Гаяз Исхакый (1878-1954)

Бу елның февраль аенда 140 ел тулуга карамастан, милләтебезнең олуг хадиме, дөньякүләм танылган әдип, журналист, нашир, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның юбилей чаралары җөмһүриятебездә шактый тыйнак, «кеше белмәсә ярар иде» дәрәҗәсендә генә узды. Гәрчә бөтен гомерен халкының әдәбияты, сәнгате, мәгърифәте, алар аша – алгарышы һәм, һичшиксез, бәйсезлеге, азатлыгы өчен фида иткән бу бөек зат аерым олылауга, киң колачлы игътибарга лаек иде.

Заманнар үзгәрә тора. Әле унбиш ел элек, ни дисәң дә, барыбер ышанычлы төсмердә яңгыраган «мөстәкыйльлек» сүзен биш ел элек әрнеп һәм яшь аралаш көлемсерәп кабатлауга күчсәк, бүген аны, гомумән, сөйләмебездән төшереп калдырдык инде. Сыңар халыктан, сыңар телдән, сыңар диннән торган бердәм вә бүленмәс империя торгызу мәйданында үзен җиң сызганып эшләгән намуслы прораб итеп күрергә һәм күренергә омтылган Татарстан бүген Гаяз Исхакый кебек үзгә идеология, үзгә кыйбла вә үзгә иман тарафдарын читсенә кебек…

Мөһаҗирлеккә дучар булган ике бөек татар улы: Гаяз Исхакый белән Йосыф Акчура. (Аларның каберләре дә янәшә…) Истанбул. 1931 ел

Мондый вазгыятьтә милләтебезнең йөзек кашын күренекле шәхесләребезнең үлем-китеменә багышланган «Очты дөнья читлегеннән…» сәхифәсендә искә алу да үзенә күрә бер эчке мәгънәгә ия түгелме икән?

Әдипнең ашказаны чире белән тартыша-тартыша фани дөньяда соңгы сәгатьләрен уздырган һәм җир куенына тапшырылган чагы замандашлары тарафыннан шактый тулы, төгәл рәвештә кәгазьгә төшерелгән. Аларның һәммәсен Гаяз Исхакый әсәрләренең 15 нче томында табарга мөмкин. Истәлекләр буенча шул борчулы һәм гаять күңелсез көннәрне күз алдыннан кичерик.

«Гаяз Исхакый – Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы» исемле мәкаләсендә күренекле татар, төрек, алман әдибе һәм сәясәт эшлеклесе Гали Акыш болай дип яза: «Г.Исхакый Икенче дөнья сугышында алманнар белән берлектә урысларның да җиңеләчәкләренә инанган иде. Әгәр америкалылар һәм японнар зур тарихи хаталар ясамаган булса, Икенче дөнья сугышы без теләгән рәвештә тәмамланачак иде. Аңа да карамастан, дөньяда һичбер самодержавие режимының мәңгелек булмавы хакындагы чынбарлыкны онытмаган Исхакый, үзеннән соң килгән буынга васыять итеп, үлеменә өч көн калгач, шушы юлларны язучыга (ягъни Гали Акышка. – Р.М.) әйтеп торып, Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән мәрхүм имам Хәбибрахман Шакирга (Болгари) бер хат яздырды. Ул хатның эчтәлеге белән биредә сезне дә таныштырабыз.

Әдип кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир белән. Берлин. 1933 ел

1954, 19 июль, Анкара

 Хөрмәтле Хәбибрахман хәзрәт!

