Гафур Каюмовны сагынып…

27 октябрь көнне Татарстан телевидениесенең “ТНВ – Яңа гасыр” каналы аша якташыбыз Гафур Каюмовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Әдәби хәзинә” тапшыруы булды. Быелның 25 июлендә безнең арабыздан вакытсыз киткән якташыбызны сагынып та, башкарган хезмәтләренә сокланып та, горурланып та искә алдык. Гафурны якыннан белгән, аның белән аралашкан һәркем актёр буларак аның башкарган рольләрен, режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләрен һәм инде билгеле драматург буларак иҗат иткән сәхнә әсәрләрен күз алдына китергәндер. Үзе әйткәнчә аның гомер юлы бик гади һәм үзенчәлекле булды.

Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында районыбызның Яңа Сәрдә авылында туа. Туган авылында гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый һәм 1979 — 1983 елларда Казан театр училищесында укый. 1994 – 1999 елларда Мәскәүнең мәдәният һәм сәнгать институтында драма режиссеры белгечлеге ала. 2000 елда Болгариянең София шәһәрендә Театр һәм кино сәнгате милли академиясен режиссура буенча тәмамлый. 1983 – 1990 елга кадәр К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында актёр булып эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр ул – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. Гафур Каюмов төп рольләрдә уйный: Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында — Исмәгыйль, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар”ында – Мирзахан, Шәриф Хөсәеновның “Әни килде”сендә — Сәяр, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сында — Сәлимҗан, Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре”ндә — Алмаз, Мирхәйдәр Фәйзинең “Асылъяр”ында — Искәндәр һәм башкалар. Сәхнә аны киңрәк мәйданга да алып чыга, Гафур Каюмов “Болгарның җылы җилләре” нәфис фильмында Алмыш хан улы Бәйбарс, “Зөләйха” нәфис фильмында Сәлимҗан һәм “Галиябану” телефильмында Хәлил рольләрен башкара.

1997–2000 елларда Гафур Каюмов Мәдәният министрлыгында, 2000–2004 елларда Татарстан телевидениесендә. 2004 елдан башлап — Әлмәт дәүләт драма театрында баш режиссер, аннан соң үз һөнәре буенча төрле урыннарда эшләде. Соңгы вакытта ул Арча шәһәренең “Җидегән чишмә” халык театры режиссеры иде. Гафур Каюмов кыска гына вакытта коллектив белән уртак тел табып Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектаклен кабат сәхнәләштерде, яшьләр белән Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектаклен куйды.

Гафур Каюмов 1980 елларда үзе дә драма әсәрләре яза башлый. 1990 елда аның Татар академия театрында “Мирас” дигән трагифарсы, 1991 елда Кәрим Тинчурин театрында “Язмышлар ярында” исемле драмасы куела. 1992 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган “Һинд кызы” музыкаль комедиясе зур уңыш казана. Ул туксанынчы еллар дәвамында Чаллы татар драма театры, Уфаның башкорт яшьләр театры, Туймазы татар театры коллективлары тарафыннан да сәхнәләштерелә. Балалар өчен “Сарык Арыслан” әкияти пьеса, “Ыру” оптимистик трагедиясе, “Кабан күле серләре” музыкаль сатиралары Татар академия театрының кече залында гел куелып килә. Драматург Гафур Каюмовның 2003 елда “Упкын өстендә уен”, 2013 елда “Ул…” исемле китаплары дөнья күрде. Гафур Каюмов – 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы иде, аңа 2006 елда Әлмәт шәһәр Советының Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиясе бирелә.

Якташыбыз Гафур Каюмов районда үткәрелгән төрле чараларда теләп катнаша иде. Арча төбәгендә туып-үскән язучылар белән район хакимияте оештырган “Шушы яктан, шушы туфрактан без…” дип исемләнгән кичәдә, “Без бит- Арча яклары” өч томлыгын тәкъдим итүгә багышланган очрашуда ул сәхнә тормышы турында мавыктыргыч итеп чыгышлар ясады. Яңа Кырлайда оештырылган “Без — Тукай оныклары” төбәкара лагеренда төрле регионнардан килгән балалар алдында үзенең әсәрләре һәм башкарган рольләре, гомүмән сәхнә тормышы турында сөйләп аларның ихтирамын яулады.

