Гасыр дәвамында үткән юл

Иҗади һәм тарихи варисы бүгенге көндәге «Минзәлә» – «Мензеля» район газетасы булган «Минзәлә иле» – «Мензелинский край» газетасының беренче саны 1917 елның 23 октябрендә (иске стиль буенча – 10 октябрь) дөнья күргән. Бу бөтен илне генә түгел, дөньяны тетрәткән, ил халкын бөтенләй башка юнәлештә хәрәкәт итәргә мәҗбүр иткән Бөек Октябрь социалистик революциясе алдыннан Уфа губернасында чыга башлаган бердәнбер өяз газетасы булган.

Газетаның эпиграфы-шигаре итеп мондый сүзләр алына: «Бары тик көрәштә генә үз хокукыңны яулый алырсың, көрәш!»

Газета тиз арада халыкның киң массалары, аеруча крестьяннар арасында зур ихтирам казана, аның мәхәббәтен яулый. Инде 1918 елда ук тиражының 5-6 мең данәгә җитүе әнә шул хакта сөйли.

Газета төрле елларда төрле исемнәр астында чыга: «Известия», «Красные известия», «Кызыл әләм» («Красное знамя»), ә 1920 елның 17 августыннан «Игенче» («Пахарь») дип атала башлый, соңрак «Агроиндустрия комбинаты» дип үзгәртелә.

1932 ел башыннан 1962 елның маена кадәр газета «Ленин байрагы» («Знамя Ленина»), аннары «Коммунизм таңы» («Заря коммунизма») исемен йөртә.

1991 елдан башлап газета «Минзәлә» – «Мензеля» исеме белән чыга. 2008 елның 1 гыйнварында узган үзгәртеп корудан соң, редакция «ТАТМЕДИА» АҖнең «Минзәлә» ММҮ филиалы дип йөртелә башлады.

Татар телендә чыккан район газетасының икенче мөхәррире Фатих Айдашев 1918-1928 елларда эшләгән. Биредә аның истәлекләреннән өзекләр тәкъдим итәбез («Мәдәни җомга» газетасыннан алынды. – Ред.): «Минем Минзәләгә кайтып эшли башлаган чак. Минзәлә – Уфа губернасының ярты миллионга якын халыклы өязе. Халыкның 80 проценты – татар. Аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк. Уфада безнең делегатлар Галимҗан ага Ибраһимов белән очраша. Минзәләдә газета чыгару турында уйлашканнар. Ниһаять, 1917 елның 23 октябрендә «Минзәлә иле» исемле газета чыга башлый… Типографиядә махсус хәрефләр юк. Газетаның башын ничек кирәк алай агачтан ясап куйдык. Ул бик ямьсез булып чыга башлады. Нишләмәк кирәк, ямьсез булса да ярап тора инде.

1918 ел башында Мәскәүдә Үзәк мөселман Комиссариаты төзелде. Аның «Чулпан» исемендә газетасы чыга башлады. Галимҗан ага – Комиссариат члены, «Чулпан»ның редакторы. «Минзәлә иле» белән «Чулпан» арасында бәйләнеш башланды. Озак та үтмәде, «Чулпан»нан, «Минзәлә иле» газетасына бүләк итеп, металлга эшләнгән бик матур клише ясатып җибәрделәр. Шулай итеп, бу газета матур баш белән чыга башлады. Шуның белән Галимҗан ага ике арада эш буенча бәйләнеш башлатырга сәбәпче булды…

