«Дошман атка атланганыңны көтми…»

Татар халкында Чура батырга багышланган әсәрләр берничә. Алар бер-берсеннән күләме, сюжеты, хәтта төрле жанрга каравы белән аерылып торалар.Башка төрки халыклар эпосы белән аваздаш күләмле дастан [5] һәм аның вариантлары [9], тарихи бәет [2] һәм риваятьләр [3] – һәммәсе дә бу образны халык каһарманы буларак тасвирлый.

Сүзебез Чура батырга багышланган тагын бер дастан турында. Ул XX йөз башында татар вакытлы матбугатында Рәхим Баязит исемле кеше тарафыннан бастырылган [1]. «Чура батыр» дип атала. Текст тулысынча прозада. Автор үзе әсәрне “кыргыз риваятеннән” дип күрсәтә. Әле XX йөз башында да “казакъ” этнонимы “кыргыз” яки “каракыргыз” исеме белән параллель кулланылган, шуңа күрә узган гасыр башында басылган бу текстның астөшермәсендәге “кыргыз” сүзе “казакъ” мәгънәсендә кулланылуы аңлашыла. Шактый күләмле, гарәп язуында 4 битне тәшкил итә торган әлеге әсәр вакыйгалар үстерелеше җәһәтеннән, чыннан да, казакъ версиясендәге бер вариантка [8] якын. Әмма текстны өйрәнә башлауга шул ачыклана: бу ияреп язу да, тәрҗемә дә түгел, ә бәлки мөстәкыйль әсәр. Мондый үрнәктә язу, ягъни билгеле сюжетны эшкәртеп, татар телле яңа бер иҗат җимеше барлыкка китерү – XIX йөз ахыры – XX йөз башында Казан татарлары иҗатына хас күренеш. Тугандаш халыклар фольклорына мөрәҗәгать итеп, уртак сюжетка татарча текстлар төзеп бастыру бу чорда аеруча популяр булган. Рәхим Баязит бастырган татар телле “Чура батыр”ны хаклы рәвештә шушындый әсәрләр рәтендә карау мөһим.

Татар әкиятләренә яисә риваятьләре кебек, “күптән-күптән, инде моннан ничә йөз еллар элек” дип башланып киткән дастан беренче юлларында Ак кала исемле шәһәрдә Айрактан һәм Тәмән дигән кабиләләрнең яшәгән булуы турында хәбәр итә. Алга таба дастан күчмә феодаль тормыш рәвешен тасвирлый, ике кабилә арасында барган ызгыш-талашлар турында сөйли. Айрактаннар бик күп булып, үзләрен бу җирнең хуҗасы итеп саныйлар, ә Тәмән кабиләсе бу тирәгә күптән түгел генә күчеп килгән һәм өйләре кырыктан артмаган. Соңгылары беренчеләренә баш иеп, үзләренең малларын алар белән бүлешеп яшәгәннәр. Бу өлеш күчерүче-иҗатчы тарафыннан шактый гына кыскартылганга охшый, зур вакыйгалар автор үзгәртүендә эпик гомумиләштерелгән.

Шундый керештән соң дастанга Нарык образы килеп керә. Чурага багышланган дастаннарда бу исемнең вариантлары күп: Нарык, Наррәң, Нарәң, Нәрек, әлеге текстта исә “Нарик” дигән вариантта бирелгән. Башка төрки версияләр, шул исәптән И.Березин варианты (дастанның монысы 1984 елда дөнья күргән “Татар халык иҗаты. Дастаннар” томына кертелгән) Нарыкның тормыш юлын көтү көтү, ханга хезмәт итүдән башласалар, Р.Баязитта ул – “иге-чиге булмаган дәүләте аркасында бөтен тир-юньдә мәшһүр бер бай”.

Төрки героик эпосның гадәти атрибуты – баһадирның көчле аты. Нарык байның да бихисап маллары арасында “кышкы салкын кара төндә йөз меңнәрчә йолдызлар арасында берсе генә ялтыраган кебек” бик шәп кара тулпары булган. Нарык байныкы кебек матур һәм гайрәтле ат башка берәүдә дә юк, булса да тик хәзрәт Галинең Дөлдөле генә икән. Биредә атны тасвирлауда авторның әдәби фикерләве сизелә. Алга таба дастан төрки эпостагы уртак сюжетка – Гали би белән конфликт картинасына кайтып төшә. Гали би – Айрактан кабиләсенең башлыгы.

