Иске Пенәгәр: метрикаларда авылым язмышы

Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Иске Пенәгәр авылы халкы совет чорында өч зур хәзинәне – 1826 елда салынган мәчетне һәм аның манарасын, борынгы гарәби-дини китапларыбызны, метрика кенәгәләренең бер өлешен саклап кала алган.Хәзерге көндә чормада очраклы рәвештә генә табылган 25 еллык кенәгәләр – авылыбыз, аның халкының тарихын өйрәнүдә бәһасез чыганак. Алар безгә гаҗәеп күптөрле кызыклы фактларны ачыкларга ярдәм итә. Шуның өстенә, 26 еллык метрика Башкортстан Республикасы Үзәк Дәүләт архивында саклана. Аңлашыла ки, өйрәнер өчен чыганакның күләме зур. Шулай итеп, авылыбызда туган 1200дән артык һәм шул ук санда вафат булган кеше хакында гарәп графикасында язылган текстларны укып өйрәндек. Документларда теркәлгән 281 никах язмасы гына да искиткеч зур мәгълүмат чыганагы булып тора.

Архивларда авылыбызның 1678 елдан башлап ун мәртәбә халык санын алу материаллары барлыгы билгеле булып, аларны да өйрәнергә туры килде. 1925 елгы халык исемлеген, метрикалар белән бергә, 1858 елгы халык санын алу материалларына тоташтыру хәзер авылда яшәүче гаиләләрнең 10-12 буын бабалары исемнәрен, аерым кешеләр арасында туганлык мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итте. Бу инде нәсел агачлары төзүгә ныклы нигез һәм алыштыргысыз чыганак булып тора.

Иске Пенәгәр метрикалары указлы муллалар тарафыннан язылган. Аларның типографиядә махсус басылган битләре китап итеп тегелгән, мөһер сугылган. Ел саен тутырылган метрика китаплары Диния нәзарәтенә тапшырылып, квитанция һәм расписка алынган. Икенче ел өчен яңа метрика китабы булдырганнар. Белешмәләргә караганда, нәзарәттән икешәр китап алынган, шул сәбәпле, документның бер нөсхәсе авылда сакланып калгандыр, дип уйларга мөмкин.

Исемең матур, кемнәр кушкан?

Иң элек дөньяга килгән балалар язылган. Метрикада аларның туган көне, исеме, әтисенең исеме һәм аның социаль хәле күрсәтелгән.  Хәтта баланың бабасы һәм бабасының әтисе дә язылган. Әнисе һәм әнисенең әтисе турында да белешмә бар. Сабыйның кайсы авылда туганлыгы хәбәр ителә һәм документка кем тарафыннан язылганы да теркәлә.

Игътибарны аеруча җәлеп итә торган нәрсә – балаларга бик матур исемнәр кушылган. Нәҗметдин, Гарифулла, Мостафа, Әхмәдҗан, Габделвәли,  Гатиятулла, Гыйсмәтулла, Шәмселхәят, Шәһрезадә, Сәхиббану, Гөлбаһар, Сәгадәтбану, Фәсыйхәтбану, Гыйззәтбану, Сәлимҗәүһәр исемнәре бүген инде бик сирәк яңгырый. Катнаш исемнәр дә күп. Ир-атларның күбесенә алга Габде өстәлеп, Аллаһның исемнәре (Габдесамат,  Габделлатыйф, Габдесаттар кебек) һәм Мөхәммәд исеме кушылса (Мөхәммәдшәриф, Мөхәмммәдзакир, Бикмөхәммәд кебек), хатын-кызларга Биби белән башланган (Бибисабира, Бибифатыйма, Бибинәфисә кебек) яки Җамал, Камал белән тәмамланган (Хәбибҗамал, Хөсниҗамал, Хәсбиҗамал, Гайникамал кебек) исемнәр бирелгән.

Ара-тирә үзебезнең борынгы, чын төрки-татар исемнәре дә очрый. Бикташ, Бикбау, Бикчәнтәй, Бикчура исемнәре ХХ гасыр башында инде кушылмаган диярлек. Әмма XIX гасырда туган әтиләре һәм бабалары арасында андый исемлеләр бар.

Социаль хәлгә килгәндә, авыл халкы нигездә игенчелек белән шөгыльләнгән. Мет­рикада бар баланың да диярлек әтисе зәригатьче (игенче) дип язылган. Сирәк кенә солдат, мөәзин, мелла (мулла) угыл-кызлары да күренә.