1922 елның июль башлары. Мин Минзәләдә эшләүне дәвам итәм. «Минзәлә иле» газетасы «Игенче»гә әйләнеп чыга башлаган. Контрреволюция тар-мар ителгән, ләкин ачлык фаҗигасе белән зур көрәш бара. Ул вакытның хуҗалык хәлләрен тасвирлау өчен, Минзәләдән Казанга килү эпизодын күрсәтеп үтәргә мөмкин. Мин моны ул вакытта язылган һәм хәзер дә исән сакланып калган блокнот битләреннән алып язам. Матбугат эшчеләренең беренче өлкә съезды 10 нчы июльдә ачылып, 11ендә бетте. Мин бу съездда «Игенче» газетасыннан вәкил булып катнаштым. Бу съездда башыннан ахырына чак­лы Галимҗан ага Ибраһимов та катнашты. Ул съездда катнашучылар белән рәсемгә дә төште. Без аның белән утырып төшкән идек. Съезд бетү белән, Минзәләгә кайтып китәргә туры килү сәбәпле, ул рәсем минем кулга кермәде. Галимҗан ага мине бик тиз таныды. «Нихәл, Әбдаш! – дип күреште, хәлләремне сорашты. – Мин «Игенче»не карап барам. Газетагыз матур чыга», – диде. Ул «Игенче» газетасының барышы һәм укучылары белән бәйләнеше, матди яклары турында бик кызыксынып сорашты. Бигрәк тә газетаның язылу бәясен икмәкләтә кую тәртибенә күчү мәсьәләсе белән кызыксынды. «Капчык күтәреп икмәк җыярга чыгу булмасмы соң ул?» – дигән сорау да куйды. Ләкин бу хакта тулы рәвештә аңлашканнан соң, ул тәртиптә чорына карата бик нәтиҗәле булу ихтималы барын әйтте. «Бу эшне сез тирәнтен уйлап эшләгәнсез, күренә, кыю хәрәкәт итегез», – диде.

Без кыю хәрәкәт иттек. «Игенче»нең язылу бәясен икмәкләтәгә күчереп, матди кыенлыктан чыктык. Газетага язылу өчен икмәкне сельхозкооперациянең волостьтагы складларына тапшырыла торган итеп ясадык. Ул вакыт типография дә сельхозкооперация кулында иде. Газетаның чыгару расходлары өчен типография һәрбер номерына 4 пот икмәк исәбеннән хисап йөртә торган булды. Газетада эшләүчеләрнең хезмәт хакы да икмәкләтә көйләнеп китте. Икмәк ул чорда алтын валюта иде. Нәтиҗәдә, без газетадан тыш, авыл хуҗалыгын күтәрү юлында булышлык күрсәтердәй брошюралар да чыгара башладык.

«Минзәлә иле» – «Игенче» газетасының куелышында Галимҗан аганың мораль катнашы да аз булмады.

1932 елның май урталары иде. Мин, газета өчен кәгазь табып кайту нияте белән, Минзәләдән Казанга килдем. Бер көн Кремль ягыннан университетка таба кайтып ятам. Икенче Советлар йортын үтеп, кечкенә сәгать мастерское янына барып җиткәндә (Главпочтага каршырак), Галимҗан ага белән капма-каршы очрашабыз. Ул кул биреп күреште дә: «Синең бик кирәк чагың иде бит әле, Әбдаш», – диде һәм үзе белән китеп тә бардык.

Бүлмәгә керү белән, Галимҗан ага, өстендәге плащын сала-сала: «Кара, синең газетаның теле бөтенләй рәтләнгән бит, хәзер Бурнашка бәйләнергә урын да калмаган. Шушы арада гына 2-3 айлык газетаңны карап чыккан идем мин синең», – диде. Бу чорда «Игенче» газетасының телен, артык простойга көйләнгән, дип гаепләбрәк сөйләүчеләр бар иде. Бу тирәдә Галимҗан ага белән Фәтхи Бурнаш арасында бераз полемика да булып алган иде…»

1933 елның 15 июнендә газета колхозчы-ударникларның беренче район съездыннан материаллар бастыра. Аларда мондый мәгълүматлар бирелә: әгәр 1932 елда колхозлар биләмәләрендә җирләрнең 65 проценты булса, 1933 елда бу күрсәткеч 90 процентка җитә. Шуларны анализлап, газета мондый нәтиҗә ясый: «Колхозлар җиңеп чыктылар һәм җиңелмәс булдылар».