Дан-шөһрәтле Нарыкның баласы юк. Дастани эпоста бу сюжет киң таралган. Мәсәлән, «Алпамыш» дастанының үзбәк версиясен искә төшерик. Анда агалы-энеле Байбүре һәм Байсарының баласы булмый, шушы җитешсезлекләрен телгә алып, мәҗлестә аларга мыскыллау сүзләре әйтәләр. Шуннан соң Байбүре белән Байсары, бала теләп, Шаһимәрдән каберлеген зиярәт кылалар. Әлеге мотив казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, каракалпак кебек төрки халыклар эпосы өчен бик популяр. Изге кешеләр каберлегенә барып бала теләнү казакъларда, мәсәлән, культ дәрәҗәсендә булган. Әйтик, бик күпләр изге Хорхут (Коркот) кабере төрле авырулардан, бәлаләрдән йолып кала дип ышанаганнар. Бу кабер хәтта кешеләрнең табыну урынына әверелгән, кешеләр, бирегә килеп, төрле чирләрдән, бәлаләрдән арыну өмете белән кабер янында төне буе күз яше коеп, дога кыла торган булганнар. Моның сәбәпләре казакъ халкында мәҗүсилек тамырларының шактый нык булуыннан килә булса кирәк. Изгеләр кабере дигән төшенчә татарларда да бар, әмма кабергә табыну – мәҗүси гамәл, ислам андый табынуларны тыйган, шуңа күрә укымышлы мөселман-татарларда әлеге ширек гамәл традициягә әйләнә алмаган.

Тикшерелә торган вариантта Нарык, балалары булуны сорап, изгеләр каберенә бара, корбаннар чала. Чура батырга багышланган дастаннарның казакъ вариантында [6, б. 96 – 99] Нарык белән аның хатыны Бабай-Тукты-Чәч каберлеген зиярәт иткәннән соң ир белән хатынның теләкләре тормышка аша. «Алпамыш»ның югарыда телгә алынган вариантында да, Шаһимәрдән каберлегеннән бер өн чыгып, Байбүре белән Байсарыга аларның теләкләре кабул булачагын әйтә. Р.Баязитта исә культка табынуның файдасызлыгы ап-ачык итеп ассызыкланган. Бу да – дастанга татар авторы керткән төзәтмә. Изгеләр каберенә барып ялварганы өчен түгел, ә “Алланың рәхмәте белән көннәрдән бер көнне Нарыкның хатыны дөньяга ир бала китерә”.

Тикшерелә торган вариантта Нарык турында сүз чагыштырмача кыска, алга таба бәян каһарман Чура белән бәйле вакыйгаларга күчә.

Балага исемне Чура дип кушалар. Казакъ дастанына нигезләнсә дә, Р.Баязит исем вариантын татарча яңгырашта алган, юкса казакълар Чура димиләр, аларда – Шора. Төрки халыкларның героик эпосы каһарманы туганда ук, хәтта туганчы ук кем булачагын белгертә, тугач исә гадәттән тыш тиз үсә, көче-куәте, зирәклеге белән дә аерылып тора. Р.Баязит вариантында да әлеге кагыйдәләр төгәл үтәлгән. Чура тиз үсә, дөньяга килүенә кырык көн дигәндә көлә һәм ата-анасын ят кешеләрдән аера башлый; бер яшьтә ул үзенең матурлыгы белән халыкны таң калдыра. Дүрт яшендә укый башлап, ун яшендә “шул замандагы бөтен укуларны тәмам итә”. Каһарманның гадәттән тышлыгын тасвирлаганда автор уртак мотивны нигез итеп алган, әмма традицион булмаган үз сурәте сизелә. Чураның мәктәптә укуы турында хәбәр кырым татарлары версиясеннән [7, б. 57 – 72] кала башка дастаннарда очрамый.

Геройның тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә эпик әсәр игътибарны аның физик сыйфатларына юнәлтә. Казакъларның Кобланды батыры, мәсәлән, киң ишектәй күкрәккә, калкандай нык иңнәргә, чүкечтәй авыр йодрыкларга ия [4, с. 223]. Р.Баязит «Чура батыр»ында да герой “унике яшенә җиткәндә әкиятләрдә генә сөйләнә торган зур бәдәнле, киң күкрәкле, гайрәтле бер батыр” булып әверелә. Ниһаять, кырык өйле тәмәннәр кабиләсендә чын баһадир үсеп җитеп, аларга карата дошман булган айрактаннарны тар-мар итә башлый.

