Ил агасы

Узган  2017 ел ахырында Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылында истәлекле  вакыйга булды. Халык шушы төбәкнең мөхтәрәм аксакалы, сугыш һәм хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры Нәҗип ага Галимәрдәновның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сүз үз заманында даны бөтен тирә-юньгә яңгыраган «Марс» колхозы белән чирек гасырга якын җитәкчелек иткән, шушы җирлектә матди һәм рухи мирас калдырырлык зур эшләр башкарган шәхес турында бара. Аның бай тәҗрибәсе әле бүген дә актуаль һәм ул бүгенге шартларда да тормышта кулланма булырлык әһәмияткә ия. Шуңа да аксакалның өеннән авылдашлары да, авыл һәм район җитәкчеләре дә өзелми. Авыл мәктәбендә уздырылган бу бәйрәм үзенең мәгънәсе, эчтәлеге һәм тирәнлеге белән республика күләмендәге чараны хәтерләтте.

Кичә тантаналы музыка астында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Нәҗип Галимәрдән улына юллаган «Рәхмәт сүзе»н  җиткерүдән башланып китте. Шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау телеграммасы да яңгырады: «Хөрмәтле Нәҗип ага!Республикабызның авыл хуҗалыгы үсешендә Сезнең өлешегез бәяләп бетергесез зур, бүгенге уңышларыбызга гаять авыр елларда Сез һәм Сезнең кордашларыгыз салган ныклы нигездә ирешелә. Сез кылган игелекле эшләр, Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларыгыз яшь буын өчен үрнәк булып тора… Сез һәрвакыт якташларыгыз мәнфәгатен кайгырттыгыз. Кешеләрне ярата торган зирәк җитәкче булдыгыз.

Күп еллар буена бергә бер-беребезне аңлап эшләдек. Моның өчен зур рәхмәтемне кабул итегез».

ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казаннан видеоэфир аша Татар Мөшегесе мәктәбе белән турыдан-туры элемтәгә керде: «Хөрмәтле Нәҗип ага! Сез безнең илебез язмышының иң авыр, хәлиткеч чоры вәкиле. Сугыш еллары да, аннан соң илне торгызу да Сезнең буын җилкәсендә булды. Халык бөтен барлыгы белән җитәкчегә бирелгән, ышанган шартларда, нинди генә авырлыклар аша узарга туры килсә дә, Сез, йөзләгән кешеләрнең язмышын үз өстегезгә алып, намуслы хезмәтегез белән аларның ышанычын акладыгыз. Инде менә күп еллар узгач та, халык Сез җитәкчелек иткән чорларны сагынып искә алып, үзенең аксакал җитәкчесен зурлап яши икән, моннан да мәгънәлерәк тормыш булырга мөмкинме?» – диде ул.

Җиңүнең утыз еллыгына багышланган митинг. Чыгыш ясаучы – Нәҗип Галимәрдәнов. 1975 ел

«Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевнең юбилярга юллаган котлау телеграммасы да рәхмәт хисләре белән сугарылган иде. Анда мондый юллар бар: «Хезмәт кешесе – хөрмәт кешесе, диләр. Сездәй кешеләрне ил байлыгына тиңлиләр. Күңелегездә тормыш яме, йөрәгегездә дәрман уты сүнмәсен. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның бәхетен күреп, кадер-хөрмәттә тормыш итәргә язсын!»

Минзәлә районы җитәкчеләрдән һәрвакыт уңды. Нәҗип агага исә үз гомерендә аларның бик күпләре белән бергә эшләргә туры килде. Бүген Минзәлә муниципаль район хакимияте башлыгы Айдар Сәлахов Нәҗип Галимәрдәновның иң авыр заманнарда район үсешенә керткән өлеше, аның әле бүген дә яңа буын җитәкчеләр өчен бер үрнәк булуы турында сөйләде.

Татарстан кулланучылар оешмасы берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов, юбилярны котлап, аңа «Россия кулланучылар кооперациясе үсешенә керткән хезмәтләре өчен» орденын тапшырды һәм үзенең хезмәт юлында Нәҗип аганы үрнәк итеп яшәвен әйтте. Гомумән, Фәттаховлар династиясе вәкилләре, республиканың кайсы гына тармагында хезмәт куеп, нинди генә җаваплы эшләрдә эшләсәләр дә, үзләре тәмамлаган Татар Мөшегесе мәктәбенә, аларны укыткан укытучыларга, шул җирлектә бөтен көчен биреп эшләгән җитәкчегә – бүгенге юбилярыбызга һәрвакыт рәхмәтле булып, ярдәм итеп яши.