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында район газетасының күләме кимеп, әйдәп баручы хезмәткәрләрнең күбесе яуга китсә дә, ул фронтка ярдәм итү өчен хезмәт ияләрен мобилизацияләү, тылда халык хуҗалыгы бурычларын хәл итү буенча зур эшләр башкара. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» – әлеге сугышчан шигарь район газетасының эшендә төп юнәлеш булып тора. Аның битләрендә фронтта геройларча көрәшкән якташларыбызның йөзләгән хатлары дөнья күрә, кешелекнең явыз дошманын җиңү бәрабәренә фидакарь хезмәт итүче колхозчылар һәм эшчеләр турында сөйләнә, Кызыл Армия сугышчылары өчен өс һәм аяк киемнәрен, кораллануга акча җыю барышы турында бәян ителә.

Сугыштан соңгы тыныч тормыш төзегән шартларда аерым басма булып чыккан «Ленин байрагы» һәм «Знамя Ленина» газеталары, һәр алдынгы, прогрессив яңалыкларны хуплап, яңа бишьеллыкларны киң пропагандалый, рухи торгынлык һәм искелек күренешләрен утка тотып, кимчелекләрне кыю тәнкыйтьли. Газеталар колхоз-совхоз, оешма-предприятиеләр эшчәнлеген контрольдә тота. Газетаның һәр санында яхшы уйлары, эш-гамәлләре тасвирланган хезмәт кешесе төп герой булып тора.

50 нче елларда, 60 нчы еллар башында Фәрди Вахитов, Хәйдәр Ишморатов һәм Фатих Сәлимов «Ленин байрагы» газетасының редакторлары була. Газетада язучы Рәкыйп Шәйхетдинов, Вәли Закиров, Мирсәет Хафизов, Фәрит Мөслимов, Хәрәви Басыйров, Илдус Диндаров, шагыйрь Дифгат Сираев, Сәмигулла Хәйруллин кебек тәҗрибәле журналистлар эшли, Илгизәр Әхмәтшин, Миргасыйм Сафиуллин, Лидия Варламова корректор вазыйфасын башкара.

Василий Токарев, Евгения Кукаркина, Владимир Платонов, Гөлсабира Хәкимова «Знамя Ленина» газетасы редакторлары була, Сергей Гусев, Сергей Бывальцев, Вил Хәбибуллин кебек хезмәткәрләр эшли.

Тарихи документлардан күренгәнчә, Минзәләдә беренче типография 1887 елда ачыла. И.Н.Кибардин, В.Ш.Калиник аның беренче хуҗалары була. 1917 елга кадәр Г.А.Губанов, К.И.Докукин эшли. Алдагы елларда типография хуҗаларының кем булуы хакында мәгълүматлар юк. Типография белән редактор идарә иткән, ягъни бер үк вакытта ул типография директоры вазыйфаларын да башкарган, дигән фаразлар бар. Шунысы мәгълүм: 1937-1953 елларда редактор булып эшләгән Фәрди Вахитов бер үк вакытта типографиягә дә җитәкчелек иткән.

1996 елда типография «Минзәлә» – «Мензеля» газетасы белән берләштерелә.

1962 елда авыл хуҗалыгының Минзәлә зонасы производство идарәсе булдырылу сәбәпле, район газеталары урынына Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнары өчен «Коммунизм таңы» («Заря коммунизма») баш астында берләштерелгән газета чыга башлый һәм аңа рус телендә дубляж ясала. Моңа кадәр Актаныш район газетасында редактор булган Вагыйз Маликов берләштерелгән газетаның редакторы итеп билгеләнә. Мөслимнән Кәрим Вәлиуллин, Минзәләдән Фатих Сәлимов, Сарманнан Илгизәр Кушаев журналист булып эшли.

1962 елдан редакциянең радиокомитеты тапшыруларны бөтен районга җиткерә һәм колхоз-совхозларның җирле радиоүзәкләренә методик ярдәм күрсәтә. Традициягә тугры калып, 2005 елның декабреннән «Болгар» радиосының FM-107,3 ешлыгында трансляцияләнүче «Минзәлә дулкыннары» җирле радиостанция тапшырулары кабаттан чыга башлый.