Сугышчан чаптар аты Чурага һәрвакыт ярдәмгә килә. Чура батырга багышланган төрки дастаннарда Гали би (Али би яисә бәй) каһарманның ата-анасын рәнҗетеп, малларын суеп, иң шәп атын алып киткән була, атасы Нарыкның яхшы аты Тасмалы Керне (Тасмагер) Чура Гали би белән каты орышта кире кайтаруга ирешә. Биредә исә Чура батыр атасыннан “судагы балык кебек, һавада очкан кош кебек, җилдән дә тизрәк йөри торган” яхшы ат сорап ала. Бу атның җитезлеген сурәтләүдә дастанның тел-стиленә җете чагыштырулар хас: “Тулпарның чабуы шул кадәр шәп була ки, хәтта күлдәге су аның җиленнән дулкынланып кала, шунда күл читендә утырган кошлар аның аяк астыннан очып чыгарга өлгерми тапталып калалар”. Беркемгә баш бирмәс тулпарны иярләүгә ирешеп, Чура Гали бинең улы Занминнәткә каршы көрәшергә китә. Занминәтне, Айрактан кабиләсеннән булган башка яшьтәшләрен җиңеп, аларның барчасын кырып бетергәч, Чура батыр Гали бинең коралланган гаскәренә каршы китә. Гали би, югарыда әйтелгәнчә, – Чураның ата-анасына һәм бөтен ыру-кабиләгә көн күрсәтмәүче чит кабилә җитәкчесе. Күчмә халыкларда җир мәсьәләсендә кабиләара көрәш халык иҗатында шул рәвешле чагылыш тапкан.

Героик сугыш дошманның җиңелүе, гаскәрнең Чура тарафыннан кырылып бетүе белән төгәлләнә. Шушы вакыйгадан соң Чура батыр чит кабиләләр арасында да шөһрәт казанып, батырларның батырына әверелә.

Гадәттәгечә, биредә дә Чураның язмышы Казан каласы белән бәйләнә: алдагы җиңүләрне эзләп, Чура Ак Каладан Казанга, “Казан ханына хезмәт итәргә дип”, юлга чыгып китә. Әсәр шушы урында тәмам була.

Р.Баязит вариантына ясалган күзәтү әлеге текстны «Чура батыр» дастанының XX йөз башы татар укучысына яраклаштырылган татар телле янә бер варианты дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Әсәр Р. Баязит тарафыннан билгеле дәрәҗәдә әдәби үзгәрешләргә дучар ителгән, шул ук вакытта төрки халыклардан татар, кырымтатар, казакъ, нугай, каракалпак, башкорт, кыргызларның эпик иҗатында чагылыш тапкан «Чура батыр» дастаны рухына тулысынча тәңгәл. Игьтибарыгызга дастан текстын хәзерге язуга күчереп тәкъдим итәбез. Чор рухын, XX йөз башы язма теле  һәм аерым алганда, “Ак юл” журналының теле үзенчәлекләрен төгәллек белән бирү һәм “Чура батыр”ның Р.Баязит вариантына үзгәрешләр кертмәү максатыннан текстны әдәби телдә түгел, ничек бар шул рәвешендә күчерүне дөрес дип таптык.

________________________________

Әдәбият

1.Баязит. Яңа кала.Чура батыр //Ак юл. 1916. № 16. Б. 282 – 286.

2.Казан тарихы // Насыйри К. Календарь 1881 елга. Казан, 1880.

3.Карауҗа // Татар халык иҗаты. Риваять һәм легендалар. Томны төз., кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы С. М. Гыйләҗетдинов. Казан: Татар. китап нәшр., 1987. Б. 51 – 53.

4.Кобланды батыр: Казахский героический эпос. Сост. тома, авторы исслед. и комм. Н.В.Кидайш-Покровская и О.А.Нурмагамбетова. М.: Наука, 1975. 446 с.

5.Нарәң һәм Чура батыр турында хикәят // Березин И. Турецкая хрестоматия. Казань, 1962. С. 41 – 56.

6.Орлов А.С. Казахский героический эпос. М.: Изд – во АН СССР, 1945. 148 с.

7.Чора батыр // Кырымтатар халкъ агъыз яратыджылыгы. Төз. – Джафар Бекиров. Ташкент: Укитувчи, 1991. Б 57 – 72.

8.Этнографические материалы, собранные и переведенные А.А.Диваевым. Шура батыр: киргизская былина // Сборник материалов Сыр-Дарьинской области. Т. IV. Ташкент: Тип. Бр. Каменские, 1895. С. 1 – 88.

9.Юлдаш К. Чура батыр // Аң. 1916. 5 нче сан. Б. 85 – 86; Кыйссаи Чура батыр. Казан: Вечеслав тип., 1884. 16 б.

Комментарий язарга