“Гафур авылда оештырылган бәйрәмнәрдә, сабан туйларында бик теләп катнашты, без шунда очраша идек, авылдашлары белән аралашырга яратты. Без аның белән Шура сигезъеллык мәктәбендә бергә укыдык, әйбәт укыды, сәнгатьне яратты. Ул гомере буе туры сүзле, үз фикерендә нык кала торган кеше иде”,- дип искә ала Байкал авылында туып-үскән, бүгенге көндә Арчада яшәүче сыйныфташы Шамил Вәлиев.

Соңгы елларда Гафур Каюмов “Казан арты” тарих-этнография музее белән даими элемтәдә булды. Әсәрләре тупланган китапларын, төрле театрларда куелган афишаларын, фотосүрәтләрен, шәхси документларын музеебызга бүләк итте. 2013 елда Гафур Каюмовның төрле елларда иҗат ителгән сәхнә әсәрләре тупланган “Ул…” исемле китабы басылып чыккан иде. “Арча музеена иң изге теләкләр белән Гафур Каюмов”, — дип язган бу китапка кергән “Ул…” әсәре шигъри формада язылган. Аны укып чыкканнан соң Гафур Каюмовны шагыйрь буларак та күз алдына китерәсең. Казанда Язучылар берлеге клубында Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевларның юбилейларына багышлап музеебыз оештырган кургәзмәләр белән барганда да Гафур Каюмов елмаеп каршы алып, безгә булышып йөрде.

Әлмәт дәүләт драма театры тарихында эз калдырган режиссер буларак аның хезмәтләре белән мин театр музеенда таныштым. Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның юбилей кичәсенә баргач, шул ук театрда эшләүче районыбызның Иске Иябаш кызы, Татарстанның атказанган артисты Фәймә Павлова – Бикморатова Гафур Каюмовка багышланган экспозиция белән таныштырган иде. Театр музеенда аның тарафыннан куелган Мостай Кәримнең “Кыз урлау”, Данил Салиховның “Парлы ялгызлар”, Надежда Птушкинаның “Бары бер генә…”, Мансур Гыйләҗевның “Туй күлмәге”, Гафур Каюмовныж үзенең “Сагынырсың әле… син дә бер…”, “Их, алла боерса…“, һәм “Ахырзаман авазы”, башка куелган әсәрләренең афишаларын күреп, уйнаган артистларның сәхнә киемнәрен һәм шул спектакльләрдән төшерелгән фотосурәтләрне карап таныштым. 2005-2007 елларда Гафур Каюмов баш режиссер буларак үзенең белемен, аңа кадәр Казан театр сәхнәләрендә туплаган тәҗрибәсен зур осталык белән кулланган икән дип горурланган идем.

Гафур Каюмов белән соңгы тапкыр очрашудагы сөйләшү хәтеремдә, ул Арча мәдәният йортыннан чыгып килә иде. “Минем иҗатыма багышлап “Әдәби хәзинә” тапшыруы әзерләргә телиләр, ләкин мин бик борчылып уйланам, мин аңа лаекмы? Дөрес, минем язган әсәрләрем күп театрларда уйналды, әле язарга уйлаган әсәрләрем дә бик күп, үзем дә сәхнәдә бик яратып төрле рольләрдә уйнадым. Туган авылымда яңа йорт җиткердем, иҗат итү өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр бар. Бу телевизион тапшыруның бер өлешен туган авылым Яңа Сәрдәдә, үзем 9-10 сыйныфларда укыган Яңа Кенәр мәктәбендә, билгеле инде сезнең музейда да төшү мөмкинлеге булыр дип ышанам”,- дип дулкынланып та, горурланып та сөйләгән иде. Ләкин ни кызганыч, телевизион тапшыру ул безнең арабыздан киткәч әзерләнде.

Якташыбыз Гафур Каюмовны һәркем сагынып искә ала. Аны спектакльләрен күргән тамашачы да, аның фәрманнарын үтәп уйнаган артистлар да, гаиләсе дә, авылдашлары да, иптәшләре дә юксыналар. Чын мәгънәсендә күпкырлы талантлы артист, милләт җанлы олы шәхес буларак Гафур Шәкүр улы Каюмов онытылмас, аның әсәрләре сәхнәләрдә кабат-кабат куелыр, аның башкарган хезмәте югалмыйча үз бәясен алыр.

“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Комментарий язарга