Исемнәребез – халык мирасы

Кеше исемнәре, аларның мәгънәләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Исемнәр мәсьәләсен өйрәнү, булган тәҗрибәгә таянып, аны яңа фәнни юнәлешләр кысаларында тикшереп хәл итү һәрвакыт актуаль санала.Ни өчен андый исем кушканнар, ул исемнең мәгънәсе нидән гыйбарәт, аның язмышка тәэсире нинди – бу һәм башка шундыйрак сораулар, уйланулар кешелекне инде борынгы чорлардан ук кызыксындырган, борчыган. Исем ул – халык хәтере, халык мирасы, халык тамгасы. Нәсел җепләрен бәйли торган тирән мәгънәгә ия сүз дә – исем! Шунлыктан, исемгә карата игътибар беркайчан да кимемәячәк.

Тарих төпкелләрендә калган исемнәрне барлап, теркәп, аларны эзлекле фәнни яссылыкта тикшергән, шулай ук исемнәребезне үткән һәм бүгенге көн ноктасыннан якын килеп өйрәнгән фәнни хезмәтләргә ихтыяҗ үзен һәрдаим сиздереп килә. Илдәге хәзерге тотрыксыз сәяси-иҗтимагый вазгыятьтә исә андый хезмәтләрнең әһәмияте тагын да арта төшә. Кеше исемнәрен куллануны Россия күләмендә аерым бер тәртипкә салу, кеше исемнәрендә чагылыш тапкан элеккеге сәяси-идеологик ышанулардан арыну нияте белән кайбер төрки-татар чыгышлы исемнәрне дә тыюны күз уңында тоткан закон проектының тәкъдим ителүе, шул ук вакытта, әйтик, яңа туган балаларына туу турында танык­лык алганда, ата-аналарның тупас, мәгънәсез исемнәр сайлау очраклары һ.б. – болар барысы да татар җәмәгатьчелеген, киң даирә галимнәрне тирән борчуга сала торган, уйланырга, проблеманы төрле яктан максатчан рәвештә фәнни нигездә тикшерергә, өйрәнергә этәрә торган гамәлләр. Бу нисбәттән, Гүзәлия Сәйфулла кызы Хаҗиеваның яңа гына дөнья күргән монографиясе – «Телнең этномәдәни тирәлегендә татар кеше исемнәре» аерым игътибарга лаек.

image description

Китап, мәсьәләне төптән аңлап, аңа бүгенге тел гыйлеме һәм аның белән арадаш фән тармаклары югарылыгында якын килеп, ачык һәм ышандырырлык итеп, эзлек­ле яктыртуы белән үзенә җәлеп итеп тора. Әлеге хезмәт татарларның исем системасын күзаллауга, барлауга, тикшерүгә, шуңа бәйле рәвештә, бүгенге чорның борчулы мәсьәләләрен фәнни яссылыкта хәл итүгә юнәлдерелгән хезмәтләрнең берсе дип саналырга хаклы. арих төпкелләрендә калган исемнәрне барлап, теркәп, аларны эзлекле фәнни яссылыкта тикшергән, шулай ук исемнәребезне үткән һәм бүгенге көн ноктасыннан якын килеп өйрәнгән фәнни хезмәтләргә ихтыяҗ үзен һәрдаим сиздереп килә. Илдәге хәзерге тотрыксыз сәяси-иҗтимагый вазгыятьтә исә андый хезмәтләрнең әһәмияте тагын да арта төшә. Кеше исемнәрен куллануны Россия күләмендә аерым бер тәртипкә салу, кеше исемнәрендә чагылыш тапкан элеккеге сәяси-идеологик ышанулардан арыну нияте белән кайбер төрки-татар чыгышлы исемнәрне дә тыюны күз уңында тоткан закон проектының тәкъдим ителүе, шул ук вакытта, әйтик, яңа туган балаларына туу турында танык­лык алганда, ата-аналарның тупас, мәгънәсез исемнәр сайлау очраклары һ.б. – болар барысы да татар җәмәгатьчелеген, киң даирә галимнәрне тирән борчуга сала торган, уйланырга, проблеманы төрле яктан максатчан рәвештә фәнни нигездә тикшерергә, өйрәнергә этәрә торган гамәлләр. Бу нисбәттән, Гүзәлия Сәйфулла кызы Хаҗиеваның яңа гына дөнья күргән монографиясе – «Телнең этномәдәни тирәлегендә татар кеше исемнәре» аерым игътибарга лаек.

