Исемең һәм җисемең (дәвамы)

Исеменең мәгънәле, матур, дини булуы, әлбәттә, кешегә күпмедер күләмдә җаваплылык рухы да өсти, әйтик, пәй­гам­бәр (с.г.в.) исемен йөрткән Мө­хәм­мәд, Мөхәммәдвәлиләр гөнаһлардан иң куркырга тиешле кешеләр булырга тиешле. Тик һәрвакытта да кеше үз исеменең ни аңлатканын белеп бетермәскә, исеме белән җисеме туры килеп җитмәскә мөмкин. Мәсәлән, рисаләдәге Зөлкарнәйн – бөек Александр Македонскийның Көнчыгышта кулланылган исеме, ә автор бу исемне алган татар абзыен… өйләнә алмыйча йөрүче мескен бер ир-ат итеп тасвирлый:

«Зөлкарнәйн булса исмең, йә агай,

Хатын алмыйча йөрисен ник алай».

«Син» дип үз итеп эндәшүе һәм, нигездә, гади сөйләм формаларын (ахмак улма, авызың ачып калма, тик ятма һ.б.) куллануы белән автор укучысына эчкерсез бер мөнәсәбәт күрсәтә. Хәтта урыны-урыны белән авыл абзыена афористик гыйбарәләр белән дә мөрәҗәгать итеп: ике тиенлек файда бирмәс бу йокы; чана түләрсең, угрылаб тәртәсен, дип үгетли.

«Байморза, башмакларыңа куй олтырак,

Оегың былчыранмасын, мәчет ерак», –

дип, аның хәленә керә. Язучының сүзгә чаялыгын исбатлаучы бу юлларны да китерми мөмкин түгел:

«Зиннәтуллаһ, зәки бул, булма юаш,

Намаз укы, бел, намазсыздыр чуаш.

Зәйнуллаһ, син зиннәт иткел эшләрең,

Бу намазларның төшергел тешләрен».

Ә биредә автор Каюм агайны бөтенләй дә хур итә:

«Котбеддин, каты сөйләмә кычкырыб,

Каюм агай ебәрмәсен сиптереп».

Авторның мондый «гадилеге» аңа дини-ислами терминнар, китаби гыйбарәләр һәм госманлыча сүзләрне куллануга һич тә комачаулык итми:

«Әсәдуллаһ, сәңа бәнем сүзем шул,

Сират-ел мөстәкыйм үзрә сабит уз.

Касыйм абзый, кайгы тотма дөнья өчен,

Сакла гизле булгучы Кадер кичен».

(Кадер киче Рамазан аеның соңгы ун көнендә «яшерелгән», көне төгәл билгеле түгел, дип фараз ителә.)

Авторның Таһирга мөрәҗәгате шул чор татар көнкүрешеннән бер картина бирүе белән кызыклы. Югарыда әйтелгән Биктаһир исеме кебек, Таһир да тәһарәт сүзе белән бәйле һәм «чиста, саф» дигәнне аңлата. Рәсәй мөселманнары XIX йөз азагы-XX йөз башында поезд, пароход кебек транспортларга утырып, озын юлларда сәяхәт иткәндә, мәсәлән, хаҗга барганда, гомуми туалетларда тәһарәтләнү мөмкинлекләре тапмаганлыктан, үзләре белән гел комган йөртергә мәҗбүр булганнар. Биш вакыт намаз укыган мөселман өчен комган иң кирәкле юл әсбабы саналган, шуңа күрә аны хәтта билгә бәйләп тә йөрткәннәр. Читтән карап торган кешегә көлке булып тоелган бу күренешне Фатих Кәрими «Шәкерт илә студент» (1899) хикәясендә сатирик рәвештә тасвирлап бирә. Менә безнең язучыбыз да әлеге гадәтне телгә ала:

«Таһир, дәхи тәһарәтсез йөремә,

Сәфәр барганда, комган так билеңә».

Ирләргә багышланган өлештә өйләнү темасы да, әлбәттә, кузгатылмый калмый:

«Фәррахшаһ, шадланма кызларны күреб,

Пешмәсен аузың, каба күргел өреб».

