләрен белдерделәр. Юлдашлар арасында миннән башка университет бетермәгән кеше юк иде, мөгаен. Сөйләшүләреннән моны аңлап була иде. Дин белән бик ул кадәрле якын мөнәсәбәтләре булмаса да, үз диннәрен яклауда икеләнеп тормадылар, ул гына да түгел, диннәрен изгеләштерү, күкләргә кадәр күтәрү өчен тырышыпмы-тырышалар иде.

Мин дә Ислам диненең матур сыйфатлары турында сөйләргә тотындым. Бераздан тәслис, ягъни «святая троица» турында да сүз чыккач, аны акыл белән кабул итү мөмкин түгеллеген әйттем. Аннары сүземне шулай дәвам иттем:

– Тәслис ул шундый мәсьәлә ки, һичбер акыл аны кабул итә алмас. «Аллаһ өч тә, бер дә! Ләкин шул ук вакытта бер-берләреннән аерылуы да мөмкин түгел», – диелә. Алай булгач, яһүдиләр Гайсәне үтергәндә, өчесе бергә үлгән булырга тиеш түгелме соң инде, чөнки «аерылулары мөмкин түгел» дисез. Ярар, шулай да булсын, соңыннан боларны кем терелтте соң? Инде болай булгач, дүртенче тәңрегә ихтыяҗ туды бит.

Шул арада без Обь станциясенә килеп җиткәнбез. Барысы да, җыелышып, кичке аш ашарга, дип киттеләр, бәхәс туктады. Инде вакыт бик соң иде, мин, урынымны әзерләп, йокларга яттым. Күп тә үтмәде, күршем кире килде. Юк-бар сөйләшеп, бераз вакыт уздырдык, шаярышып көлештек. Бераздан, әңгәмәне дәвам итә алмаганга күршемнән мине кичерүен сорадым, шунда ук йокыга да киттем.

Иртән иртүк күземне ачуга, ишетәм: күршем миннән дә иртәрәк торган, купесында кыштырдый иде инде.

– Күршем, нинди төш күрдең? – дип сорадым аннан.

– Бик гаҗәеп төш күрдем, – диде. – Куркып уяндым, йоклый алмагач, тордым.

– Хәерлегә була күрсен!

– Хәере никадәр булыр, белгән юк. Төштә зур концертта утырабыз икән, дим. Бөтен дәүләтләр матәм эчендә. Араларында бер чалмалы бар, тәмәке тарта һәм шулкадәр күп төтен чыгара, хәтта: мәҗлестәгеләрнең йөзләре күренми иде.

– Хыял. Сезнең кебек джентльменга мондый хыял төс түгел. Башка берәү мондый нәрсә сөйләсә, Сез шаркылдап көләр идегез. Сез, ихтимал, моны сөйләп, мине ышандырырмын, дип уйлыйсыз. Безнең динебездә матәм юк. Мондый төшкә бездә, хыял, диләр, – дип көлдем.

– Мин Сезгә чынлап күргән төшемне сөйләдем. Чынлап та бик курыктым. Безнең русларда, төштә матәм күрү – бик начар, дип санала.

Без күршем белән шулай көлешеп сөйләшә идек, яңа юлчы керде. Миңа:

– Буш урын бармы икән? – диде.

– Рәхим итегез, бар, – дидем.

Яңа күршебезнең шәрык милләтеннән икәнлеге йөз-кыяфәтеннән билгеле булса да, кем икәнлеген белеп булмый иде.

– Сез кем? – дип сорадым.

– Якут, – дип җавап бирде. Бик тә яхшы булды әле, якутлардан таныган-белгән кешем моңарчы юк иде.

– Әйдәгез, танышыйкчы, минем исемем Габдерәшит, мин – татар, – дидем.

– Ә мин – якут, – диде. – Фамилиям – Михайлов.

Бу миңа бик сәер булып ишетелде.

– Бу бит чын рус фамилиясе, – дидем.

– Инде безнең якутлар да рус булып беттеләр. Православие динен кабул итмәгән якут калмагандыр инде. Мин үзем дә, теләсәм-теләмәсәм дә, Михайлов булдым.

– Русларда бер кагыйдә бар: православие динен кабул иткәннәрнең исемен генә үзгәртәләр, фамилиясе кала.

– Безнең якутларда болай да фамилия дигән нәрсә юк, бөтен кешегә исеме белән генә эндәшәләр. Якутларны православие диненә керткәннән соң, безгә койрык та тактылар. Ләкин койрык безнеке түгел, русларның бүләге.

