Бөек Тукай адашы

Үзбәк шагыйре Абдулла Арипов Казанга 1986 елның июнендә Тукайның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәмгә килгән иде. Без шул бәйрәм көннәрендә таныштык. Ул чакта аңа – 45, миңа 25 яшь булган икән. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тантаналы чара вакытында Абдулла әкә белән без залда янәшә утырдык. Чыгыш ясар алдыннан аның: «Бөек Тукай белән без адашлар: ул да Габдулла, мин дә. Аның әтисе дә Гариф исемле, минеке дә!» – дип әйткәне истә калган.

Кунаклар, шул исәптән Абдулла Арипов та, Казанга 10 июньдә килде. 11ендә Тукай музее ачылды, кичен Опера һәм балет театрында зур тантана булды. 12 июньдә исә барча халык мәшһүребез Тукай ватанына – Кырлайга җыелды. 13ендә кунакларны озаттык. Саубуллашыр алдыннан, Абдулла әкә «Моему брату, другу Лобибу с уважением и благодарностью. Приезжай, пожалуйста, в Ташкент. Казань. 13 июня, 86» дип язып, Ташкентта рус телендә чыккан китабын («Удивление») бүләк итте.

Ни кызганыч, Абдулла әкә белән безгә очрашу бүтән насыйп булмады.

1941 елның 21 мартында, ягъни Бөек Ватан сугышы башланырга нәкъ өч ай кала туган Абдулла Гарифбәй улы Арипов 2016 елның 5 ноябрендә АКШның Хьюстон шәһәре хастаханәсендә вафат була. Үзбәкстанның халык шагыйре (1983), Үзбәкстан Каһарманы (1998), Үзбәкстан гимны сүзләре авторының җәсәден 10 ноябрь көнне Америкадан Ташкентка алып кайтып, Чыгатай зиратында җирлиләр.

Гарифбәй Гобәйдулла улы гаиләсендә сигезенче бала булып туган Абдулла «Кош» дип аталган тәүге шигырен Ташкент дәүләт университетының үзбәк филологиясе факультетында – журналистика бүлегендә укыган чакта яза. «Йолдызчык» дип аталган беренче китабы исә 1965 елда дөнья күрә. 1996-2009 елларда А.Арипов Үзбәкстан Язучылар берлеге рәисе вазыйфасын башкара.

ГАДЕЛЛЕК

– Шикләнми ал! – дип, ярлыга
Тәкъдим иттеләр байлык.
– Кирәк түгел, байлык бит ул,
Ким дигәндә, бер айлык! –
Дип әйтте карт һәм өстәде:
– Әйткәнем хак, дөрестер.
Бу дөньяда гаделлек бар,
Бар байлыктан ул өстен!

Бервакытны, ахшам җиткәч,
Килделәр дә янына,
Үләргә яткан бер байдан
Сорадылар җай гына:
– Алтын колы булмаган зат
Бу дөньялыкта бармы?
Иреннәрдән чыкты өч сүз:
– Хаклык эзләүче ярлы.

КОШЛАР КИТКӘНДӘ

Өер-өер кошлар очып үтте.
Кулда каурый. Буп-буш күк йөзе.
Еракларга очты тиле яшьлек,
Сагыш булып калды тик эзе.

Сагыш кына калды яшьлектән, дип,
Син алай бик әйтмә кистереп.
Һаман да бит тәүге үбешкән мәл
Тора йөрәкләргә көч биреп.

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

Кайгылы йөз ясап йөрмә, егет,
Тырышма да, шуны аңла син:
Минем кебек көлә белсәң дә бит,
Минем кебек елый алмассың.

***
Жәлләгән булып,
син кимсетмә шагыйрьне.
Тормыш бит: гел тигез
булмый ул барыр юл.
Шуны бел: дөньяда мәхәббәт бар әле,
Яшәтә шагыйрьне, яшәртә бары ул.

***
Бар да бертөсле булса әгәр дә,
Дөнья кызыксыз булыр иде бик.
Һәр акыллыга йөз ахмак тиеш,
Саклансын, дисәң, җирдә тигезлек.

Л.Лерон тәрҗемәсе.

Комментарий язарга