Мин 26 майдан бирле Анкарада. Бераз вакыт хастаханәдә яттым. Инде кызымда яшим. Аллага мең шөкерләр булсын, кызым һәм киявем мине бик яхшы карыйлар. Алардан бик ризамын. Минем хәлем бер дә яхшы түгел. Аягымның шешләре үземне идарә итәргә комачау итә. Шуңа күрә минем саулыгымның яхшы булуы турындагы хәбәрләргә ышанмагыз. Бер могҗиза булмаса, сулар сулышым бу айда, бәлки дә, бу атнада киселәчәк. Мин дә гөнаһлы башымны Алла рәхмәтенә соначакмын. Мин мөселман ата-анадан тудым һәм мөселманча тәрбия алдым. Кануни караштан мин төркимен, һичбер төрки кавемгә дошманлык эшләмичә, бөтен гомерем буе үземнең халкым – төрки-татар халкының уңышы һәм бәхете өчен хезмәт иттем. Бу эшләрне эшләгәндә һичбер төрки кавемгә зарар китермәдем. Әгәр минем хаталарым булган икән, кардәшләрем мине гафу итсеннәр, хакларыны хәләл итсеннәр. Үз арабыздагы татарлык, башкортлык, мишәрлек һәм нугайлык юлларына кермәдем. Кулымнан килгәнчә, тар кабиләчелектән качтым. Минем фикеремчә, Татарстан белән Башкортстанны бер-берләреннән аеру да һәммәсен җыеп берләштерәчәк Идел-Урал Милли Идарәсен юк итү өчен уйлап чыгарылган Совет шайтанлыгыннан башка бернәрсә дә түгел. Минем ышануымча, Совет буйсындыруы астында изаланган кырык миллион төркинең киләчәктә сәяси конфедерация шәкелендә берләшүе, ул да булмаса, уртак мәдәни берлекне югалтмыйча, ягъни уртак мәдәнияткә ия буларак, Аурупа берлегенә тигез хокукта керүе, Аурупа берлеге гаиләсендә дәрәҗәле урын алуы иң дөрес юл булачак. Тәңре сезләргә барлыклы тормыш итүне һәм Ватаныбыз Идел-Уралның азат булуын күрүне насыйп итсен, дигән догада калам. Мәхәлләнең бөтен кешеләренә дә, аермыйча, соңгы сәламнәремне җибәрәм.

Ихтирам белән, Гаяз Исхакый

Өстәмә. Бу хатны Галиулла Акыш исемле миллиятче яшь егет язды, чөнки үземдә хат язарлык көч юк. Язылганнарны минем фикерем итеп кабул итегез. Гали Акыш – минем иң ышанычлы ярдәмчем.

Сәламнәр белән, Г.Исхакый

«Бу хат язылып өч көн үткәннән соң, Гаяз Исхакый мәңгелек дөньяга күчте» [1:143 – 144].

Әдипне тәрбияләп-карап бакыйлыкка озатучы Сәгадәт Чагатайның «Әтием Гаяз Исхакыйның соңгы көннәре» исемле хатирәсе үзенең тирәнлеге, детальләргә бай булуы, нәтиҗәдә – гаять төгәллеге белән аерылып тора: «Айның (июльнең. – Р.М.) 19 нчы көнендә ул үзенең атропин дигән даруын эчмәде, иртәнге ашын да ашый алмады. Муниципаль хастаханәгә барып, бәвел кудыра торган укол ясауларын үтеним дип китәргә җыенган идем, әти туктатты, дөресрәге, хастаханәгә җибәрмәде. Көндез тагын икәү кара-каршы утырдык. Ул «бу күлмәгемне – теге кешегә, монысын бу кешегә бирерсең», дип әйтә башлагач, «әти, җаным, әле үзең киярсең» дигән сүзләргә «юк, юк», дип җавап кайтарды. Мин түзә алмадым, күз яшьләренә буылып, бүлмәдән чыгып киттем.

Гаяз Исхакый кабере. Анкара

Бераздан керсәм, әти ашарга дип торган. Без аны сөяп утырттык, бераз сыр белән карбыз ашады, кофе эчте. Кызганычка каршы, күңеле болгана башлады. Төштән соң ул гадәттәгечә йоклап алды. Торгач, бергәләшеп чәй эчтек. Үзем генә булгач, аны залга алып чыга алмадым. Карават кырыенда гына утырдык. Кичкә таба Алиулла Акыш килде. Әти тагын утырмакчы булды, бераз капкалады. Кичке сәгать унга кадәр күңелле генә утырдык, сөйләштек. <…>

Сәгать уннан соң әтинең хәле яхшырып киткәндәй булды, урынга яткырдык. Сишәмбе көнне, 20 июньдә1, иртәнге сәгать дүртләрдә торып өстенә яптым, ә сәгать җиделәрдә ул уянды. Урында утырган килеш кенә юындырдык. Соңгы дүрт-биш көндә иртән аны мин киендердем. Ашханәгә ул чиста күлмәк киеп, чәчләрен тарап, соңгы ике атнага кадәр үзе кырынып чыга торган иде. Иртәнге аштан соң бер-ике сәгать йоклап алды. «Күп йоклыйм бугай», – дип борчылып та куйды. «Аппетитың начар булгач, аз ашыйсың, шуңа күрә хәл җыяр өчен йокларга кирәк», – дип аңлаттык. Ул моның белән килеште. Төш вакытында тагын торды, икәү генә калгач, миңа тагын: «Син әле әниеңне дә күрерсең, аны рәнҗеткән булсам, гафу итсен», – диде. Күз яшьләремне күрсәтмәс өчен, бүлмәдән чыгып киттем. Мин кергәндә, тагын йоклап киткән иде.