– Православие динен кабул иткән кешеләр канәгатьме соң?

– Православиенең ни икәнен белсәләр, бәлки канәгать булырлар иде. Ләкин безнекеләр арасында алай аңлап-белеп православный булганнар юк. Кайчандыр бер поп бер жандарм кешесе белән килгән: «Дин – менә шушы жандарм!» – дигән, шуннан соң православный булганнар. Элеккерәк вакытларда православие динен кабул иткән кешеләргә милләт нәфрәт белән карый иде, ләкин тора-бара хөкүмәт шундый юлга басты: ике якут дәгъвалаша икән, берсе православие динендә булса, шул җиңә. Православие динен кабул иткәннәргә өстенлекләр бирелде, ихтирам күрсәтелде. Хәзерге вакытта бөтен якутлар да православный булдылар, ләкин рәсми булмаса да, шаманлык һәрвакыт яшәде һәм яши. Безнең якутлар православиене күпме генә күңелдән кабул итсәләр дә, бу яктан күпме генә катгый булсалар да, шаманлыктан бөтенләй ваз кичә алмаячаклар. Берәр мәсьәлә килеп чыкканда, православиедән өмет өзеп, шаманга мөрәҗәгать итәләр, рус поплары биргән потларны, такталарны бер якка атып, Ялпак Тостан шифа сорап ялваралар.

– Зинһар өчен, миңа шаманлык турында бераз мәгълүмат бирегезче. Шаманлык нәрсәне аңлата? Шаман нәрсә? Ялпак Тос2 нәрсә?

– Безнең шаманлык будда диненең бер мәзһәбе булып тора. Шаман исә безнең мәзһәпнең рәисе кебек. Ялпак Тос исә – безнең изге чарабыз. Аның аша без шифа сорыйбыз. Кирәк булганда аның өчен корбан чалабыз.

– Будда динендә җан иясен үтерергә ярамый бит, сез ничек алай корбан чаласыз соң? Аңлый алмыйм.

– Әгәр ашар өчен булса, дөрес, ярамый. Ләкин фида буларак мөмкин, корбан – фида. Шул ук вакытта, Будда дине бик күп үзгәреш кичерде, бозылды. Ламаларда корбан юк, ләкин аларда булган ямьсезлекләр безнекеннән дә начаррак. Табына торган урыннарына кереп күрсәгез иде: дин һәм мәзһәп исеме белән тәңрене дә саталар.

– Нинди ямьсезлекләр, начарлыклар бар? Сөйләгез әле.

– Юк, сөйли алмыйм, монда хатын-кыз бар.

Дөрестән дә, күршебездәге хатын­нарның берсе безнең сөйләшкәнне тың­лый иде.

– Күп нәрсәне хатын-кыз янында сөйләшергә дә ярамый, ә тәңре каршысында ярыймы? Була торган хәлме бу?

– Әйтерең бармы, әфәнде, ниләр генә юк, ниләр генә….

Мин, күршедәге хатынга карап: «Сезнең монда булуыгыз бик яхшы, ләкин, форсаттан файдаланып, безне күп әйбер белүдән мәхрүм иттегез», – дигәч, ул, урыныннан торып: «Тәңреләрнең бездән куркучылары да бар икән…», – диде һәм җитез генә китеп барды. Күпме генә: «Утырыгыз, китмәгез», – дисәк тә, туктамады.

Яңа күршемә:

– Ханым китте, – дидем. – Инде безгә ламаларның тәңреләре турында сөйләсәгез дә була.

– Ир белән хатыны арасында күз алдына китерергә мөмкин булган ямьсез мөгамәлә шәкеле, табыну урыннарында, изге урында тора һәм аны тәңре дип кабул итеп, изге дип санап үбәләр. Будда динендәге ямьсез, начар нәрсәләрнең һәммәсен дә сөйләп булмый, үзләре дә яшерәләр, табыну урыннарының, ягъни храмнарының ул бүлеменә Лама мәзһәбендә булмаган бер генә кеше дә керә алмый.

Безнең беренче танышкан күршебез сәер генә итеп:

– Дөресен әйткәндә, бу мәзһәп картларга төс икән, – диде.

– Господин Михайлов, сезнең якутларда укыган, белемле кешеләр бармы? – дип сорадым.

– Бездә югары уку йортында укыган кешеләр бик аз, юк, дип әйтерлек. Милли мәктәпләребез юк, бөтен мәктәпләр миссионерлар тырышлыгы белән ачылган. Аларның максатлары мәгълүм. Бездә белем мәктәпсез генә барлыкка килгән, ә хәзер инде мәктәп ачуның кирәге дә калмаган.