  Өйләнергә җыенган егетләр кызның нәсел-нәсәбенә һәм укымышлы булуына игътибар итсеннәр, ди автор:

«Фәррахрүз, син ашыгыб булма хараб,

Кәләш алсаң, ала күр нәсленә карап.

 

Фәйзуллаһ, син сөймә кызның наданын,

Хәрам итмә ул нәҗесә син малың».

Бу кисәтү, табигый рәвештә, хатын-кызларга да кагыла: автор аларны надан һәм намазсыз (бинамаз) кешегә кияүгә барып, үз-үзләрен харап итмәскә чакыра, гыйлемле егеткә, шәкерткә барыгыз, шулвакытта гына ике дөнья бәхетенә ирешерсез, ди:

«Бибигалимә, гыйлем кыз, галим улсын хәләлең,

Дөнья-ахирәт рәхәт улыр, чөнки синең хәлләрең.

Бибихәлимә, хәлеңне һичберәве белмәсен,

Галим улса гәрчә ярың, гүр газабын күрмәссең.

Бибиҗан, син үз җаныңны җәфаларга салмагыл,

Бинамазга бикәч булып, мәңге мәхрүм калмагыл».

Гомумән, рисаләнең хатын-кыз исемнәренә багышланган өлеше аеруча җанлы һәм төсләргә бай. Монда автор, үгет-нәсыйхәт тонын тагын да көчәйтеп, хатыннарда Аллаһтан һәм… ирләреннән курку хисен тәрбияләүне максат итеп куя, «ирен санлаган – Аллаһны санлар, Аллаһны санлаган – ирне санлар» принцибын алга сөрә:

«Хөсниҗиһан, киче-көндез тәгать иткел Тәңрегә,

Җан-тән илән тәслим улгыл һәм иреңнең әмренә».

«Ир сүзен тотыңыз», «ир сүзеннән чыкмагыз», «ир ризалыгын алып яшәгез» фикере төрле тормыш-көнкүреш очраклары белән бәйләнештә даими тәкрарлана:

«Сиддыйка, бирсәң сәдака, белсен аны һәм ирең,

 Разый улса гәрчә ирең, оҗмах улыр һәм гүрең.

Бибиҗәмал, бик гүзәлсең, дәхи татлы сүзләрең,

Һәрдаим ирең каршында ачык булсын йөзләрең».

 Ир-атларга эндәшкән вакытта дускай, туганкай, шәрик, агай, абзый, абый, хәтта бабай дип эндәшкән автор, хатын-кызларга түтәй, абыстай, сеңлем, туташ, җиңгәчи дип мөрәҗәгать итә. Татар хатын-кызларының кайбер сәер гадәтләрен «ачып сала торган» юлларны укыганда, укучы елмаймый түзә алмый. Мәсәлән:

«Бибикамилә абыстай, алма кебек йөзләрең,

Салма бүлмә ярыгыннан ят кешегә күзләрең», –

юллар халык җыры белән аваздаш. («Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан, карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан»). Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» (1886) әсәрендәге мәгърифәтле кыз Хәнифәнең дә егетне беренче тапкыр бүлмә ярыгыннан күзәтүен искә төшерик. Нишләтәсең, ул заманнарда хатын-кызның күпчелек вакыты «кече як»та, өйнең хатын-кыз өлешендә узган, килгән ят кешеләрне алар бүрәнә яки такта ярыгыннан күзәткән, чаршау артыннан тыңлаган. Гомумән, рисаләдә татар хатын-кызларының холыклары төрлечә ачыла, барысы да чибәр һәм тырыш, аз сүзле һәм күп эшле түгел, кайберләре мактанчык:

«Сәхибкамал, җәйгә чыксаң, җәй келәткә урыныңны,

Никадәр булсаң да күркәм, бик күтәрмә борыныңны».

Кайберләре – гайбәтче:

«Мәгърифә, син макта һәрдаим үз иреңнең эшләрен,

Гәрчә сатсаң гайбәтне, коелыр азау тешләрең».

