Ерактагы якын милләттәш

Наил исеме гарәпчәдән «бүләк, бүләккә лаек» дип тәрҗемә ителә. Кызык кына бу дөнья! Күпчелек исемнәр җисеменә туры килә дә куя.Кайберәүләрнең тәкъдир «дәфтәре»ндә алдан ук шулай теркәлә, күрәсең.

Чыннан да, мәкаләдә бәян кылыначак тормыш сәхифәсе тулы повесть, хәтта ки роман язарлык. Гап-гади татар малае берзаман дөнья күләмендә танылу алган галим булырмын, илләр гизәрмен, дип фаразладымы икән?!.

Укытучыларым тылсымчыга тиң иде…

Наил Хәйрулла улы Ибраһимов – физика-математика фәннәре докторы, Швециядәге Блекинге Технология институтының табигый һәм математик фәннәр кафедрасы профессоры 1939 елның 18 гыйнварында Ютазы районының Иске Урыссу авылында туган. Сугыш чоры малае буларак, ачлык-ялангачлыкны да җитәрлек татыган ул. Башлангыч белемне ана телендә алгач, тимер юл станциясе янындагы җидееллык мәктәптә урысча укып бетергән. Бәхетенә күрә, Лариса Бархат сыман сәләтле-сизгер укытучыга эләккән. Малайның мисалларны чикләвектәй тиз һәм җиңел «яруын» шәйләгән мөгаллимә, өстәмә рәвештә аңа катлау­лыларын, кызыклыларын тәкъдим итә башлаган. Галим математика укытучысына бүген дә рәхмәтле… Аның «Укытучыларым тылсымчыларга тиң иде» дигән сүзләре генә дә ни тора!

Аралаша белү – бәхет

Наил Ибраһимовның төрле телләрдә иркен сөйләшә алуы хәйран калдыра. (Аның лекцияләрен Россиядә генә түгел, Канада, Төркия, АКШ, Швеция кебек илләрдә дә мөкиббән китеп тыңлыйлар.) Бу гамәленә дә «оеткы» балачакта салынган. «Кечкенәдән күптелле мохиттә үстем, – ди язмамның каһарманы. – Әтием гарәпчә җиңел укый иде, мине дә өйрәтте. Намазга да өйрәндем әле! Татар телен башта латин, аннары кирилл хәрефләренә күчерделәр. Анысын да тиз таный башладым. Китапларны су кебек эчтем…»

Ибраһимовлар гаиләсе. Сулдан уңга: Алия, Сания, Рәйсә, Наил

 

Җидееллык мәктәпкә килгәндә бер урысча сүз белмәгән малайга тәү чиратта математика дәресләре якын була. Саннар барлык телләрдә дә бер үк ич! Тора-бара урыс теле дә үзләштерелә.

Армия хезмәтендә дә китаптан аерылмый үҗәт егет. Үзлегеннән югары математика, физиканы өйрәнә. Берзаман ул китап кибетендә акцент белән сөйләшкән сатучы ханымга игътибар итә. Танышалар. Баксаң, Мюллер фамилияле ханым алман милләтеннән икән. Шул рәвешле, Наил алман теленнән дәресләр ала башлый. Таләпчән остазы шигырьләргә кадәр ятлата. Якташыбыз үлемсез Гете әсәрләрен әле булса яттан хәтерли.

Гомер кыска, ашыгырга кирәк!

 Максатчан, гыйлем «букчасын» шактый тулыландырган солдат кыенсынып тормый, көннәрнең берендә шәһәрдәге физика институтына барып керә. Биредәге укытучыларга төгәл фәннәр яратуын, армиядән соң югары белем алырга җыенуын әйтә. Мөгаллимнәр Мәскәүгә барырга киңәш итә. Тәвәккәл  егет, һич икеләнмичә, башкаланың физика-техника институтына юл тота. Заманында Капица, Ландау сыман атаклы галимнәрне сыендырган абруйлы уку йортының студенты булу бәхетенә ирешә. Укый башлый. Әмма… тынгысыз егетне уку тизлеге канәгатьләндерми. Гомер кыска, ашыгырга кирәк! Бер елда ике курсны тәмамларга рөхсәт сорый. Ризалык алмагач, Новосибирск университетының механика-математика факультетына күчәргә карар кыла. Монда инде теләгенә ирешә. Биш курсны өч елда тәмамлап, 1965тә кулына  диплом ала. Бер үк вакытта Гидродинамика институтында лаборант булып эшли, өстәмә лекцияләр тыңлый. Бигрәк тә Юрий Румерның физика дәресләрен калдырмаска тырыша. Кирәге чыгар, дип, француз һәм япон телләрен өйрәнә. 1967 елда – кандидатлык, 1972 елда докторлык диссертациясен яклый.