– Сездә җир мәсьәләсе ничек тора? Үзегезнең җирләрегез бармы? Җир сезнең шәхси мөлкәтегез була аламы? Кеше башына никадәр җир туры килүен белеп буламы?

– Бездә күбесенчә сазлык җир, тундра. Уңдырышлы җир бик аз. Инде Русиянең эчке төбәкләреннән бик күп кеше күчеп килеп утырды, әле дә киләләр. Әлегә мохтаҗ булмасак та, бер көн килеп, җиргә мохтаҗ булачакбыз.

Шулвакыт яныбызга кондуктор килде, билетларны җыеп алды. Томск шәһәренә китәчәк юлчылар өчен бераздан күчеп утырырга кирәк булачагын әйтте. Без әйберләребезне җыйдык, әңгәмәне дәвам итәр өчен вакыт җитмәде.

Якут күршебез миңа болай диде:

– Мин Сезне күптәннән беләм, Сезнең турыда мәкаләләр укыганым бар. Фикерләрегезгә тулысынча кушылам: безнең рус булмаган халыклар – инородецлар үлемгә хөкем ителгән. Русиянең эчке сәясәте шундый. Безнең якутлар, бурятлар инде үлә баралар, буыннар кырыла. Гомумән, Себердәге бөтен инородецларда буыннар көчсезләнүе күзәтелә, тик безнең якутлар барысыннан да тизрәк юкка чыгарлар, ахры.

– Бу көчсезләнүгә, юкка чыгуга йөз тотуның сәбәбе ни икән соң?

– Бик күп эчүдән, дип уйлыйм. Руслар яулап алганнан соң, эчкечелек күбәйде.

– Руслар яулаганчы эчкечелек юк идеме?

– Бар иде, тик безнең аракы сөттән җитештерелә, зарарлы түгел иде. Хәзер исә саф спирт куллану җәелде, поплар безне нәкъ менә шуның белән ауладылар да инде.

Поезд Тайга станциясенә килеп туктады. Монда безгә күчеп утырырга кирәк булачак. Кызганыч, бу матур, файдалы әңгәмәдән аерылдык.

Тайга станциясе Себер тимер юлында иң яхшы, төзек станция иде. Монда бер сәгать көткәннән соң, Томск шәһәренә киттек. Озак барасы түгел, өч сәгатьтән соң Томскида булачакбыз. Вагонда кеше бик күп, чөнки «куян» дигән качып баручы юлчылар күп. Мин, бу «куян»нарны күреп, янымда утырган юлчыга: «Русия тимер юллары кайчанга кадәр бу «куян»нарны ташыр икән?» – дидем. «Руслар төлке булганга кадәр», – дип җавап бирде ул. Якын-тирәдәгеләр кычкырып көлештеләр. «Куян»нарны бик орыштылар, төрле сүз сөйләнде.

Шулвакыт берәү сүз арасында: «Ни өчен бу Себер тимер юлы Томск кебек әһәмиятле шәһәрдән бу кадәр ерактан үтеп киткән икән, ә? Тоташтыручы юл төзисе урында, олы юл турыдан-туры Томск шәһәре яныннан ук үткән булса, ярамый идеме, йә?» – дип сорады.

Бер хәрби болай дип җавап бирде: «Геометрия белгечләре юлны менә шушылай салуны уңай дип тапканнар. Әгәр ул вакытларда Томск шәһәре үзе дә бераз тырышкан булса, һич югы бер илле-алтмыш мең сумлык бүләк тәкъдим иткән булса, һичшиксез, инженерларыбыз күчәрне шул якка  борган булырлар иде. Илдә ришвәт яшәгәндә, туры юл бик күренми шул».

Өч сәгатьтән соң, Томск станциясенә килеп туктадык. Мине каршыларга мөгаллимнәр һәм шәкертләр килгән иде.

Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе.

________________

Дәвамы. Башы журналның 1 нче (2017) санында.

1 Фәҗр-и садык – таң алдыннан офыкта агарып җәелә башлаган яктылык (тәрҗ. иск.).

2 Ялпак Тос – шаманнарның тәңреләренең исеме булса да, төрки телдә «ки» дигәнне аңлаткан ялпак һәм «күкрәк» мәгънәсендәге тос сүзләреннән барлыкка килгән кушма исем булып тора. Мин, бу мәгънәләрнең монда нинди катнашы барлыгын белмәгәнгә, сорадым (Габдерәшит Ибраһимов искәрмәсе).

Комментарий язарга