Гарәп мохитендә татар туе

Шамның Касьюн тавы итәгендәге Салхия  дигән мәхәлләсендә Эчке Русиядән һиҗрәт итеп [күчеп] килгән 20 йорт кадәр татарлар тора. Килгәннәренә бәгъзеләренең 10 ел булса да, 2-3 ел тирәсендә, хәтта узган ел гына күчеп килгәннәре дәбар. Болар Русиядән чыккан вакыт бик зәхмәт, мәшәкать вә кыенлыклар күргәннәр. Эчләреннән шулкадәр кыенлыклар күргәннәре бар ки, сөйләүләренә караганда, Кавказ аркылы, әллә нинди тау-таш түбәләреннән шуып, урман араларыннан яшеренеп-посып бик күп авырлыклар чиккәннән соң, Батум аркылы, Төркиянең Синоп, Самсон кебек диңгез читендәге шәһәрләренә килеп чыкканнар.  Анда шулай җыйнала-җыйнала яхшы гына күбәйгәннәр. Мәхәлләләр, авыллар тәшкил иткәннәр, хәтта Бурса[1]  вилаятендә тагы берничә авылның гел татарлардан гына гыйбарәт улдыгын сөйлиләр. Фәкать боларның күңелләрендәге саглам игътикад [чын күңелдән ышану]  вә тәгассыб [үз милләтен артык ярату] «Әүвәл Шам ахир Шам» иманы әллә нинди, татарлыктан озак бер мохиткә – гарәп мохитенә өстерәп китергән.

Монда килгәч, Русиянең киң яшел сахраларын, матур табигый манзараларын, тирә-яклары болынлыклар белән капланган тәңкә кебек челтерәп агып яткан Идел, Сакмар суларын, басудан игеннән арып кайткач күләгәсе астында тирли-тирли, рәхәтләнә-рәхәтләнә чәй, кымыз эчеп утыра торган каен, имән агачларын күрмәүләре боларны  бик пошындырган. Аның җиренә, Гарәбстанның ком чүлләреннән исеп килгән эссе җилләр, бераз эчкәрәк керә башласак, тел, гореф вә гадәтләренә ашна [хәбәрдар] булмаган, зур кара күзле, озын чәчле, габа [гарәпләрнең өске йон киеме] киенгән бәдәвам гарәпләргә очрау боларга бик нык тәэсир иткән, ахрысы, җыйналышып утырганда мотлакан [бернигә дә карамастан] Карамалы авылы, Бәләбәй, Минзәлә өязләре, Әлмәт волостьларыннан вә анда уздырган хәятләреннән бәхәс итәләр.

Иртүк торып пар алаша җигеп җир сөргәннәрен, иген уңган ел кода-кодагый булып сыйлашканнарыннан, үзләренең сулары илә тәмләп-тәмләп сөйләшә, аны искә төшерәләр. Искә төшердекчә: «Аһ!» – дип эчләрен чигеп: «Ул вакыт җирнең кадерен вә кыйммәтен белмичә сатып бетердек бит, хәзер булса иде…» – дип куялар. Ничаклы эчеңне чиксәк, ничаклы уйласак та, һәммәсе хәзер инде буш хыял гына!

Шулай җыйнала торгач, монда да күбәя башлап, 5-6 ел элек 5-6 ханә икән, хәзер 20гә җиткәннәр. Үзләрен мөһаҗир күрсәтеп, хөкүмәттән йорт-җир сораганнар. Хөкүмәт боларның мөселман, тырыш татар халкы икәнлеген назыйр игътибарга алып [күреп], Салхия дигән мәхәлләнең мөһаҗир кыйсеменнән [өлешеннән] йорт салырлык җир биргән. Аз да үтми, өй хуҗасы булып, эшләрен юлга салганнар. Хәзер аны да хөкүмәт бирми торган булды! Фәкать җир сөрү, ашлык сачу кеби эшләргә керешергә тугры килмәгәч, кайсы утын кисү, кайсы су ташу кеби кара хезмәтләргә керергә мәҗбүр, кайсылары Русиядә үк өйрәнеп калган тимерчелек, буяучылык сәнәгатьләре сәясендә «Кадам» дигән фабрикага керергә муафыйк булганнар. («Кадам» фабрикасы яхшы гына зур фабрика булып, Хиҗаз тимер юлына кирәк булган нәрсәләр җитештерә, ватык тимер ук вә вагоннарны төзәтә вә буйый.)