Дүртенче унбиш минутка кадәр йоклады. Төштән соң шактый кунак килде. Шәфкать туташы килеп, ике сәгатьтән артык кан салу белән шөгыльләнде. Кан тамырларына тамчылап кына кан салу ялыктыргыч булып тоелды. Әтигә хәрәкәтсез ятарга туры килде. Шәфкать туташы киткәч, әти залга чыгып утырды. «Бик арыдың, ятып тор», – дигән сүзләрне кире какты. Бераз ашап-эчте. Соңгы вакытта бик аз ашады.

Чәршәмбе көнне, 21 июньдә2, бөтенләй хәлсезләнде. Беренче тапкыр иртән күлмәк киюдән дә баш тартты. Пижама өстеннән халат кына киде. Даруны да эчмәскә иде исәбе, «ашый алмассың, хәлең булмас, шуңа күрә эчәргә кирәк» дип кенә күндердек. Иртәнге ашка утыртканда, әтинең башы калтырый башлады. Шулай да гәүдәсен төз тотты. Аягын урындыкка сузып утырды да бераз ризыкланып алды.

«Доктор Токайның баласы туган, минем хәлем әйбәт, барып күреп кайт», – дип, мине озатып калды. Кичке бишкә кадәр йоклады. Аннары залга алып чыктык, бал кабып чәй эчте. Кунаклар белән аралашты. Алар киткәч, утырган урынында йоклап китте. Уятырга кызганып, шунда гына мендәрләр куеп, урынын уңайладык. Ул үзе күтәрелә алмады. Кичке якта, сәгать сигезләрдә, Билал бәй белән Нәҗати Люгал бәй килделәр. Ул күзләрен ачты, ләкин хәрәкәтләнә дә, тора да алмады. Таһир аны күтәреп урынына салды. Яткан килеш Билал бәйләр белән сәгатькә якын сөйләшеп ятты. Сәгать тугызларда бик хәлсезләнеп китте. Миннән бераз карбыз һәм сыр сорап алды.

Яңадан аның янына килгәндә: «Мин үз караватымдамы?» – дип сорады да гырлап йокыга китте. Бу аның соңгы сүзләре булды.

Төнлә ирем Таһир аңа бер-ике тапкыр су биргән, йомышларын үтәргә булышкан. Мин бик талчыккан идем, иртән сәгать җидедә генә уяндым. Бу 1954 елның 22 июле иде. Янына кердем, күзләре яртылаш ачык, куллары суына башлаган. Үземне кулга ала алмыйча, күз яшьләремә буылып, яныннан чыгып киттем. Телефон аша Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә бәйгә, Кәмал Локман бәйгә хәбәр иттем, Билал бәйне чакырып кеше җибәрдем.

Рәхмәт аларга, шунда ук килеп җиттеләр. Доктор чакырттык. Көндезге уникеләр тирәсендә генә килеп җитте. Шулвакыттан гырлавы көчәйде.

«Туңмыймы ул, каты авырту тоймыймы, укол ясап карасак, аңына килмәсме?» – дигән сорауларыма доктор: «Аның йөрәге туктый, берни дә сизми», – дип җавап кайтарды. «Теләсәгез, укол ясыйбыз», – диде. Таһир даруханәгә йөгерде. Тик ул кайтканчы әти гырлаудан туктады.

Унике сәгать ун минутта әти үзенең бөек җанын Аллаһка тапшырды» [1:198 – 200].

Күренекле азәрбайҗан дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, журналист, драматург Мөхәммәдәмин Рәсүлзадә истәлегендә Гаяз Исхакыйның соңгы сүзләре үзгәрәк рәвештә тәкъдим ителә: «Күзләрен соңгы тапкыр ачып караганда да, мәрхүм үзе алдында яраткан вә хөрмәт иткән кызы профессор Сәгадәт Чагатайны күреп: «Мин үз өемдәме?» – дип сораган һәм: «Әйе», – дигән җаваптан соң, бер сүз дә әйтәлмәстән, мәңгелек йортка киткән» [1:148].

«Азәрбайҗан» журналының 1954 елгы 4-5 саннарында имзасыз басылган «Мәрхүм Гаяз Исхакыйның җеназа мәрасиме» мәкаләсе әдипнең 76 ел Күк һәм Кояш хозурында булу тарихына нокта куя: «22 июльдә дөньядан кичкән Гаяз Исхакыйның җеназасы, үзенең васыяте буенча Истанбулга күчерелеп3, Әдернәкапы шәһитлегендә газиз иптәше һәм бөек якташы Йосыф Акчура кабере янында җирләнде.

