«Гыйлем хакка илтер» (Мөхәммәтәминнең яңа табылган әсәре турында)

Татар әдәбиятының моңарчы билгесез борынгы җәүһәрләре һаман да табылып тора. ХVIII гасыр башында күчерелгән кулъязмаларның берсендә кызыклы шигъри әсәргә юлыктык. Шигъри истәлекнең битләре җуелганлыктан, исеме билгесез. Ләкин әсәрнең төп мәгънәсен бирердәй һәм текстында еш кабатланган «Гыйлем Хакка илтер» дигән гыйбарә аңа шартлы исем итеп куярга яраклы.

Бу әсәр эчтәлеге, тел һәм стиль үзенчәлекләре белән Казан ханлыгы чорының әдәби истәлекләренә бик якын. Тәфсилләп тикшергәч, шигъри әсәрне 1515 елда язып төгәлләнгән «Могҗизнамә» белән «Кыйссаи Мансур» поэмасын (елы билгесез) язган автор иҗат иткәнлегендә шигебез калмады. Әлеге өч әсәрнең тел һәм стиль уртаклыгы, тематик яктан якынлыгы, бертөрле үк сүзтезмәләр һәм рифмаларның еш кулланылуы – бер үк автор иҗаты икәнлекләрен раслый. Өчесенең дә кулъязма күчермәләре безнең татар җирлегендә сакланып калу факты аларның авторы татар икәнлегенә нигезле дәлил булып тора.

Әсәрнең башында ук язылган гыйлемнең мәгънәсе суфыйчылык тәгълиматында кешенең үзен-үзе белүенә бәйле. Ә үзен белгән – Аллаһны таныр, дип аңлатыла. «Гыйлем» сүзе һәм аның тамырдаш мәгънәләре Коръәннең төрле сүрәләрендә якынча 750 мәртәбә язылган булуы – Ислам динендә гыйлемнең никадәр әһәмиятле булганын раслый. Коръән һәм Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр хәдисләрендә «гыйлем» дигәндә беренче нәүбәттә, Коръәнне һәм хәдисләрне өйрәнү, шулар буенча гамәл кылу шарт ителгән. Гыйлем төшенчәсе мөселман дини әдәбиятында тәфсир һәм шәригать фәннәре, Ислам дине тарихы кебек белемнәрне дә күздә тоткан. «Гыйлемне Кытайга барып булса да алыгыз, чөнки гыйлем өйрәнү һәр мөселманга фарыз», дигән хәдис һәр иманлы бәндәгә турыдан-туры күрсәтмә рәвешендә яңгыраган.

«Гыйлем Хакка илтер» әсәрендә тасвирланган акыл иясе хәзрәти Гали (Гали ибне Талиб, 661 елда вафат) – Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәрнең кияве, агасы Әбү Талибның улы, ислам динен кабул иткән беренче дүрт кешенең берсе. Ул, башка күркәм сыйфатлары белән бергә, гыйлеме белән танылган. Тәсаувыфта Галинең аерым урыны бар, ул суфыйларның юл күрсәтүчесе һәм имамы дип саналган.

Хәзрәти Галинең «Байлык таралса – бетә, гыйлем таралса – арта», мәгънәсендәге канатлы гыйбарәсе халык арасында һәм әдәбиятта хәдис дәрәҗәсендә таралыш алган. Ул Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәргә нисбәт ителгән ялган хәдисләрнең берсе буларак та мәгълүм. Татарлар арасында элек иң күп укылган борынгы хикәятләрнең берсе – «Мәликә китабы»нда да шул ук гыйбарә телгә алынган.

Әсәрдәге хәзрәти Галигә нисбәт ителгән гыйлемнең байлыктан өстенрәк булуы турындагы фикер чынлап та Гали ибне Әбү Талибныкы. Ул бер нәсыйхәтендә, гыйлемне байлык белән чагыштырып, болай дигән: «Гыйлем байлыктан өстен. Гыйлем сине саклый, ә байлыкны үзең саклыйсың. Гыйлем гамәлләргә күрә арта, ә байлыкны таратсаң – ул кими. Гыйлем – үзе идарә итә, байлык исә кемнеңдер идарәсендә була. Байлык беткән саен үзенең йогынтысын югалта, ә кешеләр динне яратканга галимне дә яраталар. Гыйлем галимгә исән чагында итагать һәм үлеменнән соң аның турында яхшы фикер китерә. Галимнәр мәңгелеккә кала (үзләре булмаса да, алар кешеләрнең йөрәкләрендә яши), ә байлык җыючылар исән чакларында ук үле».