Буның илә бәрабәр һәртөрле милли гадәт, хосусатымызны бик нык саклап, читләргә бирешми килгәннәр; бу хосус телләрендә, киемнәрендә, өй эчләрендә, ятыш-торышларында бик ачык күренә. Хәтта бәйрәмнәрдә без үземезне Русиядә зан итәмез [уйлыйбыз]. Чөнки, бәйрәмгә әзерләнгән  аш-су, чәлпәк, паштет бәйрәмләшеп йөрүләр бөтенләй гарәп мохитендә улдыгымызны оныттыралар. Шуның өчен мондагы шәкертләремез бәйрәмнең тизрәк җитүен телиләр.

Хосусан, ишегалларына салынган себеркеле мунчалары Русиядәге авыл мунчаларын, андагы тормышны хәтерләтәләр. Мунча ягып, тирәләрендәге гарәп вә төрекләрне чакырулар, мунчаның бик аз мәшәкать вә очсызлык илә ясалуы боларны кызыктырган. Шундый берәр мунча ясарга тотынып карасалар да, булдыра алмаганнар. Монда мотлакан берәр сер булырга, бу мотлакан татар кулыннан чыгарга кирәклеген икърар итеп, күрше татарларын чакырып, яңадан ясатканнар. Мондагы татарлар моның белән генә калмыйлар, кыз алу-бирүдә дә үз канымызны башкаларга катнаштырырга теләмиләр, көлли үзебезнекен алда тоталар. Менә якында гына беренче мәртәбә уларак, Шамда татар туе булып узды.

Һәрникадәр бу туйның гәзитә сәхифәләренә керерлек әһәмияте булмаса да, татар мохитеннән озак бер җирдә булуы игътибар илә һәм бу мохитләрдә үзебезнең туйлар да әллә нинди аңланмый торган җазибә [үзенә тарта торган] вә сөемлелекнең әшкәрә [ачыктан-ачык] күренүе мине язарга иҗбар [мәҗбүр] итте.

Мәктәптә булынуымыз сәбәпле, мәһәр, никах мәҗлесләрен күрә алмадык. Фәкать кияү егете булып яки ишек бавы тотарга бардык. Туйның бәгъзе җәһатләре төрекләрнекенә охшаса да, аш-сулар, өй җыештырулар үзебезнеке иде. Ишектән керү белән идәнгә җәелгән юрганнар өстендә безнең кеби кияү егетләре булып килгән татар яшьләре, үсмерләре тезелеп  утыралар иде. Без дә шулар катарыннан [рәтеннән] урын тоттык. Исәнләштек. Өйнең эче яхшы гына җыештырылган. Акбур белән буялган стеналарда чөйгә эленгән тукыма, Казан сөлгеләре, шүрлекләрдәге татар китаплары, «Мөхәммәдия»ләр[2], гәзитләр, шкафларда күренгән чынаяклар, чәйнүкләр … өй эченә ямь биреп, аның матурлыгын арттырып, бу өйнең татар өе идекен халь [хәл, торыш] теле берлә аңлатып торалар иде.

Озакламый кияү егетләре  җыйналып бетү белән ике яшькә мәхәббәт теләп, кияүне яптык. Махсус әзерләнгән бүлмәгә чыктык. Анда түгәрәк тәбәнәк агач өстәлгә чүчпәрә[3]  китереп куйдылар. Аннан мөтәгакыйб [бер-бер артлы килүче] бәлеш, каксу килде. Боларны бетереп, бераз истирахәттән [ялдан] соң чәйгә утырдык. Чәйдә кияү чәкчәге китерделәр. Бу безгә шулкадәр кадерле нигъмәт иде ки, дүрт сәнәдән [елдан] бирле күрә алмаган, аның ләззәтен онытып бетергән идек. Фәкать бу дәфга [кабат] безгә онытмаслык бер хатирә ясады.