Хәтердә әле, 2007 елда Нәҗип аганың 80 яшьлек кичәсе Татар Мөшегесе мәдәният йортында зурлап билгеләп үтелгән иде. Шул көннән соң бер дистә ел үтеп тә киткән. Чакырылачак кунаклар исемлеген барлый башлагач, гаҗәпкә кала ул: шушы ун ел эчендә авылдан һәм туган-тумача, дус-иш арасыннан 50 кеше бакыйлыкка күчкән. «Беркем дә мәңгелек түгел, исән вакытта бер-беребезнең кадерен белик», – дип, кичәне арабыздан киткәннәрнең якты рухын искә алудан башларга тәкъдим итте Нәҗип ага.

Юбилейны да ул «очрашу» дип атады. «Бер күрешү – үзе бер гомер» дигән исем астында үзенең якыннарын, туганнарын, хезмәттәшләрен бергә җыеп, аларга күңелендәге рәхмәт сүзләрен җиткерде. Экранда юбиляр турында күрсәтелгән фильм да:

«Ходайга мин рәхмәтлемен,

Гомерләр биргән өчен;

Язмышларны сезнең белән

Бергә бәйләгән өчен», – дигән шигъри юллар белән төгәлләнде…

Инде шушы күркәм очрашуның түр башында республика җитәкчеләренең котлавын, авылдашларының ихлас сүзләрен кабул итеп утыручы Нәҗип аганың үзен, аның тормыш юлын, бу дөньяда кылган гамәлләрен игътибар үзәгенә алыйк.

Ул 1927 елның 8 октябрендә Татар Мөшегесе авылында дөньяга килә. Җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, гади колхозчы булып эшли башлый, яшүсмер килеш сугышка китә, илне саклый, Җиңү яулап туган авылына кайта. Аннан соң, башаягы белән шушы авыл тормышына, халык, кешеләр язмышына бирелә. Күп тә үтми, авылдашлары аны рәис итеп сайлый.

Күңелдә матур уйлар, мәхәббәт, наз көткән яшь чаклар! Татар Мөшегесе мәктәбендә директор булып эшләүче Клавдия Смирнова белән әнә шул мәхәббәт кавыштыра аларны. Ул чагында әле Татар Мөшегесе Мөслим районы составында була. Территориаль бүленешләр бер-бер артлы үзгәреп торган заманнарда авыл төрле елларда Калинин, Матвеевка, Сарман, Мөслим, Актаныш, Минзәлә районнарына караган.

Нәҗип абый җитәкләгән «Марс» хуҗалыгына кергән авылларда җиде төрле милләт вәкилләре бер тату гаилә булып яши. Гөрләп узган Сабан туйларында элек-электән үк татар, рус, мари, керәшен җырлары яңгырап торган. Төрле халык вәкилләрен берләштергән хуҗалык җитәкчесе булып эшләү, һәр милләтнең, һәр гаиләнең күңелен, фикерен белеп, аларны уртак матур хезмәткә туплау һәм шундый матур нәтиҗәләр белән эшли белү, әлбәттә, җиңел бирелмәгәндер.

Гадәттә, район чикләрендә урнашкан авылларга игътибар җитеп бетми, аларның юллары да, социаль корылмалары да әлле-мәлле генә була. Н.Галимәрдәнов хуҗалыкның нәкъ әнә шундый чагында җитәкчелеккә керешә. Ә ул инде ярты юлда туктала торган егет түгел: үзе дә тынгы белми, башкаларны да тик тотмый, үзсүзлелеге дә җитәрлек. Нәҗип  иң әүвәл Мөслим МТСы белән эшлекле, хәтта дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра. Чөнки ул елларда бөтен техника, алдынгы технологияләр әнә шунда. МТС җитәкчесе Минтимер Шәймиев белән бик тиз уртак тел таба ул. Булачак Президентның – ул чакта әле Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайтып, хезмәт юлын башлап кына җибәргән Минтимер атлы егетнең Татар Мөшегесе басуларында колхозчыларны техникага өйрәтеп, трактор артында үзе сабанчы булып йөргән чакларын да хәтерлиләр биредә. Шуңа күрә дә, Минтимер Шәймиев Минзәлә МТСына күчкәч, мөшегелеләр тиз арада Минзәлә районына кушылу ягын карыйлар.

Колхоз ныгыганнан-ныгый бара. Амбарлар, ашлык киптерү җайланмасы, автотрактор паркы, гаражлар, терлекчелек фермалары, пилорама төзелә.

