Галимнең атыннан чәчрәгән пычрак

Сигез ай буе дәвам иткән Мисыр сәфәре тәмамлангач (1516-1517 еллар), Госманлы солтаны Явыз Сәлим Истанбулдан Анадолу казаскәре1 олы галим Ибн-и Кәмал2 белән бергә кайтыр юлга чыга. Кайткан чакта гаскәргәбик пычрак җирдән үтәргә туры килә. Бервакыт галимнең аты абынып ала һәм тояк астыннан чәчрәгән пычрак солтанның чикмәненә тия. Барысы да куркып кала, билгеле. Янәшәдәгеләрнең барчасы, хәзер нәрсә булыр икән инде, дип бер-берсенә карап ала. Олы галим Ибн-и Кәмал, башын алга иеп, борчылу күзләре белән солтанга карый. Олуг Солтан исә болай ди: «Остазым, борчылмагыз! Сезнең кебек могтәбәр галим атының аягыннан чәчрәгән пычрак безнең өчен бер шәрәфтер». Һәм ул, пычрак чикмәнен салып, аны ярдәмчесенә тоттырган чакта: «Васыятем шушы: мин үлгәч, бу чикмәнне сандукамның (табутымның) өстенә япсыннар», – дип әмер бирә. Солтанның васыяте үтәлә.

Явыз Сәлим солтан (10 октябрь, 1470 ел – сентябрь 1520 ел) – Госманлының тугызынчы падишаһы. Ул 1512 елда тәхеткә утырганда Госманлы җирләре 2375000 квадрат метр булган, сигез елда Европа һәм Африка кыйтгаларына җәелеп, ике ярым тапкыр артып, 6557000 квадрат метрга җитә. Кырым ханы Миңлегәрәй үзенең кызын Явыз Сәлимгә кияүгә бирә һәм аның тәхеткә утыруына ярдәм итә. Гарәп-фарсы телләрен бик яхшы белгән Явыз Сәлим төрекчә шигырьләр язган, фарсы телендә иҗат ителгән әсәрләре Топкапы музеенда саклана, фарсыча язылган «Диван»ы 1906 елда Алманиядә яңадан нәшер ителә. Явыз Сәлим 1520 елда 49 яшендә вафат була, төрбәсе Истанбул каласының – Явыз Сәлим мәчете янында.

Язманы журналга Рәсим Хөснетдинов әзерләде.

 ____________________

1Казаскәр – галим сыйныфның дәүләт дәрәҗәсендәге иң олы вәкиле.

2Ибн-и Кәмал яки Кемалпашазадә (1469-1534) – Госманлы дәүләте шәйхелисламы, дөньяви һәм дини эшләрне башкаручы галим, факих (ислам хокукы белгече), тарихчы, тәфсирче, кәламче, әдәбиятчы һәм шагыйрь.

Комментарий язарга