Монда миңа нык тәэсир калдырган нәрсә – аш-сулар илә туйдагы ямьлелек. Чөнки гарәп-төрек туйлары күрсәм дә, бер тат, ямь таба алмаган идем. Соңра кызыл чырайлы, тулы ук битле, тормышның дулкыннарына бирешмичә армый-талмый эшли торган татар эшчеләре илә, күзләреннән ут уйнатып торган, озаклыкка карамый мәхыз [бары тик] уку өчен килгән татар шәкертләренең бергәләшеп җыйналып утырышулары иде.

***

Бу татарларның һичвакытта хаҗиларымызга бик яхшылыклары, хезмәтләре тия, ба хосус себеркеле мунча, казанда пешергән ашлары – хаҗиларның ике-өч ай күрергә интегеп йөргән нәрсәләредер. Чөнки хаҗилар төрек хаммамнарыннан ләззәт алмый, анда рәхәтләнеп юына алмыйча йөдәп бетә. Кәза [шулай ук] ашханә ашлары да аларга туклыклы булмый. Шуңа күрә хаҗилар гел бу татарларга төшәргә телиләр. Хаҗиларга хезмәт иткән кешеләремездән Талиб әфәнде бар [туй аларныкы иде]. Бу әфәндедә татарларда мәүҗүд [булган] хасыйләтләрдәге тугрылык, сәбат [чыдамлык], мәтанәт [нык­лык, куәтлелек] – һәммәсе җыйналган диярлек. Күреп кайткан хаҗилар да моны игътираф итәләр [өстенә алалар].

Шамга шушы вакытлар Яурупадан бик күп сәйяхләр [туристлар, сәяхәтчеләр] килеп, 5-10 көн торып китәләр. Үзләренең кулларында үз телләренчә язылган китаплары булгач, һичбер симсарга [арадашчыга], тәрҗемәчегә мохтаҗ булмыйча, Шамны йөреп чыгалар. Менә шуны һәм хаҗиларның чиккән зәхмәтләрен назыйр игътибарга алып, мәзкүр [алда искә алынган] әфәнде гарәп матбагасында татарча «Шам мосафирларына юлбашчы» исемле китап бастырды. Китапта Шамның мәшһүр зиярәт мәхәлләләре, мәшһүр урамнары, күреләчәк җирләре хакында мәгълүмат бирелгән. Моны укыган кеше симсарсыз Шамны зиярәт итә алачактыр. Хәзер мәзкүр китапны тагы зуррак рәвештә һәм Шамның харитасы, мәшһүр зиярәт җирләренең рәсемнәре илә бергә бас­тырып чыгармакчы. Талиб әфәнде, уңае килсә, хаҗга кадәр бер номер ачмакчы. Әгәр бу ачылса, гарәп мәркәзендә бер татар номеры булачактыр.

Вакыт. – 1914. – №1499. – 1 июнь.

Текстны басмага Ләлә Мортазина әзерләде 

[1] Бурса – Төркиядәге зурлыгы буенча, Әнкара, Истанбул һәм Измирдан кала, дүртенче урында торган шәһәр.

[2] «Мөхәммәдия» – төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләбинең дини эчтәлекле, шигъри формадагы әсәре (1449). ХХ гасыр башларына кадәр татарлар арасында киң кулланылышта була, кадими мәдрәсәләрдә уку әсбабы буларак та файдаланылган.

[3]  Кавказ һәм Урта Азия халыкларында төче камырдан эченә ит салып ваклап бөгеп, шулпага салып пешерелгән пилмән сыман ризык.

Комментарий язарга