Гани бай хатирәсеннән исемдә калганнары

Гани бай Хөсәеновны иң элек күрүем Казанда булды. Читтән килгән атаклы кеше булдыгыннан, ул көннәрдә Казанда һәркемнең агызында Гани бай иде. Ысулы җәдидчелек яки сәүдәгәрлек, йә башка бер җәһәттән һәркем аны үзенчә төрле үлчәү илә үлчи вә һәркаюсы төрлечә аның хакында сөйли иде. Аның дустлары да, дошманнары да Гани байның камил тәүфыйклы адәм икәнлегенә шөбһәләнмичә: «Гани бай гомерендә бер тамчы исерткеч эчми, тәмәке тартмый, әшәке хатын-кызлардан, кабак вә гостиницалардан ерак, кешегә каты сүз әйтми, кабахәт сүзне теленә дә алмый», – дип мактыйлар иде. Беренче күрүемнән соң минем күңелемдә дә Гани бай шул сыйфатлар илә генә урынлашып калды.

Тимерша Соловьев

Икенче мәртәбә 1901 нче елда, май ахырларында мәрхүмне Оренбургта, үзенең йортында күрдем. (Аның бу йорты тимер юл вокзалы якынында булып, хәзерге көндә Ширинбану ханым балалары илә тора торган олуг йортның Уралга таба булган башы иде. Хәзерге зур йортның эшләнә башлануы соңрак булып, мәрхүмнең үзенә анда кереп торырга насыйп булмады.) Фатыйх әфәнде Кәримев илә барган идек. Гани бай күбрәк җон-җабага, тире-яры илә эш итүче булганга, мин аның авызыннан тире-яры, җон-җабага мәсьәләсенә вә кыргыз тормышына даир сүзләрдән башка мөһим сүзләр ишетә алмам, дип уйладым. Шулай булса да, хуҗам Әхмәт байның борадәре булдыгыннан, аның илә күрешеп чыгу нәзакәт икътизасы (әдәплелек кушканча) булганга, аңа сәлам биреп китим дип кергән идем. Мин фикеремдә бөтенләй ялгышканмын икән. Гани бай барып кергәч тә миңа икенче төрле тәэсир бирде. Күрешкәч, сәламәтлекләрне сорашкач, ул шундаен мөһим мәсьәләләрдә сүзгә кереште ки, туг­рысы, мин хәйранга калдым. Ишетүемә күрә, укый да, яза да белми торган бер куписның агызыннан чыккан сүзләр минем ул вакытта  мөселман сәүдәгәрләре хакында тоткан игътикадымны (ышануымны) бөтенләй җимерде. Менә аның исемдә калган сүзләре вә миңа биргән сөальләре:

– Әхмәт бай мәктәп вә мөгаллимнәргә бирә торган акчасыны әүвәлгечә биреп барамы? Бу ел ничә мәктәп ачты? Ничә мөгаллимгә жалуния бирәсез? Мөгаллим сораучылар бармы? Булганда, табып бирә аласызмы?

Ул вакытта мин Әхмәт байның баш кантурында кассир булдыгымнан, мине бу сөальләргә җавап бирергә тиешле табып, мәрхүм миннән җавап көтеп тора иде. Ошбу очрашуымызда мосахәбә (сөйләшү) сәгать ярымга тартылды. Сүз фәкать уку, укыту, мәктәп-мәдрәсә тугрыларында гына булды. Шулвакыт кантурдан бер бала менеп:

– Мәхмүт Алмаев дигән кеше килгән. Казанныкы, Сезне күрмәкче була, ни әйтик? – диде. Мәрхүм:

– Алып менеңез! –  дидектән соң, безгә карап: «Кем ул? Сез белмисезме ул кешене?» – диде.

Фатыйх әфәнде, Мәхмүт Алмаевның[2] мөселманча яхшы гына мәгълүматлы булуы өстенә, Истанбулда һәм Германиядә фән укып кайткан егет икәнен, яшь мөхәррирләремездән булып, киләчәктә зур өмидле бер зат улачагыны аңлатты.