Китап авторы – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче Гүзәлия Хаҗиева – Казан ономастика мәктәбенә нигез салган күренекле телче, тюрколог, ономаст Гомәр Саттаров шәкертләреннән берсе.

Билгеле булганча, Г.Ф.Саттаров 1973 елда «Татарстан АССРның антропотопонимнары» дип аталган күләмле фундаменталь хезмәтен докторлык диссертациясе итеп яклый һәм шул рәвешле татар ономастикасын мөстәкыйль фән югарылыгына күтәрүгә ирешә. Алга таба галимнең татар ономастикасына багышланган күпсанлы хезмәтләре дөнья күрә, шул исәптән, «Исемең матур, кемнәр куйган?» (1989), «Татар антропонимикасы» (1990), «Татар топонимикасы» (1998) һ.б. Татар дөньясы өчен бердәнбер исемнәр сүзлегенең авторы да Г.Ф.Саттаров була. Галим – татар фәне өчен генә түгел, ә төрки фән дөньясы өчен дә ныклы алмаш булырлык кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән шәхес.

Гүзәлия Хаҗиеваны да, ономастика өлкәсендәге фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләрен­нән чыгып, мәшһүр остазының ышанычлы дәвамчысы дип атарга тулы нигез бар. Галимәнең «Телнең этномәдәни тирәлегендә татар кеше исемнәре» дигән хезмәте тел тарихы, халык авыз иҗаты, этнография, диалектология өлкәләрендәге казаныш­ларны исәпкә алып, шушы һәм башка фәннәр кисешендә барлыкка килгән этнос, тел, культура бәйләнеше яссылыгында татар исемнәрен өйрәнүне максат итеп языл­ган. Глобальләшү шартларында гомуми тел белемендә тел берәмлекләрен ае­рым анализлау түгел, ә этномәдәният кысаларында тел моделе буларак карау, фән­нәр кисешендә барлыкка килгән юнәлештә этнос, тел һәм культура мәсьәләләрен системалы-бәйләнешле рәвештә өйрәнү бүген яңа фәнни нәтиҗәләр ясарга мөм­кинлек бирә. Әлеге хезмәт, әнә шул максатлардан чыгып, дисциплинаара бәй­лә­неш­тә телнең этномәдәни тирәлегендә антропонимик берәмлекләрнең үсешен баш­ка төрки телләр белән дә чагыштырып өйрәнүне күздә тота. Автор фикеренчә, этномәдәни тирәлек ул, бер яктан, телнең яшәешен булдырган тирәлек булса, икенче яктан – бер үк телгә, культурага, фольклорга ия булган халыкның уртак мирасы. Димәк, һәр этносның, телнең, җирле культураның үз антропонимик системасы була. Ул система фольклор, халыкның рухи культурасы белән тыгыз бәйләнештә яши, шул ук вакытта тирә-юнь, кеше, җәмгыять турында мәгълүмат чыганагы да булып тора.

Автор күпсанлы документлар белән эш итә, архив материалларыннан тупланган татарча кеше исемнәренең сүз күрсәткечен әзерли. Һәрбер чор үзенең исемнәре белән билгеләнә. Шул чорга караган исемне фәнни калыпка керткәнче, аны барларга, теркәргә кирәк. Исемнәр индексы нәкъ менә шушы максатны күз уңында тотып әзерләнгән.

Бу гамәлләр эчтәлеге ягыннан хезмәтнең төпле һәм ышанычлы документаль нигезгә таянып эшләнгәнлеген раслый, димәк, аның уңышлы башкарылуына зур өлеш кертә.