Гаиләләрдә балалар күп туган. Моңа ел да кабатланып торган бер үк әти-әни исемнәре дәлил. Бу хәл авыл халкының тулы исемлеген булдыруга һәм кайбер елларны мулла тарафыннан тулы язылмаган исемлекне төгәлләштерергә дә ярдәм итә.

Үлем – котылгысыз…

1880 елларда ел саен диярлек 30-40 бала туса, аларның шактые яшьли үлгән. 1890 елда 36 кеше вафат булган. Шуларның 22се – бала. Үлем сәбәпләре – зәгыйфьләнү, зыяндаш, тир зәхмәте, эч бору, тамак зәхмәте, ютәл зәхмәте,  шеш.  Халык аеруча ютәл зәхмәтеннән еш кырылган. Гадәттә, гүр иясе 60 яшьтән арткан булса, метрикага  картлык дип язганнар. 1890 елда картлык белән 3 кеше бакый дөньяга күчә. Калганы – яшьләр.

Ә инде йогышлы авырулар вакытындагы вазгыятьне күз алдына китерү дә авыр. 1848 елда  холера чире котыра. Пенәгәрдә июль аенда гына да 31 кеше бу чирдән дөнья белән хушлаша.  1860 елда чәчәк авыруыннан 10 яшькә кадәрге 40ка якын бала вафат була. Ул елны барлыгы 64 җеназа укылып, ай саен 5-6 кеше бакый дөньяга күчкән.

1865 елда 66 кеше вафат булган. Аларның да күбесе – яшьләр. Сәбәпләренә килгәндә, беренче урында – зыяндаш авыруы, икенчедә ютәл һәм тамак чире тора. Хатын-кызлар арасында исә ютәл һәм тамак авырулары ешрак. Балаларын яшьли җирләгән хатын-кызларыбызга күпме кайгы-хәсрәт кичерергә туры килгәнен бер Ходай гына белә.

Таблицадан күренгәнчә, 38 ел эчендә вафат булган 1005 кешенең күбесе – 1-10 яшьлек балалар (371), аннан кала – 1 яшькә кадәргеләр (221). Бер елга уртача 26 кеше вафат булып, шулардан 16сы 10 яшькә хәтле балалар булган. Моны гомер озынлыгын, медицина торышын күрсәтүче саннар, дип уйларга нигез бар. Алар авылыбыздагы тормыш дәрәҗәсен дә, табигый сайланышны да ачык күрсәтә. Халыкның иң ныклары, сәламәт булганнары гына исән калган.

Авылыбыз зур: 140 хуҗалыкта 750гә якын кеше яшәгән. Бер төр йогышлы авыруларның башка елларда да кабатлану очрагы булган. Хәзерге көндә еш очрый торган йөрәк, шеш авырулары ул чорда да күзәтелгән.

Никахлар бүлегендә ир-атның икенче яки өченче никахы турындагы язмалар бар. Моңа хатын-кызларның урта яшьләрдә еш үлеме сәбәп булгандыр. 1890 елда гына да 4 шундый очрак теркәлгән. 20-30 яшьләрдә вафат булучылар арасында хатын-кызлар аеруча  күп. Алар ютәл, йөрәк зәхмәте һәм башка авырулардан бакый дөньяга күчкән.

Никах һәм талак

Безнең кулда булган метрика кенәгәләрендә барлыгы 281 никах теркәлгән. Безне мәктәптән үк борынгы әби-апаларыбызны «бик яшьли кияүгә биргәннәр» яки «үзләреннән бик олы кешеләргә кияүгә чыкканнар», дип өйрәттеләр. Әмма бу сүзләр дөреслеккә туры килми. Статистикага күз салсак, кызларыбызның күбесе без уйлаганча 13-19 яшьтә түгел, ә 20-25 яшьтә генә кияүгә чыккан.

Егетнең яше олырак булу табигый хәл итеп кабул ителгән. Кияүләр элек тә олы булгандыр, дип уйлаган идем, юк икән, ялгышканмын. Киресенчә, кызның яше олырак булган никахлар шактый.

Никахларга килгәндә, ир-атлар хатынны икенче авылдан, нигездә, Кукмара, Казаклар, Балыклы, Кәчимердән алган. Үз авылыбыз эчендәге никахлар саны аз. 281ләп билгеле булган никах арасында барлыгы 57 авыл 160 мәртәбә телгә алына.

Бер ел эчендәге никахлар күп түгел, аерылышулар да аз. Талак әйтүнең сәбәбе графасына «өлфәт һәм мәхәббәт булмаган», дип язылган.