Мәхмүт әфәнде керде. Гани бай үзенең һәркемгә түбәнчелегеннәнме, яхуд гыйлем ияләренә хосусый тәвазыйг (тыйнак) вә илтифатлы булдыгыннанмы, Мәхмүт әфәндене гаять тәгъзыйм (хөрмәт) илә каршы алып, самимиять (чын күңел) илә күрештеләр. Хәл вә әхвәл сорашып, бер-берене таныштылар. Мәхмүт әфәнде Германиядәге мәктәпләрне, андагы укыту эшләренең тәртип вә ысулларыны сөйләгәндә, бигрәк тә ибтидаи мәктәпләр хакында сүз чыкканда, Гани байның зур дикъкать вә ләззәт илә тыңлап торуы, арада аңлашылмаганрак урыннарда яхуд үзенең әһәмият бирергә тиешлерәк тапкан мәсьәләләрендә кат-кат сорап, тәфсилен белергә тырышулары мине гаять тә гаҗәпкә калдырды. Бу мәҗлес миндә шулкадәр тәэсир калдырган ки, хәтта хәзер дә шул сәгатьләр хәтеремдә. Шул мәҗлес бу көн күргән шикелле күз алдымда тора.

Шунда Фатыйх әфәнде Мәхмүт әфәнденең язма шигырьләрен үзеннән сорап алып, берничәсене укыдылар вә бәгъзеләре хакында мөхакәмәләр (хөкем) ясадылар. «Казан бае бик суфый», дия башланган шигырьне тәмамынача дикъкать илә тыңлагач, Гани бай моны йәнә бер мәртәбә укып чыгуны үтенде. Бу шигырьнең тәмамы шөйләдер:

«Казан бае бик суфый,

Көн дә биш намаз укый.

Ашыйдыр «адәм ите»,

Унике сәгать йокы.

Бәгъзесе бигрәк тә бай,

Мәскәү малы тай да тай,

Акчасына да юк сай.

Гыйлем, мәгърифәт бик сай.

Мәскәүдән йөз мең алгач,

Аны кесәгә салгач,

Ул да ун меңгә калгач,

Кыладыр ул барып хаҗ.

Мәккәне зиярәт кыла,

Яман эштән тыела.

Акча беткәч юк сила –

Төн-көне гамәл кыла.

Мондый суфыйлар бик күп,

Сурәтләре дә бик хуп –

Озын җилән «мисле поп»,

Ак бүрек һәм такыр лоб.

Моннан да яхшы бармы?

Начар йиргә һич басмый,

Кавын орлыгын ярмый…

Йөз меңнән хәбәр бармы?

Бер уч печәнгә фәтва сорый,

Башына чалма урый…

Бән сүзне сөйлим тугры –

Бунлардыр беренче угры.

Битен юса да көн дә биш,

Эш һәп[3] кешене тәфтиш…

Кеше тәфтиш булдымы эш?

«Адәм емә[4]», ат итен ешь.

Ак бүрек миңа нипочём,

Юк исә, синдә һич ум…

Акчаң улса да йөз мең сум,

Колак асмам сиңа, и, кум!»

«Бер уч печәнгә фәтва сорый» дигән мисрагка (шигырь юлы) йиткәч, моннан морад нәрсә булдыгыны истифсар итте (тулы аңлатуны сорады). Шул шигырьнең хәзрәтләр хакында булган каты сүзләрен йомшартырга рәҗа итте:

– Максудыңны белгерт, әйт, аңгарт, әмма йомшаклык илә. Каты әйтмә, рәнҗетмә, – дия, бераз сүзләр бәян итте.

Мәҗлестән таралдык. Мәхмүт әфәнде дә үзенең бу кешегә исе китеп чыкканлыкны сөйләде.

Өч-дүрт көннән соң, йәнә мәрхүмнең өендә булдык. Мәхмүт әфәнде, Фатыйх әфәнделәр бар иде. Бераз утыргач, Садри әфәнде Максудов та килде. Садри әфәнде шул ел гына Казанда Учительский ышкулны бетереп чыккан, мөселманча да гыйлеме барлыгы сүзләреннән беленә торган яшь учитель иде. Гани бай, Максудов фамилиясен ишетү илә, аның Һади әфәндегә кардәш түгелме идеген сорады. Аның борадәре идеге хакында җавап алгач, Һади әфәнде хакында бераз сүз булды. Мәрхүм аны белә икән, аның илә таныш икән. Аның «Мөгаллим әүвәл» нам әлифба китабын бастырырга беркадәр (хәтеремдә калмаган, 500-700 сумнар чамасында иде) иганә биргән икән.

Сүзләр һаман әлифба, «Мөгаллим әүвәл», тәҗвид, уку, язу, укыту тәртипләре хакында бара. Әйтерсең, бу мәҗлес мәгариф нәзарәтенең ибтидаи мәктәпләрне ислах комитетымыни.