Хезмәтнең беренче бүлеге «Телнең этнокультур пространствосында антропонимик проблемаларның теоретик-методологик нигезләренең чагылышы» дип атала. Биредә антропонимнарга караган мәсьәләләрнең тарих, фольклор, этнография, диалектология фәннәре кисешендә өйрәнелү дәрәҗәсе, бу өлкәдә булган кыенлыклар, киләчәккә бурычлар, перспективалар билгеләнгән. Дөнья күләмендә тел белеме өлкәсендә танылган этнолингвистлар В. фон Гумбольд, Ф.Боас, Э.Сепир, Б.Уорф, Н.Ильич Толстой, Е.Бартминьский, татар теле белемендә – Г.Ф.Саттаров, төрки тел белемендә – Э.Бегматов, Н.И.Егоров, Ш.Жапаров, С.Сакаоглу, А.Шайхулов, Ф.Хисаметдиновалар кебек күренекле галимнәрнең этномәдәни тирәлек хакындагы фикерләре яктыртылган. Аерым алып, бүгенге татар ономастикасын өйрәнүдә Казан төрки-татар ономастика мәктәбенең эшчәнлеге тирән анализлана, аның татар антропонимнарын, региональ топонимияне, поэтик ономастиканы өйрәнү кебек юнәлешләре билгеләнә.

Хезмәтнең икенче бүлеге «Исем бирү йолаларының һәм кеше исемнәренең татар культурасында ономастик экспликациясе» дип атала. Бу бүлектә исем бирү йола-гадәтләренең диалектларда күзәтелгән төрлелеге карала, исем семантикасының потенциалы локаль культурада тулылануы, киңрәк чагылыш табуы ассызыклана, исемнең татар традицион культурасында тоткан урыны билгеләнә. Төрле почмакларга сибелеп яшәгән татар халкының исем бирү йолаларындагы уртак һәм үзенчәлекле якларны барлап, аерып чыгару һәм аларны фәнни анализлап, нәтиҗәләр ясау хезмәтне халыкка якынайта, аны гади укучыга да кызыклы һәм мәгълүматлы чыганак итеп таныта.

Чыннан да, исем бирү йола-гадәтләрен, хәрәкәтләрен аңлаткан лексика исем кушу йоласының, ритуаль символларының телдәге чагылышын аңларга ярдәм итә. Хезмәтнең отышлы сыйфатларыннан берсе шунда: биредә исем кушуда чынбарлыкны яктырткан йола хәрәкәтләре (исем кушу, ат кушу, миңне бетерү, исем алыштыру), йолада катнашучылар, аны башкаручылар (кендек әбисе, бабай әбисе, мулла, инәкә һ.б.), йола предметлары (морҗа, тупса, тәрәзә) һәм аларны тәгъбирләгән лексика башка төрки телләрдәге лексик берәмлекләр белән чагыштырып өйрәнелә. Шул рәвешле, автор дөньяны танып белүгә корылган йола структурасы, символлары, предметлары, функциональ мәгънәсе татар халкының рухи һәм матди дөньясын чагылдырып, гомумтөрки һәм мөселман традицияләре нигезендә формалашкан, дигән фикерне ассызыклый. Димәк, татар культурасында исемнәр этномәдәниятнең тамгасы булып, ата-ананың, өлкән буынның теләкләрен яктыртып, дөньяны табигать белән тиңләштереп, борынгыларның рухларына табыну ысулларын ачып, дөньядагы уңай әйбер-күренешләрне арттырып, үлемне кичектерү яки алдарга омтылу, шул рәвешле язмышны яхшыга үзгәртү функциясен үти.