1964 елда, зональ сәнәгать идарәләре үзгәртелгәннән соң, «Коммунизм таңы» («Заря коммунизма») газетасы Минзәлә район газетасы буларак басыла башлый һәм шул исемдә 90 нчы еллар башына кадәр чыга.

60-90 нчы елларда район газетасында Фәрит Хәбибуллин, Юныс Йосыпов, Хәмит Мөхәммәтшин, Илдус Диндаров, Миргасыйм Сафиуллин, Мөҗип Хәбриев эшли. Язучы Рәкыйп Шәйхетдинов, шагыйрь Фәйзи Хуҗин, Сергей Гусев, Хәниф Хөснуллин, Римма Зарипова – редактор урынбасарлары, Ирек Шәрипов, Илдус Шаһиев, Флера Мусина – җаваплы сәркатипләр, Сафура Сафиуллина, шагыйрь Рәшит Гәрәй, язучы Фәнзаман Сәетабатталов (Фәнзаман Баттал), Мирсәет Хафизов, Фәрит Мөслимов, Әзһәр Шакиров, Салих Мөхәммәтшин – бүлек мөдирләре һәм әдәби хезмәткәрләр, Фаяз Габдриев – фотокорреспондент. Люция Мөхәммәдиева, Венера Зарипова, Роза Муллахмәтова, Рәйхана Сәгыйтова – «Заря коммунизма» дубляж газетасының тәрҗемәчеләре һ.б.лар. Машинистка Валентина Казакова редакциядә гомере буе хезмәт куйды, шулай ук Гөлсинә Курмашева, Нурания Хәкимҗанова, Фәния Фәсхетдинова озак еллар машинистка булып эшләде, алар телне камил белүләре, игътибарлылык һәм иң мөһиме – үз вазыйфаларына намуслы караш кебек сыйфатлар белән аерылып торды.

Якташларыбыз – язучылар һәм шагыйрьләр Валентин Ерашов, Вячеслав Шугаев, Роман Солнцев (Ринат Суфиев), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Марс Шабаев һәм Гөлшат Зәйнашева, шулай ук Газиз Мөхәммәтшин, Габделхәй Сабитов, Рәшит Гәрәй, Фәннур Сафин, Салисә Гәрәева, Фәнзаман Баттал, Фәйзи Хуҗин кебек танылган шәхесләрнең беренче язмалары нәкъ менә район газетасында басылган.

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш та 30 нчы елларда Минзәләдә җир төзү эшләре буенча белгеч вазыйфаларын башкарган вакытта газета белән тыгыз элемтәдә торган, шагыйрь Нур Баянның шигырьләре дә район газетасында басылган.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда укыган каһарман-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил истәлекләрен газетабыз бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый. Легендар шагыйрьнең, сугыш башлангач, шул исәптән Минзәләдә иҗат ителгән шигырьләре иң беренче булып безнең газетада басылган.

Азат Мәрдан, Фәрит Миргалимов, Флера Садретдинова, Нәкирә Лотфрахманова, Надежда Пучкованың танылган каләм әһелләре булып өлгереп җитүендә дә район газетасының роле зур.

Дөньялар үзгәрә, аның белән бергә без дә үзгәрәбез. Бүген без «Минзәлә» – «Мензеля» газетасының 100 еллыгын «ТАТМЕДИА» АҖ составында, бөтенләй яңа – мультимедиа форматында билгеләп үтәбез. 2015 ел нәтиҗәләре буенча филиаллар арасында «Газетаны сыйфатлы үзгәрткән өчен» номинациясендә «Ел лидеры» Дипломы белән бүләкләндек, «Бәллүр каләм» журналистлар премиясе лауреаты булдык. Без әле яшь, энергиябез ташып тора, без, гасыр призмасы аша, киләчәккә өмет вә оптимизм белән карыйбыз!

Комментарий язарга