Мәрхүмнең сүзләреннән «Мөгаллим әүвәл» һәм башка мәктәп вә дәрес китап­лары хакында яхшы мәгълүматы барлыгы беленеп тора иде. Һади әфәнде Максудины, киләчәктә татар педагогларыннан улачак, дия ышанып сөйләвене мин әле дә оныта алмыйм.

Мәрхүм, шул мәҗлестә миңа карап:

– Тимерша әфәнде! Сез учитель­ләрдән бугай, Радловның[5] татарча, татар мәктәпләренә махсус һәндәсә (геометрия) һәм татарча уку китаплары («Белек» нам (исемле) кыйраәт китабы улса кирәк) бар. Сезнеңчә шул китаплар ничек? Сез аларны ничек табасыз? Алар безнең мәктәпләргә ярарлыклармы? – дия сорады.

Мин бераз уңайсызланып киттем. Ул китапларны күргән булсам да, анларны тикшерү, алар хакында тәнкыйть ясау вә тәкъдир итүгә йитәрлек мәгълүматым булмаганга, ихласы илә белер өчен сораган Гани байның сөальләренә җавап бирә алмыйча аптырап калдым. Бер учительнең бер сәүдәгәргә каршы нинди мәсьәләдә мөшкеллеккә төшүене исәпләп, тирән уйга киттем.

Хәтереңездә булсын ки, бу вакыйга 1901 сәнәдә иде. Ул вакытта атаклы күп мөгаллим вә мөдәррисләремезнең дә ысулы тәгълим хакында вә мәзкүр китаплар туг­рысында махсус бер фикергә малик (ия) булмаулары һәркемнең мәгълүмедер.

Мәҗлестә Радлов әсәрләре вә башка дәрес китаплары хакында байтак сүзләрдән соң аңлашылды ки, Гани байның иң зур кайгысы – мөгаллимлеккә йитешкән мөгаллимнәремезнең юклыгы, шуңа чаралар эзләү вә шул максуд илә Каргалы шәһәрендә ачылган мувәкъкать (вакытлы) мөгаллимнәр курсы эшләрендә иде. Бу мөгаллимнәр курсыны барып күрергә мине дә димләде. Иртәгесен Мәхмүт әфәнде вә Гани бай – өчемез бергә Каргалыга бардык. Курста мөгаллимнәр, шәкертләр күп. Иҗтиһад илә укыганлыклары беленә. Монда мөгаллимнәрдән дә бигрәк зур иҗтиһад вә ләззәт илә дәртләнеп йөрүчеләрнең берсе Гани бай иде.

Каргалыдан кайтышлый, Гани бай Садри әфәнде хакында сүз кузгатты. Аның йәнә укырга вә мәгълүматын арттырырга теләдеген Фатыйх әфәндедән нәкыль итеп сөйләде. Садри әфәнденең дәртле булуына Гани байның да кәефе килгәнлек шундагы сүзләреннән аңлашыла иде.

– Мин булышлык кылам. Дәрте бар икән, укысын. Русчасы да, мөселманчасы да яхшы булса, ике канатлы булыр, – дия, үзенә бер ләззәт илә сөйли һәм бер гали эш эшләнәчәгенә шатлана иде.

Русиядә мөселманнар барлыкны мөнәсәбәт чыккан саен белгертеп торучы Садри әфәнде Максудовның  Дәүләт Думасы кеби гали бер урында мөкатдәс мөнбәргә менеп, нотыклар сөйләрлек кеше булып йитешүенә Гани бай Хөсәенов һәм сәбәпче булды. Дәрт биреп, дәрман бирде.

Казан, 1912 сәнә, июнь 5.

 Текстны басмага Җәүдәт Миңнуллин һәм Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.    

[1] Тимерша Салаватулла улы Соловьёв (1875-1947) – матбагачы, журналист, «Чүкеч» журналы мөхәррире, язучы. Истәлек «Гани бай: тәрҗемәи хәле, мәктүпләре вә аның хакында хатирәләр /    Мөхәррир итүче – Борһан Шәрәф, нашире Ширинбану Хөсәенова һәм аның балалары. – Оренбург:

«Вакыт» матбагасы, 1913» китабыннан алынды.

[2] Алмаев Мәхмүт Садретдин улы (1874-1907) – шагыйрь, журналист, полиграфия белгече. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый, Истанбулда укый, Германиядә полиграфия эшенә өйрәнә.

[3] Һәп – барлык.

[4] Емә – ашама.

[5] Радлов – Василий Василиевич (Фридрих Вельгельм) Радлов (1837-1918), шәркыятьче, тюрколог, этнограф, тәрҗемәче, академик.

Комментарий язарга