Хезмәттә телнең этномәдәни тирәлеген, ягъни хайван, кош-корт, вакыт, кешенең эчке һәм тышкы дөньясын, социаль тормышын тәгъбирләгән кеше исемнәре анализлана. Киң мәгънәдә әйләнә-тирәне чагылдырган исемнәр телнең этномәдәни тирәлегендә халыкның мифопоэтик һәм психологик күзаллауларын формалаштыра. Алар кешене физик, психологик, интеллектуль яктан тасвирлый торган исемнәр ияләренең эчке һәм тышкы дөньясын ача. Бу төр исемнәрнең күпчелеге төс компонентлары нигезендә ясалган исемнәрне тәшкил итә, дигән фикергә килә автор. Әлеге исемнәрдә семантик күп мәгънәлелек очраклары теркәлә, кешенең эчке һәм тышкы дөньясын тел чаралары ярдәмендә оештырып, системалаштырып тәгъбирләүгә булышлык иткән мәгънә потенциалы ачыла. Исемнәрдә төс белдерә торган компонентлар кешенең физик үзенчәлекләрен (бит, күз, каш төсе һ.б.) һәм аның психологик халәтен (көчле, бәхетле, акыллы һ.б.) күрсәтә. Кеше исемнәре танып белүнең үзенә күрә социаль моделен булдыруга хезмәт итә, шулай итеп, кешенең социумдагы урынын чагылдыра. Социаль семантика титул атамалары нигезендә ясалган исемнәрдә (Солтангали, Солтангази, Шәехтимер, Ханморат, Ханзаман һ.б.), этноантропонимнарда (үзбәк, башкорт, типтәр, чуваш, чирмеш һ.б.) чагылыш тапса, нинди дә булса шәхескә багышланган исемнәр (Кубрат ‒ Кубрат ханга багышланган; Минтимер ‒ беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә багышланган исем) җәмгыятьнең социаль структурасын, катламнарын, социаль структура кысаларындагы функциональ бәйләнешләрне тәгъбирләүдән гыйбарәт.

Исем бирү йола-гадәтләре, исем семантикасы этномәдәни тирәлекнең аерылгысыз өлеше булган фольклор, ягъни халык авыз иҗатында да анализлана. Татар фольклорының эпик жанрларында кулланылган исемнәрнең борынгы төрки антропонимик системаны тергезүдәге мөһим роле ассызыклана.

Өченче бүлек «Татар этномәдәни тирәлегендә татар исемнәренең тарихи-генетик катламнары» дип атала. Бу бүлектә архив материаллары нигезендә тупланган кеше исемнәренең һәрбер чорга хас тарихи алшартлардагы үсеше, аларның семантик, структур-төзелеш үзенчәлекләре гомумиләштерелеп анализлана. Татарларда кулланылган исемнәрнең чыгышы белән төрки, гарәп, фарсы, славян һәм көнбатыш европа телләренә мөнәсәбәтле катламнары аерылып, татар тарихының төрле чорла­рына хас антропонимик берәмлекләр ышанычлы чыганакларга нигезләнеп тикшерелә.

Фольклор материалларында, диалекталь-этнографик текстларда чагылыш тапкан исемнәрне халыкның рухи мирасы буларак өйрәнү татар культурасының үзенчәлекләрен, аның кыйммәтлекләрен барларга һәм аңларга ярдәм итә. Татар антропонимик системасының формалашуын һәм үсешен башка төрки телләр белән чагыштырып анализлау шулай ук хезмәтнең яңалыгы һәм уңай ягы булып тора.

Кыскасы, «Телнең этномәдәни тирәлегендә татар кеше исемнәре» дип аталган монография – бүгенге тел белеменең көн кадагына суккан мәсьәләләрне эзлекле фәнни нигездә тикшереп, нәтиҗәләре галимнәр өчен дә, киң катлау укучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булган максатчан эшчәнлекнең күркәм бер үрнәге.

Татар исемнәре – халкыбызның мирасы. Мирасыбызны армый-талмый барлау, туплау, фәнни яктан тикшерү һәм һәрдаим халык игътибарына җиткереп тору зарур. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Гүзәлия Хаҗиева тарафыннан язылган әлеге хезмәтне дә авторның әнә шул изге бурычны үтәүгә керткән саллы өлеше дип исәпләргә мөмкин. Аңа алга таба да иҗади уңышлар телик.

Комментарий язарга