Икенчеләре – җилбәзәк:

«Миңсылу, әйт күб салават, дәхи әйткел күб зикер,

Кызлыгыңның кад(е)рен бел, тотмагыйл төрле фикер».

Гомумән, автор фикеренчә, сүз тыңлаучан, уңган һәм диндар хатын – Аллаһның ир-атларга биргән иң бөек нигъмәте:

«Зәйнәп, укыгыл намазыңны, фарыз эштер һәм савап,

Көлеп ачык йөзләр илән кияүеңә бир җавап.

Бибихәмидә, ушандак самауар куй, пич ягып,

Кичкә керсәң, киявеңне йоклат аркасын кагыб».

(Кияү дип автор бу очракта, әлбәттә, ирне атый.)

Ә менә явыз холыклы хатын – тәмуг-җәһәннәм хәбәрчеседер:

«Гәнбәр абыстай, гыйбрәт алсаң, дөньяда күптер мисал,

Иренә тәмуг чаткысыдыр, булса хатыннар усал».

Нәсыйхәтче автор хатын-кызларның киенү-төзәнү эшләренә катышып, акыл сату форсатын, әлбәттә, ычкындырмый:

«Таибә түтәй, йөзеңне капла яулыгың илән,

Йортта йөргән заманыңда башыңа җабып җилән».

Бигрәк тә он-камыр эшләре белән шөгыльләнгәндә, хатын-кызның чәче-башы кап­ланган булырга тиеш:

«Зөлхая, һәм хәя кыйлгыл, кычкырыб сөйләмәгел,

Аллаһтан курыксаң, яланбаш дәхи он иләмәгел».

Моннан башка тагын кияүдәге хатынга килешми торган гадәтләрдән: Зарифа түтәй, җиңеңне сызганма бик югары; Заһирә туташ, … башыңа бәйләми ятма, йокласаң мелла белән; Минневафа, …күкерәксез йөремә, Мәгълифә, яланаяк йөремә һ.б.лар.

Бизәнү-төзәнү мәсьәләсендә автор «Заһидә, дәхи үзеңне ирең өчен бизәгел», дисә дә, йөзгә кершән салу һәм сөрмә тартуларны, төрле буяуларны куллануны, нигездә, кабул итми, хәрәм эш дип атый:

«Шәмсекамәр, син матур кыз, кызган үзеңне-үзең,

Салма намәхрәм йөзеңә, һич вакыт ике күзең».

(намәхрәм – хәрәм, шәригать тыйган)

Шулай ук каш төзәтү, маңгай чәчен салындыру да кызларга килешә торган эш түгел, ди автор:

«Габидә, һәм гаиб эшдер, зинһар, алдырма кашың,

Кабих эшдер маңгаеңдан һәм салындырма сачең».

Хатын-кыз өчен асыл матурлыкның ана булуын әйтеп, «кичке кәсеп» кебек темаларга да даими басым ясап тора ул:

«Газизә, син сәламәт бул һәм яшең булсын озын,

Кичке кәсебне күб итсәң, чук булыр угыл-кызың».

Татар хатын-кызларына мөрәҗәгать итеп, автор шул заман авыл өендәге кече якка – хатын-кыз бүлегенә, ягъни хәзерге тел белән әйткәндә, кухняга – аш өенә дә алып керә, анда исә коймак, бәлеш, камыр ашлары пешә:

«Мәргубә, кыйл гыйбадәтне, фарыз эшләрне төшер,

Иртә торсаң, самавар куй дәхи дә коймак пешер.

Мәфтуха, һәм зифа буең, дәхи кара кашларың,

Камырыңны каты баскыл, татлы булыр ашларың».

Гөбедә атланмай ясала:

«Зөбәрҗәт, син укыган кыз, кайгы тотма һәрдаим,

Ул иреңә ашаткыл, гөбе атласаң маең».