«Мал түгеп, гыйлем юлына омтылыйк»

Шигъри әсәрнең сакланган өлеше нәкъ шул мәсьәлә белән – берәүнең хәзрәти Гали янына килеп: «Бу гыйлемме йек дорыр, йухса ки маль?» (гыйлем өстенрәкме, әллә байлыкмы) – дигән соравыннан башлана. Тексттан аңлашылуынча, бу кеше шундый сорау белән мөрәҗәгать итүчеләрнең икенчесе. Хәзрәти Галигә ул мәсьәлә белән барлыгы җиде кеше мөрәҗәгать иткән.

Сораучыга мөэминнәр әмире Гали хәзрәт: «Дөнья малы тиң түгел Хак гыйлеменә», – дип җавап биргән. Теге исә: «Дәлиле нәрсә, ни өчен гыйлем өстен, ә байлык хурлыклы? – дип төпченә. – Шуны аңлат, мал түгеп, гыйлем юлына омтылыйк», – ди.

Ул Гали әйтде ки: «Малы һәр заман

Исси бикләр, исси улыр пасибан».

Ягъни байлыкны аң бикләп куяр һәм акыл саклар.

«Бу гыйлемдер ки, саклар иясени,

Дере тотар дин-ү һәм дөньясыни.

 

Бәс, гыйлем йекдер бу малдан мотләка,

Мал кире куар шәхсы, гыйлем илтәр Хакка».

Менә бу соңгы икеюллык әсәрдә хәзрәти Галинең һәр җавабы ахырында кабатланган. Димәк, мал-байлык кешене түбәнгә – ягъни Аллаһтан ерагаюга тартса, гыйлем Аллаһы Тәгаләгә якынаюга сәбәп.

Аннан соң өченче кеше килеп шул ук сорауны биргәч, хәзрәти Гали хикмәтле сүз белән

Әйтде: «Малы хәрҗ идичәк – әкселер,

Гыйльме хәрҗ итдекчә – артар, ачылыр».

Ягъни байлыгын таратучы фәкыйрьләнер, ә гыйлемне тараткан саен – ул артыр, күбәер.

Дүртенче, бишенче, алтынчы һәм җиденче кешеләр дә, гыйлемнең өстенлеге нәрсәдә булу белән кызыксынып, төпле җаваплар алган. Хәзрәти Гали бишенче кешегә биргән җавабында, гыйлемнең өстенлегенә дәлил итеп, кеше үлгәч, аның малы башкага кала, ә гыйлемле кешенең белеме мәңгелек дөньяда да иясенә кирәк,  ди. Алтынчы кешегә Гали хәзрәт:

 «…мал – бу дөнья дәүләте, ә

Гыйлем илә дөнья-у гокба алынур,

Икесендә гыйзз-ү дәүләт булынур»,

– дип җавап бирә. Ягъни гыйлемле кеше дөньяда да, ахирәттә дә хөрмәткә лаек. Соңгы мөрәҗәгать итүчегә дә ул:

«Җан-күңел бу гыйлем илә рәүшан улыр,

Бакдыгы йир күзенә гөлшан улыр»,

– дип җавап бирә.

Әсәрнең шул урынында, кулъязманың бер бите төшкәнлектән, текстка өзеклек кергән. Аннан соң хәзрәти Галигә мөнәсәбәтле сүзләр булмаса да, гыйлемне данлаган гыйбарәләр дәвам иткән.

«Иң мөһиме – җан белән ишетү»

Алга таба әсәрдә лирик геройның Аллаһка юнәлүе тасвирлана. Автор кешенең әгъзалары турындагы бер китапны бәян итә. Ул китап аерым бүлек-бабларга бүленгән, имеш: беренче баб – колак, икенче баб – күз, өченче баб – борын, дүртенче баб – авыз, бишенче баб – кул, алтынчы баб аякка багышланган. Менә бу әгъзалар кешенең тәне һәм җисеме вазыйфаларыннан бигрәк, җанга – кешенең эчке дөньясына бәйләп, Аллаһны танып белүгә турыдан-туры бер чара һәм кодрәт иясенең биргән нигъмәте буларак тасвирланган. Мәсәлән, колакның эше – ишетү (төрле гыйлем, хикмәт, сүз, көй, наз һ.б.). Һәр ишеткән нәрсәдә мәгънәләр бихисап, тик иң мөһиме – җан белән ишетү, ә имансызлар һәм кяферләр җан колагы белән ишетүдән мәхрүм, диелә.