Никах вакытында егет кеше кәләше өчен мәһәр бирергә тиеш. Безнең якта ул калым дип атала. Никах язмаларындагы калымнарга игътибар итик әле.

Таблицада искә алынган әйберләрнең күбесен бүген безгә музейларда гына күрергә туры килә. Никах язмалары авыл халкының тормышын (мәһәр күләме буенча), яшьләрнең никахка керү вакытын, нәселләрне өйрәнү өчен зур материал булып тора. Менә шушы язмалардан аерым бер нәселнең тамгаларын да күрәбез. Алар аркылы да туганнарны ачыкларга мөмкин. Тамгаларны өйрәнү аерым бер темага җирлек булып тора.

Имамнарыбыз

Метрикалар ярдәмендә авылыбыз имамнары турында да шактый мәгълүмат туплый алдык. Чыганакның үзендә үк аны кайсы имам тутырганлыгы язылган. Бездә ул бер-берсен алыштырып килүче бер нәсел вәкилләре – Йөзи Рәхим улы, Мөхәммәдсафа Йөзи улы, Габдерахман Мөхәммәдсафа улы, Гомәр Габдерахман улы. Шулай итеп, имамнарның тулы бер шәҗәрәсен төзергә мөмкин. Бүген авылыбызда аларның 9 нчы буыны яши.

1902 елгы метриканың бер бите – имамнар, аларның кайда укуы һәм кайчан указ алуы, мәчетләр, авыл халкы турында аеруча саллы мәгълүмат бирә. Пенәгәр авылы турындагы шушы гаҗәеп кызыклы материалны сезгә дә тәкъдим итү урынлы булыр иде.

Метрика һәм кызыклы фактлар

Хәзерге көндә районыбызда һәм күрше Кукмара төбәгендә Кара Чишмә исемле авыл юк. Әмма имамыбыз Пенәгәр исеме белән бергә «Кара Чишмә карьясе»н дә искә ала. Билгеле, анда туучылар да, үлүчеләр дә аз теркәлгән. Элек мин аларны укымыйча гына калдырып бара идем, әмма соңыннан өйрәнеп карасам, Кара Чишмә 1885 елда Иске Пенәгәрдән аерылып чыккан Яңа Пенәгәр авылы икән бит! Бу авылның метрика эшләрен дә Иске Пенәгәр имамы алып барган.

Шуны да онытмыйк: авылыбыз элек читтә урнашкан. Ул 1800 еллар башында гына бүгенге урынына күчеп утырмадымы икән, дип уйлыйбыз. Мәчетебез дә ХIХ гасырның икенче чирегендә салынган. Архив документларында 1835 ел дип күрсәтелсә дә, соңрак табылган чыганакта Балыклы авылыннан бер байның 1826 елда Пенәгәрдә мәчет салырга рөхсәт алуы турында әйтелгән. Рөхсәт шул елда алынып, тугыз ел эчендә мәчет төзелеп, анда беренче намаз уку вакыты яки гыйбадәтханәнең рәсми теркәлү датасы 1835 ел булгандырмы? Монысын без әлегә белмибез.

Пенәгәр авылы элекке язма чыганакларда «Пинигерь при ключе Пиар» дип теркәлгән. XVII-XVIII гасырдагы халык санын алу документларында Пенәгәр бары тик «Пиар» дип кенә язылган. Пенәгәр метрикасында «Азнаур» да телгә алына. Андый исемдәге торак урыны безнең тирәдә гомумән юк. Бу һәм башка мәгълүматлар киләчәктә тарихыбызны тирәнтен өйрәнү өчен тагын бер сәбәп булыр, дигән өмет бар.

***

Метрикаларны өйрәнеп, авылыбыз тарихы турында зур мәгълүмат тупланды. Авылдашларыбыз үзләренең әби-бабаларын ачыклап, нәсел шәҗәрәсен тулыландырды. Без яңа гына өйрәнә башлаган әлеге тема үзендә күп сер саклый. Әлбәттә, кечкенә генә мәкаләдә метрикаларны тулысынча ачып бетереп булмас. Шулай да, укучыларда өйрәнелә торган материал турында күзаллау барлыкка килер, кызыксыну артыр, дип уйлыйм.

_____________________________

Мәкаләнең авторы Зыятдин хәзрәт Мөхәррәм улы Нәҗметдинов – Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Иске Пенәгәр авылы имам-хатыйбы.

Комментарий язарга