Зур табага салып, бәлеш пешерү – һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел, чөнки бәлешнең тишелеп ага торган ямьсез «гадәте» бар:

«Шәмсениса, бәлеш яса һәм төбе тишелмәсен,

Тиешсез сүзләр әйтмә иреңә, маңгаеңа бирмәсен».

Хуҗабикәнең вак, әмма әһәмиятле вазыйфаларыннан берсе – иренең юыну һәм тәһарәт алуы өчен комганда даими җылы су булдыру:

«Бәдерниса, син ушандак йокламагыл утырыб,

Җылы суларны хәзерләп, комганың куй тутырыб».

Һәм, әлбәттә, ул юынганда су салып тору, сөлгене әзер тоту:

«Сәйдә, син һәм иреңнең каршысында сөлге тот,

Гәрчә курыксаң тәмугдан, каршы әйтүдән телең тот».

Ирнең өс-башын чиста тоту да хатынның уңганлык билгеседер:

«Өммеҗәмилә, җәннәт эстәб тот Ходайның кушканын,

Кара тотма син иреңнең дәхи күлмәк-ыштанын.

 

Бәдигыльҗәмал, һәр эшеңдә көтмә ирең кушканын,

Ике көндә бер алыштыр дәхи күлмәк-ыштанын».

Хатынның иренә күрсәтергә тиеш җылы мөнәсәбәтенең кайбер детальләре итеп, автор боларны саный: Мәрхәбә дини мәҗлескә барганда да, иренең рөхсәтен алып барырга тиеш; Мәрфуга ирен ныграк сыйлап, күңелен яуларга; Мәфлиха иренә кычкырмаска; Махитаб икмәк валчыкларын таптаудан сакланырга; Мөҗидә юлдан кайткан ирен чыгып каршы алырга тиеш һ.б.лар. Хатын үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгәндә, ир ягыннан ору-сугу – кыйнау кебек хәрәкәтләрне язучы бик табигый саный:

«Шәмсеруй, син тыңла сүзне, руза тот, укы намаз,

Шәригатьчә булса эшең, бер дә ирең кыйнамас.

Зөбәйдә, син зиннәт иткел үзеңә баштанаяк,

Иллә сокландырма ятны, төшмәсен башыңа таяк.

Заһидә, дәхи үзеңне ирең өчен бизәгел,

Гайбеңне сизсә ирең, кыйнаб, өзәр үзәгең».

Хатын-кызларның ирләре тарафыннан кыйналуы мәсьәләсендә автор, күргәнебезчә, патриархаль фикердә тора һәм иргә буйсынуны шәригать кушуы дип аңлата. Ир кеше хатынының тезгенен «таза тотарга тиеш» дигән карашта тора:

«Бибиәсма, син ушандак барча кызлар күркесе,

Нә теләсә, ирке бардыр хатынына ир кеше.

Бибирәхилә, бу сүздән син дә алгыл гыйбрәт,

Тезгенеңне таза тотар, ирдә булса гайрәт».

Бүгенге көндә гаҗәп тоелырдай, ә ул заманнарда бер хорафат яки гореф-гадәт булган тәртипләрдән берсе – ир белән хатынның бер-берсенә исем белән дәшмәве текстта болай бирелә:

«Бибихәдичә җиңгәчи, куймагыл намазыңы,

Һәм иреңне аты берлән өндәмә: күб языгы».

Шулай итеп, ир һәм хатыннарга исемнәре белән дәшеп, яшәү-көнкүреш өлкәсендә үгет-сабак бирү максатында язылган «Вәгазьнамә рисаләсе» исемле әсәр ХХ йөз башы татар гаиләсе һәм җәмгыяте белән бәйле кызыклы гына тасвирлар авторның шәхси фикер сөрешенең үзенчәлекле чагылышын, шул чорның тел-сөйләм культурасы үрнәкләрен тәшкил итүе белән кыйммәтле. Әсәрнең өч йөздән артык татар-мөселман кеше исемнәре тупланмасыннан торуы аеруча ономастика фәне өчен бай бер чыганак булып хезмәт итәр, дигән фикердә калабыз.

Комментарий язарга