Нәҗип Галимәрдәнов, эшли башлаган елларында ук, дизель двигателе белән эшләүче ток генераторы куеп, авылга электр керттерә. Озак та үтми, гомер бакый юлсызлыктан интеккән бу якларда яхшы юллар сузыла, суүткәргеч уздырыла. «Марс» колхозының даны районга, бөтен республикага тарала. 1965-1970 елларда хуҗалык, төрле күргәзмәләрдә катнашып, ул заманның иң мәртәбәле бүләкләре – ВДНХ дип­ломы, Партия ҮК, профсоюзларның һәм ВЛКСМ ҮКның Кызыл Байраклары белән бүләкләнә. Җитмешенче елларда биредә, Мелиорация министрлыгы ярдәме белән, зур буа төзелә. Моңа кадәр тал-тирәкләр арасыннан мыштым гына агып яткан Чәтки елгасы нәни диңгезгә әверелә. Аның әйләнәсендә наратлык үсеп чыга. Авыл таулары, елгалары белән агачлыкка күмелә. Кешеләр, бу якларның табигатенә сокланып, шәһәрләрдән кайтып ял итә, тәннәренә сихәт алып китә. Яшел парк Сабан туйлары үткәрү, кешеләрнең ял итү урынына әверелә. Аннары инде Нәҗип абый, авылдашлары белән бергәләп, урамнарга да нарат агачы утыртуны оештыра. Нәтиҗәдә, Татар Мөшегесе урман эчендәге авылга охшап кала. Әнә шул агачлыкларның берсе бүген халык телендә «Нәҗип паркы» дигән исем белән телгә кереп бара.

Авыл тернәкләнә, киң күләмдә төзелеш эшләре башлана: административ бина, клуб, китапханә, кибет, медпункт, яңа йортлар салына, авылда ике катлы яңа мәктәп үсеп чыга.

Нәҗип ага лаеклы ялга чыккач та тик ятмады. Хәер, тик ятса, ул Нәҗип Галимәрдәнов булмас та иде. Ул әле озак еллар буе Сугару һәм су чистарту системалары Тукай идарәсенең Ык аръягы участогында эшләде, аннары авыл ветераннары советы рәисе хезмәтен башкарды.

Шөкер, дип әйтик, Нәҗип абыйлар салган нигез тагын да ныгый бара: газ кертелгән, соңгы ун елда авылны су белән тәэмин итү системасы тулысынча алыштырылган, яңа мәдәният йорты файдалануга тапшырылган. Республика программасы ярдәмендә бик күп яшь гаилә, яңа йортлар салып, тормышларын туган нигезләре белән бәйләгән. Яңа йортларны киң-иркен итеп, шәһәр рәхәтлекләре белән салалар биредә. Шулай ук авылга асфальт юл да уздырылган. Халык күпләп яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәк үстерә, җитештергән продукциясен ярминкәгә алып чыга. Кыскасы, яңа заманга җайлашып көн күрергә күнегеп килә.

Соңгы елларда белем бирү системасында да зур үзгәрешләр булган. Мәктәп бинасы төзекләндерелгән, аның матди-техник базасы ныгытылган. Үз вакытында башкарылган  бу эшләр Татар Мөшегесе мәктәбенең районда урта белем бирүче база мәктәбе буларак сакланып калуына зур этәргеч ясый. Әлеге эшләрне тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен Илшат Фәрдиевкә авыл халкы тирән рәхмәтен белдереп яши.

Ә инде 2016 елда Республикада игълан ителгән дәүләт программасы буенча уздырылган капиталь ремонт мәктәпнең мөмкинлекләрен тагын да киңәйтте. Бүген биредә хоккей тартмасы, спорт мәйданчыгы, заман таләпләренә туры китереп төзелгән спорт залы – барысы да балаларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән.

2011 елда мәктәпнең 80 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр. Мәктәпкә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган данлыклы мөгаллимә Клавдия Смирнова исеме бирелгән. Инде фани дөньядан китүенә егерме елдан артык вакыт узса да, халык аны һаман да юксынып, аның тормыш юлын үрнәк итеп искә алып яши.

…Нәҗип Галимәрдәновның юбилее тормыш иптәше исемендәге шушы күркәм мәктәптә үткәрелде – монысы да ниндидер бер символик мәгънәгә ия. Һәм аксакалның авылдашлары, кордашлары, хезмәттәшләре, күрше-күлән, балалары, оныклары җыелган бу мәҗлес хезмәт кешесен, фидакарьлекне олылау тантанасы булды.

Шушы очрашудан соң, миңа Нәҗип аганың якыннары белән сөйләшеп утырырга туры килде. Алар әти-әнисен шулай олылаган, хөрмәт иткән, аларның хезмәтен югары бәяләгән авылдашларына, район һәм республика җитәкчеләренә чиксез рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Комментарий язарга