Аннан элек Анкара тимер юл станциясендә язучының дуслары һәм якын көрәштәшләре катнашы белән мәрхүмне искә алу мәрасиме булды. Соңра җеназа поезд белән Истанбулга китерелде. Идел-ураллылар, төркестанлылар, төньяк кавказлылар һәм азәрбайҗанлылар аны, күтәреп, Баязит җамигъ мәчетенә илттеләр. Анда җеназа намазы укылды, шуннан соң дуслары һәм мәдәният җәмгыятьләре тарафыннан китерелгән чәчәк бәйләмнәре белән бизәлгән машинада мәет Әдернәкапы шәһитлеге зиратына хәрәкәт итте. Чәчәк бәйләмнәре арасында Анкара һәм Истанбул «Төрек учак­лары»4 җибәргән икесе аерылып тордылар. Мәрхүмнең кабере башында беренче сүзне алтмыш еллык иптәше профессор Садри Максуди Арсал алды. Үксеп елаган тавышлар фонында мөхтәрәм Садри Максуди мәрхүм белән тәүге тапкыр танышуы, аның саф һәм идеаль гаилә мохите, бергәләшеп Идел-Урал төрекләренең милли уянуы һәм азатлыгы өчен эшләүләре, Гаяз Исхакыйның югары әдәби мәртәбәсе, зур осталык белән язылган әсәрләре һәм шулай ук бөек сәяси хезмәте турында сөйләде.

Бу нотыктан соң Көнбатыш Төркестаннан Б.Наим (Нәгыйм) һәм Көнчыгыш Төркестаннан Б.Иса (Гайсә) мәрхүмнең сәяси эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Алардан соң сүз алган А.Ваһап Йортсәвәр5, җөмләдән, түбән­дәге­ләрне әйтте: «Мәрхүм Гаяз Исхакый фәкать искиткеч әдип буларак тәкъдиргә лаек сансыз әсәрләр язып кына калмаган, ул бер үк вакытта күп санлы төрек-татар гаммәсенең көрәше һәм милли азатлыгы юлын сызган һәм азатлык өчен көрәш идарәсен үз өстенә йөкләгән идеолог һәм сәяси юлбашчы булган.

Идел-Урал милли азатлыгы сугышы дигәч, хәтергә иң әүвәл фикер иясе, эшсөяр һәм эшлекле язучы һәм сәясәтче Гаяз Исхакый килә. Дуслары вә дошманнары аны шушы сыйфатлары белән белгәннәр һәм шушы сыйфатлары белән ул тарихка керде.

Гаяз Исхакый, бакый ял итү урынына сәфәр итсә дә, әле һаман да тормышка ашмаган бөек дәгъваны – Идел-Урал азатлыгы дәгъвасын – яшь буынга изге әманәт итеп калдырды. Яшьләр мәрхүмнең кабере янында бу изге әманәтне кабул итәргә тиешләр» [1:128 – 129].

 

Рүзәл Мөхәммәтша әзерләде.

 Кулланылган әдәбият:

  1. Исхаков М.Г. Әсәрләр: 15 т. / Гаяз Исхакый. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998 – 2014.
  2. 15 т.: Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты турында истәлекләр һәм мәкаләләр/ [томны төз., текст., иск. һәм аңлат. әзерл. Г.Ханнанова, Р.Кадыйров; кереш сүз авт. Р.Кадыйров]. – 2014. – 527 б.

______________________

1 Китапта яисә истәлекнең үзендә үк хата киткәнгә охшый: 1954 елның 20 июне якшәмбегә туры килә, 20 июль исә – сишәмбегә; мәкаләнең исеме дә июль вакыйгаларын яктырту бурычын ала.

2 Июль булырга тиеш.

3 Истанбулда яшәгән Г.Исхакый, хәле начарая башлагач, 1954 елның 26 маенда кызы Сәгадәт янына Анкарага күчеп килә. Үлеменнән соң җәсәде Истанбулга китерелә һәм шунда җирләнә.

4 «Төрек учаклары» – 1912 елда Төркиядә мәдәни максатларны күздә тотып оештырылган җәмгыять. 1931 елда Мостафа Кәмал паша әмере буенча ул Җөмһүрият-халык партиясе белән берләштерелә. 1949 елда җәмгыять яңадан тергезелә.

5 Габделваһап Йортсәвәр – азәри язучысы һәм шагыйре, Төркиядә яшәгән.

Комментарий язарга