«Бу китабың Күз – икенче бабыдыр,

Күрдеге җөмлә аның әсбабыдыр».

Күз бабында аның күргән нәрсәләрен җан белән кабул итәргә кирәклеге, һәр күргән нәрсәдә Аллаһның рәхмәте чагылуы, аларда бик күп мәгънәләр булуы, җанга илаһи нур күздән ирешүе әйтелә. Һәрбер әгъза турында язылганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең кяфер-имансызларга җан белән тоемлауны насыйп итмәгәнлеге кабатланып бара.

Һәр сулыш борын аша тән һәм җанга яшәеш бирү белән бергә, җанга аң һәм илаһи изгелек тә ирешә. Авыз һәм телнең хасиятләре дә төрле җәһәттән сурәтләнгән:

«Гыйлем эчендә былбыл улыб әйтдеке,

Ул – әсәрдәндер Хакы зикер итдеке».

Кул белән эшләнгән эшнең һәрберсендә яшерен йөз мең сере бар, диелгән. Аяк бабында да яшерен мәгънәләр бик күп дип:

«Күр – бу Аякдан нәчә эшләр кубар!

Ничәләр бу аягы ятып үбәр, –

рәвешендәге хикмәтле сүзләр әйтелгән.

Аллаһка мәхәббәт

Бу урында кулъязманың тагын бер бите төшкән һәм берникадәр күләмдәге текст безгә тагын билгесез кала. Өзеклектән соң текстта суфыйчылык сәфәрендәге илаһи гашыйкның тарикать баскычларын (мәнзил, мәкам) бер-бер артлы үтеп, Аллаһы Тәгалә белән тәмам кушылуга юл тотуы тасвирланган. Ул Аллаһның үзенә гыйшык бирүен һәм илаһи әмер белән аңа омтылышын бәян итә. Бу хәлләр шагыйранә тел белән, «бер заман җирдә яшәдем, һичкайчан җир йөзен ташламам, дигән идем, уйламаганда гыйшык алды да китте», дип сурәтләнгән. Инде хәзер әсәрнең лирик герое, баг-бакчалар, тау һәм далаларны онытып, дөньялыктан аерылу һәм Аллаһ белән кушылуга юл тота, «горбәт» һәм «корбәт» мәкамнәрен кичә. Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәтләрен күреп ялвара, Аллаһка ирешү өчен, Аңардан үзен җитәкләвен үтенә. Аллаһ гыйшкы моны «хәйрәт»кә ыргыта. Хәйрәт – суфыйчылыкның нәүбәттәге баскычы. Бу дәрәҗәгә ирешкән суфый бик зур газаплар кичереп, фанилыктан аерыла һәм Хак Тәгалә белән кушыла.

«Восләт мөлке»ндә (ягъни Аллаһы Тәгалә белән тәмам кушылу баскычында) әсәр авторы, Аллаһның рәхмәте һәм нуры белән яктырдым, дип, аның кодрәтенә дан җырлый. Аллаһның бөеклеге, ә бәндәнең исә берни түгеллеге тасвирлангач, Коръәннең «Ихлас» сүрәсе, ярымтәрҗемә сыйфатында, әсәрнең шигъри юлларына бик уңышлы кушылган:

«Ул дорур Ул «Куль: Һу Аллаһу Әхәд»,

Һәм сыйфат һәм ады «Аллаһус-Самәд»!

 

Кемсә Андан тугмады, Ул – кемсәдән.

Нә сурәт вар Анда, нә җисм, нә бәдән!»

Әдәбият теориясе фәнендә әсәр текстына Коръән сүрәләрен һәм пәйгамбәр (с.г.в.) хәдисләрен катнаштыру алымы «тәлмих» дип атала. «Касас» сүрәсенең 88 нче аятендәге «Аллаһы Тәгаләдән башка һәрнәрсә һәлак була», дигән юллар да текстка үрелеп бирелгән.

Аллаһ белән кушылып бетүне автор тантаналы итеп тасвирлый:

«Күр ки, җөмлә дел Аныңдыр, сүз – Аның.

Күренән – Ул, күрән – Улдыр, күз – Аның».