Татар һичкайда сынатмый

 1980 елда Наил Ибраһимов Уфага килә. СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалында математик физика лабораториясен ачуда катнаша. Анда мөдир була. Авиация институтында гамәли математика кафедрасына җитәкчелек итә. Төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясый, журналларда басыла. Хезмәтенә күрә хөрмәте: 1987 елда аңа СССРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе тапшырыла. Озакламый танылган галимне Мәскәүгә – М.В.Келдыш исемендәге гамәли математика институтына чакыралар. 1993 елга кадәр биредә баш фәнни хезмәткәр вазыйфасын башкара.

Туксанынчы еллардан алып, профессорның гыйльми эшчәнлеге чит илләр белән бәйле. Әүвәл Истанбул техник университетында (Төркия) кафедра профессоры булып тора. Аннары Көньяк Африка Республикасында хезмәт куя, Йоханнесбург, Мафикенг шәһәрләрендә  семинарлар уздыра. Наил әфәнденең фәнни хезмәтләре Көньяк Африкада аеруча югары бәяләнә.

«Алга» – дөнья яуларга!

2000 елда Наил Ибраһимов гаиләсе белән Швециягә күченә. Гаҗәеп күркәм Карлскруна шәһәренең Блекинге технология институтында математика кафедрасы профессоры булып эшли. Аннан битәр, Халыкара «Алга» үзәген оештыра, төрле ил математиклары белән тыгыз элемтә урнаштыра. Шул рәвешле, милләттәшебез фәнне яңа киңлеккә чыгару юлында татарның горур яңгырашлы «алга» сүзен этәргечкә әверелдерә.

2011 елда Казанда узган II Бөтендөнья татар галимнәре форумында Наил әфәнде «Төркемләп тикшерү – модельләштерүнең микроскобы» темасына чыгыш ясый. «Мәгърифәт» газетасында урын алган мәкаләдә автор, танылган журналист Хәмзә Бәдретдинов Наил Ибраһимовның чыгышыннан бер өзек китерә: «Әгәр югары уку йортларындагы хәлләр белән танышсагыз, сез бүгенге студентларның математиканы укырга теләмәүләрен күрерсез. Курстагы 150ләп студенттан лекциягә нибары унлап егет-кыз йөри. Россиядә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган стандарт программа белән белем биргәндә, мондый «югалтуны» үзем дә баштан кичердем. Студентлардан: «Укыту ысулыгыз канәгатьләнерлек түгел», – дигән дәгъва ишетеп, аптырап калдым. Уйландым. Элекке кысаларга ябышып ятмаска кирәклекне аңладым. Математик модельләштерүнең төркемләп тикшерү тәртибен гамәлгә кертеп, четерекле мәсьәләгә гади чишелеш таптым, ягъни тигезләмәләрнең нигездә дүрт төрдән килеп чыгуын, калганнарының шуларга таянып тармаклануын исбатладым. Үз дәреслегемне булдырдым. Ул инглиз, швед, кытай һәм урыс телләрендә чыкты. Шулай ук немец, фарсы һәм испан телләренә дә тәрҗемә ителде… Инде хәзер Казанга килгәч, сорауның яңасы туды: мин бу өлкәдә Татарстанга нинди файда китерә алам соң? Әлбәттә, төркемләп анализлау ысулын, моңа багышланган 25 дәреслегемне туган халкыма кайтара алам!»

