Японнарда ничә төрле мәктәп бар?

Япониядә сәяхәт иткәндә иӊ олы максатым һәм өметем – япон милләте турында җитди һәм дөрес мәгълүмат тупларга тырышу иде. Японнарда мәктәпләрнеӊ һәм укучыларыныӊ күплеге, белем алуга көчле омтылыш турында белә идем инде, әмма кулымда рәсми мәгълүмат юк иде. Тарихчылар җәмгыяте идарәсенә барганнан соӊ, түбәндәге мәгълүматларны алуга ирештем:

41 нче Мидидә (ягъни бу милади 1908 ел саннары һәм иӊ яӊа статистик мәгълүмат дигән сүз) Япониядә мәктәпләр өч төркемгә бүленә: 1. Хөкүмәт ачкан мәктәпләр. 2. Халык (земство) мәктәпләре. 3. Аерым бер кеше тарафыннан ачылган мәктәпләр.

Хәзерге вакытта мәктәпләр шул өч исем белән аталып йөртеләләр икән: хөкүмәт мәктәпләре, халык мәктәпләре, шәхси мәктәпләр.

Япониядә авыл кешеләре

Японнарныӊ авылларын гизү миӊа үзенә аерым бер рәхәтлек бирә иде. Авыл кешесе белән шәһәр кешесе арасында бик артык аерма да күренми. Гадәт һәм әхлак дисеӊме, киенү рәвеше дисеӊме – боларныӊ берсендә дә күзгә ташланырлык аерма юк. Япониянеӊ авылларында да искиткеч тәрбияле, әдәпле, килгән кунакка ачык йөзле кешеләр яши. Авылларныӊ күбесендә инглизчә яхшы белгән кешеләр шактый. Кайбер авылларда газета басылып чыга. Бары тик, авыл кешеләре гадирәк, яшәү рәвешләре табигатькә тагын да якынрак һәм алар Көнчыгышка хас тормыш белән яшиләр. Өйләрендә, гадәттә, чыпта келәм, кечерәк кенә тимер мич була, шулардан тыш, йорт җиһазы диярлек башка берни дә күрмәссез.

Япониядә балалар ничә яшьтә укырга керә?

Бала, биш яше тулуга, мәктәпкә алына, ләкин беренче елда аңа берни дә өйрәтелми. Ул бары тик уеннар аша мәктәпкә ияләндерелә, теләгән вакытта килә, теләгән вакытта китә ала. Аларның биредә уйный торган уеннары — әлбәттә, уйланылган, программага бәйле уеннар. Бала нәкъ бер ел буе шулай мәктәпкә әзерләнә, алты яше тулгач, дәресләр укый башлый.

«Мәчеткә картайгач йөрермен!» — дигән сүзләр – шайтан сабаклары

Җәмәгать намазы картларга гына хас түгел. Яшьләргә дә җәмәгать намазына мәчеткә барырга тырышырга кирәк. Аларга савабы күбрәк булыр. «Мәчеткә картайгач йөрермен!» — дигән сүзләр – шайтан сабаклары. Яшьлектә гадәтләнмәгән эшне картайгач кылу бик мөшкел була, бигрәк тә картайгач куәт бетә. Куәт бар чагында кыла алмаган гыйбадәтне куәт беткәч ничек кылырга кирәк? Картайгач кыла алмаганда яшьлектә ни өчен кылмадым икән, дип үкенергә мөмкин. Кыямәттә бигрәк тә үкенечле булыр. Шуның өчен кыямәт яхшыларга да, яманнарга да үкенеч көне дип сыйфатланган. Яманнарга үкенечлеге мәгълүм. Яхшылар
исә, күбрәк гыйбадәт кыласым калган, аз кылганмын, дип үкенерләр икән.

2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча  1441-1442
Һиҗри еллар

25 февраль — мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим (г.с.) пәйгамбәрнең, Гайсә (г.с.) пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.

Нәзер (гыйбрәтле хикәят)

Әүвәл заманда бер кеше нәзер әйткән икән:

Әгәр Аллаһу Тәгалә миңа мал бирсә, фәкыйрьләргә сәдака бирер идем, – дип.

Бу кешегә Аллаһу Тәгаләнең әмере белән бер кеше бер алтын тәңкә бирде.

Бу нәзер әйтүче кеше бу бер алтын тәңкәне алгач, күңеленнән уйлады:

– Бу акчага бервакыт мохтаҗ булырмын, фәкыйрьләргә бирмим әле, – дип, җыеп куйды.

Буй кыскалыгыннан чара

Шулай да, японнарда буй кыскалыгының сәбәбе нәрсәдә? Буйны, берәр чара табып, озынайту мөмкинме, юкмы? Бу хакта бик җитди итеп уйланалар. Моннан тыш, ир белән хатынның җенси мөнәсәбәтләре өчен дә билгеле вакытлар билгеләнгән һәм халыкның күпчелеге моны кабул иткән.