Автор, Аллаһы Тәгаләнең күркәм исемнәрен һәм мактаулы сыйфатларын тезеп, гаять шагыйранә дәвам итә:

«Җөмлә әмер Ул Әмирә кәлде йәнә,

Әүвәл – Ул иде, Ахир – Ул калды йәнә.

 

Әүвәл – Улдыр, Ахир – Улдыр, Даим – Ул,

Заһир – Улдыр, Батыйн – Улдыр, Каим – Ул!»

Бу юллардан соң, Коръәннең «әл-Хәдид» сүрәсендәге 3 нче аяте язылган: «Ул (Аллаһ) Беренче һәм Ахыргы, аның барлыгы – ачык, белә алмаслык дәрәҗәдәге яшерен. Ул бөтен нәрсәне белүче өстен зат».

Төп мәгънә – берләшү

«Гыйлем Хакка илтер» әсәренең төп мәгънәсе тулаем Аллаһы Тәгалә юлына бирелүне, аңа ирешү өчен тарикатьне, илаһи гыйлемнәр өйрәнүне, вакытлы (фани) дөньяга алданмаска кирәклекне аңлатудан гыйбарәт. Әсәрнең иҗат ителгән чорына (ХVI гасыр башына) күрә, Аллаһы Тәгаләгә иманны ныгыту максаты белән халыкны туплау һәм ханлык-дәүләтнең рухи бердәмлеген көчәйтү күздә тотылган, дип әйтә алабыз. Шул ук авторның «Кыйссаи Мансур» әсәрендә дә төп мәгънә берләшү һәм бердәмлектән гыйбарәт. Алтын Урда чоры әдибе Ибраһим исемле шагыйрь 1382 елда иҗат иткән әсәрдә һәм шуңа нәзыйрә рәвешендә Казан ханлыгы заманында язылган «Кыз хикәяте»ндә дә гыйлемнең фани дөнья байлыкларыннан өстенрәк булуы бәйан ителгән.

Шунысы кызыклы, «Гыйлем Хакка илтер» әсәренең кайбер икеюллыклары Габдерәхим Утыз Имәни иҗатында кулланылган икән. Аның «Әбйате төрки фи фазыйләте гыйлем» (Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәйтләр) дип исемләнгән, 150 юлдан торган күләмле шигырендә «Гыйлем Хакка илтер» текстының ун юлы (биш бәйте) урын алган. Ягъни алар, кайбер сүзләре генә алыштырылган хәлдә, Г.Утыз Имәни шигыренең башында (унбишенче юлдан алып) рәттән язылган. Бу факт – борынгы әдәбияттан аеруча хәбәрдарлыгы белән мәшһүр Габдерәхим Утыз Имәнинең әлеге әсәрне дә яхшы белгәненә дәлил. Утыз Имәнинең шул ук әсәрендәге 30 шигъри юл төрекмән шагыйре Вафаи тарафыннан 1464–1465 нче елларда иҗат ителгән «Раунакыль-Ислам» китабының галимнәрне һәм гыйлемне мактаган бүлегеннән алынганын да искәртергә кирәк. Тик Г.Утыз Имәнинең моңарчы чыккан китапларында ул хакта әйтелмәгән. Габдерәхим Утыз Имәни бу әсәрендә, күрәсең, элекке шагыйрьләрнең фикерләрен туплаган һәм аларны куәтләп үзе өстәп язган, чөнки Шәрык һәм төрки-татар әдәбияты тарихында элеккерәк шагыйрьләрнең танылган шигъри юлларын соңгырак чор авторлары үз әсәрләренә кертү алымы киң таралганлыгы мәгълүм.

«Гыйлем Хакка илтер» әсәрендә кеше әгъзаларының Аллаһны танып белү һәм гыйбадәт кылу өчен яратылганына охшаш тасвирлар ХVII гасыр суфый шагыйре Мәүла Колый иҗатында да бар. Мәсәлән, аның берничә хикмәтендә (шигырьләрендә) баш, йөрәк, күз, колак, тел, борын, кул, аяк һәм башка әгъзалар турында язылып, «бу әгъзалар Хакка тагать кыйлмак өчүн», дип белдерелгән.

Бу әсәрнең киләчәктә, ихтимал, бүтән кулъязма нөсхәләре дә табылыр. Андый очракта, әлбәттә, эчтәлеге дә тулаем күзалланыр иде, шулай ук исеме, авторы, иҗат ителгән датасы кебек күп нәрсәләргә ачыклык керүе дә мөмкин.

Комментарий язарга