Яшь буынга әманәт

Аңлашыла ки, Наил әфәнденең иң зур хыялы – туплаган гыйлемен яшь буынга тапшырып калдыру. Бу мөһим эшкә җәмәгате Рәйсә Сафуан кызы Хәмитова да лаеклы өлеш кертә: тигезләмәләрне гади алымнар белән чишүчеләр санын ишәйтә, Наил ага эшләгән университет студентларына инглиз һәм швед телләрендә математика фәнен укыта. Аспирантура тәмамлаган, Швециядә диссертация яклаган. Ибраһимовларның кызлары да фәндә үз юлын тапкан. Сания Швециядәге Лунд университетында укыган, Даниядә аспирантура тәмамлап, диссертация яклауга ирешкән. Хәзер медицина һәм биология өлкәсендәге нанотехнологияләрне гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Алияләре Упсала һәм Лунд университетларында белем алган. Анысы иҗтимагый фәннәргә өстенлек бирә, фәкыйрьлек хөкем сөргән дәүләтләргә ярдәм күрсәтә торган шәхси компания вәкиле сыйфатында, илләр гизә.

Скайп аша Алия белән аралашып алырга насыйп булды. Ул бар булмышы, килеш-килбәте белән чын татар кызы: нәзакәтле дә, горур да, ихтыяр көче дә җитәрлек. Теләсә кайда үзен танытырлык, якларлык. Бу – әлбәттә, әти-әни тәрбиясе нәтиҗәсе. «Поезд тәрәзәсеннән күземне алалмадым, – дип искә төшерә Алия Татарстанга кайтуын. – Табигатьнең гүзәллегенә шаккаттым. Әти-әнинең бу яклар хакында сөйләгәнен хәтердә яңарттым. Урыссуга җитәрәк, күңел бөтенләй нечкәрде. Әби-бабамны искә алдым. Әни ягыннан дәү әтием сугышта булган, концлагерьда кеше күтәрә алмаслык авырлыкларга дучар ителгән, әмма, үлемгә үч итеп, исән-имин килеш туган нигезенә кайтып төшкән. Дәү әниемне хәтерлим дә әле. Ифрат ипле-тыныч, тыйнак, игелекле, пөхтә иде ул. Әти яклап та әби-бабам тырыш, чыдам кешеләр булган. Алардан башка бу дөньяда без дә булмас идек. Ни гаҗәп: монда – нәселем тамырланган җирдә әби-бабалар гел янәшәмдә торгандай хисләр кичердем. Мин – аларның дәвамы. Сынатырга ярамый!»

Матур булса да торган жир…

Ерак җирләрдә гомер кичерүенә карамастан, Наил Ибраһимов туган яклары белән элемтәне өзми. Наил абый әле нык чагында төрле фәнни-гамәли конференцияләргә дә еш кайтып йөргән. 2009 елда Уфада уздырылган шундый чарага, мәсәлән, туган авылында физика-математика укытучы ханымнарны да алып барган. 2011 елда, фәкать аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Уфа дәүләт авиация-техник университетында табигый фәннәр, техника һәм технологияләрнең математик модельләрен төркемләп анализлау фәнни-тикшеренү лабораториясе барлыкка килгән. Наил Ибраһимов аңа җитәкчелек итү дәверендә Россия грантына да лаек булган. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә лаборатория уңышлы гына эшләп килә.

«Балачакта поезд машинисты булырга теләгем бар иде, – ди Наил әфәнде әңгәмәбез ахырында. – Чит-ят җирләрне күрү хыялы көчле булды. Иван Гончаровның  «Паллада» фрегаты»н укыгач, кайларда гына «йөрмәгәнмендер»! Җылы якларны, диңгез-океаннарны гизәсем, сәяхәт кыласым килә иде. Байтак гомер узгач булса да, барыбер ул илләрне барып күрү бәхетенә ирештем…»

Кешенең торган җирләре күп булса да, туган җире бер генә шул!..

Нинди генә үрләр яулап, нинди генә дәрәҗәләргә ирешеп тә, үзеңнең кайдан, кайсы туфрактан, нинди халыктан булыңны һәрдаим хәтердә тоту, аның җылысын, кадерен тоеп яшәү – кеше өчен иң олуг мәртәбәгә һәм мактауга тиңдер, мөгаен…

Комментарий язарга